поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.08.2013 Авыл

Авылларны бетерү кемгә файдалы?

Дүртенче елга киткән корылык игенчеләрне генә түгел, республикада яшәүче барлык кешене дә хафага сала. Төрле яклап таралучы имеш-мимешләр дә тынгылык бирми.

Кемнәрдер, быел кырдагы уңышны җыеп ала алмабыз, ахры, дип борчыла. Кемнәрдер, ипи бәясе артыр, дип фаразлый. Моңа бәйле рәвештә авылның киләчәге турында да төрле сүзләр йөри. Җитмәсә, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәч, авылда терлек асрауның мәгънәсе күзгә күренеп кими. Кибет киштәләрендә чит илдән китерелгән сөт һәм сөт продукцияләре, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукцияләрнең күләме арта. Авылда итнең килограммын 75 сумнан (тере үлчәмдә) алучы юк дип зарланалар.

Вәзгыятькә ачыклык кертү максатыннан, 47 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, озак еллар белгеч, хуҗалык һәм район җитәкчесе, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары булып эшләгән, соңгы елларда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин белән очрашып, әңгәмә корырга булдык.

– Фатыйх Сәүбанович! Сез әледән-әле Россия дәүләт җитәкчеләре, шул исәптән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, галимнәр белән еш аралашасыз. Алар бүгенге авылның нинди хәлдә икәнлеген беләләрме? Белсәләр, ни өчен үтемле чара күрмиләр?


– Әле яңарак кына Россия регионнарында булып кайттым. Чыннан да, авылда хәлләр кискенләшә. Бер яктан, ил җитәкчелеге армый-талмый авылга ярдәм турында сөйләсә, икенче яктан, күп кенә авылларда яшәр өчен шартлар начарлана. Юллар, газ һәм су кертү, торак шартлары турында гына әйтүем түгел. Безнең авыллар авырлыкка күнеккән инде. Иң мөһиме – киләчәккә ышаныч кими.

Ил җитәкчелеге инвесторларга ышаныч күрсәтеп тә ялгышты. Бер кулга 500 мең гектар җир бирү дөрес гамәл түгеллеге турында элек тә әйтә идем, хәзер дә кабатлыйм. Австралиядән самолет белән нәселле терлек кайтарту да үзен акламады. Нәсел эшен яхшырту кирәк. Тик мондый чыгымнар белән түгел. Чит ил техникасын сатып алу да киләчәктә хуҗалыкларны кабалага төшерәчәк. Ватылса, төзәтергә “Сельхозтехника”ларны да бетерделәр. Җир эшкәртү, пар җирләреннән файдалану, сугару, тиешле күләмдә ашлама кертү, корткычларга каршы көрәш, башка төр чаралар турында онытып баручы хуҗалыклар арта. Әйтергә дә оят хәтта. Россиядә җитештерелә торган ашламаларның 85 проценттан артыгы чит илләргә озатыла. Үзебезгә калмый да диярлек. Файдасы булмаса, алмаслар иде бит.

Озак еллар дәвамында юл йөргәндә төрле кырларны күзәтеп яшим. Кыр бит ул хуҗалыкның намус китабы. Анда барысы да язылган, укый гына бел. Элегрәк елларда югары уңыш үстергән хуҗалыкларның басуына карап йөрәгем әрни. Нурлат районында эшләгәндә Алексеевск районы Урта Тигәнәле авыл җитәкчесе Җәүдәт ага Әхмәтҗанов хуҗалыгындагы кебек кырлар берәр вакыт бездә дә булыр микән, дип хыялланганым хәтердә. Хәзер шул ук кырлар “Вамин” ярдәме белән бик мескен хәлдә. Юл буеннан үткәндә кайберәүләрнең сыртларын көйдереп аласы килә.

– Чит илләргә көчле СССР элегрәк ничек кирәкмәгән булса, бүген көчле Россия шулай кирәк түгел. Безнең авыл хуҗалыгы шул исәптә бугай...

