поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.08.2013 Җәмгыять

“Изгелек алиһәсе” (Флария Кави кызы Терегулованың якты истәлегенә багышлана)

“Кадерле милләттәшләребез! Дөнья – фани гына, яшәгән дәвердә күңелләребездә яхшылыкка, изгелеккә урын һәрчак булсын иде...”

Бар гомерен иң изге һөнәрләрнең берсенә багышлаган, хаклы ялга чыкканчы иңнәреннән саф күңеле төсле ак халаты төшмәгән табибә, халык дәвалаучысы, 200 дән артык җыр сүзләре авторы, куллары белән генә түгел, ә сүзләре һәм дә иҗаты белән меңнәрнең тән яралары белән беррәттән җан яраларын да дәвалап яшәгән изге күңелле фәрештәгә тиң Флария Кави кызы Терегулованың халкыбызга җиткерәсе сүзләре иде бу...Иде, дибез...Бик авыр да, әйтергә тел дә әйләнми торган “иде” сүзе, чөнки быелгы елның 27 июнь иртәсендә бу күркәм ханымның йөрәге мәңгелеккә тибүдән туктады.

Башкортстанның Борай районы кечкенә Гомәр авылында дөньяга киә Флария апа. Мәктәпне тәмамлагач, башта медицина училищесын, аннары Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлый. Тормышындагы кебек үк, эшендә дә Флария апа һәрчак үрнәк була, кайда гына хезмәт куйса да, бар күңелен биреп эшли. Шуңадыр да коллегаларының гына түгел, ә хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләмә ала хезмәтенә, “Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре” исеменә лаек була.

Медик эше - кеше гомере белән бәйле. Флария апа исә моны исә балачактан бик яхшы белә, шуңадырмы куллары шифасына сүз шифасы да өстәп дәвалый ул кешеләрне. Берничә дистә ел эчендә күпме кешене аякка бастырды икән дә, яшәү ямен тоеп яшәргә яңа көч өстәде икән, Флария Кави кызы. Төгәл генә санын әйтү мөмкин түгел, әмма шунысы бәхәссез, үз гомерендә ул ярдәм кулы сузган һәр кеше бүгенге көндә бу ханымны бары тик иң яхшы, җылы сүзләр белән генә искә ала. Флария апаның вафаты хакында ишеткәч тә, илебезнең бик күп почмакларыннан төрле буын кешеләре бу кайгыны бик тә авыр кичерүләре хакында яздылар, Флария апага рәхмәтләрен, соңгы сәламнәрен җиткерделәр...

Минем өчен дә бу кайгылы хәбәр – аяз көнне яшен суккан кебе тәэссир ясады. Телефоныма “Флария үлде, иртәгә туган ягы Гомәрдә җирлибез!” - дигән СМС-хәбәр килеп ирешкәч, кинәт кенә дөньямның асты-өскә килгәндәй тоелды.Ничек? Ни өчен? Мең төрле сорау.... Язмышымның усал шаяруы булдымы, бу вакытта туган якларымнан бик күп чакрым ераклыкта идем. Кайтып җитә алмаячагымны аңлау, якын туганымдай күргән апамны соңгы юлына озатырга да өлгермәячәгемне дә белү әйтеп бетергесез газапларның берсе булды ул минутларда. “Кичер, Флария апа! Рәнҗеп китмә, урыннарың оҗмах түрләрендә булсын”, - дип догаларымны укыдым.

Флария апа... Меңләгән дусларың исеменнән сиңа үзең исән чакта әйтеп өлгерә алмаган сүзләребезне җиткерәсе килә. Иң саф, иң изге йөрәгеңнән һәрберебезгә кирәкле сүзләрне, файдалы киңәшләреңне җәлләмәдең. Бар җиһанны кочарга әзер, бу якты дөньяның һәр мизгелен өзелеп яраткан күңелеңдә тамчы да начар уй юк иде синең. Кечкенә уңышларыбызны да күреп, шуларга сөенеп, безне үсендереп, канатландырып җибәрә идең син, ә инде сагыш-борчулы чакларыбызда җылы сүзеңне кызганмый, сүзең белән дәвалый идең. Тик без генә, сине чиксез хөрмәт иткән, яраткан дусларың, күңелеңдә ниләр кайнаганын, нинди уй-кичерешләр белән янганыңны, борчу-мәшәкатьләреңне бүлешә алдык микән? Мөгаен, юктыр... Чөнки син безне саклагансың, үзеңне җәлләмичә башкалар өчен күбрәк янгансың да, күбрәк борчылгансың. Миңа шулай тоела. Шуңа күрә башымны түбән иеп, кабаттан “Кичер, Флария апа, кичер”, - дип пышылдыйм...

Флария апа... Сагынабыз, юксынабыз.... Сине сагынып, җан әрнүләребез белән сугарылган шигырьләребезне сиңа соңгы сәламебез итеп юллыйбыз. Хуш... Бәхил бул, хөрмәтле апабыз, изгелек алиһәбез...

Дустым китте

Дустым китте Җирдән...Якын дустым....
Җан әрнүгә юктыр дәвалар?!
Югалтмаган миңа көлеп карар,
Кем югалткан дустын - шул аңлар...

Дустым китте мәңгелеккә ташлап,
Тавышларын башка ишетмәм.
"Менә тагы килдем әле!" - диеп
Елмаеп ул кермәс ишектән.

