поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.08.2013 Тарих

Метрикә дәфтәрләре – хәтер сагында (Җаек шәһәре татарлары)

Җаек шәһәре – XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар мәдәнияте үзәкләренең берсе. XIX гасырның 30 нчы елларында татар сәүдәгәрләре һәм зыялыларының үзләре яшәгән төбәк­ләрдән бер-бер артлы Җаек шәһәренә күчеп, аның икътисади һәм мәдәни үсешендә актив катнаша башлаулары да моңа сәбәп биргәндер, күрәсең.

Бу хакта җирле тарихчы Николай Чесноков «Город малиновых зорь» (Уральск, 2010) китабында түбәндәгечә яза: «Казанские татары поселились в городе, в станицах и казачьих посёлках где-то в сороковые годы XIX века. Хотя татары, по свидетельству А.Левшина, хорошо усвоили Уральский рынок уже в начале XIX века. «Купцы московские, ярославские, казанские и другие… приезжают начинать оную (рыбу. – Н.Ч.) не только в Уральск, но и на самые места лова. Две трети мены с казахами Зауралья находятся в руках русских, казанских и касимовских татар», – замечает он» (Чесноков Н. Күрсәтелгән хезмәт – Б.348-349). Чынлыкта, Оренбург, Казахстан якларына татар сәүдәгәрләренең тамыр җибәрүләре күпкә иртәрәк, XVIII гасырның 50-60 нчы елларына туры килә. Патша Россиясенең 1763 елның 11 июлендә кабул ителгән. «О нечинении казанским служивым татарам препятствия в отпуске их в разные города для торговых промыслов» указы нигезендә, татарларга Россиянең сәүдә базарында, ярминкәләрдә сату итәргә рөхсәт бирелә. Әмма тарихчы Айдар Ногманов раславынча, бу указның аерым чикләүләре булуга карамастан, XVIII гасырның 50-60 нчы елларында Казан татарлары сәүдә тармагында кайбер ташламалардан файдалана алганнар дигән карашта тора. Галим: «В то же время они могли выезжать в «Уфимский уезд и в другие места (в указе: Санкт-Петербург, Астрахань, Ирбитская ярмарка, Оренбург) для торговых своих промыслов и покупок лошадей», при условии взятия у них «в приезде поруки и обязательства», – дип яз­ды бу хакта. (Ногманов А. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в Российском законодательстве второй половины XVI-XVIII вв. – Казань: Фән, 2002. – С.86). Әлеге хезмәттән күренгәнчә, патша Россиясенең сәүдә­­гәрләрне мәмләкәтнең көньяк чикләренә күчерергә теләве, беренче чиратта, дәүләтнең тышкы сәясәте Көнчыгышка борылуына бәйле рәвеш­тә, сәяси һәм хәрби максатны күз уңында тотып эшләнә. Россиянең эчке базары һәм Европа дәүләтләрендә сәүдә итеп, зур табышлар алган рус сәүдәгәрләре Оренбург һәм аның белән чиктәш районнарга барырга, Бохара, Хива базарларында сәүдә итәргә бик ашкынып тормыйлар. А.Ногманов күрсәтеп үткәнчә, бу якларның икътисади үсеше 1744 елның мартында Мамадыш өязе Байлар Сабасы ясаклы татары Сәгыйть Хаялинның Сенатка язган үтенече канәгатьләндерелгәннән соң гына башлана. Үтенеч нигезендә Сенат 1744 елның 8 мартында «О поселении казанских татар в городе Оренбурге и о позволении им построить мечеть вне города» дигән указ чыгара. Указда күченгән татарларны рекрутлыктан азат итү дә карала (Ногманов А. Күрсәтелгән хезмәт. – Б.93).

Сүзне ерактан башлау очраклы түгел, әлбәттә. 1552 елда Иван Грозныйның Казан ханлыгын канга батырып яулап алу нәтиҗәсендә, милләт мәрхәмәтсез рәвештә милли-дини һәм сәяси-икътисади изү астында кала. Рус бас­кыннары тарафыннан аеруча кансызлык күрсәтеп басып алынган Әстерхан, Кырым, Себер ханлыкларында яшәгән төрек-татар кабиләләре милли-дини изүдән төрле төбәкләргә таралган яисә күчереп утыртылган руслар арасында ассимиляцияләнгән.

Бүген XIX гасырның беренче яртысында Җаекка килеп урнашкан татарларның тоташ бер буынын эченә алган тарихи хәтер – татар каберлеге – завод астында; XIX гасырның якынча 80 нче елларыннан башлап милләтнең асыл затлары сөякләреннән торган зират ташландык хәлдә, ташлары читкә чыгарылып, казах төрбәләре белән «бизәлә». Болар бар да мөһаҗирлекнең кабатланмас ачы язмышы, фаҗигале тарихы.

