поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
08.08.2013 Җәмгыять

Иске Татар бистәсенә сәяхәт (ФОТО)

Күптән түгел гөрләп узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиададан соң Казан танымаслык булып үзгәрде. Катлы-катлы юллар, берсеннән-берсе үзенчәлекле архитектуралы биналар, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы парклар, ярты сәгать саен шәһәр урамнары буйлап ыжгыртучы ике катлы экскурсия автобуслары дисеңме...

Шул ук вакытта җитәкчеләребез Кабан күленең ярыннан ук кул сузымында мәчет манарасы, милли йортлары белән балкып утыручы Иске Татар бистәсен дә онытмаган. Әлегә биредә һаман да ремонт эшләре барса да, архитектура һәйкәлләренең бер өлеше реставрацияләнеп, өр-яңадан торгызылган. “Татар авылы” көн саен йөзләгән турист кабул итә башлаган.

Чит ил кунакларының да иң зур кызыксыну уяткан урыны – Татар бистәсе икән кебек имеш-мимешләргә ышанмыйча, беркөнне “татар утравын” үз күзләрем белән карап кайттым.

Шәһәрнең иң кечкенә урамы

Иске Татар бистәсенә сәяхәт кылыр алдыннан, иң элек аның тарихына күз салыйк. Кайчан барлыкка килгән соң ул? Шәһәр экскурсоводлары сүзләренчә, Иван Грозный Казанны яулап алгач, татарларга үзәктә яшәргә урын калмый. Шунда Иван патша Кабан күле артындагы сазлыклы җирләргә төртеп күрсәтә. Татарларның күбесе шушы җирләрдә яшәп китә. Ләкин Казан галимнәре фикеренчә, бу риваять дөреслеккә туры килми. Бистәнең оешу тарихы XVI-XVII гасырларга карый. Халык санын теркәү китабына ышансак, 1646 елны Казанда 20 мең кеше яши, шуларның 6 меңгә якыны татарлар һәм аларның күбесе Иске Татар бистәсендә гомер итә дип язылган.

...Иске Татар бистәсендә мин соңгы тапкыр моннан берничә ел элек булган идем. Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Сафьян, Шиһабетдин Мәрҗани урамнары буйлап йөргәндә, ярымҗимерек йортларны күреп, шаккатканымны хәтерлим.“Их, Татар бистәсенең соңгы сулышыдыр инде бу. Берничә елдан үзендә күренекле татар шәхесләрен сыендырган бистә бетә икән”, – дип борчылганым әле дә истә. Шул ук вакытта: “Бу милли йортларда кем дә булса яши микән? Эх, бер утырып сөйләшәсе иде”, – дип озак кына йортларның тәрәзәләрен күзәтеп йөрдем. Хәзер башына түбәтәй элгән берәр бабай яки ак яулык бөркәнгән әби капкадан чыгар да: “Кызым, әйдә түргә уз”, – дип Татар бистәсендә ничек гомер кичерүен сөйләп бирер сыман тоелган иде миңа. Ни кызганыч, ул вакытта капканы ачучы гына түгел, хәтта тәрәзәдән дә багучы булмады.

Элек Татар бистәсендә җимерек йортлардан башка бер җан иясен дә очратмасам, хәзер бистә шаулый дисәм, һич арттыру булмас. Мин йөргәндә генә дә, туристлар төягән өч зур автобус выжлатып үтеп китте. Әле аңардан тыш, җәяүләп “татар дөньясы” белән танышып йөрүчеләр дә бихисап. Туристларның татарларның яшәү рәвеше белән бик нык танышасы килә ахры – үткән-сүткән һәрбер кеше капкаларны шакый, эчкә узмакчы була. Мин: “Болар кереп китсә, артларыннан иярермен”, – дип күзәтеп торам.

Җәяүлеләрнең күбесе – казанлылар икән. Яшь гаилә Адилә һәм Әмир Якуповлар сүзләренчә, бирегә алар Иске Татар бистәсен күрергә дип реконструкциядән соң махсус килгәннәр һәм бик ошатканнар.

Яшь егет Фәнил Мөдәрисов исә укуны тәмамлаганнан бирле Казанда яшәсә дә, тумышы белән Чистай районыннан икән. Бирегә әти-әнисен Татар бистәсе белән таныштырырга алып килгән ул. Кунаклардан: “Нинди теләкләрегез бар?” – дип сорагач, “Барысы да бик ошады. Бары тик бу матур урамнарда машиналар гына йөрмәсен иде”, – дип җавапладылар.

Имеш-мимешләр дөрес булган икән – Иске Татар бистәсе танымаслык булып үзгәргән. Үземне берара татар авылында итеп хис итеп алдым. Йортлар төзек, барысы да милли бизәкләр белән бизәлгән, ихаталары ялт итеп тора.

Шәһәр мэриясе сүзләренчә, 5 урамда (Ш.Мәрҗани, К. Насыйри, Сафьян, Ф. Кәрим, З. Солтан урамнарында) 24 мәдәни мирас исәпләнә. Шуларның күбесе төзекләндерелгән. Әйтик, Каюм Насыйри урамының 3нче һәм 5нче йортларында урнашкан Казаковлар һәм Кушаевлар утарында татар ризыклары белән сыйланып алырлык ресторан һәм кунакханә урнашачак икән. Әлеге йортларның ишегалды Сабитовлар утары (Ш. Мәрҗани, 6) – тиздән төзеләчәк “Татар бистәсе” кунакханә-ресторан комплексы белән тоташачак. Биредә татар халык ашлары белән генә сыйланып калмыйча, утын белән ягылган мичләрдә төрле ризыклар ясау буенча мастер-классларны күзәтеп булачак. Шуннан ерак түгел татар халык эшләнмәләре галереясе гөрләячәк.

Мине бигрәк тә җәяүле урам – Күнче урамы таң калдырды. Бу – Казанның иң кечкенә урамы санала. Озынлыгы – 100, киңлеге 3,5 метр булган әлеге урамда XVII гасырда күннән берсеннән-берсе матур бизәкле читекләр теккәннәр. Бер диварда экспонат рәвешендә шул чордагы тегү машиналарын һәм фотосурәтләрен урнаштырганнар.

Иң кызыгы, әлеге урамда җылылык белән тәэмин итүче торбалар, электр чыбыклары җир астына яшерелгән.

Гомумән алганда, бөтен Иске Татар бистәсе XVIII гасырга илтә сыман: эскәмияләр, ут баганалары, юллар. Урамнар буйлап йөргәндә, бернинди электр чыбыклары күзгә ташланмый, юлларда асфальт урынына ныклы бетон җәелгән. Әйтерсең лә, биредә һаман да атта йөриләр, мичтә утын ягалар, кичләрен шәм яктысында шигырьләр язып утыралар...

Татар бистәсенә килеп, “Мәрҗани” мәчетен күреп чыкмасам, гөнаһ булыр иде. Әллә кайдан ерактан ук манарасы белән күзгә ташланып торучы “Мәрҗани” мәчете – бистәнең “йөзек кашы”. Каюм Насыйри, Солтан урамнары кисешендә урнашкан мәчет “әби-патша” Екатерина II боерыгы буенча төзелгән беренче таш мәчет. Архив документларына карасаң, 1767 елның маенда Екатерина II Казанга килгәч, аның янына мөселман дин әһелләре бара һәм Казанда таштан мәчетләр төзергә рөхсәт итүен сорый. Патшабикә исә әлеге үтенечкә каршы килми. Татарлар манараны биек итеп сала башлагач, урыслар “әби-патшага” зар елый. Екатерина II исә: “Мин аларга җир бүлеп бирдем. Җир белән мин идарә итәм. Ә менә һава – Аллаһ кулында. Нинди биеклектә төзи алсалар – төзесеннәр!” – дигән җавап кайтара. Әлеге мәчет күп тапкырлар яна, берничә тапкыр өр-яңадан төзелә, исемен үзгәртә. 1850-1889 елларда бу мәчеттә әлеге чорның күренекле татар галиме һәм тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани имам-хатыйб булып торган вакытта, мәчет “Мәрҗани” исеме белән йөртелә башлый. Галим исә үзе Татар бистәсенең үзәк урамында яшәгән. К. Насыйри урамында мәчет имам-хатыйбы яшәгән ике катлы йорт милли бизәкләре белән әллә кайдан аерылып тора, мемориаль такта да куелган. Кызганыч, кайбер йортларга саннар эләргә өлгермәгәннәр. Шуңа ялгышырмын дип йорт санын әйтеп маташмыйм.

“Монда тудык, монда үстек!”

Шулай да, Иске Татар бистәсенең йортларында кемнәр яши икән? К.Насыйри урамы буенча атлаганда, бер йорт кырыенда ниндидер әйберләр белән сату итүче апаны күреп алдым. “Сувенирлар сатадыр инде”, – дип теләр-теләмәс кенә янына килгән идем, ханым әлеге йортның хуҗасы булып чыкты. Баксаң, Наҗия Шәмсетдинова тормыш иптәше, Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновның Казанның тарихи һәйкәлләре сурәтләнгән картиналарын сатып утыра икән.

“Исәнмесез, – диде ул миңа саф татарча. – Рушан картиналарына рамнар алырга киткән иде. Хәзер кайта ул. Апанай мәчете картинасына заказ биргәннәр иде. Күптән киткән иде инде, хәзер кайтып җитәр”, – диде ул.

Кызык кеше булып чыкты Наҗия апа. Бөтен кеше белән уртак тел таба белә. Үткән-сүткән кешегә: “Безнең күршебез буласыгыз килмиме? Күршедәге менә шушы йортны 3 миллион 500 мең сумга саталар. 4 сутый җир”, – дип рәсемнәр сатып утырган арада күршеләренең йортларын да рекламаларга өлгерә. Ул шулхәтле тәмле итеп сөйли ки, хәтта үземнең бер мизгелгә шушы йортның хуҗасы да буласы килеп китте.

Наҗия ханым янына Иске Татар бистәсенең яшәеше белән кызыксынып килүчеләр өзелми. Хуҗабикә исә: “Ирем сезгә йортны, ихатаны күрсәтер, чәй белән сыйлар. Бүтән бер җирдә дә өйгә кертәм дип тормыйлар. Кайсы гына илдән булмадылар бездә. Барысы да ошатып, рәхмәт әйтеп чыгып китә”, – дип барысын да авызына каратып тора.

Без аралашкан арада, Рушан әфәнде кайтып җитте һәм: “Сүз белән генә түгел, күз белән дә күрергә кирәк”, – дип йортларына дәште.

– Мин үзем дә, хатыным да Иске Татар бистәсендә К. Насыйри урамында туып-үстек. Минем туган нигезем – хәзер без яши торган Исәнбаевлар йорты XIX гасыр уртасында төзелгән архитектура һәйкәле. Биредә мин туганнан бирле яшим. Дәү әтием аны Рус-япон сугышында катнашып, туган якларга кайткач, 1929 елда сатып алган”, – диде ул өйгә узганда.

Рушан әфәндегә Татар бистәсенең кайгысын да, шатлыгын да күрергә насыйп булган. 1930 елны Шәмсетдиновларның йортларына терәлеп үк диярлек торган Апанай мәчетенең манарасы киселгәч, элеккеге мәчетне балалар бакчасына әйләндергәннәр. Шулай итеп, әнисе 1 яшьлек Рушанны бирегә яслегә йөртә башлый. Үсә төшкәч, бистәдәге “Касыймия” мәдрәсәсе бинасында урнашкан 8 нче номерлы җиде еллык мәктәптә белем ала. Казанның сәнгать училищесында укыганда ук, башкалабызның тарихи һәйкәлләрен, татар халкының күренекле шәхесләрен сурәткә төшерә. Рәссамга хәтта Апанай мәчетенең өр-яңадан ачылуын да күрергә насыйп була:

– 2011 елда Апанай мәчетен ачарга килгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәчет манарасыннан безнең йортка игътибар иткән. Рөстәм әфәнде: “Иң беренче итеп түбәне алыштырырга, өй алдын өр-яңадан агач белән капларга кирәк”, – диде. Коймалар яңартылды, йорт тышланды. Тик менә йорт-җиребезнең төсе генә күңелгә ятып бетми. Аңа реконструкция беренче тапкыр 2005 елны булган иде. Ул вакытта ТР Мәдәният министрлыгы мин ясаган йорт эскизын кабул иткән иде. Фотосурәткә карасаң, ул куе кызыл, сыек сары төскә буялган. Ә хәзер йортыбыз күзгә ташланып тора, чын дөреслеккә туры килми. Якты сары, кызгылт төсләр ихатаның архитектурасын боза. Туристлар да: “Балалар бакчасын хәтерләтә әлеге төс, интерьерга килешми”, – дип үтеп китәләр.

Наҗия һәм Рушан Шәмсетдиновларның йортларын тасвирларга онытып торам икән әле. Үзенә күрә бер музей ул. Өй алдында рәссамның иҗат “җимешләреннән” тыш, XIX-XX гасырның көнкүреш әйберләрен күрергә була: самавыр, чәйнек, комган, ләгән дисеңме... “Күбесе миннән кайдан җыеп бетердең бу әйберләрне дип сорый. Барысы да үзебезнеке – туган нигездән”. Рәссамның иҗат итә торган кабинеты – бер тарих. Үзе иллюстрацияләгән 500ләп китап, 1960 нчы елларда ясаган картиналарны күргәч, хәтта күзләр йөгерешә башлый. Ә залындагы йорт җиһазлары... Үзе әйтмешли, шушы ук оста эшләгән шкафны Г. Тукай әдәби музеенда табарга мөмкин. Бу серияләп эшләнгән җиһазлар”, – диде ул.

Шәмсетдиновларның йорты белән танышып йөргәндә аларга ике егет килеп керде. Казанныкылар икән. Абыйлы-энеле егетләрнең берсе – архитектор. Татар бистәсенең һәйкәлләре буенча бәйге игълан ителгәч, бу егет Апанаевлар мәчете һәм әлеге йортның эскизларын ясаган. Йортны карап чыгу мөмкинлеге булгач, бик куанган. Рушан Шәмсетдиновның йорт буенча экскурсиясен тыңлагач, кош тоткандай булып чыгып китте егетләр.

Шәмсетдинов әйтүенчә, Апанаевлар йортының берсендә балалар тудыру йорты урнашкан булган. Заманында монда бик күп күренекле шәхесләр, бөтен Татар бистәсе халкы туган. Шул исәптән, Наҗия һәм Рушан Шәмсетдиновлар да дөньяга беренче авазларын шушында салганнар. Хәзер аның урынында 7нче санлы поликлиника (Ф.Кәрим урамы,14) эшли икән. “Менә шушы сырхауханәнең бер бүлмәсендә, ягъни заманында балалар дөньяга аваз салган урында музей булдырырга кирәк. Ә без аның филиалы булыр идек”, – диде хуҗа.

Гомумән, мин биредәге чисталыкка, пөхтәлеккә шаккаттым. Монда ниндидер якты нур бөркелеп тора. Шәмсетдиновлар исә йортларына туры килеп, XVIII гасырның аксөякләр нәселен хәтерләтә. “Дәү әтием Гайнетдин һәм дәү әнием Бәдриҗамалның 6 баласы булган. 2 кызлары – табиб, 1 кызлары – сәүдәгәр, 2 уллары – инженер, 1се композитор. “Нәселебездә барыбыз да музыка уен коралларында уйный беләбез. Әтием мандолина, скрипка, пианино, аккордеонда уйнаган. Мин скрипка классын тәмамладым. Әтинең энесе Исмай Шәмсетдинов Татарстанның халык артисты булган, күп еллар тавыш режиссеры булып “Татарстан” радиокомитетында эшләгән. Аның кулы астында 1960-1980 елларда бик күп музыка әсәрләре язылган. Бу йортны сәнгать йорты дип әйтергә дә була. Исмай Шәмсетдинов биредә гаиләсе белән яшәгәндә, бик күп күренекле шәхесләр җыела торган булган. М.Мозафаров, А. Ключарев, М. Яруллин, С. Сәйдәшевлар һәм башка композиторлар кунакка килә торган булган”, – дип сөйләде ул.

Рушан әфәнденең тормыш иптәше исә заманында Казан дәүләт университетының урыс филологиясе бүлеген тәмамлаган. Рушан әфәнде Татар китап нәшриятында баш рәссам булса, Наҗия ханым исә архивның хуҗасы булган.

– Сез ничек шулай яшь булып сакланып калдыгыз? – дидем Наҗия ханымга.

– Рушанга кияүгә чыккач, ул миңа: “Баласы булган хатын-кыз өйдә көлеп кенә торырга тиеш”, – диде. Хәзер менә елмаеп, ирем кайтуын көтеп алам. Миңа калса, Рушан рәссам булмыйча, язучы, пешекче, табиб, музыкант һөнәрләрен сайласа да, югары дәрәҗәләргә ирешер иде. Ул гаҗәп яхшы әзерли, нәрсә әйтәсең – шуны пешерә. Минемчә, бер-береңә карап яшәү мөһим түгел, бер юнәлештә барырга кирәк”, – дип җавап бирде.

Карлыгачлар кайтыр әле...

– Татар бистәсендә үз йортлары белән яшәүчеләр бармы? – дим.

– Без һәм Идел буе федераль университетының математика доценты Фәрит Сәлимов гаиләсе, – диде Шәмсетдиновлар.

– Сез, димәк, соңгы “могикан”нар буласыз инде алайса?

– Каюм Насыйри, Сафьян урамнарында шундый йортлар бар иде, бөтенесе дә күченеп киттеләр. “Долевой” булгач, берсенең дә ремонт ясап мәшәкатьләнәсе килмәде. Бер-берсенә салындылар. Андый йортларның уңайлыклары да булмый бит инде. Аларга социаль ипотека буенча фатирлар бирделәр. Безгә дә: “Йортыгыз искергән, күченегез!” – дигәннәр иде, “Без бит фатир сорамадык, туган нигездән күченмибез!” – дип җавап бирдек.

“Иске Татар бистәсендә без һәм Сафьян урамы, 3 йортта китәргә теләмичә, бирешмичә доцент Фәрит Сәлимов кына калды. Әйдә, йортын күрсәтеп кайтам дип, Рушан әфәнде үз артыннан ияртте.

– Бу йортта элек “Прачечная” урнашкан булган. Бу архитектура һәйкәле XVIII гасырда салынган. Әлеге йортның астында да тәрәзәләре бар иде. Реконструкциядән соң, ул тәрәзәләрне юкка чыгардылар. Менә шушы йортта 4 гаилә яши иде. Бөтенесе күченеп китте, бер Фәрит кенә гаиләсе белән яшәп калды, китәргә теләми. Биредә аның барлык уңайлыклары да бар – мунчасы, гаражы, бакчасы. Йорты иркен, 4 бүлмә. Туган нигезен нишләп ташлап китәргә тиеш ди соң ул!

Кызганыч, Фәрит әфәндене күрергә насыйп булмады. Төзек ихатасын бер күз белән генә булса да карап чыктык.

Шушы йортның сул ягында Апанаевлар йорты урнашкан. Биредә хәзер “Иске шәһәр” префектурасы эшли. Әлеге бина Рушан Шәмсетдиновның рәсеменә таянып эшләнгән. “Кирпечләрен тотып кара. XIX гасырдан калган”, – дип әңгәмәдәшем кирпечкә ишарәләде.

– Ә менә бу ал төстәге йортта А. Рәхмәтуллин – А. Хөсәеновлар яшәгән. XIX гасырның беренче яртысы торак архитектурасы һәйкәле, бу ярымҗимерек яшелсу төстәге агач йортта (Ш. Мәрҗани урамы, 44) һаман да кешеләр яши икән! Әнә, кара! Тәрәзәләренә хәтле череп беткән. 1873нче елда төзелгән бу йортта Б. Баһаветдиновлар – Б. Апанаевлар яшәгән. Менә шушы йорт кырыенда тагын бер йорт бар иде – янгынга дучар булды. Аның җирен махсус Америкадан кайтып, бер татар милләтле ханым әнисенә сатып алган, имеш, – дип сөйләде ул.

– Беләсеңме, элек Иске Татар бистәсендә күгәрченнәр, чыпчыклар, карлыгачлар очса, хәзер каргалар гына күренә. Үзләре усаллашалар. Аннары 1961 елларга кадәр бистәдә яшәүчеләр маллар асраганнар. Бездә дә тавыклар, сарыклар, кәҗәләр бар иде. Хрущев авылларны үстерергә теләп, шәһәрләрдә мал үрчетүне тыйгач, мал-туарларны бетердек. Хәзер шул вакытларны сагынып искә алабыз”, – диде. Шәмсетдиновлар гаиләсе инде күп еллар бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәләр икән. Мин барында гына Рушан әфәнде бакчасыннан төрле төстәге кура җиләкләре җыеп, безне сыйлады.

* * *

Гаҗәп бит, ә! Казан үзәгендә үз йортың белән мул уңыш үстереп, рәхәтләнеп иҗат итеп ят әле! Казанлылар эсселеккә, тузанга интегеп яткан вакытта, Шәмсетдиновлар һәм Сәлимовлар ихаталарындагы сахрада күпкатлы фатирларга алданмыйча, “Үз өем – үз көем”, – дип яшәп ята.

Дөрес, Иске Татар бистәсендә башкарыласы эшләр әле бихисап. Йортларга номерлар элү, архитектур һәйкәлләрне торгызып бетерү дисеңме... Аннары, Татар бистәсе халкына машина гүләвенә, бертуктаусыз ремонт эшләре тавышына да түзәргә туры килә. Хәер, алда түзгәннәр белән чагыштырганда, бу чүп кенә шул! Шәмсетдиновлар әйтмешли, бик тиздән бирегә бернинди машина да кермәячәк, бистә урамнары җәяүле урамнарга әйләнәчәк! Кем белә, эшләр болай барса, Иске Татар бистәсеннән каргалар китеп, бирегә элеккеге шикелле карлыгачлар, чыпчыклар, күгәрченнәр дә кайтыр әле!  

Ш.Мәрҗани яшәгән йорт

Бистәнең "бизәге" - Наҗия һәм Рушан Шәмсетдиновлар

Рушан әфәнде рәсемрәре буенча торгызылган "Иске шәһәр" префектурасы бинасы


Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 12 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»