поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.08.2013 Экология

Бүтән агач утыртмам инде (Утыртканына да штраф салалар)

Менә тагын көзләр җитә, ягъни кем өчендер тиздән агач утырту сезоны башлана. Татарстанда урманнарның, яшел зоналарның җитәрлек булмавын төрле киңәшмәләрдә Президентыбыз Рөстәм Миңне­ханов гел искәртеп тора. Аерып әйтмәсә дә, авылларыбызга да кагыладыр бу. Табигатебез нилектәндер ачулыга әйләнеп, җилләр-давыллар ешайган хәзерге чорда, авыл тирәлә­рендә ышыклагыч урманчык­лар үсү начар булыр идемени?

Элегрәк бездә дә ел саен язын һәм көзен агач утырту айлыклары игълан итеп, авыл советлары бу эшнең барышы өчен җавап бирә, кайда ничә төп агач, куак утыртылуы район газетасында яктыртыла, әйбәтрәк эшләүчеләр мактала иде. Эш яхшы барсын өчен, кайбер җирле җитәкчеләр, мәктәп балалары ярдәмендә урманнардан яшь үсентеләр алып кайтып ху­җалыкларга өләшүне дә оештырдылар. Оешмаларга, күмәк хуҗа­лыкларга да үз территорияләрен­дә агач утырту йөкләнеп килде һәм күпмедер нәтиҗәсе дә булды: нәкъ шул елларда байтак авыл­ларның ягулык склады, гараж, ферма тирәләре агачларга күме­леп калды. Инде йорт бакчала­рының да һәрберсендә диярлек алмагачлар, чия, карлыган куаклары бар, май аенда чәчәктә коенып утыралар.

Соңгы елларда агач утыртуга һәм утыртучыга мөнәсәбәт тагын үзгәрде кебек. Әле дә район газетасында Балтач тыюлыгының агач утыртырга чакыруы басылгалый анысы. Күрәсең, бу эш аларга гына кирәктер хәзер. Ләкин бу чакырулардан төп ике сорауга җавап табып булмый. Беренче сорау: утырту өчен агач үсентеләрен кайдан алырга? Кая ул элеккечә машина кузовына төяп авыл уртасына китерү?! Хәтта үзең барып та, урманнардан алырга ярамый. Бу хакта якындагы бер урманчы белән дә сөйләшкәнем бар. Яравын-ярый, тик экологларга очрамавың хәер­ле, диде ул. Очрасаң, эләгәсең, димәк. Ә нигә ЯРАМЫЙ? Урман кырыйларына, ягъни кыр-басу чит­ләренә, урман юлы өсләренә орлыктан тишелеп чыккан, үсәргә омтылган юкәләрне, каеннарны, карт чыршы тирәсендәге яшь үсентеләрне, имән чикләвеге күп елларда адым саен йөзәрләп тишелеп калган яшь имәннәрне башка урынга күчереп утыртуның ярамаслык ние бар? Куелыкта кысылышып, юлларда тапталып, бер кояш нуры яки яңгыр тамчысы күр­мичә сулып-кибегеп күбесе һәлак булачак. Кемдер каядыр күчереп утыртып үстерсә, аны һәлак булудан саклап кала, дигән сүз бит. Урманчылар махсус утырткан чыршы, нарат, каеннарны йолкып алып кайту хакында сүз бармый лабаса.

Икенче сорау: кая утыртырга? Өй каршыңа бер-ике төп миләш­тән артыкны утырта алмыйсың. Өең авыл читендә булып, бакча кой­маңның теге ягындагы чирәм­лек йә тигәнәклеккә утыртсаң... агачлар астындагы җирне дәүләт­тән рөхсәтсез алып үзеңнекенә кушкан саналасың икән хәзер. Агачлар яратуым аркасында үзем дә бер тапкыр авыл җирлеге хез­мәткәреннән кисәтү алдым. Район үзәгеннән күршегә җир үлчәргә килгән түрәчек тә шуны кабатлады. Йә бу җирне үзеңне­кенә кушып рәсмиләштер, йә күр­шеңә үлчәп бирәм, ди. Авыл чи­тендәге буш җирләргә агач утыртуның хуп­ланмавы инде район сәясәтенә үк әйләнде микәнни? Дөрес, агачлар астындагы җир дә аз-маз салым китерергә тиештер, мәсьә­ләнең ул ягы аңлашыла. Президент та бервакыт һәр карыш җирнең хуҗасы булырга тиеш диебрәк сөйләгән иде. Ләкин минем койма артындагы сөрүгә яраксыз чокыр-чакырлы буш җир көньякка таба ярты чакрымга сузылган. Анда кешеләр җәен мал арканлый, тик моның өчен, табигыйдер, беркем беркемнән салым таләп итми. Җирнең койма буендагы дүрт-биш метрына мин юкә, каен, өрәңге, усак, миләш, шомырт агачлары, кыргый алмагач, дүләнә, сырганак, балан, чикләвек, чия, күгән, кызыл шомырт, гөлҗимеш куаклары (җимешләренә кошлар кинәнә дә соң!) утырткач һәм карап үстергәч кенә ул җирдән салым килергә тиешлеге исләренә төшү гаҗәп түгелмени? Тагын шунысы да бар: утырткан кеше мондый агачларның берсен дә кирәк-яракка кисә алмый. Киссә, та­би­гатькә фәлән сумлык зыян китерде, дип штрафка тартыла. Утырткан, карап үстергән чакта исә бу агачлар табигатькә дә, хакимият­кә дә кирәкми генә түгел, хәтта комачаулый булып чыга. Ничек исең китмәсен моңа?

Көзге агач утырту чоры якынлашу миндә менә шундый уйлар кузгатты. Быелгысына мин катнашмам инде, каршы яктагылар ачуыгызны бүтән тарафларга юнәл­тегез! 


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 130 | 08.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»