поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.01.2009 Җәмгыять

УЛ КӨН БАРЫБЕР КИЛӘЧӘК

Гаделлек мәсьәләсе мине үземне үзем белә башлаганнан бирле кызыксындыра, йөрәгемне дулкынландыра, күңелемнән чыкмый. Гаделлеккә хилафлык килсә, мин бик нык хафаланам, көчемнән килгән кадәр аны кайтарырга тырышам. Коммунистик идеяләрне дә мин гаделлекне алга сөргәне, игътибарны тигезлек мәсьәләсенә юнәлткәне өчен якын күрәм. Ышанам, кешелек иртәме-соңмы, кайчан да булса, гаделлек байрагын югары күтәрер, күпчелек гади халык үзенең гаделлеккә булган сусавын басуга ирешер. Җир йөзендә яшәүче бөтен халыклар, зурмы алар кечкенәме, тарихи үсеш дәрәҗәсенең нинди булуына карамастан, бертигез хөрмәт ителеп, бер үк хокукларга ия булачак.

Халык һәм милләтара мөнәсәбәтләргә тукталып тормыйча, мин бары үзебезнең тормышта, кешеләр арасындагы гаделсезлек күренешләренә басым ясыйсым, аларны тудыручы сәбәпләрне күрсәтәсем килә.

 

Әгәр кемнәргәдер югары хак түләүне, хезмәт урыннарын бүгенгедәй бүлүне, дәрәҗәле вә мактаулы исемнәрне, югары дәүләт бүләкләрен хәзергедәй бирүне дәвам итсәк, күп өлкәдә, бигрәк тә икътисадта, әдәбият-сәнгатьтә алга китеш булмаячак.

 

Төгәл фән һәм техниканың үсешенә сокланып туймаслык. Салам кибәнендә энәләр үзара эзләшеп бер-берләре белән очрашалармыни: галәм киңлекләрендә космик кораблар, берсен икенчесе табып, бергә кушылалар, бербөтен булып бер максатка эшли башлыйлар. Автомат аппаратлар төгәл очып барып башка планеталарга куналар, алар турында Җиргә мәгълүмат тапшыралар. Су асты көймәләре өскә бер дә калыкмыйча дөнья әйләнә сәяхәт итәләр. Ә менә илнең икътисадын җайга сала алмыйбыз. Илнекен генәме соң? Кечкенә генә бер хуҗалыкны да тернәкләндерү, аякка бастыру күп очракта кулдан килми. Район-шәһәрләр, төбәк-республикалар, эре хуҗалыклар турында инде әйткән дә юк. Ни өчен? Нәрсә комачаулый? Бу сорауларга җавап бик гади, минемчә. Фән һәм техника өлкәсендә, нигездә, шул эшкә сәләтле, уйлап табарга хирыс, өстәвенә тырыш кешеләр, икенче сүзләр белән әйтсәк, талант ияләре эшли. Ә менә хуҗалык җитәкчеләре, район, шәһәр, төбәк башлыклары булып бик еш кына очраклы кешеләр утыра. Кадрлар сайлаганда гаделлек принцибы бозыла...

 

Бик сирәк югары түрәләрнең балалары, туган-тумачалары фән-техника гранитын кимерә. Әдәбият үзәненә төшәргә, сәнгать үрләренә күтәрелергә теләүчеләре дә бик күренми. Чөнки бу өлкәләрдә эшләр өчен, билгеле бер казанышка ирешү өчен, талант булмаса да, сәләт дигән нәрсә кирәк. Ә менә зур хезмәт хакы түләнә торган җитәкче дилбегәсен тотарга, аны уңга-сулга тарткаларга йөнтәс кулың, зур йодрыгың, кирәк чакта кычкырырга калын тавышың булса, шулар җитә дип уйлыйлар. Минем белән Мәскәүнең М.С.Щепкин исемендәге югары театр училищесы каршында оештырылган татар студиясендә бер түрәнең дә баласы яки якыны укымады. Аларны артистлар арасында да белмим. Ә менә җитәкчеләр даирәсендә күп күрдем. Дөньялар болганып, ил байлыгын ялган хосусыйлаштыру башлангач, түрәләрнең кадерлеләре һәм якыннары, майлы кал¬җалар эләктереп, эшмәкәрләр булып киттеләр. Шул шөгыльдә башлары әйләнерлек уңышларга «ирештеләр». Гаҗәпкә калырлык, ничек җитәкчеләрнең балалары, туган-тумачалары, кар¬дәш-ырулары – барысы шулай кәсепчелеккә сәләтле булып тудылар икән? Хәер, әтиләре дә күпкырлы талант ияләре шул. Заманында социализм төзүгә «зур өлеш» керттеләр. Хәзер капиталистик җәмгыять әвәлиләр.