Кабер ташлары мәгълүмати яктан тарихи чыганак ролен үти. Алар шәхес хакында шактый тулы мәгъ­лүмат бирә ала. Әмма һәрвакытта да түгел. Беренчедән, тарихи чыганак ролен үтәрлек андый ташларны бай сәүдәгәрләр, зыялы муллалар гына куйдыра алган, һәм алар зәвыклы эшләнүе белән аерылып торганнар. Икенчедән, гади халык кабере өстенә куелган ташларга шәхеснең тууы һәм үлемен күрсәткән мәгълүмат кына язылган. Кайдан килүе, кем булуы хакында белешмә алу ачык кала. Бу очракта кешенең тууын, никахын, талагын, үлемен теркәгән метрикә дәфтәрләре аеруча әһәмиятле роль уйный. Алардан шәхеснең туган җире, ата-анасы, кем булуы, күпме мәһәр бирелүе һәм башка кыйммәтле мәгълүмат табарга мөмкин.

Метрикә дәфтәре турында сүз башлар алдыннан, иң элек аның тарихын искә алып үтү дә урынлы булыр, мөгаен.

Һәркемгә мәгълүм ки, бары XVIII гасырның икенче яртысында, төгәлрәге, 1773-1775 еллардагы Е.Пугачёв җитәкчелегендәге баш күтәрүләрдән соң (беренче сәбәп – патша Россиясенең Көнчыгышка карата тышкы сәясәтенә бәйле) гына патша хөкүмәте үзенең татар халкына каршы булган идеологик яктан кысрыклауларын азрак йомшартырга тырыша һәм шуның нигезендә кайбер таләпләрне үтәргә ризалаша. Мәдрәсәләр ачыла, Диния нәзарәте төзергә һәм китап бас­тырырга рөхсәт итә. Ләкин туган һәм үлгән көннәрне, никах һәм талакларны чын мөселманнарча теркәп барырга мөмкинлек бирелми. Дөрес, Россиядә крепостное право яшәгән елларда, ягъни 1861 елларга кадәр хөкүмәт тарафыннан, халыкның соңгы телем икмәгенә салым салу ниятеннән, ревизия кенәгәләре алып барыла. Патша Россиясенең махсус карары белән XVIII гасырдан башлап 1858 елга кадәр барлыгы 10 ревизия кенәгәсе эшләнгән. Алар барысы да Мәскәүнең тарихи актлар архивында саклана. Рус салым хезмәткәрләре төзегән әлеге кенәгәләрдә, исем-фамилияләрдә төгәлсезлекләр шактый китүгә карамастан, иратларның, хатын-кызларның ничә яшьтә булуы хакында мәгълүмат табарга мөмкин. Әмма моннан, кенәгә, фәкать еллар белән генә эш йөрткәнлектән, кешенең туу яисә вафат булу көнен белеп булмый.

Ниһаять, берничә гасырлык дини-милли изүгә каршы көрәшнең уңай нәтиҗәсе – XIX йөздә мөселманнарга метрикә дәфтәре алып барырга рөхсәт ителә. Төгәлрәге, Россия императоры Николай I нең 1829 елгы указы ни­гезендә, рус метрикә дәфтәрләре формасында Идел буе һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте метрикә дәфтәре алып баруны гамәлгә кертә. Дүрт нөсхәдә тутырылган метрикә дәфтәрләренең берсе – имам-хатыйпта, берсе – Диния нәзарәтенә, калганнары өяз һәм губерна идарәләренә тапшырылган. Николай I указы чыгу белән (ягъни 1829 елдан) кайбер авылларда 1830 елдан тутырылган кенәгәләр бүген Башкортстан дәүләт архивының И-295 нче фондында саклана. Әлеге дәфтәрләрнең сакланыш дәрәҗәләре шактый югары. Яхшы сыйфатлы кәгазь, бозылмый торган кара һәм муллаларның матур һәм хатасыз язулары кирәкле мәгълүматны табуны җиңеләйтә.

Шунысы да күренә: XIX гасырның 80 нче елларына кадәр метрикә дәфтәрләре махсус төзелгән бланк графаларга язылмый. Алар имам хатыйпларның үз куллары белән сызылып, кулъязма вариантта тутырыла. Ә инде XIX гасырның 80 нче елларыннан Россия хөкүмәте һәм Диния нәзарәте карары буенча, типография ысулы белән махсус кенәгә бастырыла, метрикә алып бару тәртипкә салына.

2010 елның август аенда Җаекка сәфәребез вакытында Көнбатыш- Казахстан өлкә архивында материалларның ХХ гасырның 20 нче елларыннан гына саклануы турында хәбәр алган идек. 2011 елның 20-23 декабрь көннәрендә «Уральск татарлары» исемле халык­ара фәнни-гамәли конференциягә катнашу нияте белән барганда, Тукай музее директоры Марат әфәнде Баһаветдинов Җаек шәһәре һәм аңа янәшә татар авылларының да метрикә дәфтәрләре архивта саклануын әйтте. Бу метрикә дәфтәрләре өлкә Юстиция министрлыгыннан очраклы рәвештә генә табылып, архив фондына килеп кергән. Аларга метрикә дәфтәрләре ни рәвешле, кайдан килүе һәм ничек бу көнгә кадәр анда саклануы хакындагы сорау ачык калды. Шунысы мәгълүм: алар бүген ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башы Җаек шәһәрендә көн күргән татарлар турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирә ала. Дөрес, бу метрикә дәфтәрләре барысы да бүгенге көнгә кадәр килеп ирешмәгән. Шуңа карамастан, кыйммәтле чыганак ролен үти алалар. Әлеге чыганакларга таянып, шәһәрдә 4 мәчет булуын беләбез. Җаекка якын урнашкан Мухортва, Калмыковка, Чижински (чыганакта авыл исемнәре шулай язылган) авылларында да күпме татар яшәгәнлеген һәм кайлардан килүләрен ачыкларга мөмкинчелек бар. Нигездә, 1888, 1894, 1900, 1905, 1906, 1907, 1908, 1909, 1911, 1912, 1913, 1916 елларны һәм 4 нче мәчетнең 1904 елны эченә алган метрикә дәфтәрләре генә архивта үз урынын тапкан.

Әлеге юлларның авторында Җаек шәһәренең 3 нче мәчетенә караган Метрикә дәфтәрләре тулырак вариантта булуын истә тотып, 3 нче мәчет (Кызыл мәчет) метрикә дәфтәрләре хакында киңрәк тукталып, тирәнрәк анализ бирергә тырышырмын. Моңа сәбәп тә бар: беренчедән, метрикә дәфтәрләрен алып бару системасы бер-берсенә охшаш, икенчедән, ниндидер фикер һәм татарларның язмышы хакында ниндидер сүз әйтер өчен, бер мәчетне генә нигез итеп алу кулай саналды, өченчедән, әлеге мәчет һәм аның каршында эшләгән мәдрәсә Тукайны кечкенә Апуштан зур Тукай иткән, чын халык шагыйре дәрәҗәсенә ирешүдә беренче күнекмәләрен биргән имам-хатыйп Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин имам булган мәчет тә бу. Һәм ниһаять, татар музыка сәнгатендә күренекле шәхес Нәҗип Җиһанов та шушы мәчеттә теркәлгән.

Нәҗип Җиһановның рәсми чыганакларда туган елы 1911 елның 15 гыйнвары дип күрсәтелсә дә, Кызыл мәчеттә (3 нче мәчет) сакланган 1911 елгы метрикә дәфтәрләрендә аның туган көне табылмады. 1910 елгы метрикә дәфтәре сакланмаган. Шул сәбәпле күренекле композиторның туган елы һәм көнен ачыклау өстәмә тикшерүләр сорый. Нәҗип Җиһанов турында сүз алып барганда, туганнары һәм нәсел башы кайсы яклардан килүен дә искәртү урынлы булыр кебек. Шунысы ачык: Җаек шәһәрендә яшәгән бик күп татарлар кебек Н.Җиһановның ата-анасы да бу якларга күчеп килгән. Нәсел башы, туган төбәге элеккеге Сембер губернасы Кормыш өязе Петрякс волостендагы Сабачай авылына барып тоташа. Мәсәлән, метрикә дәфтәрендә композиторның Бибимәфхүзә һәм Җәмалетдин исемле туганнары теркәлгән. 1901 елда дөньяга килгән Бибимәфхүзә 1909 елның 10 ноябрендә Уральскида вафат, чыганакта: «Бибимәфхүзә, 10 ноябрь, атасы Гаяз Садриҗиһан кызы, Сембер губернасы, Кормыш өязе, Петря­кс волостенда, Сабачай авылы», – дип язылган. Димәк, Н.Җиһанов Җаек шәһәрендә дөньяга аваз салса да, нәсел чылбырлары Сабачай авылына барып бәйләнә.

Җаек шәһәренең 3 нче мәчетенә (Кызыл мәчет) метрикә дәфтәрләрен алып барырга 1864 елда рөхсәт бирелә. Бу метрикә беренче имам-хатыйп кулында сакланган. Ләкин алар тулы түгел, безнең кулга килеп ирешкән метрикә дәфтәрләренә күз салсак, Җаек шәһәре архивында сакланган 1888, 1894, 1900, 1905, 1906, 1907, 1908, 1909, 1911, 1912, 1913, 1916 елгы дәфтәрләр белән генә танышырга мөмкинлек булды. 1906 елгы метрикә дәфтәрендә кешенең вафатын күрсәткән бүлеге күзгә ташланмады. Урыны-урыны белән сурәтләр сыйфатсыз, шул сәбәпле текстлар белән якыннанрак, тирәнрәк танышып булмады. Шуңа карамастан, метрикә дәфтәренә теркәлгән тарихи яктан кызыклы мәгълүмати чыганаклар белән таныштырып үтү урынлы булыр.

Югарыда күрсәтеп үткәнчә, метрикәләр мәчет каршында алып барыла һәм анда имам-хатыйп һәм мөәзин хакында тулы мәгълүмат бирелә.

