поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.08.2013 Җәмгыять

Горурланасызмы, гарьләнәсезме? (Сораштыру)

Илебез белән горурланабыз! Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру барышында халыкның 85 проценты әнә шулай дип белдергән. Респондентларның 77 проценты илнең спорттагы уңышлары, 75 проценты мәдәният һәм сәнгать, 63 проценты армия, 60 проценты илнең фән һәм галимнәре, 50 проценты Россиянең дөньяда тоткан урыны белән горурлана икән.

Шул ук вакытта россиялеләрнең нибары 14 проценты гына илдәге яшәү дәрәҗәсеннән канәгать. Өч ел элек шундый ук сораштыру вакытында 64 проценты россиялеләрнең үз иле өчен оялуын белдергән. Респондентларның 25 проценты моның төп сәбәбен – түбән хезмәт хакы, социаль тигезсезлек, 6 проценты – илнең спорт өлкәсендәге уңышсызлыклары, 5 проценты – эшсезлек, 4әр проценты – икътисадның көчсезлеге һәм хөкүмәтнең начар эшләве, 3 проценты ришвәтчелек, илдәге законнарның эшләмәве, эчкечелек, бәяләрнең югары булуы белән аңлаткан. Ә сез илнең кайсы уңышы белән аеруча горурланасыз? Аның нинди уңышсызлыгы өчен оят булырга тиеш?

Ильяс Галимов,милли көрәш буенча атказанган спорт остасы:

– Мин Россиядә яшәвем белән горурланам. Ләкин аяк терәп горурланам дип әйтерлек әйберләр Рос­сия­нең үзендә юк әле­гә. Ришвәтчелек, хезмәт хак­ла­рының түбән булуы, ата-аналарның балаларын таш­лап калдыруы, алар­ның ятим үсүе өчен оят миңа. Ә инде авыл җирен­дә яшәп эшләүчеләргә хез­мәт хакы түләнмәү аеруча аяныч. Кулына 1000 сум хез­мәт хакы да алмаган ке­шеләрне беләм. Күптән тү­гел Казанда узган Универсиаданы исә республикабыз өчен зур уңыш дип саныйм. Республикабызның Президенты белән дә горурланам. Соңгы елларда юллар күзгә күренеп яхшырды, яшьләргә күпләп фатирлар бирелде. Монда аның өлеше зур.

Илназ Гарипов,җырчы:

– Мин илебезнең табигый байлыкларга, фән дә­рәҗәсенең югары булуына куанам, аның акыллы һәм сәләтле халкына сокланам. Илебезнең иң зур территория биләве белән горурланам, ә менә 26 яшемә җи­теп, көне-төне эшләп тә, үземә йорт төзергә бер җир кисәге дә таба алмаганым өчен миңа безнең ил өчен азрак оят.

Роза Хисамова,татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Безнең илдә минималь хезмәт хакы егермемеңнән артык дип язып та хәерчеләр күплеге, “түләү­сез” медицинаның сүздә генә булуы, акыллы бала­ларның уку йортларына керә алмавы, авылларга игътибар кимүе өчен миңа бик оят. Илебезнең зурлыгы, көче, күпмилләтле халкы һәм, иң мөһиме, Рос­сиянең тынычлыкка юнәл­де­релгән халыкара сәясәт алып баруы белән чын-чынлап горурланам. Без­нең халыкны сугышлардан сакларга кирәк. Ул болай да күп күргән инде.

Лилия Галимова,журналистика факультеты студенты:

– Безнең илдәге кимче­лекләр нигездә кешеләр­нең әдәпсезлегенә барып тоташа. Экология һәм мә­дәният елы дип игълан итәләр дә кычкырып торган исем кала, ә мәдәният ни алга, ни артка бармый. Безнең илдә кеше гомере дә бер тиен тормый. Медицина өлкәсендә тәртип бул­мавы, кешене санга сук­­маулары, электрон чират кертеп, кайбер табиб­ларның талонсыз авыруларны кабул итмәүләре, медикамент җитмәү, рецепт алу өчен чират тору, аннан даруны атналап-айлап көтү, бар җирдә дә акча чыгару да ил өчен плюс түгел. Уңай яклары да бар. Илебез соңгы елда спорт өлкәсендә зур үсеш алды. Социаль программа­ларның да кешеләргә булышуы зур плюс. Башка илләр белән чагыштырганда салымнар, торак-комму­наль хезмәтләрнең арзанлыгы, төрле милләтләрнең бер-берсе белән дус яшәү­ләре дә хөрмәткә лаек. Шәхсән мин үзем илнең минусларына күз йомып, плюсларын гына күреп яшәргә тырышам. 



Ватаным Татарстан
№ 126 | 02.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»