• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Луиза Закирова
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • 07 Июль Булат Мансуров (1937-2011)
  • 07 Июль Ильяс Гаффаров
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
 
 

 
Архив
 

               

19.01.2009 Җәмгыять

БАЛА КИРӘК!

Соклангыч пар. Айнур белән Алисәнең гаилә корып яши башлауларына сигез ел. Югары белем алып, бераз яшәү тәҗрибәсе туплагач кына өйләнешкәннәр. Яшьләрнең иң зур хыялы – тату яшәп, сәләмәт балалар табу булган. Тик... Бүгенгә чаклы хыяллары тормышка ашмаган, чөнки балалары юк. “Кая гына барып тикшеренмәдек – файдасыз, – диде Алисә. – Йөккә уза алмыйм. Мин әти-әнисе баш тарткан берәр сабыйны алырга да риза. Ләкин Айнурның кеше баласын тәрбиялисе килми: “Сурагат әни табыйк”,- ди. Ә мин куркам. Беренчедән, ул бик кыйммәт. Икенчедән, сурагат анадан тапкан бала да синеке түгел бит. Бала тапсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде...”

Кабатланган язмышлар һәм ялгышлар

 

Алисә әйткәнчә, әти-әнисе баш тарткан балаларны эзләп йөрисе түгел. Һәр бала тудыру йортында диярлек бар алар. Яшел Үзән шәһәренең бала тудыру йортында унбер гонаһсыз җан  иясе язмышларының   хәл ителүен көтеп ята. Яңа туган сабыйлар гына түгел, ике-өч яшьлек малай-кызлар, алардан  өлкәнрәкләр дә бар. Ата-аналары баш тарткан, яки ятим калган балаларны башта монда алып киләләр икән.

 

Табиб тикшерүе узганнан соң, аларны тәрбиягә бирәләр, я булмаса ятимнәр йортына җибәрәләр. “Яңа туган сабыйлар озак тормый бездә. Күп гаиләләр яшь һәм сәламәт бала алырга тели”,- диде Яшел Үзән шәһәре бала тудыру йортының социаль реабилитация үзәгенең өлкән шәфкать туташы  Надежда ханым Буслаева.

 

Балалар янына кердек. Менә алар, дүрт күз белән әти-әни көтүче нарасыйлар.  Ничек шулардан баш тартып була?!  Сабыйларның берсе тәрәзәдән бер ир-атны күреп алды да: “Папа, папа!” – дип,   тәрәзәгә якынрак килде. Ул инде тәпи йөри. Иң кечкенә сабый – җиде айлык сукыр чегән кызы  караватта ята иде. Кеше тавышын ишеткәч үкереп елый башлады. Кулга алуларын сорап шулай елый икән. Кызганыч, сабыйларны күтәреп йөрергә шәфкать туташларының куллары җитми.

 

– Ни өчен чегән кызы сездә?– дидем Надежда ханымга.

 

– Әнисенең пропискасы монда булган. “Тормышым азрак җайлангач килеп алам”, –  дип китте. Кызчыкның күзләре күрми башка җирләре сау-сәламәт . Чегәннәр балаларын ташламый диләр, белмим, бәлки чынлап та әнисе килеп алыр.

 

– Әти-әнисе исән булган тагын башка балалар бармы монда?

 

– Әле менә кичә генә әти-әнисе баш тарткан сабыйны бик яшь балалар тәрбияләнелә торган приютка җибәрдек. Малай даун авыруы белән туган иде. Улларының шундый икәнен белүгә, әти-әнисе “Баш тартабыз”,- дип гариза язды. Ә балаларыннан күбрәк, бик яшьли табучылар яки эчкече хатын-кызлар  баш тарта.

