поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.08.2013 Җәмгыять

“Миңа балаларым кирәк түгел”, – ди гаиләсен ташлап, Үзбәкстанга кайтырга теләүче Мәдинә Ширманова

Хатын-кыз балага узуга сабыен түземсезлек белән көтә башлый. Карынында чакта аның белән сөйләшә, аңа матур исем эзли. Ә дөньяга килгәч, сабый аның иң кадерле кешесенә әйләнә. Берәүләр хәер сорашып булса да, сабыен аякка бастырырга тырыша, ә менә Кукмара районында яшәүче Мәдинә Ширманова исә газиз балаларыннан баш тарта.

Миңа наз кирәк

Мәдинә Үзбәкстанда туып үскән. Апаларына ияреп, чүпрәк-чапрак сатарга дип Татарстанга килеп чыга. Авылдан-авылга йөр­гәндә юлда туктап утырткан Тимербай белән очраша башлый. Бу вакытта Тимербайның беренче хатыныннан аерылган гына вакыты була. Яшь кыз ир-атның күңелен яулый. Озакламый: “Мин Үзбәкстанга китеп бәхетле була алмыйм, мине килеп ал, сиңа кияүгә чыгам”, – дип шалтырата. Тимербай, йоласын туры китереп, Мамадыш районы Тәкәнеш авылында яшәүче Мәдинәнең апаларына барып, аның кулын сорый. Шуннан соң 21 яшьлек кыз белән 40 яшьлек ир гаилә корып җибәрә. Тимер­байның беренче хатыныннан баласы булмый. Кулына үз сабыен тотып сөяргә хыялланган иргә бу бәхетне Мәдинә бүләк итә. Мә­хәббәт җимешләре булып, ба­шта кызлары дөньяга аваз сала. 1 елдан исә уллары туа. Хәзер берсенә –3, икенчесенә 2 яшь. Бәхет өчен тагын ни кирәк дияр идең дә бит. Әмма нәкъ шушы вакытта ир – хатынын, хатын ирен аңламый башлый. “Мин бит яшь әле. Миңа наз, сөю кирәк. Яратылып яшисем килә. Көндәлек эшләр, бертөрле тормыш туйдырды инде. Кафе, рестораннарга барасым, кунакка йөрисем килә. Мин әле “уйнап” туймадым. Монда бит аралашырга да кеше юк. Балаларга карагач, ачу гына чыга. Аларны кыйнап булмый. Шуңа кычкырам. Быел җәй су буена киткән өчен кызымны кычыткан белән чәбәләдем”, – ди ул. Шулвакыт сүзгә Тимербай кушылып: “Бала бит ул, чыгып та китәр. Әмма аның аркасын шулкадәр кычыткан белән чабарга кирәкми иде”, – ди.

Ял итәргә вакыт җитми

Төркәш авылында Тимербай Рәкыйповны хөрмәт итмәгән кеше сирәк. Кулы алтын, техниканы белә, кешеләргә ярдәмчел, кыш буе итек басып, сату итә. Авылдашлары аның турында: “Бәхеткә тиенде дигән идек, киресенчә булып чыкты. Бу хатын аңа рәхәт күрсәтми. Баласына өч ай булганда беренче тапкыр өеннән чыгып киткән иде. Үзбәкстанга юлны ул Казан белән Кукмара арасы кебек кенә күрә. Балаларын куркытып бетергән”, – диләр.

Тимербай исә һаман эштә, шабашкага еш чыгып китә. Тик менә балаларын караучы булмагач, эшли алмый. “Авылда эш күп бит. Терлекләр дә бар. Җәй көне печәнен әзерлисең, бакча эшләре, йорт-җир зур. Кунакка йөрергә вакытым калмый минем. Аннан соң каядыр барсаң – кызым белән улымны әнигә калдырырга кирәк. Ә ул олы яшьтә. 80не тутырып килә. Әле дә ярый шул әнием бар. Балаларны күбрәк ул тәрбияли инде. Мә­динә бит еш чыгып югала. Узган ел Яңа ел алдыннан хастаханәдә 15 көн яттым. Табиблар: “Ба­лаларның анасы юкмы әллә?” – дип сорагач, читен була иде. Мәдинә ул вакытта Үзбәк­станда 2 ай торды. Аннан соң безнең янга кайткач, берәр ай, берәр атнага югалып йөри иде. Быел өч көннән артыкка китми. Кайтып җитә. Үзе гел: “Миңа си­нең балаларың кирәкми, китәм”, – ди. Көтеп алган сабыйларымны мин үзем генә үстерергә дә риза. Тик һаман саен Мәдинәнең яшь булуын исәпкә алып, гафу итеп киләм. Балалар ятим үсмәсен дим. Әмма ул 15 минут үзен бертөрле тота, аннан тагын үзгәрә. Юктан тавыш чыгара. Өйдәге эшнең күбесен әни башкара югыйсә”, – ди ул.

