• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

01.08.2013 Җәмгыять

Тизйөрешле поезд юлы - табигатькә зыян килмәячәк

Мәскәү-Казан арасында төзеләчәк югары тизлектәге тимер юл магистрале Красноярскига кадәр озынайтылырга мөмкин. Аны “югары тизлектәге” итмичә, “Сапсан” поездлары кебек тизйөрешле итеп кенә калдыру варианты да каралырга мөмкин.

Әлеге фикерләрне 31 август көнне Инфраструктура проектлары буенча уздырылган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйткән. Аның фикеренчә, әлеге проектның икътисади яктан ни дәрәҗәдә камил һәм тормышка ашырырлык булуын яхшылап уйлап бетерергә кирәк. “Әлеге төр маршрутларның озынлыгы 8 сәгатькә сузылса гына, алар үз-үзен аклый”, - дип белдергән ил башлыгы.

800 түгел, 4 мең сум...

Казан-Мәскәү арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале төзелү турында бер язып чыккан идек инде. 12 сәгатьлек юлның 3,5 сәгатькә генә калачагына халык сөенде, әлбәттә. Җитәкчеләрнең «әлеге поездларга билет бәясе 1 километр өчен 1 сумнан алып 10 сумга кадәр булачак», дигән сүзләре дә йөрәккә сары май булып ятты. Ягъни, түрәләр сүзенә караганда, Казан белән Мәскәү арасын тизйөрешле поездда узу өчен билетлар 800 сумнан башланырга тиеш иде.

Билет бәяләренең гади поездларның плацкарт урыннарыннан да очсызрак булачагына күпләр ышанмады, билгеле. Тиздән бу мәгълүматның, чыннан да, дөреслеккә туры килмәве ачыкланды...

«Россия тимер юллары» компаниясе әлеге төр транспорт чарасына билетның якынча бәяләрен исәпләп чыгарды. Бактың исә, Казан-Мәскәү арасын 3,5 сәгатьтә узу өчен пассажирга якынча 4 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк икән. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен тотылачак гомуми акчаның 930 миллиард сум булачагын да исәпкә алсак, бу бәяләр «чагыштырмача очсыз» дип фаразлана әле.

Я табигать, я тимер юл магистрале - кайсын сайларга?

30 август көнне исә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында югары тизлектәге тимер юлны төзү проекты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Чарада 100дән артык кеше катнашты. Җыелган халыкны проект белән транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин таныштырды.

Моннан якынча ярты ай элек «Гринпис» оешмасының Россиядәге бүлеге (табигатьне саклау буенча халыкара оешма) тарафыннан тизйөрешле поезд юлының табигатькә ничек тәэсир итәчәге тәфсилләп анализланган иде. Әлеге мәгълүмат Транспорт министрлыгының рәсми сайтында да китерелгән. Докладта проектның әйләнә-тирәгә шактый зур куркыныч тудырычагы турында әйтелә.

Бактың исә, югары тизлектәге тимер юл салуның 3 варианты да Татарстан табигатенең аеруча сакланырга тиешле урыннары аша уза икән (аерып әйткәндә, бу Идел-Кама тыюлыгы һәм Аккош күле территорияләре). Әгәр дә ул төзелә калса, бу урыннарда үсемлек һәм хайваннар дөньясы гомумән дә юкка чыгачак.

Әлеге мәгълүмат халыкта зур ризасызлык уятты. Чарада катнашучыларның күбесе проекттан канәгать булмавын белдерде.

Җитәкчеләр тизйөрешле поезд юлы белән бәйле серне ачты

Чынлыкта исә, тыңлауларда катнашучы җәмәгатьчелекнең борчулары юкка булган. Татарстан җитәкчеләре проектны тагын бер кат карап-өйрәнеп, аның өр-яңа, әле моңарчы билгеле булмаган вариантын әзерләгән икән. Аның буенча югары тизлектәге тимер юл магистрале барлык тыюлык һәм күл буйларын урап узачак. Шул рәвешле, тимер юлның табигатькә китерергә мөмкин булган зыяны юкка чыгарыла. Хәер, проектның әлеге варианты җәмәгатьчелек игътибарына әлегә өлешчә генә тәкъдим ителде.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 01.08.2013
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (847412) / 02.08.2013 09:25:57

Путин әйтте бит инде тиз йөрешлесенә дә, югары тизлектәгесенә дә бер үк күләмдә акча кирәк, шулай булгач югары тизлектә булачак дип

№8 (847403) / 02.08.2013 00:36:51

"Сапсан" га утырган килеш яздыгызмы эллэ бу язманы?
30, 31нче августларга ук барып житкэнсез.

№7 (847399) / 01.08.2013 22:33:34

КЕМ БУ

Трахтр да чыга бит. Теге, алты цилиндрлы Беларуслар. Форд машиналары да Алабугада чыга. Америкослар, үзләренә аерым бистә төзеделәр, мәктәп салып яталар. Үз программалары белән, үз укытучылары укытачак. Тагы 7-8 завод эшли. ЕлАЗ нефтяниклар өчен, КРС вышкалары, эксковаторлар, АЦ агрегатлар, тагы шактый маркадагы техника чыгара. Бу елда, ОЭЗ биләмәсен тагы ике тапкыр арттырдылар...

№6 (847398) / 01.08.2013 22:18:38

булмас бу..
Алабугада 1984 елда трахтор заводы төзибез дип тотынганнар иде.. хәзер электровоз барып җиттеләр

№5 (847395) / 01.08.2013 22:09:17

Равил Хади

Алабугадагы ирекле икдисатый биләмәдә, безнең юлларга адаптировать ителгән электовозлар, тиз йөрешле поездлар эшләүче завод саларга җыеналар бугай. Дөресрәге, Германия үз акчасына, үзе төзергә җыена диләр. Елга илледән артык элекровоз эшләнәчәк диләр...

№4 (847394) / 01.08.2013 22:01:26

Мин былтыр С-Питербургтан тимер юлчылар белән кайткканда, алар шул сапсаннар турында җитешсезлекләрен сөйләделәр.
1) Сапсаннар Франциядан сатып алына.
1. Брестны узгач, Европада икенче төрле тимер юл бара.
2. Андагы тимер юлда рельсалар арасы таррак. Димәк бу поездлар өчен яңа юллар салырга кирәк.
3. аларның тәгәрмәчләре икенче төрле ясала. Безнең юлларда шул тәгәрмәчләр тизрәк ашала. Алар белән эш итү безгә кыйбатрак булып чыга...
2) Шундый ук поездлар Мытищидагы поезд ясау заводында уйлап чыгарып ясый да башладылар. Ләкин Россия заводына эшләтергә бирмәделәр...
Бу чит ил системасы булып чыга Россиягә файдасы әз булыр...

№3 (847380) / 01.08.2013 20:52:16

ииии мескен халык!!!Гади поезднын купесына утырыга рэте булмаган халыкнын мондый поездларда йорергэ рэте булыр микэн?

№2 (847374) / 01.08.2013 20:28:58

Мин дә шундый нәрсә укыдым... Имеш Саба җирләреннән дә 18 км узачак. Аны табеев заманында ук ниндидер проект булган дип сөйлиләр иде...Бәлки нигезе шулдыр...

№1 (847370) / 01.08.2013 19:35:07

))) Бу юлның көнчыгышка таба дәвамы, Мамадыш, Алабуга аркылы узачак, Танайка авылы тирәсендә, Круглое полега күпер булачак диләр. Имеш, Татарстанның үзәк районнаында да тимер юл булачак.)))

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте