поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
03.08.2013 Мәдәният

Музыкага багышланган гомер

Рамил БАТЫРШИН - талантлы баянчы, музыкант, Самара филармониясенең рус халык инструментлары ансамбле җитәкчесе, Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган Халыкара оркестрлар һәм халык инструментлары ансамбльләре фестиваленең Гран-при һәм Самара өлкәсе губернаторы премиясе иясе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре...

Самара татарлары арасында Россия Федерациясенең атказанган артисты исемен йөртүче башка берәү бармы икән? Юк, диләр. Димәк, без Рамил Батыршинның кем булуын, кайда үсеп, ничек шундый зур дәрәҗәгә ирешүен белергә хаклыбыз.

Әтисе, Шамил ага Батыршин, Оренбург татары. Әнисе Наҗия Насыйбулла кызы безнең яклардан. Өйләнешкәч, алар башта Оренбургта яшәп алалар. Әтисе Оренбургның музыка комедиясе театрында сәхнә хезмәткәре булып эшли. «Гомере буе ул биредә отып алган музыкаль комедияләрнең һәм оперетталарның җырларын җырлап йөрде. Тавышы да, моңы да булган, тик менә белеме генә җитеп бетмәгән, укыган булса, җырчы буласы кеше иде ул», - дип сөйли әтисе турында Рамил Шамил улы. Ә әнисе - гади сатучы. Юк, гади түгел, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе. Ул 1957 елда гаиләсе белән Куйбышевка, туганнары янынарак күчеп килгәч, Масленников һәм Мичурин урамнары чатындагы беренче гастрономда сатучы булып эшли башлый. Ә ул вакытларда шундый престижлы урында эшләү мактаулы һәм шул ук вакытта бик җаваплы да була. Намуссыз сатучыларны һәм директорларны күпләп төрмәгә утырткан чакларда Наҗия Насыйбулла кызы 30 ел буе бер урында эшләп, орден алу бәхетенә ирешкән.

Биш яшьлек уллары Рамил һәм кызлары Раилә белән Куйбышевка күчеп килгән гаилә хәзерге Идел буе микрорайоны урынындагы Яблонька бистәсеннән сатып алынган өйләрендә яшиләр. Җырчы әтисенә карап улы да бакчага тазлар, чиләкләр, ләгәннәр алып чыгып, шулардан музыка инструменты кебек нәрсә әмәлли һәм төпләренә бәрә-бәрә музыка чыгарырга азаплана. Урожайный урамы тәмам тынгы күрми башлагач, әтисе белән әнисе, бу балада өмет бар дип, аны музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Инструментны Наҗия ханым үзе сайлый: баян! Ә алты яшьлек малайны зур баян төймәләре дә куркытмый, ул шатлана-шатлана ноталар, көйләр өйрәнә башлый. Шул вакыттан башлап күршеләре таз һәм чиләк шалтыравына түгел, ә ай нурында агылган баян көенә моңланалар. Кунакка килеп чыккалаган туганнары да Рамилдән татар көйләре уйнатып, җырлашып утырырга яраталар.

Яшүсмер сигезенче сыйныфны тәмамлаганчы, Овраг подпольщиков бистәсендә урнашкан музыка мәктәбендә, аннары Куйбышев урамындагы музыка училищесының халык инструментлары бүлегендә укый. 1969 елда «Ялкынлы яшьлек» ансамблен оештырган Илгиз Колючев аны шуннан табып ала да инде.

«Бу вакытлар минем күңелдә яшьлегемнең алтын мизгелләре булып истә калган. Мин нәкъ шушы елларда үзебезнең татар халкы мәдәнияте белән якыннанрак танышу бәхетенә ирештем. Без, беренчеләрдән булып Куйбышев татарларына тиңсез җырларын, моңнарын, биюләрен кайтаручылар буларак, Металлурглар мәдәният сараенда уздырыла торган репетицияләргә иҗат канатларында очып бара идек. Ансамбльнең беренче артистлары Илгиз Колючев, Рифкать Фәретдинов, Шамил Сатдаров, Әлфия Гыйниятуллина, Камил Шамкаев һәм башкалар - барысы да очкынлы талант ияләре иде. Бигрәк тә мәрхүм Рифкать Фәретдиновны еш искә төшерәм: ул булган җирдә гел уен-көлке, кызык-мәзәк, шаян сүз хөкем сөрә, ә сәхнәгә чыкканда ул җитди һәм талантлы була белә иде. Һичшиксез, сүз остасы иде ул егет», - дип исенә төшерә Рамил әфәнде.

Уналты яшьлек егеткә биредә барысы да ошый. Ни дисәң дә, яшьлек яшьлек инде ул. Беренче җылы карашлар, алкышлар, иҗади уңышлар... Ул бит халкына андый-мондый такмаклар гына уйнамый, Салих Сәйдәшевнең Советлар Армиясе маршы, Рөстәм Яхинның классикага әверелгән тиңсез көйләре белән үзенең иҗат юлын яра.