2010 елның август аенда Җаекка сәфәребез вакытында 3 нче мәчетнең, ягъ­ни Кызыл мәчетнең беренче имам-хатыйбы турында сүз чыккач, Мотый­гулла хәзрәт Төхфәтуллинның икен­че имам-хатыйп булуы хакында хәбәр ишеттек. Метрикә дәфтәреннән күренгәнчә, Мотыйгулла хәзрәтнең 1881 елның 24 октябреннән 805 нче номерлы указ нигездә (1901 елның 28 октябренең 10813 нче номерлы документ буенча ахунд исеме ала), 3 нче мәчеткә беренче имам-хатыйп булып сайлана. Аның 1846 елның 14 ноябрендә дөньяга килүе, Кышкар мәдрәсәсендә дамелла Исмәгыйль Үтәмешевтә белем алуы да теркәлгән. Ул беренче имам-хатыйп вазифасын 1908 елга кадәр дәвам итә. Мотыйгулла хәзрәтнең имамлыктан китү сәбәбе аңлашылмый, гомумән, аның исеме 1916 елга кадәр 3 нче мәчет алып барган метрикә дәфтәрендә башка күренми. Кызыл мәчеттә икенче имам вазифасын 1896 елдан 1908 елларга кадәр Тукайның публицистикасында һәм хатларында тискәре яктан һәм иске карашлы мулла буларак искә алынган Габдеррәкыйб Габдеррәфикъ улы Тулбаев башкара. Бу шәхеснең 1842 елның 7 апрелендә тууы һәм Стәрлебашта Мөхәммәдхарис Тукаев мәдрәсәсендә укуы ачыклана. Г.Тукайның яңа басыла башлаган 6 томлык академик басмасы өчен шактый кыйммәтле чыганак бу. Мәчеттә озак еллар буе мөәзин вазифасын Ярулла Гафиятулла улы Гафиятуллин үти. Бу шәхеснең 1855 елда дөньяга килүе 1813 нче номерлы документ нигезендә мөәзин булуы һәм Җаекта Мотыйгулла Төхфәтуллинда укуы күрсәтелә. 1916 елдагы метрикә дәфтәрендә дә ул мөәзин вазифасында кала. 1908 елда 3 нче мәчеттә имам булып торган Г.Г.Тулбаев мәчетнең беренче имам-хатыйбы булып сайлана. Бу елда имам дәрәҗәсендә эшләгән кеше метрикә дәфтәренә теркәлмәгән. 1909 елда исә, хатыйп, имам, мөәзин вазифалары ачык: хатыйп – Габдеррәкыйб хәзрәт Тулбаев, имам урынына Тулбаевның улы – 1875 елда дөньяга кил­гән Мөхәммәтгариф Габдеррәкыйб улы Тулбаев сайлана. Бу шәхес 1908 елның 24 декабрендә кабул ителгән 15 нче карар нигезендә Кызыл мәчетнең имам-хатыйбы һәм мөдәррисе вазифаларына керешә. Каргалы мәдрәсәсендә Хәйрулла хәзрәт Галикәевтә белем ала. Нигездә, метрикә дәфтәрен алып бару аңа йөкләнә. Метрикә дәфтәрләре 1881 елдан 1908 елга кадәр Мотыйгулла Төхфәтуллин кулында сакланса, инде 1908 елда Габдеррәкыйб Тулбаевка күчә.

Берничә елгы сакланып калган метрикә дәфтәрләрен күзәткәндә, мәчеттә ниндидер эчке көрәш барганы сизелә. Дөрес, әлеге күзәтүләргә таянып кына төгәл нәтиҗәләргә килү иртәрәк, мөгаен. Шунысы ачык: ХХ гасыр башы иҗтимагый фикер үсешендә башланган искелек һәм яңалык көрәше, шәрык традицияләре һәм ислам тәрбиясеннән Европа мәдәниятенә тартылу эзсез калмагандыр, дөньяга аек акыл белән караган Мотыйгулла хәзрәт алып барган ислам идеяләре һәм дөньяви уку-укыту, тәрбия ысуллары, Көнчыгыш мәдәниятен, исламның традицион идеяләрен алга сөргән Г.Тулбаев арасында барган фикер каршылыкларына китерү нәтиҗәсендә, Мотыйгулла хәзрәтне беренче имамлыктан ваз кичәргә мәҗбүр иткәндер, күрәсең.

Югарыда атап үткәнчә, Җаек шәһәрендә 4 мәчет булган һәм алар дини-мә­дәни тормышта әһәмиятле роль уйнаган. Бу урында әлеге мәчетнең имам-хатыйплары һәм мөәзиннәре турында да искә алып үтү кирәктер. Рухлары шат булса иде.

1 нче мәчет (Ак мәчет) имам-хатыйбы: Фатыйхов Мөхәммәдсадыйк Мөхәммәдфатыйх улы. Туган елы – 1852 елның 13 гыйнварында. 1875 елның 8 ноябрендә 10 630 нчы указ нигезендә имам-хатыйп буларак раслана, 1901 елның 25 ноябрендә ахунд исеме ала. Стәрлебашта Мөхәммәдхарис Тукаевта укый.

Имам: Мөхәммәдхарис Мөхәммәд­шәриф улы Сапараев. Туган елы – 1864 елның 17 февралендә. 1916 елдан – Мөхәммәтҗан Пәрвәй улы Хаҗиморатов.

2 нче мәчет имам-хатыйбы: Рафиков Мөхәммәдвәли Нигъмәтулла улы. Туган елы – 1877 елның 3 ноябрендә.

Мөәзин: Хәлилов Әхмәтҗан. Туган елы – 1867. Уральскида Мотыйгулла Төхфәтуллинда укыган.

4 нче мәчет имам-хатыйбы: Җә­ла­лет­динов Гайнетдин Хәйретдин улы. Туган елы – 1855. 1901 елның 25 июленең 8 100 нче указ нигезендә имам-хатыйп буларак раслана.

Имам: Хәбибулла Исмәгыйль улы. Туган елы – 1853.

Метрикә дәфтәрләрендә теркәлгән фактик материаллар һәрбер шәхеснең язмышын, халәтен генә билгеләми, ә, бәлки, киләчәк өчен кабатланмас тарихи чыганак буларак хезмәт итә, туганлык җепләрен, буыннар чылбырын билгели алган кыйммәтле бер ядкәр дә ул. Дөрес, берничә еллык метрикә дәфтәрләрен энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнеп, аларны кыска гына чыгыш яисә мәкаләдә, фәнни яктан тикшереп, ниндидер тирән фәнни-теоретик фикер әйтү мөмкин эш тә түгелдер. Бу урында, фәкать 1894 елгы һәм 1900 елгы метрикә дәфтәрендә туган балалар һәм вафат булганнарның берничәсен мисал итеп китерү белән чикләник. Алар да шул заманның халәтен сөйли ала кебек. 1894 елгы метрикә дәфтәрендә:

Дөньяга килгәннәр:

I. 1. Мөхәммәдвәли.
2. Кайу айда туган: февраль 28дә.
3. Атасының һәм анасының исеме: ата­сы – крестьянин Мөхәммәдсабир Габ­делхаликъ угылы, анасы – Биби­за­һирә Хәбибулла кызы, Казан, Олуг Мәң­гәр.
4. Туган урыны: Уральск.
II. 1. Фәтхетдин.
2. Кайу айда туган: февраль 28дә.
3. Атасы һәм анасының исеме: атасы – крестьянин Шәрәфетдин Баһаветдин угылы, анасы – Хәерелниса Габдегазиз кызы, Казан, Олуг Әтнә.

Вафат булганнар:

I. 1. Зәйнәп.
2. Кайу айда вафат: гыйнвар, 24.
3. Атасының исеме: указной мелла Мотыйгулла мелла Төхфәтулла угылы.
4. Ничә яшьтә: 8дә.
5. Ниндәйүн рәнҗү: тамак шеше.
6. Кайда мәдфүн: Уральск.
II. 1. Мөхәммәтсадыйк.
2. Кайу айда вафат: гыйнвар, 30.
3. Атасының исеме: крестьянин Мө­хәм­мәдзариф Галиев.
4. Ничә яшьтә: 1дә.
5. Ниндийүн рәнҗү: тамак шеше.
6. Кайда мәдфүн: Уральск.
III. 1. Галиулла.
2. Кайу айда вафат: гыйнвар, 30.
3. Атасының исеме: Шаһгәрәй Ша­һи­әхмәтов.
4. Ничә яшьтә: 4 яшьтә.
5. Ниндәйүн рәнҗү: тамак шеше.
6. Кайда мәдфүн: Уральск.

Вафат булганнар арасында Мотыйгулла Төхфәтуллинның 8 яшьлек Зәйнәп исемле кызы да бар. Һәрхәлдә, безгә, ягъни татар мәдәниятенә һәм киң катлам укучыга аның Камил исемле улы, Галия (метрикә дәфтәре буенча Бибигалия, туган елы – 21 май, 1905 ел) Кайбицкая исемле кызы гына билгеле. Болар белән янәшәдә Мотыйгулла хәзрәтнең 1900 елның 6 маенда дөньяга килгән Әминә исемле кызы да теркәлгән.

1894 елда Җаек шәһәренең 3 нче мәчеткә теркәлгән мәхәлләсендә 58 ир бала, 66 кыз дөньяга килгән. Вафат булучылар туганнарга караганда шактый күп: ир затыннан – 81, хатын-кызлар – 60. Барлыгы 48 никах һәм 7 талак теркәлгән. 1894 елда талак белән хәлегъны (аерылу) аерып булмады, сурәт сыйфатсыз төшкән.

Бу урында шуны да искәртү кирәк: 3 нче мәчетне төзергә 1870 елда рөхсәт бирелә һәм аның документы Хәйрулла һәм Вәлиулла Гобәйдулла углы Гаделшиннарда саклана.

1900 елгы метрикә дәфтәрендә, 1894 елдан аермалы буларак, шәхеснең чыгышы, ягъни кайдан килүе, кем булуы турында мәгълүмат шактый тулы бирелгән. 1894 елгы метрикә дәфтәрендә вафат булганнарның ата-аналарының исемнәре генә бирелсә, инде 1900 елда болар белән янәшәдә аларның туган җирләре дә күрсәтелә башлый. Бу традиция 1916 елга кадәр дәвам итә. Мисалларга күз салыйк.

1900 елда дөньяга килгәннәр:

I. 1. Шиһабетдин.
2. Кайу айда туган: гыйнвар, 3ендә.
3. Атасы һәм анасының исеме: Фәхретдин Рәхмәтулла угылы, Казан губернасы, Чар өязе, Күлле Кименский (Күлле Киме) волосте (Метрикәдә шулай язылган. – З.М.). Казаклар (Уразлино) карьясендә, анасы – Бибифатыйма Ибраһим кызы.
II. 1. Бибимәрьям.
2. Кайу айда туган: апрель, 13.
3. Атасы һәм анасының исеме: Габделкадыйр Мәннан угылы, анасы – Зарифа Әхмәдулла кызы, Казанлы, Кавал волосте, Юртыш авылында.
III. 1. Мөхәммәдгариф.
2. Кайу айда туган: апрель, 22.
3. Атасы һәм анасының исеме: крестьянин Мөхәммәтсабир Габделхаликъ угылы, анасы – Заһирә Хәбибулла кызы, Казанлы, Олуг Мәңгәрәдә.