 

Бөтендөнья тарихында дәүләт тарафыннан рәсми рәвештә хәер-фатиха бирелгән иң зур гаделсезлек, мөгаен, Россиядә гомумхалык милкен, хосусыйлаштыру шигаре астында, өстән билгеләнгән аерым кулларга, бушлай дип әйтерлек, өләшү булгандыр. Гади халыкны алдау сәясәтен тормышка ашырган  Чубайсның «җиңел кулы» белән кечкенә бер төркем, өстәвенә барысы да дип әйтерлек бер милләт кешеләре, көне-сәгате белән супербайларга әйләнделәр, ә күпчелекне тәшкил иткән икенчеләр шул ук тизлек белән хәерчегә әверелделәр, ярык тагарак янында коры кашык тотып утыралар. Шул законсызлык һәм әхлаксызлык өчен әле бүгенге көнгә берәүнең дә суд каршында җавап биргәне, халык алдында гафу үтенгәне юк. Президент сайлау кампаниясе вакытында В.В.Путин законсыз хосусыйлаштырылган дәүләт милкен суд аша кире кайтарырга вәгъдә бирсә дә, аны эшләмәде. Имеш, бу гамәл җәмгыятьтә конфронтация тудырачак, кораллы конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин. Ә Медведев, ялгышмасам, бу хакта ләм-мим, бер сүз дә катмады. Әйтерсең күз алдында булган гаделсезлек тарихта булмады, халыкны күрәләтә алдау чынбарлык түгел. Гади һәм гадел сорауларга кем ачык җавап бирер? Кайда минем дәүләт милкендә булган өлешем? Ул кем кулында? Аны миңа – законлы хуҗасына кайтарырга кем булышыр?

 

Күпме кеше гаделсезлектән зарланып, үзен җәберләүчене каргап күз-яшь түгеп яши. Кайберәүләр, аны күтәрә алмыйча, дөреслекне табуга өметләрен өзеп, соңгы юлга басалар, дөнья белән алыш-бирешләрен өзәләр. Иҗат кешеләре, язучылар, артистлар арасында, хезмәтләре лаек булса да югары бүләкләрне, дәрәҗәле һәм мактаулы исемнәрне ала алмыйча тормыштан рәнҗеп китүчеләр булды.

 

Г.Тукай исемендәге бүләк булдырылгач, ул 160 кешегә бирелгән. Алар арасында гадәти артистлар, уртакул язучылар, иҗат җимешләре бүләк нигезләмәсенә туры килмәгән лауреатлар юк түгел. Әнә бер «әдип» Язучылар берлегенең элеккеге рәисе дип язасы урынга элеккеге Язучылар берлегенең рәисе, азатлык өчен көрәштә корбан булган Кол Шәриф урынына Кол Гали дип яза. Ә шулай да югары бүләкне, бер үк әсәрләре өчен, икенчеме-өченчеме талпынуында булса да алуга иреште.

 

Язучылар җитәкчеләргә никадәр якынрак булсалар, алар җаена торсалар,  шулкадәр күбрәк һәм зуррак бүләк һәм мактаулы исемнәр алалар, китапларын да дәүләт хисабына зур тираж белән том-том итеп чыгаралар.

 

Милләт хадимнәре, аның тарихы, фаҗигале язмышы хакында, азатлыгы өчен көрәшчеләре турында югары зәвыклы, киң күләмле, тирән эчтәлекле зур әһәмияткә ия булган әдәби әсәрләр, публицистик язмалар авторлары Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, миңа калса, инде күптән Тукай исемендәге бүләкне алырга тиешләр иде. Юк шул. Телләре озын, сүзләре үткен булгач, аларны дәрәҗәле бүләккә тәкъдим итәргә ашыкмыйлар.

 

Салават Фәтхетдинов Татарстан турында бер җыр башкарганы өчен Тукай исемендәге бүләкне яулады. Ә менә Зөһрә Сәхабиевага, Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов сүзләренә иҗат иткән «Җидегән чишмә» дигән классик җырын классик кимәлдә башкарса да, ул бүләк әле тәтемәде. Гаделлек бәлки киләчәктә тантана итәр? Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» драма әсәре «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны алган иде. Ә менә шул ук әсәр буенча куелган спектакль Тукай бүләгенә лаек дип табылмады. Пьесасы конкурста иң яхшы дип табылган автор үзе генә булса да бүләккә лаек булырга тиеш иде ләбаса.

 

Радио-телевидениедә эфир вакытын зыялыларга, газета-журналлар битләрен авторларга бирүдә дә гаделсезлек сизелә. Телевизор экраннарында бер үк йөзләр, радиода бер үк тавышлар, вакытлы матбугатта бер үк исемнәр. Театрлар репертуарына аерым тукталасым килә. Соң¬гы вакытта драматургия кризис кичерә, дип күп сөйлиләр. Кичерми нишләсен. Театрларда монополист драматурглар барлыкка килде. Башкаларга сәхнә мәйданы тарайды, үсү мөмкинлеге калмады диярлек. Ярый да монополистлар һәр очракта «штучный уникаль товар» әзерләсәләр. Юк бит. Товарлары бик еш конвейердан төшә. Шулай да сәхнәгә күтәрелә. Моның сере нәрсәдә?

 

Мин үз гомеремдә ике пьеса яздым. Беренчесен – казна эшендә эшләү дәверендә. Туфанга ике мәртәбә укыган идем. Ул кызыклы дип бәяләде. Батырчылык итеп, мин ул пьесамны, укып карагыз әле, дип, Минзәлә театрының баш режиссеры Мулланур Мостафинга бирдем. Ул, куябыз, кил, коллектив белән бергә эшләрсең, дип берничә мәртәбә чакырды. Мин, юләр, төп эшемә бирелеп барырга вакыт таба алмадым.

 

Икенче пьесамны «Яңа татар пьесасы» конкурсына атап яздым. Белүемчә, аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы фамилиядәшем Гали Арслановтан башка жюри әгъзасы укымаган. Ул конкурс йомгаклары буенча «Мәдәни җомга» газетасында (17.12.04) дөнья күргән «Татар драматургиясе, хәлең ничек?» дигән язмасында Т.Миңнуллин, З.Хәким, Ф.Бәйрәмоваларның драма әсәрләре белән беррәттән минем пьесамны да күрсәткән иде.

 

Югарыда язганымча, гаделлек мәсьәләсе күңелемне даими җәфалап торгач, пьесамда да шул хакта язган идем. Исемен дә төп геройның исеме белән «Гадел» дип атадым. Әсәр сюжеты шулай: Гаделне гаделлек яклап көрәшкәне өчен атып үтерәләр.

 

Инде әйткәнемчә, пьесам конкурста игътибарсыз калды. Мин аны Түбән Кама шәһәр театры баш режиссеры Рөстәм Галиевкә укырга бир¬гән идем. Ул миңа: «Пьесагызны куярга алына алмыйм. Чөнки мин үзем пьесагызда сурәтләнгән мохиттә яшим», – дип җавап бирде. Бу инде, минем уйлавымча, пьесама, бер яклы гына булса да, уңай бәя. Заман пьесасы бүгенге көн мохитен, андагы вакыйгаларны, бәрелешләрне, фикер каршылыкларын, кичерешләрне чагылдырырга тиеш. Шунысы да мәгълүм булсын, инде өч елдан артык вакыт үтсә дә, Рөстәмнең пьесамны кайтарып биргәне юк. Казанда сорасам, пьесагыз Түбән Камада, анда баргач сорасам, Казанда, ди.

 

Әлеге әсәремне Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрдановка да биреп караган идем. Ул: «Пьесагызны коллективта укыдык. Аны куяр өчен бик көчле труппа кирәк. Әгәр сәхнәләштерергә теләүче режиссер булса, мин каршы түгел», – дип җавап бирде.

 

Театр җитәкчеләре, аеруча режиссерлар исән авторларның пьесаларын куяр өчен сайлаганда нинди принциптан чыгып эш итәләр икән, бу  – минем өчен җиде йозак белән бикләнгән сер. Шуны чишүче кыю һәм гадел драматург табылса, мин аңа бик зур рәхмәтле булыр идем.

 

Гаделлеккә булган омтылышны, Гаделне атып үтергән кебек, тормыштан җиңел генә алып ташлап булмый. Ул кешеләрнең гасырлардан килгән зур һәм бөек хыялы. Ә кешеләр хыялларын чынбарлык итәр өчен яшиләр. Ул көн барыбер тантана итәчәк.

 


Хәмзә АРСЛАНОВ
Шәһри Казан
№ 7-8 | 16.01.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»