Дустым китте көтмәгәндә, кинәт,
Үкенечләр өтә йөрәкне.
Вакыт үткәч ныграк аңларбыз без
Синең безгә бик тә кирәкне.

Дустым китте...Мәңгелекнең чиген
Ашыгып ул кичте, нишлисең?!
Онытмамын гомер буе сүзең:
"Бирешмә тик, дустым, көчле син!"

Дустым китте... Инде кемгә сөйлим
Сиңа әйтим дигән сүзләрем?!
Халык арасыннан бары сине
Эзли һаман минем күзләрем.

Дустым китте... Изге җанлы дустым...
Җырларыңны тыңлап юанам.
Җаның бүген оҗмахтадыр диеп,
Уйлыймын да, тагы тын калам.

Дустым китте...Хуш, бәхил бул инде...
Рәнҗеп китмә, калдыр фатихаң.
Җәннәт түрләрендә урының кыл
Якын дускаема, и Ходам!!!!
 

Юныс Миңнемөхәммәтов, Башкортстан, Тәтешле районы

Флария апамның якты истәлегенә

Безнең күңел бакчалары бүген
Сайрар сандугачын югалтты.
Тик калдырган моңлы җырлар гына
Вакытлыча безне юатты...

И Апам ла! Һәр кешегә тапкан
Матур сүзләр инде әйтелмәс!
Яңа җыры туган саен очынып:
"Я,матурым,фикер әйт" - димәс...

Йөрәгеннән үреп-үреп биргән
Иң-иң гүзәл гөлләмәләр ятим.
Якыннарың,туган-дусларыңа
Мин юатып нинди сүзләр әйтим?

Һәр иртәне башкаларның хәлен
Сорашып гел борчылганың истә.
Үзең менә эчтән сызгансың бит
Безгә генә сиздермичә, һич тә!

Җылы сүзең таба белә идең
Акыллысын киңәш-табышның.
Сәхнә түрләрендә гөл илендә
Яңгырамас инде тавышың!

Нинди авыр, нинди зур югалту!
Шигъри рухың бүген тирәңдә
Әйләнгәләп йөри булыр әрнеп,
Аннан кайта безнең келәмгә.

Син калдырган гүзәл келәм бит ул -
Истәлекләр тулган аңарга!
Җыр булып син килеп кердең җанга,
Җыр булып син очтың тауларга!

Һаман матурлыкка тартылдың да,
Безне сокланырга чакырдың.
Без дәртләнеп тыңлап рәхәтләндек
Сүзләренңә кушылып шат җырның.

"Вәгъдәләшкән таллар" нишләр синсез,
Кем юатыр сайрар кошларын?
Онытмасмы алар шигъри гөлгә
Гашыйк булган моңлы кошкаен?!

"Ничек түзим яраларга"диеп
Без җырлыйбыз хәзер, Җыр башка!
Эчең янган чакта хәсрәтләрдән
Нигә безгә әйтеп куймаска?

Бергә күтәрешкән авырлыклар
Җиңелерәк бит ул, беләсең?!
Үзең безне юаттың да җырлап,
Ә япкансың ишек бүлмәсен...

Нигә, нигә, ашыктырдың әле
Гомер көзләреңне бик иртә.
Шау чәчәккә күмелгән бит җәйләр,
Гөлләр сөйгән апам ник китә?

Әрни күңел, елый бүген менә,
Күз яшеннән күлләр җыйнала.
Әйтер сүзен әйтеп бетермичә
Шундый асыл затлар югала...

Фәридәләр китте, Бәхтиләре,
Илдар абый Юзей, инде сез?!
Быел менә сезнең туган көнгә
Без керебез инде күңелсез.

Апам диям, сез туганым түгел,
Ә иң якын дустым -еракта.
Сезнең хакта якты истәлекләр
Сакланырлар минем йөрәктә.

Гөлнур Айзеттуллова, Татарстан, Буа шәһәре.


Китеп бардың

Китеп бардың. Синең эзләреңә
Яңгыр тамчыларын түшәде.
Синнән башка йөрәк елый никтер
Син киткәчтен әллә нишләдем.

Син киткәчтен моңсуланды болын,
Чишмәләрнең тынды тавышы.
Ялгыз аккош кына хәтерләтә
Син калдырып киткән сагышны...

Син киткәчтен ,мин дә ямансулап
Таңнан кичкә кадәр уйланам.
Сөенеп яшәр өчен бу тормышта
Парың кирәк икән дөньяда!
 

Гөлнур Айзеттуллова, Татарстан,Буа шәһәре.

* * *
Җылы биреп торган йөрәгегез
"Туктап калган", - диләр, мәңгегә.
Һич кенә дә килми ышанасы,
Авыр хәбәр, яра күңелгә.

Сүзләрегез калды шул әйтәсе,
Кеше сирәк барсын өлгерә.
Сезгә әле, безне куандырып.
Яшәргә дә иде яшәргә.

Туганнарга, якын, танышларга
Кала хәзер бары түзергә.
Иҗатыгыз тирән һәм мәгънәле,
Бар халыкка алтын хәзинә.

Йөзләрегез нурлы, сүзләрегез -
Дәва иде шигъри тәлгәштә.
Урыныгыз булсын иде берүк
Оҗмаһларның иң-иң түрендә!

Лилия Сәлахетдинова, Татарстан, Буа шәһәре.


Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ
Матбугат.ру
№ --- | 13.08.2013
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»