Вафат булганнар:

I. 1. Хәйрулла.
2. Кайу айда вафат: август, 22.
3. Атасының исеме: крестьянин Миңнебай, Казан губернасы һәм өязе.
4. Ничә яшьтә: 6 яшь.
5. Ниндәйүн рәнҗү: эч авырту.
6. Кайда мәдфүн: Уральск.
II. 1. Бибигазизә.
2. Кайу айда вафат: ноябрь, 19.
3. Атасының исеме: Йосыф Исхак угылы, Казанлы, Ашыт авылы.
4. Ничә яшьтә: 2 нче.
5. Ниндәйүн рәнҗү: (сүз ачык түгел. – З.М.).
6. Кайда мәдфүн: Уральск.
III. 1. Бибифатыйма.
2. Кайу айда вафат: декабрь, 26.
3. Атасының исеме: Казачий Габделхәким Биктимер угылы Батыев (Ятыев (?)).
4. Ничә яшьтә: 17 яшь.
5. Ниндәйүн рәнҗү: чахутка.
6. Кайда мәдфүн: Уральск.

1900 елгы метрика дәфтәренә күзәтү ясаганда, статистик мәгълүматны да аерым күрсәтү урынлы булыр. Бу елда 55 ир бала һәм 58 кыз дөньяга килгән. Барлыгы – 25 ир-ат һәм 27 хатын-кыз вафат булган. 3 нче мәчетнең мәгълүматлары буенча, бу елда 36 никах укылган, 11 талак әйтелгән. 1900 елда вафат булганнар туган балаларга караганда шактый аз.

Җаек шәһәренең 3 нче мәчетенә караган метрикә дәфтәрләрендә сакланган мәгълүматлар Җаек шәһәрендә көн күргән татар халкы өчен дә кызыклы булыр дигән уй белән туу-вафат булу, никах һәм талак турында саннарны да тәкъдим итәргә кирәк санадым. Мәсәлән, 1905 елда бу мәхәллә мәчете алып барган метрикә дәфтәрендә 74 ир һәм 50 кыз бала дөньяга килгән, 46 ир-ат һәм 36 хатын-кыз вафат булган, 33 никах теркәлгән, барлыгы 19 талак булган диелә. 1906 елда 66 ир бала һәм 60 кыз дөньяга килгән. Бу елда вафатларның графасы сурәткә төшмәгән. 45 никах укылган һәм 13 талак турында мәгълүмат бирелгән. 1907 елда 53 ир бала, 52 кыз бала туган, 28 ир-ат һәм 23 хатын-кыз вафат. Барлыгы 31 никах һәм 12 талак теркәлгән. 1908 елда 47 ир бала һәм 40 кыз бала туса, 55 ир-ат һәм 43 хатын-кыз вафат булган. Барлыгы 17 никах һәм 12 талак турында мәгълүмат теркәлгән. 1909 елда 43 ир бала һәм 50 кыз бала дөньяга килсә, 52 ир-ат һәм 50 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. 14 никах укылып, 2 талак әйтелгән. 1911 елда 40 ир бала һәм 32 кыз бала дөньяга аваз салса, гомерләре өзелгәннәр дә шактый. 35 ир-ат һәм 38 хатын-кыз үзләренең әҗәлләрен тапкан. Бу елда 16 никах укылган һәм 5 талак булган. 1912 елда 38 ир бала һәм 45 кыз бала дөньяга килгән, 51 ир-ат һәм 35 хатын-кыз вафат булган. 16 никах укылган, 3 талак теркәлгән. 1913 елда 34 ир бала һәм 31 кыз туган, 48 ир-ат һәм 39 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан, 26 никах укылып, 4 талак теркәлүе мәгълүм. 1916 елда 38 ир бала һәм 38 кыз бала дөньяга килеп, 62 ир-ат һәм 33 хатын-кыз мәңгелек йортына күчкән. Бу елда 12 никах укылган. Шунысы сөенечле: бер генә талак та теркәлмәгән.

Бу мәгълүматларны тәкъдим итү очраклы түгел. Җаек шәһәрендә 1908 елга кадәр татарларның демографик үсеше күзәтелсә, инде 1908 елдан баш­лап, дөньяга килгәннәргә караганда вафат булучылар саны артуы күренә. Әлеге күренеш 1916 елга кадәр дәвам итә. Никахлар саны да кимүгә таба бара. Таныштырып үткән саннар шактый гыйбрәтле һәм уйландыра торган. Бәлки, өстәмә тикшерү сораган мәсьәләдер.

Тагын бер мөһим мәсьәлә: метрикә дәфтәрләрен күзәткәндә, балалар үлеме күп булуы күңелгә борчу сала. Җаек шәһәренең 3 нче мәчете метрикә алып барган дәфтәрләр дә моңардан азат түгел. Мәсәлән, 1905 елда 124 бала дөньяга килсә, инде 10 яшькә кадәрге 41 бала дөнья куйган. 1903 елда 65 бала туган булса, шулай ук 10 яшькә кадәрге 44 бала вафат иткән, 1916 елда 76 баланың 17се кабер куенында урын тапкан. Шунысы ачык: кайбер метрикә дәфтәрләрендә аерым елларда өлкәнрәкләрнең вафаты күпчелек булуы күренә. Дөньяга килгәннәр һәм дөнья белән хушлашканнарның санын барлаганда, бер хакыйкатькә юлыгасың: кешенең тууы һәм дөньялыкта яшәве Аллаһы Тәгалә кодрәте белән башкарылуы, гомер озынлыгы да Аңа буйсындырылуына игътибар итми мөмкин түгел. Фәндә исә икенчерәк караш: табигатьтә бары табигый сайланыш кына яши дигән фикер өстенлек итә. Әмма гади генә метрикә дәфтәренә теркәлгән мәгълүматлар бу фикернең киресен сөйли кебек.

Югарыда атап үткәнчә, Җаек шә­һәрендә татар халкы Россиянең күп­челек татарлар яшәгән төбәклә­рен­нән күчеп килүчеләр хисабына тулылана. Аларның географиясе шактый киң: Казан, Сембер, Пенза, Уфа, Самара, Саратов губерналары, өяз һәм авылларының төрле катлам кешеләрен бергә туплаган. Санап үткән губерналар арасында Казан губернасында яшәгән татарлар күпчелекне алып тора. Нигездә, Казан арты – бүгенге Арча, Әтнә, Биектау, Балтач районнарына кергән татарлар, шулай ук Чистай, Әлмәт, Аксубай, Чирмешән, Әлки, Спас, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Чүпрәле районнарыннан күчеп килүчеләрнең саны, башка губерналар белән чагыштырганда, шактый зур. Инде төгәлрәк әйтсәк, Казан губернасының Казан, Чистай, Спас, Тәтеш өязләре кешеләре Җаек шәһәрендә күпчелекне тәшкил иткән. Дөрес, мәгълүматларның кайбер­ләрендә я губерна атамасы, яисә өяз, я булмаса авыл исеме генә күрсәтелә. Мисалларга күз салыйк: Спас өязе, Карамалы авылы; Ташсу авылы; Спас өязе Әлки авылы; Әтнә волосте Ко­мырхуҗа авылы; Спас, Тигәнәле; Казанлы, Норлат авылы; Казанлы, Бәки авылы; Әтнәви; Чистополь, Дүртиле; Чистополь өязе Мөслим авылы; Мамадыш өязе, Чүриле волос­те, Сикертән авылы; Олуг Мәңгәр, Ашыт авылы һ.б. Башка губерналардан килүчеләр, Казан губернасы өязләре белән чагыштырганда, берничә тапкырга азрак. Аларның тулы исемлеген бирү мөмкин түгел, шуңа күрә кайберләрен генә күрсәтеп үтүне кирәк санадым. Бу юлларны язганда, Г.Тукайның һәм Г.Кариевнең Җаек шәһәренә килеп чыгу сәбәпләре һәм Җаекның күренекле мәдрәсәләрендә белем алулары артык гаҗәпләндерми дә сыман. Метрикә дәфтәрләре буенча исемлекне барлаганда, Җаекта яшәгән татарларның күпчелеген элекке Казан губернасы Казан өязе, Чистай һәм Спас өязләре кешеләре алып торуы ачык күренә. Г.Тукай исә Казан өязенә кергән Кушлавыч авылыннан, Г.Кариев Чистай өязе Колбай-Мораса авылында туган. Димәк ки, аларның Җаек якларында шәхес буларак формалашуы очраклы түгел. Шунысы ачык: бүген Җаек каласында гомер сөрүче татарларның нә­сел җепләре Татарстан белән бәйле бу­луына шикләнмим. Алар күпчелекне тәшкил итә.

Җаек шәһәренең 3 нче мәчетенә күзәтү ясаганда, татар халкының ачы һәм фаҗигале язмышы хәтер аша узды. Хәтер төпкелендә әби-бабаларыбызның җан сыкравы ишетелгән сыман булды. Тарихи үткәннәргә әйләнеп кайтасың да Россия империясенең дини-милли изүе астында яшәгән төрек-татарның һәр тарафтан «өлкән туган»ына башы-аягы белән бәйлелеген күрәсең. ХVIII гасырда Россия дәүләтенең кабат яулап алу сугышларын киңәйтеп җибәрүе, шуның нәтиҗәсендә татарларга сәүдә базарларында аз гына булса да урын бирелә башлавы, 1861 елда крепостное право бетерелгәннән соң, җирсезлектән газап чигүе татар халкының ихтыярый-мәҗбүри туган туфракларын ташлап китүенә этәргән. Туганлык җепләре акрынлап өзелгән, берничә буыннан соң җирле халык арасында эреп юкка чыгу куркынычы каршына килеп бас­кан. Милли проблеманың торышы чит дәүләтләрдә, мөһаҗирлектә аеруча катлаулы. Тел, милли-мәдәни цивилизация бөтенләйгә тарих мәйданыннан сызып ташланырга мөмкин. Бу куркыныч Җаек шәһәре татарларына да карый дип саныйм. Шунысы сөендерә: Татарстанда яшәгән татарлар белән Җаек шәһәре татарларын чагыштырып та булмый, чөнки милли рух көчле, татар исеме белән горурлану хисе көчле. Ләкин тел проблемасы – иң кискен мәсьәләләрнең берсе. Телсез милләт була алмавы һәркемгә дә мәгълүм. Алар бүген татарча сөйләшкәнне аңласалар да, бер-берсе белән газиз анасы бүләк иткән телдә аралашудан мәхрүм инде. Бигрәк тә яшь буын. Дөрес, ничек тә милли мәдәниятне сакларга тырышалар, татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәпләре дә бар. Әмма алар да энтузиастлар кулы белән эшләнә. Шуңа карамастан, максат куеп өйрәнергә теләүчеләр сирәк күренә кебек. Әлеге юлларны яздым да уйга калдым: ХХ гасырның гарасатлы давылларында ерак чит илләрдә мөһаҗирлектә булган татарлар да, башка халыклар эчендә югалып калмас өчен, төрле мәдәни чаралар үткәреп, милли хисне саклау уе белән яшәгән. Алар да, бу куркынычны сизеп, үзләренең язмаларында яктырта килгән, тамак хакына, күпчелек ата-аналарының теләкләре белән, туган телләренә икенчел дәрәҗәдәге тел итеп карау хисе уяна башлавына борчылган. Әлеге юлларның авторы тарафыннан төзеп бастырылган «Ил йолдызы» китабында (Казан, 2006) урын алган, ХХ гасырның 20-30 нче елларында Ерак Шәрыктә көн күргән, төрек-татарларның танылган язучысы, артис­ты һәм режиссёры Хөсәен Габдүшнең «Тукай һәм яшьләр» мәкаләсендә бу фаҗига түбәндәгечә аңлатыла: «Монысы гына әле әллә нәрсә түгел, туган телебезгә күңел бирүне түбәннән җимерә торган сәләси [ачык] бер хәл бар, ул да, аянычка каршы, ата-аналарыбызның кайберләре арасында «татарча укып ни чыккан?» дигән бер бозык карашның урын алып, шуның балалар, яшьләр дөньясында куертылып торуыдыр. Әҗнәби [чит] телләрне өстән-өстән генә түгел, бик яхшылап өйрәнүнең кирәклеге хакында ике фикернең булу ихтималы юктыр. Аларны өйрәтүдән «икмәк ашау» мөмкинлеге күз алдыбызда. Ләкин шуның белән безгә үз телеңне оныту, онытуны кимчелектән санамау, йомшак әйткәндә, бик түбәнлектер.

Ана телеңне, матди файда күзәтеп, «икмәк ашар» өчен түгел, уртак милли мәнфәгатебез өчен кирәк булганлыктан өйрән; кулыңнан бер эш килмәгән чагында да, туган телеңдә дөрест вә матур итеп сөйли-яза белүең үзе генә милли юлыбызда бер хезмәт булыр». Шунысы кызганыч: бу күренеш, Россия хөкүмәте тарафыннан милли мәктәпләрне бетерүгә корылган сәясәткә нигезләнеп, һәр төбәктә, хәтта ки Татарстанда да тамыр җибәрә бара. Тик әлегә башы-ахыры гына күренми. Куелган сорауларга да, күңелдә туган бочуларга да җавап табып булмый. Русның талантлы шагыйре Тютчев сүзләре белән әйткәндә, гомер бакый акыл белән генә аңлап булмаган Россиядә аларга җавап табып та булмас, мөгаен. Җаек каласының 3 нче мәчет метрикә дәфтәрләре, кызыклы мәгълүматлар белән янәшәдә, менә шундый күңелгә борчу салган сораулар да калдырды, гыйбрәтле уйлар да уятты.

XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башы татар мәдәнияте тарихында күренекле эз калдырган Җаек татарлары арасында бүген Татарстан белән рухи һәм мәдәни бәйләнешләренә күпер салу, нәсел җепләрен барлау, буыннар чылбырын ныгыту бурычы да тора кебек. Сакланып калган метрикә дәфтәрләре бу изге гамәлгә беренче адымнар ясарга ярдәм итсен иде. Дөрес, гарәп графикасында язылган кулъязма метрикә дәфтәрләрен укырлык кешеләрне тәрбияләү бурычы да көнкадак мәсьәләләренең берсе дип саныйм. Әлеге метрикә дәфтәрләре бәһаләп бетермәслек кадерле тарихи чыганаклар да.

Зөфәр Мөхәммәтшин, филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре

Гаязетдин Садриҗиһанның 43 яшендә тиф илә вафат булуы турында мәгълүмат 

Мәхфүзә Садриҗиһанның тууы турында мәгълүмат

Метрика кенәгәсендә Мотыйгулла хәзрәтнең 1900 елның 6 маенда дөньяга килгән кызы Әминә турында мәгълүмат

 

1905 елның  21 маенда дөньяга килгән Галия (Бибигалия) Кайбицкая турында мәгълүмат


Зөфәр МӨХӘММӘТШИН
Безнең мирас
№ 7 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»