 

Йөрәгемә нык тигән бер хәлне сөйлим әле. Эшли генә башлаган чагым, 1985 еллар. Бөдрә чәчле яңа туган кызчыкны алып килделәр. Әнисе баш тарткан. Самоварова фамилияле бу кызчыкны үз баламдай тәрбияләдем. Бик нык ияләштем үзенә . (Элегрәк биредә балалар берәр ел яшәгән, хәзер айлап кына. Тикшерү узганнан соң аларны ятимнәр йортына билгелиләр –  Р.Р). Азрак үсә төшкәч, кызчыкны Яшел Үзән балалар йортына җибәрдек. Әле анда да барып йөрдем. Һәм менә узган ел бөдрә чәчле яңа туган сабыйны алып килделәр. Әнисе баш тарткан. Кәгазьләрен карасам... шаккаттым! Теге бездә тәрбияләнгән Самоварованың кызы. Эзләп таптым тегене. Тулай торакта үз бүлмәсе бар икән, заводта эшли. “Йөрәгең бармы синең?! Яшәргә урының, эшләргә эшең була торып, ничек шул баладан баш тарта алдың? Оныттыңмы, тәрәзәгә карап: “Әни кайчан килә?”, -дип елаганнарыңны? Акылыңа кил, кызың да синең язмышны кабатламасын...”- дидем. Ә ул исе дә китмичә:

 

 “Мин үстем бит әле, ул да үсәр. Дәүләт шуның өчен сезгә акча түли, карагыз”, -диде. Шул вакыт тегене чәченнән сөйрәп, хәлем беткәнче кыйныйсым килде. Тик... йөзенә төкердем дә, чыгып киттем.

 

Гадәттә баласын бер тапкыр ташлаган ана, икенчесен дә ташлый. Бу язылмаган закон кебек. Югыйсә, беренчесен тәрбияли алмагач, нигә дип икенчесен табарга?!

 

Өлкән шәфкать туташының әлеге сүзләре, чынлап та бик дөрес. Бер-бер артлы унике бала табып, балаларын ятимнәр йортында яшәргә мәҗбүр иткән эчкече хатын - Биектау районының Урыс Алаты авылында яшәүче Надежда Буренкова турында язган идек. (“Т.Я.”, 2008 ел, 24 май саны). Бер елга ике тапкыр корсакка узып, ике бала табуы шаккатырса, ул-кызлары янына ничә елга бер тапкыр барып та карамаган бу хатынга торган саен гаҗәпләнәсең! Сүз дә юк, аңа бала кирәк түгел. Һәм, Надежда ханым әйткәнчә, бер баласын тәрбияли алмаган анага тагын нигә икенче бала табарга. Ләкин бездә андый аналарга бернинди дә җәза каралмаган.

 

Cурагат әни?

 

Язмышмы, ялгышмы – кемнәрдер сабыйларын ташлап калдырса, тәртипле, әйбәт гаиләләр бала табу бәхетеннән мәхрүм. Казан шәһәренең Гвардия урамында "Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге" эшли. Биредә йөккә уза алмаган хатын-кызлар дәвалана. Еш кына ирләре белән дә киләләр.

 

– 1991 елда оештык. Башта йөккә уза алмаучы, йөклелекне күтәрә алмаучы хатын-кызларга булышсак, хәзер барлык гинекологик авыруларны дәвалау белән шөгыльләнәбез,- диде үзәкнең баш табибы Фирая Марат кызы Сабирова.

Бу үзәкнең исә төп үзенчәлеге  – балалары булмаган гаиләләргә сурагат әни хезмәте күрсәтү. Бу нәрсә дигән сүз? Хатын-кыз белән ир-атның күзәнәкләреннән ясалма аталандыру юлы белән, имбрион хасил итәләр. Шул имбрионны икенче хатын-кыз, ягъни сурагат ана карынына урнаштыралар.

 

– Сурагат анадан иң беренче бала 2005 елда туды. Бүгенгесе көндә унлап сурагат ана йөкле, тиздән табарга тиешләр. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары төрле мифлар уйлап чыгарды, хәтта. Имеш, бала туганнан соң, сурагат ана, аны генетик ата-аналарына бирмәгән, качып киткән. Бу дөрес түгел. Һәрхәлдә, бездә андый хәлнең булганы юк. Булмас та дип ышанам, чөнки сурагат ана булырга теләүчеләргә таләпләр зур: хатын-кызның яше утыз биштән артмаска һәм аның кимендә бер баласы булырга тиеш. Бала табып бирергә ризалашкан хатын-кызның сәламәтлеген, геннарын, үз баласын җентекләп тикшерәбез. Психологик тестлар үткәрәбез. Сүз дә юк, тапкан баланы кешегә бирү өчен зур ихтыяр көче кирәк. Ләкин сурагат ана карынында үскән бала тулысы белән генетик ата-анасына охшаган була. Бала бу очракта сурагат ана карынында үсә генә, ә хатын-кызның бернинди геннарын да алмый. Димәк, карында үскән бала сурагат ананыкы булмый дигән сүз. Безгә мөрәҗәгать иткән хатын-кызларга да шуны аңлатабыз.

 

Сурагат ана хезмәтеннән файдалану өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш, – диде Фирая Сабирова.

 

Бала табып бирүчеләр күп очракта ялгыз аналар. Сурагат ана хезмәте шактый югары бәяләнә – биш йөз меңнән алып, миллион сумнарга кадәр. Башта генетик ата-ана белән сурагат ана арасында килешү төзелә. Көмәнле вакытта да, сурагат ананы генетик ата-ана карап, ярдәм итеп торырга тиеш. Бушка гына бала табып бирергә риза булучылар да очраштыргалый икән. Фирая Марат кызы шундый бер очрак турында сөйләде. Апасы сеңлесенә бала табып биргән. Бушка.

 

...Йөккә узу бер бәхет булса, сау-сәламәт бала табу икенче бәхет. "Гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге"ндә дәваланучы хатын-кыз һәм  ир-атларны күргәч, Айнур, Алисә белән сөйләшкәч, бүгенге көндә бала таба алмау, чыннан да зур проблема икәненә тагын бер кат инандым.

 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 2 | 15.01.2009
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№49 (11814) / 22.01.2009 20:19:33

Эгэр болай донья барса,
Кондектэн кулмэк киеп.
Бала табу хонэр була,
Мин сурогат мать диеп.
Эйтэм аны япь яшь кызлар,
Тотен сулап уйныйлар.
Аннан нинди ана тусын,
Шуны хич уйламыйлар.

№48 (11804) / 22.01.2009 16:36:22

Cурагат әни - суррогат эни буладыр ул, эйеме? шулай дип анлыйсымы?

№47 (11802) / 22.01.2009 16:25:05

Шундый житди язма астында "лэчтит" сатып утыру килешми инде! Русчалы-татарчалы бит эле ул!

№46 (11755) / 21.01.2009 18:52:19

Байлар Сабасы, син Голшат тугелме андый мондый?
әем, уземе охшаган. Сонгы жомлеге бейленмегез диген идем бит ей:)))

№45 (11748) / 21.01.2009 18:40:25

әем, 

Fenis, 

Эзи, 

№44 (11743) / 21.01.2009 18:16:42

Fenis,ул балалар синеке икәненә син уверенмы?кәстүнгә ошаганнармы, сиңамы?

№43 (11741) / 21.01.2009 17:47:40

Эзи ейтмешли "табигать узенекен ите", еййе, язмышында балалы булу язган булса Ходай тегале бире инде аны. Бала телеп те бала алып кайта алмаганнарга Аллах бер нарасый бирсен! Ул ир б/н хатынны соендерсен иншаллах. Ене минем хатын кечтумне жилкесене салсам да авырга уза...Бу сонгы жомлене "чокчымагыз"!

№42 (11740) / 21.01.2009 17:34:11

Лэйсэн дигэн акыллы, барысын да планлаштыра белуче затка иде бу

№41 (11739) / 21.01.2009 17:30:30

Эстэгъфирулла, мине монда эт иткэннэр икэн. Гарип-горабамы, нинди булса да – hэркемгэ уз баласы газиз. Каръера дип бала тапмау – мэгънэсезлек, егылып китэрлек каръера ясау очен бер-ике ел гына кирэкми, э табигать узенекен итэ, каръера ясап, ботен доньясына токереп яши башлаганда бала табу яшеннэн узып китуен дэ бар. Башкалар хэерче булып та балаларын сойгэндэ, каръерачыларга йомшак кэнэфилэрен сыйпап утырырга гына кала. Шулмы тормышнын мэгънэсе?
Жиде буын эби-бабаннын геннарын тикшереп тэ туачак баланнын сау-сэламэт буласын белеп булмый, моны Аллаhы Тэгалэ узе генэ белэ.
Шокер, барысы да тормышны синен кебек бер яссылыкта гына курми.
Leisen, 

№40 (11676) / 20.01.2009 16:36:38

сурагат анага бигрэк аз түлиләр икэн?

№39 (11665) / 20.01.2009 13:30:52

Мин гүзәл затларга эндәшеп яздым, кем... иптәш... к.т. Сиңа хатыныңнан уңуыңны телим. Бусы бигрәк тә мөһим. :)

№38 (11658) / 20.01.2009 12:41:44

Рэсемдэге бала бигрэк сойкемле, шундый матур итеп карап тора...

№37 (11656) / 20.01.2009 11:43:17

Т.к., нигэ барыбызга да хатын-кыз бэхете бирсен? мин уземэ ир-ат бэхете кирэк дип саныйм. хич кенэ дэ бала табасы килми. и не получится наверно

№36 (11652) / 20.01.2009 11:22:55

/карьера чыннан да алдарак, хәерче калдыгы үстереп ятып булмас бит инде/
Әти миңа остара башласам, син бит әле дөньяны капка астыннан гына карыйсың, теге ягында аның... охохо, кызым! - ди. Ул якка бик чыгасым да килми, дөрес, Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Шулай да, әни буласы килү - һәр хатын-кызның табигать салган теләге дип беләм. Ул синнән карьераңны, күпме акча эшләгәнеңне сорап тормыйдыр. Элек гаиләдә итәк тутырып бала үстергәннәр. Тәгәрәп үскәннәр. Минем әбинең сөйләгәннәрен тыңлатасы иде Сезгә, Ләйсән. Күңелең киң булсын да, җаның бай булсын икән ул. Бу дөньяда материаль байлык белән үлчәнми торган бик күп әйбер бар әле. Ходай биргән матур күзләребезне зууур итеп ачып карарга гына кирәк. БАРЫБЫЗГА ДА ХОДАЙ СӘЛАМӘТЛЕК, МӘХӘББӘТ, ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ БИРСЕН!

№35 (11646) / 20.01.2009 08:19:08

Бу доньяда эни булудан да зур бэхет бармы икэн? нинди булып туса ул сабый синеке.бары тик сине генэ булачак. Ходай тарафыннан бирелгэн булэкме,эллэ инде сынаумы син аны кабул итэргэ тиешсен. Карьера, бизнес дип авыз чайкап утыручыларга шуны эйтэсем килэ:итрэме,сонмы сез бу турыда уйлаячаксыз эле............... Как бы не было слишком поздно!!!!!!!!!!!!!!!

№34 (11645) / 20.01.2009 01:08:58

№33 (11644) / 20.01.2009 00:59:24

№32 (11643) / 20.01.2009 00:50:52

Бозавы угезме

№31 (11642) / 20.01.2009 00:49:45

Кичә төнлә бозаулаган танамны иртәгә иртән саварга торасым бар. Хәерле төннәр!
Админ шәп егет, йоклаганда күзен йомып йоклый, бөгештермәс!

№30 (11641) / 20.01.2009 00:49:44

сорап йорергэ калган тугел, эзлэп тйорергэ калган кызганыч, Лэйсэн...

№29 (11640) / 20.01.2009 00:47:42

Э мин синен белэн килешэ язам. Ч.Т .юадмин монда язмаларны богештерэ башлады эле.

№28 (11639) / 20.01.2009 00:47:02

Сорап йөрергә калган гомер кызганыч...

№27 (11638) / 20.01.2009 00:45:06

Мин конендэ генэ шэхри Казанга килеп житэ алмыйм шул. Ир заты да жибэрэм дип тормый.

№26 (11637) / 20.01.2009 00:42:55

Бер урын билгеләп, шунда җыелышып, бәхәсләшеп, тәгәрәшеп сугышып, бәхәстә катнашучыларның берсе дә хаклы булмавына инанып, читтән генә күзәтеп утырган админның һәрвакыт хаклы булуын аңлаганнан соң, чын күңелдән көлешеп таралышырга!

№25 (11636) / 20.01.2009 00:36:10

Э хислэнеп бэхэслэшу очен нишлэргэ, кайда очрашырга вэ курешергэ?

№24 (11635) / 20.01.2009 00:32:57

Природа мудра - она всегда даёт своим детям то, что они просят. Как мать она идёт на любые уступки для своих детей. И если дети избирают путь противоречащий космическим законам, то и на такое решение своих детей у Природы есть свои альтернативы.
Это относительно детей, суррогатных матерей...
Бу җитди тема астында хиссез гапләшеп утыру килешмидер...

№23 (11634) / 20.01.2009 00:30:16

Кызык, алай булгач нигэ бэхэскэ керергэ, нигэ уз фикерлэренне язып утырырга?

№22 (11633) / 20.01.2009 00:25:40

авылдаш, расслабьтесь зинҺар!!! Сезне тискәре яки уңай итеп кабул итәргә минем бер генә дәлилем дә юк, мин бер хиссез салкын экранга карап утырам, хәтта фикер каршылыкларын да тоймый калган идем...

№21 (11632) / 20.01.2009 00:20:00

Суз дэ юк.Бу тормышта барыбызга да урын житэр дип уйлыйм. тик фмкер каршылыклары була инде ул. Лэкин алардан да гел гаеп эзлэргэ кирэкмидер. Мин уз телэклэремне бары тик чын кунелдэн хэм йорэктэн язган имдем, шунлыктан аларнын СЕЗНЕН тарафтан тискэре кабул ителуе минем очен котелмэгэнрэк булды

№20 (11630) / 20.01.2009 00:13:07

Сез минем авызга фикер салмагыз, гаепләп минем әле бер генә сүз дә әйткәнем булмады. мин бит судья түгел! Хәзер күңелләрнең иркенлеген чагыштырып талашып ятмабыз бит инде!

№19 (11628) / 20.01.2009 00:10:00

Бирсен ходай!Хэрбер суздэн вэ жомлэдэн гаеп эзлэмэгез. МСин чыннан да бу телэклэрне чын кунелдэн язган идем. Тешлэк булсам да, кунелем йомшак вэ иркен минем

№18 (11625) / 19.01.2009 23:59:35

авылдаш, тәмле телегезне Якыннарыгыз белән мөгамәләдә файдаланыгыз, нәтиҗәсен шундук сизәрсез! Сезгә дә очкынлы кайнар сәлам!
Алла бирсә, итәк тутырып тупылдап торган сәламәт балаларны мул тормышта үстерергә исәп әле...

№17 (11624) / 19.01.2009 23:59:10

алдагы телэклэр АВЫЛДАШТАН LEISENГЭ, чын кунелдэн

№16 (11623) / 19.01.2009 23:55:14

Исэнлек, саулык, гаилэ бэхете (алга таба бала бэ
хетеннэн ходай аермасын берук). Урысча эйтсэк: ВСЕХ БЛАГ, Leisen ханым. Мин сезнен очен чиксез шат! Сезгэ тормышыгызда тик унышлар гына! ЧЫН КУНЕЛДЭН!!!ВА АЛЛАХИ!!!

№15 (11621) / 19.01.2009 23:43:48

авылдаш, әлбәттә! плансыз гына минем ише "кадр"ны дөньяга китереп булмас иде мөгаен. Мин үзем дә бер шәп кенә малай табып куйдым, Аллага шөкер алдан хәстәрен күреп.

№14 (11619) / 19.01.2009 23:39:38

Э сез Leisen (туташ, ханым), табигаттэ доньяга план белэн (ГЕНЭ) барлыкка килдегезме икэн (10000000 извенении за зарарание безтактный вопрос)???

№13 (11615) / 19.01.2009 23:31:36

Ходай биргәнне табасыз табуын да, аннан дәүләттән ярдәм даулап йөри башлыйсыз! Кешегә ышанып табарга калгач шәп инде ул, табыгыз, илдә чыпчык үлми.

№12 (11613) / 19.01.2009 23:28:17

Безнен авылда кэнишне кем туасын алдан эйтэ алмыйлар, шуна курэ хатыннар белми бала таба инде. Хэерчеме ул, бай буласымы, белмимбез шул без. ИР гупщем, ходай биргэч, табабыз инде,Ю ыы.

№11 (11612) / 19.01.2009 23:23:51

Эзи, синеңчә минемчә барыбер, исең китмәсен!

№10 (11611) / 19.01.2009 23:21:16

колхозчы,тими генә торыгыз әле! кулыгыз кыскарыр!  минем акылны исәпләп тормагыз да, сезгә барыбер җитми ул.
гарип-гораба, мескен ач-ялангач үрчетеп ятарга күп акыл кирәкми, ә акыллы башлар барын да уйлап планлаштырып кына таба ул баланы. карьера чыннан да алдарак, хәерче калдыгы үстереп ятып булмас бит инде.

№9 (11610) / 19.01.2009 23:12:49

авылдаш, син узен хэсрэт.

Миндэ бер хэсрэт тэ юк. Миндэ только соенеч хэзер.

№8 (11609) / 19.01.2009 23:08:03

Берэу шунда, монда син генэ утырмыйсын. донья булгач торле хэллэр була. Синен итормышта шулай булган икэн, ПРИМИ МОИ СООБОЛЕЗНОВАНИЯ. Мин чыннан да синен хэсрэтенне уртаклашам. Тик бит башкалар да бар.

№7 (11608) / 19.01.2009 23:05:41

колхозчы, Ату ярар. Акылын гына сатып бетермэсен дим, узе очен, мина ни

№6 (11607) / 19.01.2009 23:02:32

Эзи!!! Бутэн Ltisenгэ тимэскэ... Ул ату упкэли и дэшми башлый

№5 (11606) / 19.01.2009 23:00:23

Бик озак шул центрларга йореп карадык... Бер эмбрион 2-3 кон яшэде дэ хэтта, кучереп утырткач...купме шатлык, бэхет...аннан сон - кара коннэр...купме экстрасенсларга бардык...внематочная булып, улгэндэ калдык...

Больницада Аны безгэ курсэтергэ алып керделэр...Бер айлык...Йоклый иде...Йозе яшелле-зэнгэрле..

Мина Аны урамга алып чыгып керергэ рохсэт иттелэр. Шунда Ул зэп-зэнгэр кузлэрен ачып, мина карады...Карады да, саф хаваны суламаган булгач, йоклап та китте...Тынычлап йоклап китте...Чонки мин Аны ул больницада калдыра алмый идем инде...

10 коннэн Ул безгэ кайтты.

Админ - житэр сина балалар турында элэргэ.

№4 (11604) / 19.01.2009 22:55:16

Leisen,синенчэ ничектер, э минемчэ акыл сатып утырырга кирэкми. узенэ калдыр, я бетеп китэр.

№3 (11602) / 19.01.2009 22:47:45

Дорес эйтэ Leisen, бубщем бутен бала тапмаска. И бубщем, нигэ ул бала, яшэ тынывчлап узенчэ генэ. Чукынсын доньясы!!! Алла скласын, ходай курсэтмэсен!!!

№2 (11600) / 19.01.2009 22:05:02

Тапканыңнан тапмаганың хәерлерәктер бәлкем? Яңа гына балалар травматологиясендә булырга туры килде: әйтерсең лә балаларның барысы да имгәк булып туа... Юкса гадәти әти-әниләрнең балалары... Яралгылардан безнең бу экология гарип-гораба ясый, өстәвенә стресс һәм депрессияләр. Суррогат ананы ничек саклап карап бетереп булыр икән? Ходай бирми икән, көчәнеп маташмаска, минемчә!

№1 (11592) / 19.01.2009 21:00:56

Калганнарга кинэшем шул, ашыкмагыз, ЗАПАДНЫЙ ОБРАЗ ЖИЗНИ алып барыгыз. Табыйгать ана тузэр, 40-50- житкэндэ бэлкем 1 бала бирер. ГЛАВНОЕ: жизнь (тормыш) не что, карьера все!!! Алга, капитализмга таба!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте