поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
03.08.2013 Җәмгыять

ТФА Президенты Әхмәт Мазһаров: “Тарих институтыннан нибары 10 кеше җибәрелде”

РФ Фәннәр академиясе, шул исәптән ТФА системасында үзгәрешләр бара. Шул уңайдан ТФА президенты Әхмәт Мазһаров белән очрашып, җәмәгатьчелекне борчыган сорауларны бирдек.

– Әңгәмәбезне шатлыклы вакыйгадан башлыйк әле. Берничә көн элек Сез ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Мәскәүдә тантанада булып, атаклы милләттәшебез, мәшһүр генералыбыз Мәхмүт ага Гәрәевне 90 яшь тулу белән котлагансыз икән.

– Татар халкы – белемле, талантлы, бик тырыш халык ул. Безнең олуг галимнәребез, гаскәр башлыкларыбыз, күренекле хуҗалык җитәкчеләре бар. Хәрбиләрдән шуларның беренчесе, татар халкының данлыклы улы, сугышны кичкән армия генералы Мәхмүт ага Гәрәев. Хәрби өлкәдә аның кылган хезмәтләре бәяләп бетергесез. Әле ул зур галим – тарих фәннәре, хәрби фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Әле дә бик актив эшли. Устав буенча академиклар ел саен хисап язып китереп тапшырырга тиеш. Ел саен ул башкалардан алда тулы итеп, матур итеп шуны язып китерә. Һәр елны бер җитди китап язып бастыра. Аны мин белгән барча кеше, легендар генерал, легендар татар, ди. Иң әүвәл ул туган телебезне камил белә, татар җанлы кеше. Аңа барсаң, ул бер кәлимә дә русча сөйләшми, әйдә, туган телебездә сөйләшик әле, ди. Аның абруен мин болай да белә идем (юбилеен Оборона министрлыгы Фрунзе исемендәге Сараенда оештырды). Анда Генштаб башлыгыннан башлап, барча маршаллар, генераллар җыелган иде. Шулар белән бер өстәл янында утырганда мин аның армиядә абруе бик зур икәнлеген аңладым. Татар халкын дөньяга таныту өчен Аллаһы Тәгалә биргән аны безгә.

– Инде төп мәсьәләгә күчик. Дәүләт Думасында ике укылышта Россия Фәннәр академиясенең (РАН) язмышын хәл иттеләр. Дөрес, өченче укылыш әле көзен генә булачак. Бу үзгәрешләр, Сезнеңчә, ничек тәмамланыр?

– Думада тикшерүгә кертелгән законның беренче проекты бик начар иде. 300 еллык тарихы булган, 12 Нобель премиясе лауреатын тәрбияләгән академияне бетерү иде ул. Аннары бер атна эчендә галимнәр, Думадагы алдынгы депутатларыбыз, дәүләт җитәкчелегенә аңлаткач, икенче укылышта академияне саклап калу эзенә төштеләр. РАН бетерелми, анда үзгәрешләр башлана. Ул үзгәртүләр уйлап бетерелмәгән. Мин академик Роберт Нигъмәтуллин белән очраштым. Ул – РАНның президиум әгъзасы. Аның әйтүенчә, әле бик тыгыз эш бара. Кыскасы, академиягә җәйге ял булмаячак. Берләштерелгән Россия Фәннәр академиясе булыр – авыл хуҗалыгы, медицина һәм зур академия берләшер дип торалар. Әлеге тармаклар элек бергә булган. Бу гаҗәп тә түгел: табигать, җәмгыять яшәешендә цикллар бар. Бер тарала, бер җыела. Мөгаен, академияләрне берләштерергә кирәктер. Чөнки хәзер күп юнәлеш галимнәре бергә эшләгәндә, фәннәр кисешкән чакта зур ачышлар ясала. Бәлкем шуның өчен файдалы да булыр. Әмма академиянең тамырлары, нигезе калырга тиеш. Теләсә кайсы тармакны алсаң да проблемалар бар.