«Ялкынлы яшьлек» ансамбле составында Самара, Оренбург өлкәләренең татар авылларына, Татарстанга гастрольләргә йөргәндә, егеткә сәхнә тормышы ошаган булса кирәк. Рамил профессиональ музыкант карьерасын сайларга ниятли. Училищены тәмамлаганнан соң, ул ансамбль белән саубуллаша да, Ленинград консерваториясенә юл тота. Мәдәният каласы тормышы, югары культура, дәрәҗәле педагоглар - барысыннан да уңа Рамил Батыршин. Укытучылар да яңа студенттан канәгать. Ә барысыннан да бигрәк Ленинград консерваториясе каршындагы училищеның вокал курсында укучы украин кызы Вера уңа. Ирдән...

Рамил консерваторияне тәмамлаган 1976 елда өч шәһәрдә туй гөрли - Ленинградта, Куйбышевта һәм Вераның туган ягы Полтавада. Яшьләргә тормышларын Пермьдә башларга туры килә. Юллама буенча килгән музыка белгечләре Пермьнең мәдәният институтын ачуда башлап йөриләр, ә ачылгач, аның беренче укытучылары да булалар. Ә Рамил Шамил улы халык инструментлары ансамблен оештыру идеясе белән янып яши һәм күп тә үтми аны оештыра да.

Шулай, музыкага уралып, ун ел гомерләре сизелмичә үтеп китә. Уллары Илдар да инде мәктәп баласы. Тик менә туган яклары аларны һаман җибәрми, һаман үзенә тартып тора. Монда бит аларны икетуганнары - төзүче Вазыйх Мөхәммәтшин, хирург - Шамил Сатдаров, медицина фәннәре докторы - Әлфия Хәмәдиева, бертуган сеңелесе, немец теле белгече, доцент - Раилә Шакирова һәм, әлбәттә инде, әтисе һәм әнисе көтә... Батыршиннар Самарага кайткач, әнисе Наҗиянең авыру икәнлеге билгеле була. Рамил белән Вера да, Раилә дә аны бала карагандай тәрбияләп, 62 яшендә гүргә иңдерәләр. «Ә әти картаеп, үлем чире белән авыргач, миңа күп эшләргә туры килгәнлектән аны күбрәк Вера карады. Хастаханәдә аның килен булуын белгән табибларның исләре китте. Кайберәүләр үз әти-әниләрен дә карамыйлар, ә монда килен каенатасын шулай хөрмәт итә. Мин моның өчен хатыныма бүген дә бик рәхмәтле», - ди Рамил әфәнде.

Самарага күчкәч, ул филармониягә эшкә урнаша. Директорга Пермьдә оештырган ансамбленең чыгышлары язылган видеотасмаларны күрсәткәннән соң, биредә дә шундый ук ансамбль оештыруга рөхсәт ала. Элек безнең филармониядә тик классик музыка башкарылган булса, Рамил Батыршин аны рус, татар, башка милләт халыклары көйләре, кинофильмнар өчен язылган матур музыка белән төрләндерә. «Безнең Идел буе регионында төрле милләт халыклары күптәннән бер казанда кайныйлар һәм аларның мәдәниятләре табигый рәвештә бер-берсенә үтеп керә, башкаручылар музыканы кайсы милләт кешесе чыгарганын аерып тормыйлар, сыйфатына карап репертуарга алалар. Менә, мәсәлән, Татарстанның халык инструментлары ансамбленең художество җитәкчесе - рус кешесе, инструментлар да русларныкы, ә репертуар - татарныкы. Татарстан хөкүмәте үзенең территориясендә яшәүче бөтен милләтләрнең дә мәдәниятен үстерергә тырыша. Без бер җирдә яшибез һәм, илдә тынычлык булсын өчен, дуслык мөнәсәбәтләрен сакларга тиешбез. Минем өчен үзебезнең һәм чит милләтләрнең музыкасы дигән төшенчә юк. Бары тик яхшы, профессиональ дәрәҗәдә язылган музыка гына бар. Нинди генә телне, милли музыканы алма - Ходай биргән байлык, тиңсез көй», - ди музыкант. Ул әле дә Брамс, Дворжак, Прокофьев, Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин кебек бөек композиторларның музыкасын гына ансамбль репертуарына ала. Күптән түгел алар 40нчы профессиональ-техник училище директоры Мидхәт Хисмәтов чакыруы буенча Камышлыга гастрольләргә барып кайтканнар. Тамашачылар исләре китеп: «Без Самара филармониясендә татар һәм башка милләт халыклары көйләре башкарылуы турында белми идек әле. Гомумән, бик яхшы репертуар, бик зур рәхмәт», - дип үзләренең соклануларын белдергәннәр.

