07.08.2013 Юмор
Артист була язган чаклар-2
Сəхнəдə ут өертеп уйнаган артистларга, теттереп, аяк астыннан очкыннар чыгарып биегəн биючелəргə, халыкны сəгатьлəр буе авызына каратып торган нəфис сүз осталарына, баян-тальян яисə аккордеон теллəре өстендə бармакларын күз иярмəс тизлектə йөгерткəн виртуоз уенчыларга кайвакыт карап-карап торам да, хислəнеп китеп, их, мин дə бит пачти артист буласы кеше идем, дип уйлап куям...
Гармун алдым кулыма...
Мин үскəндə, безнең өйдə баян бар иде. Маташа торгач, шуның бер ягындагы теллəренə баскалый торгач, тəки бер көй уйнарга өйрəндем. Көе дə нинди диген əле – өйрəнергə бик җайлы, сүзлəре дə тиз истə кала торган:
Аһ-һа-һай, Корбанай,
Көн дə яныңда булам.
Көн дə-көн дə, айлы төндə
Алып китəрдəй булам...
Ошбу «талантымны» да, гадəттəгечə, бик тиз «күреп» алдылар.
Без укыган чакта, елга бер-ике мəртəбə район күлəмендə «Смотр» дип аталган музыкаль бəйге була торган иде. Билгеле инде, шундый ярышның чираттагысына мин бахырыгыз гармунчы сыйфатында катнашырга булды.
«Ком бураны» көен өйрəнəбез. Минем бик тə уйныйсым килə, шуңа күрə, гармунның сул як теллəренə көйгə туры китереп баскалый белмəвемне беркемгə дə əйтмим. Аның каравы, белгəн кыяфəт чыгарып «уйныйм». «Коллега»ларым гына түгел, остазыбыз Əбугали абый да сизми (əллə сизеп тə, сизмəгəн-белмəгəнгə салышканмы?!)
...Бəйге бара. Əбугали абый дирижёрлык итə. Мин гармунның сул як төймəлəренə басмыйча гына уйныйм: аска-өскə йөртеп, бармакларымны хəрəкəтлəндергəн булам...
Шəп уйнадык, сəхнəдə «ком буранын» туздырдык, кыскасы!
Бəйгедə ничəнче урын алганыбызны хəтерлəмим, əмма жюридагы бер абыйның əйткəне əле дə истə:
– Маладис, энем! Шəп уйнадың. Аеруча сул як төймəлəргə басканда, бармакларыңа күз иярерлек түгел иде!
Пыяласыз… күзлек
Беркөнне китапханəче Кадрия апа, театр уйнатырга исəплəп, үз янына берничə баланы җыйды. «Пионер сəхнəсе» дип аталган биш-алты җыентыкны актара торгач, ниһаять, бер пьесага (исемен хəтерлəмим, əмма Гөлшат Зəйнəшеваныкы булуы хəтеремдə калган) тукталдык. Миңа Ирек исемле күзлекле малай роле элəкте.
Рольлəребезне ятлап, ярыйсы гына уйный башлагач, тамашабызны халыкка күрсəтергə булдык. Уйнар алдыннан, мин бер күзлекнең кара пыялаларын төртеп төшердем дə, шуны киеп, сəхнəгə чыктым. Күзлек миңа зуррак булып чыкты, уйнаган вакытта, күтəргəн саен борын өстенə төшə дə утыра, төшə дə утыра...
Соңыннан гына белдек, тамашачылар спектакль буе мине жəллəп утырган икəн. Тамашаның бер өлешендə минем герой суга чумарга тиеш иде. Шунда мин, «суга» чумар алдыннан, идəнгə иплəп кенə куясы урынга, ачуымнан, күзлегемне бер читкə томырдым. Шул вакытта халыкның гөрлəтеп кул чапканын күрсəгез иде!
...Хəзер театрда берəр артистның күзлек киеп уйнавын күрсəм, башта ул күзлекнең пыяласы бармы-юкмы икəнен «тикшерəм», аннары күзлек артистны интектермиме икəн дип, тамаша буе бик борчылып утырам...