поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.08.2013 Милләт

Түркәр нигә “йөрәкләнә”?

Ул меңләгән халык арасында аерылып, әллә кайдан балкып тора. Бу ханымны күргәч туган беренче уй: безнеке түгел, мөгаен, чит ил кешеседер. Әмма аның тавышы ишетелгәч тә бу фикернең ялгыш булуын аңлыйсың. Чөнки ханым саф татарча, үтә йомшак мәкам белән сөйләшә.

Гөлүзә Зыятдинова –милләттәшебез, тумышы белән Тукай районының Югары Байлар авылыннан. Чит ил кешесе дигәнебез дә хакыйкатькә туры килә. Ул Швециянең Стокгольм шәһәрендә яши. Гөлүзә ханым “ВТ” укучылары өчен чит илдәге милләттәшләребезнең яшәеше, аларны борчыган проблемалар хакында сөйләде. Әңгәмәбез исә татар кызының ерак Скандинавиягә ничек китүе турындагы сораудан башланып китте.

– Гадәттә чит илгә бай тормышка кызыгып китәләр...

– Минем тормышым болай да җитеш, тулы һәм мәгънәле иде. Вәсим Әхмәтшин җитәкчеле­ген­дәге “Нократ” вокаль-инстру­мен­таль ансамблендә җырчы, Салават бригадасында, бераз соңрак “Болгар” җыр һәм бию ансамбле солисты булып эшләдем. Фатирым бар, яраткан эшем, иҗатым гөрли. Яңа гына икенче җыр кассетам чыккан иде. Менә шулай тормыш көйле генә тә­гәрәгәндә Чаллыга Швеция ра­дио­сының журналисты белән Түркәр Сауккан килде. Һәм мин һич уйламаганда-көтмәгәндә барысын да ташлап, чит илгә киттем. Безне Түркәр белән җыр кавыштырды.

– Швед радиосы журна­листын Татарстанда ниләр кызыксындырды?

– Алар фольклор материал тупларга һәм шул материал аша шведларны татар милләте белән таныштыру өчен тапшыру эш­ләргә килгән иде. Алты тапшыру әзерләделәр. Ул тапшыруларда мин дә катнаштым, ул вакытта бик популяр “Чаллы сирень­нә­ре”н һәм халык җырын җырла­дым. Кунаклар “Болгар” ансам­бленә ияреп авылларга чыктылар. Тәр­җемәче сыйфатында кил­гән Түр­кәр татарча яхшы белә, ә менә русча белми. Мин тәрҗемәчегә тәрҗемәче булып та йөрдем. Тукай районының керәшен авылында без аның белән адресларны алмаштык. Шуннан бер ел буе ике арада хатлар йөрде. Хатлар аша без инде нәсел-нәсәбебезне белештек, тагын да якынрак таныштык. Мин аны сабантуйга чакырырга уйлап тора идем, әмма ул өлгеррәк булып чыкты һәм мине беренче итеп Швециягә кунакка чакырды. Чит илгә чыгуымны бары тик апам гына белде. Ә Түркәр Швециянең бөтен матур, истә­лекле урыннарын күрсәтте һәм фотолар ике альбомлык булды. Әле дә хәтердә: туганнар да, дуслар да мине Петербургта булган дип уйлый бит. Җизни фотоларны карый да, карале, Санкт-Петербург шушындыймыни ул, дип шакката. Көз көне Түркәр кыз сорарга килде. Безгә никахны бабамның энесе – туксан яшьлек Әхкяметдин бабай укыган иде. 1996 ел иде бу. Минем Стокгольмга киткәнне күп кеше белми дә калды.

– Төрек гаиләсенә килен булып төштегезме?

– Түркәрнең әтисе – төрек, әнисе – татар, Түбән Новгород ягы кызы. Әмма әнисе дә Рос­сиядә түгел, Финляндиядә туган. Сәүдә белән шөгыльләнгән бабалары революциягә кадәр үк Хельсинкига килеп төплән­гән­нәр. Түркәр дә Хельсинкида дөнья­га килгән. Аңа 7 яшь тулгач, гаиләсе Стокгольмга күченгән. Ул үзен һәрвакыт татар дип таныштыра һәм татарлыгы белән ихлас горурлана. Әгәр милләт­тәшенең русча кушып сөйләвен ишетә икән, мишәр­чәләп әйт­кәндә, чын күңелдән “йөрәкләнә” (ачулана), ризасызлыгын бел­дерә һәм милләттәшен оялта. Ул шундый матур итеп татарча сөйләшә! Берничә Европа иллә­рендә чыгыш ясаган этнограф һәм юрист, шул ук вакытта Татарстан белән Швеция арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыруда зур роль уйнаган җәмә­гать эшлеклесе дә.

– Стокгольмда татар җәм­гыяте бар, димәк.

– Безнең рәсми теркәлгән оешмабыз юк. Әмма бу очрашулар, кичәләр үткәрергә һич тә комачауламый. Без бинаны арендага алабыз һәм бик матур очрашулар үткәрәбез.

– Гөлүзә ханым, шулай да, татар кызына чит мохиткә ияләшү читен булгандыр.

– Бөтенесен өр-яңадан башларга кирәк булды. Килеп төш­тем, бар да үзгә, хәтта бер-береңә мөнәсәбәт тә башкача. Барысы да елмаеп исәнләшә, 80-90 яшьлек әби-бабайлар велосипедта җил­дерә. Һәр тарафта чисталык, пөхтәлек. Иң беренче эш итеп швед телен өйрәнергә тотындым. Анда уку сезоны гыйнвардан башлана. Әле декабрь ае иде, мин өйдә Түркәр ярдәме белән чит тел үзләштерә башладым. Ә инде мәктәпкә баргач, укытучым мине мактап, ярты елга алданрак укый башлаганнар курсына билгеләде. Мин башлангыч курсларны да, урта курсны да алдан тәмамладым. Аннан – инглиз телен, хәзер испан телен өйрәнәм. Шведларда бик әйбәт әйтем бар: кая барасың, шул ил гадәтен үзләштерәсең. Башкача мөмкин дә түгел кебек. Хәер, шунда егерме ел яшәп тә швед телен өйрәнмәгән кешеләр бар. Андыйларны мин аңламыйм инде.

– Швециядә татарлар күп­ме?

– Күп түгел, әмма соңгы елларда бирегә килеп төпләнү­челәр саны артты. Үзбәкстаннан, Тө­рекмәнстаннан, Башкортстаннан килеп төпләнүчеләр бар. Әмма Татарстаннан килүчеләр бик аз. Бердәнбер дус кызым –Әтнә ягыннан Зөлфирә. Түркәр мил­ләттәшләребез өчен кичәләр, очрашулар оештыруда көчен кызганмый. Шулай итеп биредә Рәшит Ваһапов фестивален үт­кәрдек. Мөфти Равил Гайнетдин, Финляндиядән хәзрәт Рамил Билал белән очрашу оештырдык.

– Швециядә яшәүче татарлар арасында тел, дин мәсьә­ләләре ничек тора?

– Бу – иң четерекле сорау. Чөнки мондагы гаиләләрнең күпчелеге катнаш. Көрд – татар, швед – татар, әзәри – татар гаи­ләләрендә, билгеле, татар телен­дә генә аралашмыйлар. Шуңа күрә мин кичәләрне татарча алып барам. Бирегә килгән татарлар да башта татарча сөй­ләшергә кыенсына, аннан акрынлап ияләшә, соңрак саф татарча аралашуга күчә. Безнең максат та шул: җыелып татарча аңлашу, аралашу бит инде. Элек тел бетү проблемасы кискен тормаган. Әйтик, элеккеге буын фин татарлары бик матур татарча сөйләшә. Ләкин алар да олыгайды һәм кичәләргә килми башлады. Хә­зерге буында милләтпәрвәрлек хисен тәрбия­ләү безнең бурычыбыз булып тора. Стокгольмда мәчет һәм шәһәр читендә тагын бер мәчет бар. Күптән түгел мәчеттә көнгә бер тапкыр азан яңгыратырга рөхсәт ителде. Әби-бабаларыбыз рухына дога кылу, ашлар үткәрү шулай ук безнең матур гадәткә әйләнде.

– Унҗиде ел читтә яшәсәгез дә, ел саен кайтып йөрисез икән. Читтән караганда яхшырак күренә диләр бит: Татарстан, монда халыкның зәвыгы үзгәрдеме?

– Әле кичә Казаннан кечкенә генә автобус белән Чаллыга кайттым. Керә-керешкә гадәт буенча елмаеп исәнләштем дә, сә­ер­сенгән карашларны тоеп, монда бу артык икән дип уйлап куйдым. Бер караганда, бик гади, табигый нәрсә бит инде ул – исән­ләшү, елмаю... Киресенчә шул: этешү, дорфалык. Алдан кычкыралар, аннары гына сүзләре ишетелә, нәрсә теләгәннәре ачык­лана. Икенче яктан, һаман да шул җитмәүчелектән башы чыкмаган гади халыктан нәрсә таләп итәргә соң? Чисталык ягын­нан да әллә ни үзгәреш күрмәдем. Подъездларга боры­ның­ны тотып ке­рә­сең. Лифтларда көзге, өлкән­нәр өчен утыргычлар һаман да юк икән. Ки­бетләргә кергәч исә, киресенчә, бай яшиләр! – дип тел шартлата­сың. Ул күлмәкләр, ул косметика – мин үзебездә андый бәягә тауар алмыйм. Йә монда артык бай халык яши, йә... Швеция социаль яктан нык алга кит­кән. Анда мондагы шикелле ин­тегеп-гарьләнеп яшәмиләр. Барысы да кеше, аның рәхәт яшә­вен кайгыртып эшлән­гән. Бигрәк тә лаеклы ялга чыккан өлкән буын өчен уңайлы шартлар тудырылган. Аларга нинди генә ташламалар юк! Швециядә гомер озынлыгы 80нән артып китә. Гомумән, анда пенсионердан баерак кеше юк.

– Улыгыз ничә тел белә?

– Илхан швед телендә, татарча иркен сөйләшә. Мин аның белән фәкать татарча гына сөйләшәм. Инглиз мәктәбендә белем ала, күптән түгел французча да укый башлады.

– Гаиләгез белән иҗат кешеләре. Иң истә калган чыгышларны искә алыйк әле.

– Әлбәттә, Уфадан Болгарга су юлы буйлап сәяхәт. Әмирхан Еники, Наҗар Нәҗми, Фәридә Кудашевалар белән сәяхәт иттек һәм шушы асыл затлар алдында гаиләбез белән чыгыш ясадык. Урыннары оҗмахта булсын. Онытылмас чыгышларыбызның берсе – Түркәр тырышлыгы белән Стокгольм концерт залларының берсендә шведлар өчен татарча концерт оештыру иде. Анда Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар да чыгыш ясады. Без эстрада җырларын да, халык җәүһәр­ләрен дә тәкъдим иттек. Түркәр һәр чыгышны шведча аңлатып барды. Залда 90 процент тамашачы швед иде, аларга бу кичә бик ошады. Сабантуйлар оештырабыз. Башка илләрдәге сабантуйларда катнашабыз. Узган елны Лондонда беренче тапкыр сабантуй узды. Мин анда җыр­ладым.

– Туган илдән нинди хисләр белән китәсез?

– Сагынып кайтам һәм бер елга җитәрлек энергия алып китәм. Әле менә бу юлы да ике җыр иҗат иттем һәм яздырып алып та китәм. Берсе аның Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә “Син ашык­тың” дип атала, икенчесе Сания Әхмәт­җа­нова сүзләренә “Сагыну” җыры. Узган елны Салават “Язмышым син” (Р.Насыйбуллина сүзләре) дигән җырымны башкарды. Бик сагынып кайтам... Авылымда зиратка барып догалар укыйм, туган нигез­дә ашлар үткәрәбез. Ни дисәң дә, туган якны бер генә җир белән тиңләп тә, алмаштырып та булмый. Минем моннан якты өмет­ләр белән китәсем килә. Әм­ма мондагы проблемалар, яшәү рәвеше, халыкның социаль як­ланмавы борчуга сала, йөрәк­не әрнетә шул. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 130 | 08.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»