Дөрес, күпчелек халык югары зәвыклы музыканы аңлап бетерми, дип саный профессиональ баянчы. Бу татарларга гына түгел, башка милләт халыкларына да хас. Чөнки радио һәм телевидение халыкны эстрада һәм популяр музыка мохитында тәрбияли. Ә безнең ансамбльнең максаты - тамашачыга зәвыклы музыка тыңлату.

Ансамбльгә быел 27 яшь тулган инде. Соңгы 12 елда башкаручылар составы алышынмаган. Ансамбль җитәкчесе Рамил Батыршинга үткән елда 60 ел тулып узган булса, калган музыкантлар барысы да яшь.

Ә хәләл җефете Вера ханым шушы ансамбльнең төп солисткасы, ә гаиләдә иренең уң кулы. «37 ел буе эштә дә, өйдә дә гел бергә булсак та, без бер-беребездән туймадык, - ди Рамил әфәнде. - Гомерлек мәхәббәт шундый буладыр инде ул. Вера - ачык күңелле кеше, кайгыртучан хатын һәм яхшы ана. Минем татар туганнарым да аны бик яраттылар һәм үз иттеләр. Хатынымнан башка кунакка килсәм: «Башкача берүзең йөрмә, Вераны алып кил», - диләр». 

Вера ханым да чын күңеленнән татарларның гореф-гадәтләре белән соклана: «Әти белән әни вафат булганга күп еллар үтте инде, ә без ел саен укыткан Коръән мәҗлесенә бөтен туганнар җыелып килә, җылы сүзләр белән сагынып искә алалар», - дип сөйли ул.

Батыршиннарның уллары Илдар да - музыкант-пианист. Ул Мәскәү консерваториясен тәмамлаганнан соң, шунда яши һәм иҗат итә, сәнгать мәктәбе директоры урынбасары булып эшли. Илдар гастрольләргә еш чыгып йөри. Соңгы мәртәбә Самарага кайтканда филармониянең симфоник оркестрына кушылып уйнаган һәм безнең тамашачы аны хуплап каршы алган, иҗатына зур бәя биргән. Аның репертуары да бик җитди - Чайковский, Шопен, Бетховен...

«Ялкынлы яшьлек» ансамблендә татар көйләре уйнап музыкант карьерасын башлаган Рамил Батыршин яңадан татар мохитына кайту мөмкинлеген кире какмый. «Тик инде хәзер тагын да яхшырак, тагын да катлаулырак программа белән генә халык алдына чыга алам. Минем максатым - халкыбызда зәвык тәрбияләү, бөек иҗат җимешләренә җәлеп итү, татар композиторлары иҗат иткән иң яхшы музыканы күрсәтү. Әмма җитди музыка гына иҗат үрнәге була ала, дип ялгышучылар бар. Безнең ансамбль башкаруында кинофильмнарга, спектакльләргә махсус язылган җырлар да бик матур яңгырый. Аларны өч аккордтан торган такмак дип атап булмый, ә тулы мәгънәсендә музыка әсәре алар. Тамашачылар безнең концертларны бик яратып каршы алалар», - ди музыкант.

Ул яңа программалар, репертуар булдыру өстендә бертуктаусыз эшли. Рамил Шамил улы ансамбльнең сәнгать җитәкчесе генә түгел, ул аранжировкалар язучы да, репетицияләр үткәрүче дә, солист та. Хәтта продюсер буларак, бөтен гастрольләрне һәм концертларны да ул үзе оештыра. Авыр, билгеле, әмма бүгенге дөньяда башкача яшәп булмый.

Хәер, Рамил әфәндегә карап, бер дә үзенең яшен биреп булмый. Шул ук янып торучы, елмаючан күзләре, чигәләрен бәс сыра башлаган кара чәчләре, сынын төз тотып, җиңел атлап йөрүләре бу кешенең тәртипле тормыш алып баруы, яраткан эше, гаиләсеннән канәгать булуы турында сөйли.

Менә бу елның мартында Самараның Опера һәм балет театры бинасында өлкә губернаторы Николай Меркушкин Рамил Батыршинны һәм башка мәдәният хезмәткәрләрен губернатор премиясе белән бүләкләгәндә дә ул сәхнәгә “очып” чыккан иде.

Бу көнне Самара татарларының абруен күтәргән Рамил Батыршинны беренче булып Кабель компаниясенең директорлар советы рәисе Әнвәр Бульхин котлаган. Без дә, бераз соңгарып булса да, Рамил ага Батыршинның иҗаты һәм тормыш юлы белән соклануыбызны белдереп, губернатор премиясен алуы белән чын күңелдән котлыйбыз!
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»