Шулвакыт аның сөйләп бе­тер­гәнен дә көтмичә Мәдинә сүзгә кушыла: “Атнага ике тапкыр идән юам, ашарга пешергәлим. Минем монда яшисем килми. Минем һәр адымымнан гаеп эзлиләр. Туйдым болардан”, – ди ул.

Орфага апага бердәнбер улының балалары бигрәк газиз. “Килен кычкыра, каршы әйтә, пычрак сүзләрне жәлләми. Ул миңа кычкырганда – оныклар йөгереп килеп күкрәгемә сарылалар. Кем уйлаган 80 ягына чыкканда шундый хәл булыр дип. Өйдә тынычлык югалды. Үзем дә туеп әллә кайларга чыгып китәрдәй булам. Мәдинә белән бер түбә астында яшисем килми”, – ди ул.

Прописка кирәк ...

Мәдинә белән Тимербай 2012 елда язылыша. Хатын шуннан соң вакытлыча пропискага керә. Тик гаиләдә тынычлык югалгач, хатын чыгып китеп йөри башлагач, алар аерылышырга карар кыла. Быелның апрелендә суд аларны аера. Балалар әтисе белән кала дигән үзара килешү булгач, судта бу хакта сүз дә булмый. Мәдинә – Россия гражданы түгел, ә балаларында гражданлык бар. Хәер, Тимербай балаларын, үзем тәр­биялим, дип тора анысы.

Рәсми аерылышсалар да, Мә­динә һаман кайтып-китеп йөри. “Мин Үзбәкстанга берничек тә бала ияртеп кайта алмыйм. Мин анда китеп яңа тормыш башламакчы булам. Анда апам, абыем, энем бар. Бала ияртеп кайтсам, мин анда кемгә кирәк?” – ди ул.

“Ник Үзбәкстанда гына калып бәхетле булмадың?” – дип сорыйм. “Ул вакытта миңа каядыр еракка китәргә кирәк иде. Гай­бәтләр онытылсын өчен”, – ди Мә­динә. Озакламый пропис­касы бетә. Закон буенча аны биш елга туган ягына депор­та­ция­ләргә тиешләр.

Исерек татар хатыны да болай эшләми

Бу көнне әлеге гаиләгә Кукмара районының “Тылсым” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гөлнара Бадыгыева да килгән иде. “20 ел эшләп, мондый хәл күргәнем юк иде: балага хокукларымнан мәхрүм итеп белешмә бирегез, дип килгән беренче ана бу. Без бу гаиләгә еш киләбез. Мәдинә китәм ди дә – китми, кайдадыр йөреп кайта. Аңа шулай уңайлырак. Бала хокукыннан мәхрүм итәр өчен ул наркоман, эчкече булырга тиеш. Балаларын җәберләгән әниләрнең дә хокук­ларыннан мәхрүм итәр өчен суд юлын озак таптыйсы. Хәтта исерек аналар да, бер генә мөм­кинлек бирегез, дип ялвара. Араларында уңай якка үзгәрүчеләре дә бар. Ә Мәдинәне аңламыйбыз. Ничек инде үз балаларыңнан баш тартырга кирәк?!” – ди Гөл­нара Рәис кызы.

“Мин үз әниемне сагынам”

Мәдинә белән озак сөйләшеп утырдык. Социаль хезмәткәрләр үз киңәшләрен бирде. Сәгатьләр буе үгетләп карадылар. Ахырда Мәдинәдән, фикереңне үзгәрт­мәдеңме, дип сорадым. Ул миңа: “Юк, барыбер китәм. Әти-әнием­не сагынам. Әниемне яратам. Ул миңа бик кирәк. Татарстанда миңа берни дә калмаган”, – дип җавап бирде. “Кызың Таңсылу да әнисен сагыныр бит, аңа бигрәк тә синең яратуың кирәк”, – дим. Хатын дәшми.

Аның алма кебек чагы. Теге вакыттагы чүпрәк саткан Мәдинә түгел ул хәзер.

P.S.:
Социаль хезмәт күр­сәтү хезмәткәрләре Тимербай белән Мәдинәгә, уйлап бе­тергәч, районга килеп карарыгызны әйтер­сез, дигән иде. Мәдинә фикерен үзгәртмәгән. Кичә: “Балаларымнан баш тартам, алар әтиләре белән яшәсеннәр, 1 елга Үз­бәкстанга китәм”, – дип аңлат­ма язган. Түзә алмадым, Тимербайга да, Мәдинәгә дә шалтыраттым. Гаилә башлыгы: “Балаларым ичмасам, тавыш-гауга күр­мичә яшәр, 1 ел узгач, Мәдинә дә бәлки үзгәрер. Аерылышып тору файдага булмасмы”, – дип җавап бирә. Мәдинә исә: “Фикеремне үз­гәртмим, мин китәргә карар кылдым. Әлегә 1 елга гына. Сагынмасам, кайтып та тормам”, – дип җавап бирде. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 126 | 02.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»