– РФ мәгариф һәм фән министры Ливанов та, үзебезнең Рафаил Хәкимов та, АКШ үрнәген мисал итеп китереп, академия экспертлар бергәлеге, галимнәр клубы сыйфатында эшләргә тиеш, дип әйтте. Сез ничек уйлыйсыз?

– Күршеләребездә шундый әйтем бар: урыс халкына яхшы булган – немецкә начар һәм, киресенчә, немецкә яхшы булган – урыска начар. Америкада фән бөтенләй башкача үсте. Аларда әүвәл университетлар барлыкка килде, гыйльми эзләнүләр университетларда гамәлгә ашырылды. Ә бездә фән академия аркылы барды. Петр патша бездә академия оештырды. Аннары академия каршында университет ачты, соңрак университет каршында гимназия булдырды. Безнең 300 еллык тәҗрибәбез бар. Әгәр без бүген Хәкимов, Ливанов әйткәнчә, академияне җимереп ташлап, аларны клубка әйләндереп, университетларда фәнне үстерергә тотынсак, зур ялгыш булачак бу. Безнең университетлар әлегә АКШтагы шикелле фән белән шөгыльләнергә әзер түгел. Анда да алай гына түгел. Мин инде унбиш ел Америкада иң яхшы нефть ширкәте булган “Шеврон” белән хезмәттәшлек итәм. Аларның фән үзәге Ричмонд шәһәрендә. Аның янында гына бик зур Беркли университеты бар. Яңа технологияләрнең теориясен “Шеврон”га Беркли лабораторияләре эшләп бирә. “Шеврон” ширкәте лаборатория нәтиҗәләрен үз институтларына алып биреп, технологияләрне эзгә сала. Мондый күпер ясау өчен безгә тагын 20-30 ел кирәк. Академияне аннан да яхшырак эшләячәк системага гына алыштырып була. Әле бүген ул система ясалмаган. Әнә Оборона министрлыгында хуҗалык эшчәнлеген бүтәннәр алып барырга тиеш дип, “Обороносервис” дигән оешма оештырдылар, эшләп торган генералларны төрмәгә утырттылар. Шулай министрлык малын урлап саттылар һәм ул таркала башлады. Хәзер академияне дә шуңа этәрәләр. Имеш, галимнәр хуҗалык итү белән шөгыльләнмәскә тиеш. Янәсе, чиновниклар эше бу. Имеш, галимнәр фән белән генә шөгыльләнсен. Менә Мәскәүдә Нигъмәтуллинның Океанология институты бар. Ул – бик зур галим. Әмма аның хуҗалык белән шөгыльләнү өчен аерым урынбасары бар. Ул атнага бер тапкыр академикка кереп хисап бирә. Хуҗалыкны алып бару өчен атнага бер сәгать хисап тыңласа да, академикның акылы җитә. Ә күпчелек чиновникның урлаудан башкасына теше үтми. Менә мин гомер буе үз институтымның (углеводород чималын өйрәнү институты. Р.М.) хуҗалык эшчәнлеген күзәтеп торам. Атнага бер сәгать утырсам, мин аның бөтен бухгалтериясен сөйләп бирә алам. Әгәр чиновникны башлык итеп куеп, галимне икенче кеше итеп калдырсаң, фән бетә.

– Бөтен эш чиновникларның РАН милкенә хуҗа булырга теләүләренә кайтып кала, дип әйтүчеләр бар.

– Чынлап та, шулай. РАНның милеге, биналары зур, җирләре шактый. 100 мең кеше эшли. Шуңа кызыгалар. Промышленность-сәнәгатьне таркатып бетерделәр инде. Заводлар тукталды. Җирне сатып бетерделәр. Армияне ярымтаркаттылар. Бу илдә яхшы оешып эшли торган академияне бетермәкчеләр хәзер. Мин шулай дип аңлыйм. Имеш, академия начар эшли. Бу илдә нинди өлкә, кайсы тармак яхшы эшли соң?