– Аларга Россиядән бары тик чимал, иң беренче чиратта нефть, газ, башка төрле казылма байлыклар кирәк. Авыл хуҗалыгы продукцияләре белән Россияне тулысынча тәэмин итәргә дә әзерләр. Бүген без куллана торган азык-төлекнең 40-50 проценты чит илләрдән кертелә. Алар исә моңа гына да риза түгел. Ит, сөт, май, яшелчә, җиләк-җимеш безне тулысынча тәэмин итәргә исәпләре. Бу юнәлештә төп киртә булып авыл кала. Димәк, безнең авылларны хәлсезләндерү кирәк. Россияне башкача таркатып булмый. Сугыш-мазар яки атом-төш коралы белән барып чыкмады. Россия авылларын юкка чыгаруның иң ансат юлы – продукция җитештерүне табышсыз итү. Сүземне дәлилләр өчен мисалларны күп китерергә мөмкин. Игенчелекне алсак – 43 миллион гектар сөрү җирләре чәчү әйләнешеннән төшеп калган. Терлекчелектә инде 20 елдан артык түбән тәгәрәү дәвам итә. Барысы да бер максат белән эшләнә.

– Россия элек-электән авылга таянган. Авыл яшәеше күп милләтләрне милләт буларак саклап калган. Биредә дин, тел-лөгать, гореф-гадәт, башка бик күп төрле кешелек сыйфатлары ныгыган…


– Мин телевизордан авыл хуҗалыгы турында тапшыруларны зарыгып көтеп алам. Россия буенча уңыш 95 миллион тонна булыр, дип алдан кычкырдылар да, хәзер нигәдер артык шауламыйлар. Әнә Сарытау өлкәсендә көзге бодайдан 16 центнер алганнар. Бу бит уңыш бик аз дигән сүз инде. Барысын да корылыкка сылтау итеп торасы юк. Технология дөрес кулланганда, чәчү мәйданнарын тиешенчә әзерләгәндә көзге культуралардан гына түгел, язгыларыннан да яхшы уңыш алып була.

Татарстан телевидениесендә дә авыл хуҗалыгы проблемалары турында тирәнтен анализлы тапшырулар бик аз. Үзәк телевидение бу юнәлештә бөтенләй эшләми, дияргә була бит. Сәгатьләр буе ниндидер зәвыксыз, тозсыз, мәгънәсез тапшыруларга өстенлек бирелә. Яшьләр ул үтерешләрне, көчләүләрне карап нинди тәрбия алсын инде. Аннары балаларда мондый миһербансызлык сыйфатлары каян килә, дип гаҗәпләнәбез. Югыйсә авыл тормышы, аның проблемалары турында махсус канал ачу турында инде күпме сөйләнде. Элеккеге авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник та вәгъдә иткән иде. Күрәсең, үз кесәсе якынрак булды. Махсус канал түгел, авыл хуҗалыгы турында тапшыруларга да акча табылмады.

Аннары, бәлки дәүләт кешесе буларак мин моны әйтергә дә тиеш түгелмен, әмма Россия авыл хуҗалыгы белән авыл хуҗалыгында әлепне таяк дип белмәгән Дворковичлар җитәкчелек итәргә тиеш түгел бит инде. Бездә соң авыл хуҗалыгында эшләп, тәҗрибә туплаган белгечләр азмы? Югыйсә белеме буенча медик Елена Скрынник шактый зыян салып китте бит инде. Бүгенге министр юрист Николай Федоровның да проблемаларны хәл иткәндә бер яктан икенче якка ташлануы авыл хуҗалыгына файдага түгел. Соңгы вакытларда Россиянең 16 регионында шәхси хуҗалыкларда дуңгыз үстерүне тыю турындагы карарны корткычлык дими ни дисең? Урыс авыллары элек-электән асраган ич аны. Дуңгыз ите белән гаиләсен тәэмин иткән, шуны сатып көн күргәннәре дә байтак. Терлек асрау тыелгач, авылда ничек яшәмәк кирәк? Югыйсә Африка чумасыннан котылуның башка юлларын табып булмыймы?

– Авыл хуҗалыгында дәүләт югарылыгында хәл итәсе проблемалар шактый...


– Дәүләт ярдәменә килгәндә, аның күбрәге турыдан-туры хуҗалыкларга түгел, ә банкларга элегрәк алынган кредитларның процент ставкаларын капларга китә. Бу тәртипне үзгәртми торып, алга китеш булмаячак. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәч, чит илләрдә авыл хуҗалыгына нинди ярдәм күрсәтелә, безнең хуҗалыклар да шулкадәрле акча алырга тиеш. Башкача үзара ярышу, тигез көндәшлек турында сүз алып баруы да мөмкин түгел. Хәтта БСО кысаларында да узган ел Россия авыл хуҗалыгына 500 млрд сум акча бирелергә тиеш иде. Хәтерем ялгышмаса, бездә ул нибары 130 млрд сум бирелде. Аның да 76 млрд сумы банкларның кредит ставкаларын капларга киткән. БСО илләрендә бит кредит ставкаларының ни икәнен дә белмиләр. Кредит та бездәге шикелле талауга корылмаган, бар булган 1,5-2 процент тәшкил итә. Авыл хуҗалыгына ярдәм күләме йөзләрчә тапкыр ким булгач, үзара көндәшлектә кем өстен чыгасы алдан ук билгеле шул инде.

Табигать шартлары чагыштырмача кыен булу бер хәл. Техника һәм технологияләр буенча да без әле чит илләрдән бик ерак торабыз.
Сыерның сөте мул булсын өчен аны тиешенчә итеп ашатырга да кирәк. Күпме еллар эшләп хуҗалыкларда сөтләчбикәләрне фураж, концентрат һәм башка төр азык белән җитәрлек күләмдә тәэмин итүләрен сирәк күрдем, дияргә була. Бүген дә шулай. Фуражның килограммы 9 cум тора бит. Сыер исә рационында 15 кг булса да ашый. Тиешенчә тәрбияләмибез терлекне. Нәтиҗәдә тәүлегенә 30 кг сөт бирә ала торган сыердан 10 кг сөт алабыз. Әйбәт тәрбия күргән танадан гына яхшы сыер чыга. Көн саен ким дигәндә 5 км йөрергә дә тиеш ул. 15-18 ай эчендә 400 килограммнан артканда гына танадан яхшы сыер чыга. Көн саен ким дигәндә 5 км йөрергә дә тиеш ул.

Җир эшкәртүгә игътибар җитми. Корылыкка каршы торыйм дисәң, иртә язда үсемлекләргә азотлы ашламаны кызганмаска кирәк. Сыйфатлы бодай уңышы алыйм дисәң, җәй буена өч тапкыр эшкәртелгән пар җиренә югары җитештерүчән орлыкны иртә чәчәргә, ашларга, корткычлардан сакларга кирәк. Бүген бит ашлыкның бәясе чыгымнарны да капламый.

– Бу хәлдән чыгу юллары бармы? Булса, ниләр эшләргә кирәк?


– Иң әүвәле дәүләт ярдәменең формасын үзгәртү кирәк. Ашлама, ягулык-майлау материаллары, техниканы һәм башка кирәк-яракларны эшкәртелгән җир һәм җитештерелгән продукция күләменә карап, күпмедер өлешен хуҗалыкларга бушлай бирү кирәк. Гектарына ким дигәндә 110 кг исәбеннән. Корткычларга каршы препаратлар да дәүләт исәбеннән булырга тиеш. Бер сыерга бер тонна бушлай фураж биргәндә, печән белән булышканда шәхси хуҗалыкларда терлек саны артыр иде.

Җитештерелгән продукцияне сатуны тиешлечә оештыру кирәк. Дәүләт ярдәме күбрәк булганда бу эшне Татарстан Кулланучылар берлеге дә оештыра алыр иде.

Мин министр булып эшләгәндә хуҗалыклардагы продукцияне сатуны оештыру өчен махсус оешма төзегән идек. Аның бүген ни белән шөгыльләнгәнен әйтүе кыен. Ашлыкны “Татспиртпром” да сатып алырга ашкынып тормый. Спиртны Кавказ регионнарыннан алу арзангарак төшә, имеш. Ә үз җитештерүчебез турында кем кайгыртырга тиеш? Бер литр спирттан биш шешә аракы чыга. Табышы 5 млрд булган “Спиртпром” исә Төрнәс заводын япмакчы. Андагы кешеләр эшсез калса да ярый, күрәсең.
 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 124 | 30.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»