поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
14.08.2013 Шоу-бизнес

"Салаватның яшь чагы" - Салават Фәтхетдиновның абыйсының улы зур сәхнәгә чыга (ИНТЕРВЬЮ)

Салаватның 25нче сезон концертларында Казан тамашачысы яңа җырчы белән танышты. Ул – Айдар Фәтхет­динов. Салават Фәтхетди­нов­ның абыйсының улы, Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы икән.

– Айдар, сине кем дип белик?

– Башкортстанның Тә­тешле районы Аксәет авылы урта мәктәбе сәхнәсендә җырлап чирканчык алганнан соң, ике дә уйламыйча, Уфа сәнгать училищесына барып кердем. Әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында укуны тәмамлап булмады. Гаиләдә барыбыз да җырлый безнең. Мин дә җырдан аерыла алмадым инде, Яңавыл шәһәре мәдәният йортына эшкә кердем. Үзебезнең Тәтешле районы мәдәният йортында да, авыл клубында да эшләгән чак­лар булды. Халык һәр чыгышны яратып кабул итә иде. Район мәдәният йорты директоры мине күзәтеп йөргән дә, беркөнне: “Айдар, син бу сәхнәләргә генә сыеша ал­мыйсың, Уфага яки Казанга бар әле”, – ди. Җиңел генә кузгалып та китеп булмый бит әле ул. Беренче тапкыр  Уфа телестудиясенә әтине туган көне белән котлап җыр яздырыр өчен килдем. Шәһәрне начар беләм, үтенеп сорагач, Интернет аша танышым Ми­ләүшә мине озата барды. Һәм минем бәхеткә булып чыкты бу озату. Җыр яздырырга кил­гән җиремнән гомерлек юлдашымны, иҗатта­шымны таптым.

– Концертта тамашачы сезне Салаватның яшь чагы дип кабул итте. Төс-кыя­фәтегез белән сез аңа бик охшаган.

– Бу хакта миңа еш әй­тәләр. Төс-кыяфәтне берничек тә үзгәртә алмый­сың, тавыш тембры да Ходайдан. Ә менә репертуарны үзенчә­лекле итеп төзергә була. Бү­ген Миләүшә белән шул юнә­лештә эшлибез дә. Миңа салмак, тирән мәгънәле, бормалы җырлар ошый. Ми­ләүшә әле мине оялчан  кеше дә ди. Салават абый холкы белән әтигә охшаган. Әтием мәрхүм шундый ук тиктормас, җор телле, мәзәкчән иде. Ә мин холкым белән әнигә охшаганмын. Абыйга охшаталар икән инде, бик яхшы, мин шат кына. Мин Салават абый белән горурланам. Фәтхет­динов дигән фамилия генә дә ни тора!

– Концертта үгет-нәси­хәт стилендәге җыр баш­карды­гыз. Репертуарны ничек сай­лыйсыз, кайсы композиторлар белән эш итәсез?

– Бу җырны Салават абый үзе сайлады. Анысы да кызык килеп чыкты аның. Ул минем җыр дискын кемнеке икән­леген белмичә генә тыңлаган. Тыңлап торган да, карале, Ләйсән, берәү монда миңа охшатып җырларга тырыша, дигән. Ләйсән апа: “Безнең Айдар ич ул”, – дигәч, концертка чакырырга уйлаган. Башкару җәһәтеннән “Ташлады дип, елама” (Ә. Әтна­баев сүз., М. Гайсин көе) җыры җиңелләрдән саналмый. Лә­кин мин аны ихлас­тан җыр­ларга тырыштым. Күбе­сенчә Башкортстан композиторлары белән эшлим. Шунысы да кызык: “Ташлады дип, елама” җырын Казанда беренче генә җырлавым түгел. Аны композитор Мурат Гайсин концертында башкарган идем инде. “Туганлык сере” (Ә.Әбү­бә­керов сүз. И.Мө­сәлләмов көе), “Әллә көзләр якынлаша” (Р.Хәкимҗанов сүз., Р.Батыров көе), “Бураннар белән барам” (Р.Миң­нуллин сүз., А.Имаев көе) дигән җырларны да яратып башкарам. Беренче дискым “Туганлык сере...” дип аталса, халык җыр­ла­рыннан гына торган икенче диск яздыру ниятем дә бар.

– Аңлавымча, сезнең сәхнә образын хатыныгыз Миләүшә тудыра.

– Миләүшә беренче көн­нән үк минем концертларны оештыру, диск чыгару эш­ләренә алынды. Ул мине сәх­нәдә хәрәкәтчән булырга ки­рәк, физик формада торырга кирәк дип өйрәтә, үзе күзал­лаган образга яраклаштырырга тырыша. Ләкин авыл малаенда кирелек тә хәттин ашкан. Аңа минем белән җиңел дә түгелдер инде. Сәхнәдә сикереп йөрү минем холкыма туры килми, әмма багана кебек басып торырга ярамаганлыгын да аңлыйм. Бүген Миләүшә тәэсирендә тискәрелегемә кар­шы килеп яшәп ятышым. Салават абый концертында Фәрештә белән Шайтан бә­хәсләшә бит әле. Миндә дә әнә шул диалог бара. Әле Шайтан җиңә, әле Фәрештә...

Шулай итеп Казан тамашачысы Айдар Фәтхетдинов дигән җырчы барлыгын белде һәм аның башкаруындагы җырны да ошатты. Димәк, сәхнәдә тагын очрашулар булыр дип өмет итик.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 132 | 13.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы