• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Луиза Закирова
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • 07 Июль Булат Мансуров (1937-2011)
  • 07 Июль Ильяс Гаффаров
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
 
 

 
Архив
 

               

30.07.2013 Җәмгыять

Барыбызны да сыендыручы Изге Биләр

Беркөнне Рамазан ае башланыр алдыннан туганнар белән җыелып, Изге Биләр җиренә чыгып киттек. Матур булып, алсуланып чыккан кояшы, матур табигате, саф һавасы белән каршы алды безне ата-бабаларыбыз җире.

Бик иртә булуга карамастан, биредә тормыш ыгы-зыгысы инде башланган: кайберәүләр корбанга сарык чалып, казан асып мәш килә, кайсының инде тирә-юньгә тәмле исләр чыгарып казанда ите пешә, аңа самавыр җыры килеп кушыла...

Без дә кичекмәстән шушы тормышка кушылып киттек. Ирләр учак кабызып, казан аскан арада тирә-якны күзәтәм. Изге Биләр җиренә килүчеләргә уңай булсын өчен, матур беседкалар тезеп куйганнар. Аларның бөтенесенә дә хуҗа табылганлыктан, безгә агачлар арасында аланчык табып, шунда урнашырга туры килде. Озак та үтмәде, күрше табыннан бер бабайның сузып-узып Коръән укыганы ишетелде. Ялгышмасам, аның янында иллегә якын кеше, хәтта бишек сабыйлары да бар иде.

Шул табындагыларның берсе - урта яшьтәге ир-ат белән сөйләшеп тә алдык. Ул үзенең Татарстанның Аксубай районыннан икәнлеге, авыр операция кичерүе, бирегә килеп корбан чалганнан соң гына савыгуы турында сөйләде. Шуннан соң инде күп вакыт үтсә дә, алар ел саен бөтен туганнары белән шушы изге җиргә килеп йөриләр икән.

Икенче як күршеләребез Самара өлкәсе Челно-Вершины районының Зәет авылыннан Тәнзилә белән Шәйдулла Гайфуллиннар булып чыкты. Алар да бирегә күпсанлы туганнары, балалары, оныклары белән ел саен киләләр. Араларында Коръән укучы ак әби дә бар. Ул Тәнзиләнең әнисе белән бертуган Фатыйма апасы икән.

- Изге җиребездән рухи азык, җан тынычлыгы, сәламәтлек алып китәбез, монда килгән саен киләсе килеп кенә тора, - диделәр алар.

Шулар арасында Таһирә (кыз фамилиясе Шәфигуллина) Мортазина да булып, үзенең Иске Ярмәк авылыннан Челно-Вершиныга тормышка чыгуы, туган авылында укыганда Сәхия апа Шәвәлиева аның яраткан укытучысы булуы турында сөйләде. Әлбәттә, сүз “Бердәмлек” газетасына да кагылды. Безнең сөйләшүгә Рәмис исемле егет тә кушылып китте. Ул үзенең тормыш иптәше белән Самарадан Челно-Вершиныга кайткач, туганнар белән бирегә гамәл кылырга килүе, газетабызны бик яратып укулары турында сөйләде. Билгеле, шундый яшь кешеләрнең “Бердәмлек”не яратып укулары турында ишеткәч, күңел күтәрелеп китте.

Өйләдән соң без Хуҗалар тавына менеп карарга булдык. Шундый биеклеккә күтәрелгәндә баш әйләнә, йөрәк кыса башлый. Шуңа карамастан, аягында көч-хәл белән йөрүче картлар да, күкрәк сабыйларын күтәргән яшь парлар да тауга менә. Ярый әле изге җанлы бәндәләр утырып ял итү өчен утыргычлар ясап куйганнар. Шулай ял итә-итә тау башына менеп җиттек. Киң аландагы кара таш янына үткәндә сукмак кырыендагы мемориаль таш игътибарны җәлеп итә. Анда: “Изге чишмә шәһәрлеге, Кызлар каласы. Х - XIII гасырлар”, - дип язылган. Риваятьләргә караганда, биредә дошманнарга каршы сугышкан кырык кыз тарафыннан кечкенә генә бер ныгытма-крепость (кальга) салынган булган. Аның уртасында археологлар күзәтү каланчасының эзләрен дә тапканнар. Шушы мәгълүматларны укыгач, ислам динебезнең безнең көннәргә нинди зур югалтулар аша килеп җитүен аңлыйсың.

Шунысы гыйбрәтле: кара таш янындагы эскәмиягә утырып белгән догаларыңны укый башлау белән бөтен арыганнарың бетә, тәнгә яңа көч кергәнен сизә башлыйсың. Иркен кырда намаз, Коръән сүрәләре укып, динебез өчен башларын салган канкардәшләребез рухына багышлап, Изгеләр чишмәсенә төшеп, хәл алдык. Биредә су коену өчен дә барлык уңайлыклар да булдырылган. Халык моңардан бик актив файдалана, хәтта өлкән яшьтәге әбиләр дә су коеналар. Бөтен җирдә чисталык, пакьлек хөкем сөрә.