– Инде үзебезнең ТФАга килик. Бездә ниндидер үзгәрешләр көтеләме? Хәкимов, Исхаковлар, бездә гуманитар институтларга игътибар аз, әйтик, ТФА президиумында бер генә гуманитари; югыйсә, ТФАдагы галимнәрнең күпчелеген гуманитарлар тәшкил итә, дип дәгъва белдерде. Бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

– Уйламыйча, тикшермичә язучылар күп инде. Бу дөрес түгел. Мин һәр җыелышны, ТФА – сигез миллионлы татар халкының телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүче бердәнбер академия; шуңа күрә гуманитар фәннәр – беренче, иң алда тора, дип башлыйм. Аннан соң гына нефть, экология, математика, физика мәсьәләләренә тукталам. Академиябездәге ун институтның җидесе – гуманитар. Шуларның берсендә тавыш чыкты. Имеш, Навратил килде дә, Тарих институтын 65 процентка кыскарта. Каравыл! Нәтиҗә: Тарих институты 10 процентка да кыскартылмады, нибары 10 кеше җибәрелде. Академия аппаратын 17 кешегә кыскарттык. Анда 87 кеше иде. Навратилның методикасы фәнгә ярамаганын бөтенебез дә белә. Әмма аны, миңа андый мәгълүмат та кирәк, дип Президент җибәрде. Ул үзе үк, мин аларны башта үзебезнең Президент Аппаратына, аннан Кабминга, министрлыкларга җибәрәм, дип аңлатты. Шул исәптән академиягә дә җибәрде. Навратил билгеләгән процентлар тулаем үтәлергә тиеш түгел, дип аңлатып та бирде. Ә Хәкимов Навратил килүгә, аның методикасы дөрес түгел, дип язып чыкты. Әмма ул бит урамнан килмәде. Мин Президентка барып сөйләшербез, андый кыскарту булмас, дип тынычландырырга тырыштым. Шулай булып чыкты да. Алар күпме тавыш чыгарды. Шул мәкаләләре белән алар академиягә шактый зур зарар китерде. Аңлап эш итәргә кирәк: Президент җибәргән комиссия ул. Академия буенча уртача 18 процент кыскарту булды. Иң аз кыскарту –Тарих институтында. Тарих институтын сакларга, татар халкының тарихын тикшерергә, белергә кирәклеген без Исхаковтан ким аңламыйбыз. Ул – безнең беренче институт. Академия турында кайгырту Исхаков эше генә түгел, ул безнең төп эшебез.

– Гуманитарлар күпчелек дисез, ә менә ТФА академикларының күпчелеге технарьлар бит.

– Алай түгел ул. Гуманитарларны Сез искечә аңлыйсыз. Китапханәгә, архивка кереп борынгы кулъязмаларны тикшереп утыручылар гына түгел алар. Бүген гуманитар фәннәр физикасыз, математикасыз эшли алмый. Математиклар, биологлар белән эшләгәндә генә гуманитар фәннәрне, әйтик, тарих, археология фәннәрен күтәреп була. Менә радиоуглеводород анализы дигән нәрсә бар. Тапкан кулъязмаларның кайчан, кайсы елларда язылганын ачыклау өчен физиклар кирәк. Кешеләр кайдан, кайсы кавемнән килеп чыкканын ачыклаучы геннарны анализлау дигән нәрсә бар. Фәннәр кисешкән заманда яшибез. Барысы да физика, математика, биология фәннәре нигезендә. Бөтен фәннәрнең нигезе – физика, математика, шунсыз фән була алмый. Академиядә химиклар, физиклар, математиклар булмаса, аларның ысулларын гуманитарлар кулланмаса, фән бетә дигән сүз, андый академия була алмый.

– ТФАда гуманитарлар күбрәк булгач, аларның сүзе күбрәк үтәргә тиештер?

– Күбрәк үтә дә. Безнең бөтен академия шуңа җайланган. ТФА, алда әйткәнемчә, татар телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүче дөньядагы бердәнбер академия. Әмма гуманитар өлкә фәнни нигездә үсәргә тиеш.

