поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.08.2013 Җәмгыять

Явыз Иванның ачы теле

Явыз Иванның, ягъни Иван Грозныйның тиранлыгы, кансыз һәм мәрхәмәтсез патша булганлыгы бөтен дөньяга мәгълүм. Башка халыкларга гына түгел, үз халкына да зур афәтләр китереп торган, миллионнарча кешеләрне корбан иткән, үз даирәсендәге бояр-кнәзләрне дә үз куллары белән җәзалаудан ләззәт тапкан, үз улын буып үтерүгә дә җөрьәт иткән канэчкеч зат икәнлеге бик күп тарихи китапларда чагылыш тапкан.

Ләкин... бу очракта мин аның бер уңай сыйфаты – көчле сатирик та икәнлеге турында бер генә мисал китереп язмак булам. Төгәлрәк итеп әйткәндә, аның кулы белән язылган, мине кат-кат көлдергән үткен, агулы телле бер хат турында бу бәян.

...Казан ханлыгын яулаганнан соң, Явыз Иванның Кырым ханлыгына һөҗүмнәре ешая бара. 1573 елда ул Русь белән Кырым арасындагы Донец шәһәрчегенә (хәзер аның Харьков шәһәренең бер өлеше булып калганлыгы, “йотылганлыгы” билгеле) гаскәрен, ягъни воеводасын җибәрә. Бу гаскәр тиз арада җиңелә һәм аның башлыгы Василий Грязнойны да татарлар әсирлеккә төшерәләр. Сорау алганда ул үзенең бөек гаскәрбаш һәм Грозныйның кадерле кешесе, зур таянычы булуын, үзен сатып алу өчен патшасының йөз мең тәнкәне дә түләячәген әйтә. Кыскасы, шапырына – чамасын белми мактана. Моны ишеткән кырымлыларда бик мөһим фикер туа:

- Әһә! Әгәр бу кадерле дә, кыйммәтле дә зат икән, димәк, бер ел элек урыслар әсир иткән Дивәебезне коткарып – Грязнойга алыштырып кайтарып була!

Дивәйнең кем икәненә килсәк, ул да кырымлылар хозурындагы кодрәтле гаскәр башлыкларының берсе. Чыгышы белән Нугай урдасыннан, атаклы Мансур нәселеннән. Бу нәсел биләгән җирләр Иделнең Урта һәм Түбән тирәлекләре арасында, Җаек елгасы һәм Урал таулар буйларында. Шик тә юк, Нугайдан да ярдәм алырдай зур шәхес. Инде әйткәнебезчә, ул да әсир һәм яткан-торган җире урыслар биләмәсендә...

Аларның карары болайрак була:

- Безгә акча кирәкми, Грязнойны Дивәйгә алыштырабыз!

Бу хакта, әлбәттә, Грязнойның үзенә дә әйтәләр. Шул хакта ул ялварып Грозныйга хат (послание) яза. Ягъни, үзен Дивәйгә алыштырып, гомерен саклап калдырырга тырыша.

Ниһаять, әлеге хат Иван Грозныйга барып ирешә. Мөгаен, патша гарьләнгәндер аны укыганда һәм зәһәрлек белән кытыклана-кытыклана көлгәндер дә... Аннары, җавап итеп, беренче җөмләләрен яза башлагандыр...

“Гөнаһларың аркасында әсирлеккә төшүең турында язгансың; сиңа шул төс, Васюшка. Юлыңны белмичә Кырым олысларында әрле-бирле йөрмәскә иде. Ә инде барып кергәнсең икән, ауда йөрүче сыман йоклап йөрмәскә иде. Син үзеңне этләрең белән урау юлларда куян эзләп йөрүче аучы дип уйлагансың, шуңа күрә сине кырымлылар үз ияреңә бәйләп куйганнар. Син бәлки Кырымда да минем белән ашагандагы кебек шаярырга ярый дип уйлагансыңдыр. Кырымлылар синекеләр кебек йокламый һәм назлы бикә кебек сезләрне эләктерә беләләр. Алар сезнең кебек чит ил чигенә җитү белән:”Өйгә кайтсак та ярый!” димиләр. Әгәр дә кырымлылар сезнең кебек җебегән хатыннар (бабалар) булсалар, Мәскәүдә үк түгел, елга артында да булмаслар иде”.

Фәһемле укучыга аңлашыладыр: “елга арты” диюендә Грозный әлеге Донец җирлегендәге Северский Донец елгасын күздә тоткан. Ә инде “Мәскәүдә үк түгел” дигән сүзләре Кырым ханы Дәүләтгәрәй явының 1577 елда Мәскәүне алуына һәм яндыруына ишарә...

Күренә ки, Иван үз дошманнарының көчле булуын таныган, үз гаскәрләренең күпчелеге “баба”лардан гыйбарәт булуын да аңлаган. Ачулы һәм зәһәрле булуы да нык сизелә – һәр җөмләсе мыскылга төрелгән. Хәер, посланиесен укуны дәвам итик:

“Син анда үзеңне бөек кеше дип игълан иткәнсең. Монысы, яшереп торасы юк, минем гөнаһларым аркасында. Князьләр һәм боярлар безнең атабызга да хыянәт итә башлаганнар иде. Ә без һаман сезнең кебек холопларны, хезмәт һәм дөреслек көтеп, үзебезгә якынайттык...”

Урысларда иң мыскыллы сүз ул “холоп”. Татарчага авыштырсак, тәлинкә ялап, ялагайланып гомер итүче кол яки адәм актыгы мәгънәсендә. Ә инде урысларның үзләрендә арт санның ярыгын ялаучы буларак аңлашыла... Менә син үзеңне бөек шәхес дип санап яшә-яшә дә, өстәрәк утыручы түрәләреңнең синең хактагы чын, асыл фикерләрен, бәяләрен белеп кара әле, ә! Мәсхәрәнең дә мәсхәрәсе бит!.. Күп, хәзер дә күп үзләрен дөньяның кендеге, Алланың кашка тәкәсе дип санаучы бәндәләр. Ә ахырдан, аларны да, тәмәке төпчеген төкереп ташлаган кебек, тарих чүплегенә аткаралар. Хәер, моны аңлатудан файда юк шул. Ялаучылар (холоплар) гомер-бакый булган, хәзер дә күп, киләчәктә дә булачаклар...

“Әйе, синең дә якынайтылган булуыңны яшермибез, сине сатып алу өчен ике меңне бирербез. Моңа кадәр әле синең кебекләр илле сум гына тора иде. Ә инде йөз меңне падишаһлар (государьлар) өчен дә сорамыйлар һәм бирмиләр дә. Әгәр дә син үзеңне бәләкәй кеше дип игълан иткән булсаң, синең белән Дивәйне алыштыруны өмет итмәгән булырлар иде. Дөрес, Дивәйне үз патшасы да бәләкәй кешегә саный, ләкин синең өчен йөз мең алырга теләми, Дивәйне сорый: Дивәй аңа йөз меңнән дә кыйммәтрәк. Дивәйнең улына ул үз кызын бирде. Чөнки нугай кенәзләре һәм морзалары аның өчен бертуганнар. Дивәйнең исә үз кул астында да синдәйләр хисапсыз күп иде, Вася. Сиңа, иреккә чыккан сурәттә дә, Дивәй христианнарны әсир иткән кадәр татарларны кулга төшерү, әсир итеп алып кайту тәтемәячәк. Сине Дивәйгә алыштыру христианнар өчен файдага түгел бит. Син азат булсаң, кайтырсың да ятырсың. Дивәй исә синнән дә шәбрәк христианнарны йөзләп-йөзләп әсир итеп алыр. Шуннан безгә ни файда булыр?”

Әнә шундый зәһәрлек, көйдергеч сарказм белән көлә белгән Явыз Иван. Грязной үзе исән чакта ук аңа кемлеген ачыктан-ачык язып “бөеклегеннән айныткан”. Хәзерге зур түрәләр арасында да бар микән Грозный кебек үк сатириклар. Булсалар, дөньяны төрле әтрәгәләмнәрдән азмы-күпме арандырып торырлар иде, ичмасам! Юктыр шул, юктыр... Барлыклары һич кенә дә сизелми... Грозный исә хатын шул ук рухта тәмамлый:

“Инде син үзеңне чамадан тыш югары итеп бәяләгәнсең икән, ул кадәр хакны ничек бирмәк кирәк?! Үз үлчәвеңне тияреннән чамасыз зур итеп күрсәткәнсең икән, бу христианлыкка файда түгел, бәлки христианлыкны бөлдерүгә кайтып кала.

Әгәр син тәкәбберлегеңне дәвам итеп, христианлыкка каршы барсаң, Христос синең дошманың булыр”.

...Василий Грязной үзен патшасының сатып та алмаячагын һәм Дивәйгә дә алыштырмаячагын катгый белдергән бу хатын хәбәр йөртүче атчабар (гонец) Иван Мясоедовтан кабул итеп ала. Шуннан соң тарихта бер генә эз кала: Кырым татарлары Грязнойның бик вак холоп икәнен аңлап, аны Грозныйга бик арзан бәягә сатып җибәргәннәр. Аннан соң нәрсә булганы тарихта калмаган. Кем белә, бәлки аны явыз патша үтертү өчен генә сатып алгандыр. Бәлки әле бер аулак почмакта үз куллары белән газаплап җәзалагандыр. Булмас, димәгез... Чөнки өстәгеләр өчен полководец дип йөртелүче затларны да, халык әйтмешли, тирескә-кәлҗемәгә әйләндерәләр бу илдә. СССР чорында гына да чекистлар йөзләрчә генералларны юк иттәләр, Якир, Тухачевский фамилияле маршалларны подвалларда айлар буе җәзалап аттылар. Бөек Ватан сугышында җиңүне тәэмин иткән, дүрт мәртәбә Советлар Союзы герое дәрәҗәсе бирелгән, иң затлы маршал саналган Жуковны да үзе исән чакта ук “аэайлап” бетерделәр, Ворошилов кебек легендар маршал-геройлар да үзләренең “кем икәнлекләрен” исән чакта ук аңлап, теге дөньяга вак кешеләр булып күчтеләр...

Шулай... Василий Грязной турында кем генә белә икән хәзер? Белсә дә кайбер тарихчылар гына беләдер. Исән чагында полководец дип йөртелсә дә, исемен Зур Энциклопедиягә дә кертмәгәннәр...  


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»