поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.08.2013 Медицина

Ходайдан бирелгән чын табиб ул!

Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде.

Табиб төшке ашта иде әле. Аның югында бирегә дәваланырга килгән Чулпан авылыннан Миңсылу Сафиуллина, Иске Ярмәктән Хәмдия Сафиналар белән сөйләшеп алырга да өлгердем. Апалар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә табибның һәм биредәге хезмәткәрләрнең эшенә зур бәя биреп, ихлас күңелдән, йөрәктән чыккан рәхмәтләрен җиткерделәр.

Риф Хәйдәр улының кул астында дүрт хезмәткәр эшли. Фәния Әхтәмова, Гөлнур Фәттахова - шәфкать туташлары, Гөлшат Җантимерова - санитарка, Фәһим Әхмәтҗанов - “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүче. Табиб барлыгы 1 мең 714 кешегә хезмәт күрсәтә икән. Бирегә Иске Ярмәк, Яңа Ярмәк, Чулпан авыллары керә. Өстәвенә ул шушы авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары өчен дә җаваплы.

Риф Хәйдәр улы Гыйбадуллин 2007 елда шушы изге эшкә алынган. Биредә рәхәтләнеп эшләр өчен бүлмәләр тиешенчә җиһазландырылган, кирәкле аппаратуралар да җитәрлек. Авырулардан анализ алып тикшерү өчен лаборатория дә бар. Табиб акушер-гинеколог вазифасын да башкара. Ул ел саен үзенә беркетелгән авылларга чыгып, вакцинация эшен алып бара, атна саен кешеләрнең сәламәтлеген тикшереп кайта.

- Мин шушы эшкә керешкән вакытларда төнге чакырулар бик еш иде. Ә хәзер авыл халкы минем киңәшләремә колак салып, авыру көчәйгән вакытта үзе кирәкле даруларны кулланырга өйрәнде. Шуның өчен дә бездә йөрәк өянәкләре, инсульт очраклары бераз кимеде.

Ходай язса, алдагы көннәрдә интернет аша әзер кардиограмманы Самара өлкә хастаханәсенә озатып, авыруга юлда азапланып йөрмичә, видеотрансляция аша кардиолог белән элемтәгә кереп, кирәкле консультация алу мөмкинлеге дә булачак. Моның өчен кирәкле аппаратурабыз да бар, озакламый көйләячәкбез, - дип үзенең шатлыгы белән уртаклашты Риф Хәйдәр улы.

Сөйләшүдән соң офис бинасын карарга керештек. Килеп керешкә барысы да әйбәт кенә булып күренгән булса да, игътибар белән карасаң, кимчелекләр, җитешсезлекләр дә аермачык булып күзгә ташлана икән. Офисның идәне, стеналары җимерелә башлаганы күренеп тора.

- Менә шушындый проблемалар эшләргә комачаулый, эчне пошыра да инде. Эш зурга киткәнче, бинаның эченә һәм тышына тиз арада капиталь ремонт ясарга кирәк. Тиешле җирләргә мөрәҗәгать итеп караган идем, тик шунысы кызганыч, бирелгән вәгъдәләр әле бары тик сүздә генә кала бирә, - ди табиб, уфтанып.

- Аннан, “Ашыгыч ярдәм” машинабыз да искерде инде. Төн урталарында күрше авылда яшәүче, хәле начарланган авыруга ярдәм итәргә дип, ашыгып юлга чыгып китәсең, хәерсезгә нәкъ шул вакытта машина ватыла да куя, чөнки тузган. Машина йөртүченең хезмәт хакы да бик түбән. Ул да минем төсле бәйрәмен, ялын санашып тормыйча, көзге, кышкы кар-буранлы ачы суыкларда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җылы өеннән чыгып китә бит.

Ачык күңелле, кешеләрне хөрмәт итүче, авырулары өчен җанын фида кылучы табиб яныннан авыр уйлар белән кайтып киттем. Үз гомеремдә авылда яшәгән чорда югары белемле табибларның биредә озакка тоткарланып калмаганнарын бик ачык хәтерлим. Чөнки бездә авыл кешеләренә сәламәтлек хезмәте күрсәтүчеләрнең эшчәнлеге беркайчан да югары бәяләнмәде. Әнә кешенең гомере, исәнлеге өчен үз-үзен аямыйча, вазифасын яратып, табиб антына тугры калган Риф Хәйдәр улына вәгъдә ителгән фатир да әле һаман бирелмәгән. Аның хезмәт хакы да түбән.

Риф Хәйдәр улы Гыйбадуллин Иске Ярмәк авыл җирлегенә депутат итеп тә сайланган һәм аны башкара. Авылның бүгенгесе һәм киләчәге бик нык борчый аны.

- Авылыбыз матур, аның табигатенә сокланмый мөмкин түгел, ул биек тауларга, елга-инешләргә бай.

Аның саф һавасы гына да ни тора! Киләчәктә, шушындый иман нуры таратып утыручы ярымайлы, мәчетле татар авылларыбыз таркалмасын иде. Авылның Мәдәният йортына да, мәктәбенә дә капиталь ремонт кирәк. Яшьләрне эш белән тәэмин итәргә дә вакыт җиткәндер инде. Аларны шәһәрләрдән яңадан авылларга тартасы иде, - диде ул, бу турыда үз фикерләре белән уртаклашып.

Табибның шәхси тормышына килгәндә, аның яраткан хәләл җефете Олеся ханым авылда элемтә үзәген җитәкли. Кызлары Аделина мәктәптә укый, кечкенә улларына дүрт яшь кенә икән әле.

Риф Хәйдәр улы Гыйбадуллинны Иске Ярмәктә хөрмәт итәләр, яраталар. Аның турында авыл кешеләре бәхетенә Ходайдан бирелгән чын табиб, дип әйтергә мөмкиндер. Менә шундый белгечләрнең кадерен белеп, ярдәм итеп, эшләргә бөтен мөмкинлекләр тудырырга кирәк.

Югарыдагы рәсемдә:
табиб Риф ГЫЙБАДУЛЛИН һәм шәфкать туташы Фәния ӘХТӘМОВА офиста авыруларны кабул иткәндә. 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 31 | 03.08.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»