– Алда телгә алынган авторлар, ТФАда грантлар бирү системасы үтәкүренмәле түгел, дип дәгъва белдерә.

– Дикъкать белән укысаң, грантлар бирү үтәкүренмәле. Әйтик, гуманитар өлкәдә РГНФ – Россия грантлары бар. Мин бу вазыйфага килгәндә ул грант ике миллион сум иде. Мәскәү – аның бер миллионын, республика бер миллионын бирә. Без аны тырышып, Мәскәүгә йөреп, 10 миллионга җиткердек. Безнекеләр – унны, мәскәүләр унны бирә. Аннары фундаменталь фәннәр – биология, физика, математика, химия өчен РФФИ – Россия фонды бар. Без аны 35 миллионга җиткердек. Суммасы 70 миллион була. Быел без беренче тапкыр РФФИ кысаларында гуанитар (предметара тикшеренүләр өчен) юнәлештә конкурс уздырдык. Безнең гуманитар институтлардан матур-матур проектлар җиңеп чыкты. Аерым алганда, Тарих институтының ике проекты финансланачак. Һәр эш бәйсез бер экспертизаны – Казанда, ике экспертизаны Мәскәүдә үтә. Алар барысы да Интернетта язылган. Аны берничек тә яшертен бүлеп булмый. Иң зур грантларыбыз шушы ике фондтан. Бөтен галим өчен ачык бу. Бөтенесе гаризаларын бирә ала. Әле менә республикакүләм төрле-төрле программалар бар. Аларны институтлар белә. Академиядә конкурссыз бернәрсә дә эшләнми. Әйтик, иң яхшы 50 идея дигән конкурс бар. Барысы да безнең сайтта языла. Конкурслар игълан ителә, комиссия сайлап куела. Җитешсезлекләр бардыр инде. Барысын да эшләп бетермибездер. Әмма бернинди яшерен эшләр юк. Анда яшерерлек акча да юк. Академия өчен 100 миллион сум зур акчамыни инде?! Барысын җыйсаң шул 100 миллион сумлык грантлар чыгадыр. Икенчедән, алар барысы да ачык.

– Хәзер Тарих институтында аспирантура да, докторлык яклау советы да бетерелергә мөмкин, диләр.


– Минемчә, бу бармактан суырып алынган проблема. Аларның аспирантура исеме генә үзгәрә. Элек Тарих институты каршында булса, хәзер ТФА каршында булачак. Башка бернәрсә дә үзгәрми. Без инде бу җәһәттә бөтен документларны әзерләп Мәскәүгә илтеп бирдек. Аспирантураның бөтенесен саклап калабыз. Әмма минем боерык белән бу вазыйфа институтка тапшырыла. Димәк, бернәрсә дә үзгәрми. Икенчедән, Тарих институтындагы, ТӘСИдәге докторлык советларының да сроклары чыкты. Кабат теркәлергә кирәк. Барыбер алар Мәскәүгә барып аның вакытын озынайтырга тиеш иде. Менә аның артыннан хәзер без йөрибез. Сентябрьгә без моны ерып чыгачакбыз.

– КФУда татар тарихы, филологиясе буенча докторлык яклау советлары калачакмы соң?

– Мин алар өчен җавап бирә алмыйм. Моны Гафуровтан сорарга кирәк. Без кулдан килгәнне эшләдек. Хәзер аспирантурага җитәкчелек итү эшен академиядә фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтановка тапшырдык.

– Хәзер сезгә аспирантларны кайгырту җиңелрәк булмасмы? Яшь галимнәргә торак мәсьәләсен әйтүем. Аспирантлар йорты төзеп булмасмы?

