поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
09.08.2013 Милләт

Пермь якларына сәяхәт (ФОТО)

Ирмәк, мәсә, кутарылды, куәнтә, кый, бечә, кәрәк, колакай, ләкуа, мәшкә, колаксырга, чылдыр... Пермьгә барган саен тел байлыгым арта, яңа сүзләргә өйрәнеп кайтам. Бу юлы гәйнә татарлары янына баргач, хиҗабым белән шаккатырсам, анда кияүгә чыккан сеңлемне как-бәлеш пешерергә өйрәткәннәр иде.

Бу арада Пермь юлларын таптап, ул яктан кунаклар кабул итеп йөрергә туры килде әле. Яз ахырында икетуган сеңлем Кадрия Пермьнең Уински районы килене булып куйды. Булачак ире Ленар белән алар Сургутта танышканнар. Икесе дә ул якларга бәхет эзләп чыгып киткән булганнар.

Кадриянең кияүгә чыгасын белгәч, күңелдән генә бу «тамаша»га әзерләнә башладым. Чөнки моннан биш ел элек Пермьгә беренче тапкыр барганда, андагы татарларның сөйләм рәвешенә, милли табыннарына, гореф-гадәтләренә ис-акылым китеп кайткан иде. Тагын бу төбәкнең байтак татар авылларында йөргәнем бар. Әйтик, Югары Сыпбашта «урлатмыйча» кияүгә чыкмыйлар. Башка капчык кидертеп, машинага «салу», яки кич кайтканда өйгә алып кереп китү дисеңме... Бу якларга кунакка кайтучы бер иптәш кыз белән хәл болайрак булган. Бер татар егете белән танышкан бу. Яңа ел кичендә бергәләп егетнең өендә утырырга сүз куешканнар. Бәйрәм төнендә егетнең әти-әнисе кыздан: «Улыбызга кияүгә чыгар идеңме?» – дип сораганнар да, кызның башына яулык ябып, сары бал каптырып куйганнар! Йола буенча, вәссәлам, шуның белән эш бетте! Яулык белән балдан соң кыз – ир хатыны, килен булып исәпләнә икән.

Төн уртасында кызый әти-әнисенә чылтыратып «сөенче» алган. Ике көннән никах укып, килен мунчасы ягып, таба исе чыгарып, коймак пешергәннәр...

Сеңлемне алай урламадылар үзе, әмма Пермьчә йоласын китереп, как-бәлеш пешерделәр. Как бәлеш дигәне икенче төрле 12 катлы пирог ул, аның һәр катына төрле җиләк-җимеш кагы ягыла. «Пермь татарлары бәйрәм саен какбәлеш пешерә, үземне дә өйрәттеләр инде», – диде сеңлем телефоннан бер сөйләшүдә.

Хәер, Пермь якларына барсагыз, бер дә маҗараларсыз кайтмассыз. Күптән түгел дүртенче Бөтенрусия авыл Сабан туе да бу якларда узган иде. Анда милләттәшләребез күпләп яшәгән данлыклы Барда төбәге һәм Чайковский шәһәрләрен күрү насыйп булды. Бардада Русия рекорды куелды – 202 кило авырлыктагы кош теле пешерелде, Тукайга һәйкәл һәм парк ачылды. 55 яшьлек бу шәһәр үзендә ял итәргә яраткан күренекле урыс композиторы Петр Чайковский исемен йөртә, аны Кама ГЭСын төзүчеләр салган. Шәһәр мине ак төннәре белән таң калдырды. Биредә вакыт Мәскәүнекеннән ике сәгать алда бара, әмма җәй буе караңгы төшмичә, төннәр гел эңгер-меңгер көе тора.

Сабантуйга барышлый биредә нибары 9 сәгатькә тукталсак та, шәһәрдәге бердәнбер кунакханә «Дулкын»да бик җылы каршы алдылар үзебезне. Безне сәфәргә алып чыккан Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре Марс Тукаев һәм Данис Шакировларның тырышлыгы бу: администраторга паспорт мәгълүматлары алдан биреп куелган – документ ише кәгазь боткасында кайнарга туры килмәде. Аның каравы, бүлмә ачкычларын бераз көттереп бирделәр. Монысы бирегә көн-төн агылучы туристларга бәйле икән. Әллә ни заманча шәһәр саналмаса да, Чайковскийның табигате искиткеч. Кунакханә төбендә үк Кама елгасы җәелеп ята. Шәһәр яшеллеккә күмелгән... Кыскасы, кемгә уртача, кемгә купшы бүлмәләр эләкте. Әмма бөтенесендә дә чыдап булмаслык эссе, тынчу. Питрәч районы Чыты авылыннан килгән Хәбир Сәйфетдинов белән Миннур Шәмсетдинов та минем кебек кызуга чыдый алмаганнар. Алар белән Чайковский буйлап сәяхәткә чыгып киттек.

Алдан искәртеп узыйм әле, Хәбир әфәнде белеме буенча география укытучысы, Чыты мәктәбендә директор булып эшли. Аны мин Питрәчнең легендасы дип тә атар идем, чөнки ул 5 ел элек районда «Питрәч» дигән телевидение ачып җибәргән. Бик хыялый, шаян кеше кебек тоелса да, үзе әйтүенчә, мәктәптә балаларга таләпчән, гаиләдә кырыс әти икән. 29 яшьлек Миннур исә Чыты мәдәният йортында сәнгать бүлеген җитәкли, үзләрендәге «Мунча ташы»нда уйнап йөри. Авыл мулласы үзен имамлыкка да чакыра икән. Шулай ук бик уникаль кеше. Барда Сабан туенда ул тальян да тартты, уеннарда катнашып, бер кочак бүләк тә җыйды.

Мәчеткә килгәндә, бу шәһәрдә бердәнбер иман йорты әле 4 ел элек кенә торгызылган. Завьялов районында, зәвыклы Есенин урамында ул. Бирегә без 13 сумлык маршруткада 40 минутта килеп җиттек. Урамның үзенчәлеге шунда: монда асфальт урынына таш плитәләр җәелгән. Ике яклап юкә агачлары утыртылган. Йортлар исә әкияти сарайларны хәтерләтә...

– Бу урамда бездән һәм берничә кешедән кала татарлар гына яши. Коттеджларда да алар тора. Хәзер бөтен кеше эштә, имамны да тота алмассыз. Мәлик хәзрәт җомга намазларын калдырмый. Мин элек татарларны яратмый идем. Кибетемдә сатучы булып эшләгән татар кызы бик урлашты. Хәзер хөрмәтем зур, чөнки яңа сатучым булган татар кызы – иң тырыш хезмәткәр, – диде мәчеткә каршы йортта яшәүче Галина Федорко.

Бу урамда без тагын бәрәңге бакчаларын күреп шаккаттык. Картупны (пермьчә бәрәңге) биредә икешәр буразна саен уртасында сукмак калдырып үстерәләр. Бер чүбе дә, корты да юк. Тагын бу урында Казандагы сыман «Бөтен диннәр йорты» («Дом молитвы всех народов») урнашкан. Кыстасалар да, анда кереп маташмадык. Аның каравы, автобус тукталышында Миннурыбыз Николай дигән бер бабакай белән танышып китте.

– Мәчетне Уфада яшәүче бер татар бае салды. Элек ул бина икенче бер байның коттеджы иде, – дип сөйләде карт.

– Монда халык нәрсә белән көн күрә? – дип кызыксынды Миннур.

– Элек завод-фабрикалар күп иде, ГЭС та акчаны җитәрлек түләде. Хәзер шәһәребез «үлә» бара. Илдә эшсезлек, эчүчелек, яшәүнең бер кызыгы калмады. Бер Есенин урамы гына кеше күзенә күрсәтерлек. Чөнки анда татарлар тора, – диде ул.

Бу шәһәрдә халык иномаркаларда гына йөри, урамда байкерлар һәм велосипедчылар да күп. Әмма минем кебек хиҗап кигән бер генә кешене дә очратмадык. Аның каравы, үтеп баручылар да, машина артындагылар да мине баштанаяк күзәтеп уздылар. Кунакханәдә исә администраторлар капшап ук карадылар. Соңыннан шуны белдем: минем кебек яулыкка «уранган»нарның моңарчы монда килгәне булмаган икән.

Шулай төннең аклыгыннан йоклый алмый интеккәч, Чайковскийның җәяүлеләр урамындагы эскәмиясенә чыгып утырдым (ул да безнең кунакханә төбендә иде). Каяндыр килеп чыккан түбәтәйле бер абзый белән таныштык. Идеал Галәветдинов Самарада тора, полковник, дин эшлеклесе, 75 яшен тутырган. Аның да Сабантуйга барышы, йоклый алмыйча урамга чыккан. «Син Кукмара кызы булсаң, андагы яшьлек дустым һәм хәрби хезмәттәшем Ренат Хәсәновны табарга булыш әле”, – диде ул. Кукмарага кайту белән гозерен үтәп, Ренат Хәсәновның туганнарын эзләп таптым. Зур Кукмара авылында туып-үскән Ренат әфәнде инде 50 ел Белоруссиянең Лида шәһәрендә тора, ике баласы бар. Хәләл җефете белән июль ахырында Кукмарага кайтырга җыена. Идеал әфәнде «Татарстан яшьләре»н укып барам дигәч, бу мәгълүматларны аңа газета аша гына җиткерергә булдым.

...Кайтканда да кызыклы хәлләр гел очрап торды. Бөтенесенә дә тукталып тормыйм. Әмма юл буенча салам бавыннан үргән мунчала, литры 200 сумнан кыргый каен җиләге, бал, киндер мае сатучыларның күбесе татар булуы сөендерде.

Сәяхәттән кайткач, гадәтемчә, блокнотыма юлда йөргән уй-хисләремне теркәп куям. Кемнәр белән таныштым, нәрсә күрдем, нәрсә ашадым, дигәндәй... Ә бу юлы исә куен дәфтәремне бер җөмлә белән генә ябып торам: «Пермь маҗаралары тәмам, киләсе сәяхәтләргә кадәр!»

1



 Авырлыгы буенча бөтен Русиядә рекорд куйган “кош теле” шушы инде 


Чайковскида татарлар күпләп яшәгән Есенин урамы 


Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»