– Бик урынлы сорау. Авырткан җир бу. Күп еллар инде аспирантлар йорты төзергә, стипендияләрнең күләмен күтәрергә кирәк дип сорыйбыз, язабыз. Әкренләп эш алга бара. Менә Универсиададан соң бик зур мөмкинлекләр туды. Президентка тагын мөрәҗәгать иттем. ТФА аспирантларына Универсиада авылындагы тулай торакларның берсендәге бер катны булса да бирегез әле, дип яздым. Бездә 150 дән артык аспирант бар. Стипендияләрне күтәрү дә җитди мәсьәлә. Инде вузларда күтәрделәр. Безнең аспирантлар – 1000 сум, ә менә КХТИдә 5000 гә хәтле алалар. Без шактый артта калдык. Ничек яхшыртыйк икән дип баш ватабыз. Шәт, ел ахырына кадәр бу мәсьәләне ерып чыгарбыз.

– 1 июльдән фәнни хезмәткәрләрнең эш хакын 50 процентка арттырасыз. 100 процентка арттырган сурәттә дә ул барыбер кечкенә, әйтик, кече фәнни хезмәткәрнең 14 мең сумнан артмаячак. РАН системасында күпкә зуррак. Күбрәк алып эшлим дигән галим ТФАга түгел, РАН системасына эшкә урнашырга тырышачак бит.

– Мәсьәләне дөрес куясыз. Безнең бурыч – хезмәт хакы ягыннан РАН институтларыннан калышмаска. Менә 50 процентка арттырдык. Хәзер кече фәнни хезмәткәр 10500 сум ала. Кыскартулар хисабына бәлкем тагын арттырырбыз. Билгеле, гуманитар фәннәрдә хезмәт хакын күтәрү четереклерәк. Ә техник фәннәрдә эшләүчеләр бюджеттан гына көтеп утырмый. Әйтик, безнең углеводород чималын өйрәнү институты акчаны 100 процент үзе эшләп ала, бюджеттан бер тиен дә алмый.

– Сез бит җитештерүгә, производствога бәйле. Гуманитарларның заводлары юк.

– Әйе, бу катлаулы мәсьәлә. РАН хезмәткәрләреннән калышмаска иде. Аларда кече фәнни хезмәткәр 13700 сум ала. Без дә беренче адымны ясадык. Менә штат расписаниесе дигән нәрсә бар. Без кечкенә хезмәт хакы куелган вазыйфаларны бетерергә, зуррак хезмәт хакы булганнарын калдырырга булдык. Әйтик, ТФА аппаратында бик кечкенә хезмәт хакы куелган вазыйфалар бар иде. Аларның барысын да – 17 кешене кыскарттык. Шуның нәтиҗәсендә күп кенә кешенең хезмәт хакы күтәрелде. Стипендия, аспирантлар торагы һәм яшь белгечләргә, яңа өйләнешүчеләргә фатир бирү мәсьәләсе – боларны, ни кызганыч, әле һаман чишеп бетереп булмый. Ипотека мәсьәләсе дә четерекле. Бәяләрне үзегез беләсез. Аны профессор хезмәт хакы белән алу да бик авыр. Ул яктан яшь галимнәргә башкачарак алу турында уйларга кирәк. Әйтик, Новосибирск академиклар шәһәрчегендә социаль торак, ягъни хезмәт урыныннан торак бирү дигән нәрсә керткәннәр. Яшь белгеч эшли башлый, гаиләсе бар. Аңа фатир ачкычы бирәләр. Эшләгәндә ул шунда тора. Мөгаен, шунсыз мәсьәләне чишеп булмастыр. Кеше эшкә килгән икән, без аңа кечкенә генә булса да фатир бирергә тиеш. Эштән китә икән, фатирны бушата. Бөтен дөньяда шундый система. Әйтик, АКШта галим эшкә килә икән, еллык хезмәт хакы шундый булачак, дип әүвәл килешү төзелә. Менә сиңа торачак фатирың, машинаң, машина куя торган урының, диләр. Бездә дә шулай булырга тиеш. Шунсыз фәнне күтәреп, талантлы яшьләрне фәнгә җәлеп итеп булмый. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 126 | 02.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»