Корбан чалу өчен дә махсус урын ясалган. Монда да бернинди пычрак күрмәссең, Аллаһының могҗизасы: җәйге челләдә терлек чалган җир булуына карамастан, ник бер чебен күренсен!

Биредә намаз уку өчен мәчет тә, тарих белән якыннанрак танышу өчен музей да бар. Ерактарак яңа асфальт юл төзелеп ята. Шулай изге җирләребез елдан-ел матурая, киңәя бара. Аларның бөтен серләре ачылып бетмәгән бит әле. Алар ачылган саен бөек тарихыбыз һаман алга атлый һәм аның шанлы даны, буыннар чылбыры алмашынуына карамастан, тагын да дәвам итәр әле.

Шундый уйлар белән, җаныбызга тынычлык, рухи сафлану алып, изге суларны эчеп, шушы урыннарны тәртиптә тотучы бәндәләргә рәхмәт укый-укый кайту юлына кузгалдык. Рәхмәт сиңа, барыбызны да сыендырып, сөендереп торуың өчен, изге Биләр!
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 30 | 27.07.2013
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№36 (847406) / 02.08.2013 08:21:18

Ууууу, башкорт сайтларга керергә өйрәнгән. Сайтка керә белү, БАШЛЫЛЫКНЫҢ ЮГАРЫ НОТАСЫНА ӘЙЛӘНГӘН.

№35 (847383) / 01.08.2013 21:02:38

Син әле тагын уннан артык син кермәгән (бик керер идең дә башың юк!) сайтлардагы никларны санамагансың!
Тик бер генә хатаң бар шул минем, аллага шөкер, башкырт булганм юк!
Буласым да юк!

№34 (847381) / 01.08.2013 20:52:37

Шу инде, шул. Абыз да, Әйт әле! дә, Шыр томанага! да, Сүз әрәм! дә, Сатлыкка да, Кадерле дә, тагы әллә кемнәр булып язучы да шул башкорт инде.

№33 (847379) / 01.08.2013 20:45:08

Признаю ошибку. Сайттан тикшермичә күчергәнмен. Соры үзе барлыкка килгән, кирәк булса җавап язар. Адрес биографии:
http://mirasibiz.com/index/shi_abetdin_m_r_nine_biografijase/0-13

№32 (847378) / 01.08.2013 20:40:24

Соңгы ун ел гомерен Казанда яши, Казанга кайтканда 60 яштә була.
= =
Менә бит, ничек укырга кирәк икән бит Мәрҗани кебек галим булыр өчен, 60 яшең тулганчы, аенсия вакыты җиткәнче - Бохара мәдрәсәсендә укырга кирәк икән!

№31 (847376) / 01.08.2013 20:35:16

"1899 елда туган якларына әйләнеп кайта"
= =
Менә кәмит, 1889 елны вафат булган кеше 1899 елны туган авылына ничек итеп кайта алды икән?

№30 (847375) / 01.08.2013 20:32:16

Уйлаган идем аны, белүчеләр, Казанныкылар гелән-гелән Р.Юныс исеме белән авыз чайкамас, под удар куймас дип. Дөрес сиземләгәнмен икән. Һаман шул, скандалист башкорт икән.

№29 (847372) / 01.08.2013 20:08:25

Кит аннан!
Мәдрәсәдә укыткан кеше имам буламыни ул, имам дип аталамыни?
Кичә үлсәм, валлаһи, белми үлеп киткән булыр идем бит.

№28 (847371) / 01.08.2013 19:57:22

Әйт әле! №20 (847293) / 31.07.2013 23:11:12

Ник башка сайтларга кереп зарландың, монда җавапны, миңа кадәр үк язып куйганнар бит инде.)))

№27 (847361) / 01.08.2013 18:04:04

Тагы кыска итәкле кызлар гаепле:
Азербайджанец подаст в суд на девушку за ношение мини-юбки
Подробнее: http://www.rosbalt.ru/exussr/2013/08/01/1159365.html

№26 (847353) / 01.08.2013 16:20:26

Ялгышасың *, 1848 нче елда Казанга кайта, 40 ел Казанда яши.

№25 (847352) / 01.08.2013 16:17:03

Өстәп, Казанда сонгы ун елын яши, Яңа бистә зиратында җирләнгән. Казанга кайтканда, 60 яшьтә була.

№24 (847351) / 01.08.2013 16:12:52

Әйт әле!, Соры эштән кайканчы үзем әйтим әле. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Танылып, Бохара мәдерәсәсен бетергәч кенә, 1899 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта.

№23 (847344) / 01.08.2013 15:20:02

төште теге хатын Әтнәләрне марилар белән мыскыллагач.
шуны әйтәм шул. марилар да үзләре изге дип санаган җиргә барып,корбаннар чалалар,кыймак,ашамлыклар пешереп, табын җәяләр.үз Юмоларына җыелышып гыйбәдәт кылалар.

шуларга охшатып җибәрдем...

№22 (847329) / 01.08.2013 14:04:44

“Шура” журналы, №9, 1916 ел.
Мурасәлә вә мухабәрә
Петропавел:
Бәгзе бер урыннарда әрвахларны шатландыру нияте берлә мәет хозурында яки мәет чыккан йортта “голәмә” исемендәге таифәне җыеп Коръән хәтем иттерү гадәте бар. Шушы эш шәригать кашында ләзем, һич булмаса сөннәт гамәлләрдәнме? 2. Каберләргә баргач Коръән укып шуның савабын багышлау тиешлеме яки мәгъфирәт берлә дога кылу яхшыракмы? 3. Расүлүллаһ өчен Коръән укып шуның савабын багышлау артыкмы яки салават укумы? Шушы өч сорауның җавабы “Шура”да язылсын иде.
Шура:
Мондый мәсьәләләргә җавап бирерлек галимнәр һәр җирдә булган кебек Петропавел шәһәрендә дә бар. Шунлардан сораган булсагыз яхшырак җаваплар ишетергә муафыйк булыр идегез. Безнең җавабыбыз һичбер кеше кашында муафыйк булмас. Үз насыйбыбыз да бары сүз ишетү, гаепле саналу гына булыр. Шулай булгач бу сорау вә җавап буш вә файдасыз нәрсәләр, бәлки бөтенләй зарарлы эш булып калыр. Инде ничек булса да булыр, безнең бу сорауга каршы бирә торган җавабыбыз менә ошбу:
Бәндәләрнең гамәлләре гыйбадәт саналыр һәм дә савапка лаеклы булу өчен ошбу нәрсәләр шарт:
1. Шул гамәл хакында шәригать ирештерүче тарафыннан хосусый яки гомуми рәвештә әмер булу.
2. Шул гамәл вакытында ихлас булу.
3. Шул эш расүлүллаһ вә сәләфләрнең(әүвәлгеләр) гамәлләренә муафыйк булу вә охшау.
Ошбу оч шарттан берсе генә табылмаса да, ул нәрсә гыйбадәт исемен алмас вә савапка лаеклы булмас.
Ихлас исә Аллаһ ризалыгын вә савабын, әмеренә буйсынуны ният итүдән гыйбарәт булып берәр төрле дөньяви мәнфәгать катышса ихлас батыл була вә гыйбадәтлектән чыга. Мәгәр дә фарыз гамәлләрдә, “барыбер минем ихласым юк, шуның өчен мин аны үтәмим”, дияргә мөмкин түгел. Кушылган нәрсәгә буйсыну бәндәнең бурычыдыр.
Мәетләр өсләрендә Коръән хәтем ителеп, садакалар өләшү гадәте расүлүллаһ заманында юк иде, сәхабәләр вә сәләфләр арасында булганлыгы да мәгълүм түгел. Расүлүллаһ мәетләргә зиярат кыладыр, аяк өстендә булганы хәлдә сәлам бирә вә мәгъфирәт берлә дога итәдер иде. Расүлүллаһның шуннан башка рәвеш берлә зиярат кылуы хакында бер нәрсә дә күргәнебез юк. Расүлүллаһның шул эше өммәткә мирас булып калды, сәләфләр шулай гамәл иттеләр.
Мәетләр өсләрендә Коръән хәтем кылыну, тәһлил вә тәкбирләр әйтелү, өч вә җиде, кырык вә елы исеме берлә зыяфәт(кунак) мәҗлесләре ясалу, кабер садакасы (гүр садакасы) исеме берлә хайваннар бирелү, каберләрдә садакалар өләшү кебек эшләрнең кемнәр тарафларыннан вә нинди касдлар берлә ихдас(уйлап чыгару) кылынганлыкларын белмәсәк тә, гасыр сәгадәттә(бәхетле гасырларда) булмаганлыкларын безнең берлә бергә һәрбер гыйлем иясе беләдер.
“Садака бирү, Коръән укып савабын багышлауда ни зарар бар?” дип, гыйбадәт эшләрен игътибарсыз сурәттә йөртү ярамый. Коръән уку вә садака бирүнең үзләрендә бер зарар юк, ихлас берлә булса бәлки файда бар. Зарар исә, гомуми булган гыйбадәтләрне хосусый төсләргә кертү (Расүлүллаһ вә сәхабәләрнең гамәлләренә муафыйк итмәү)дәдер.
Иртәнге чәй берлә төшке 11 сәгать уртасында мәчеткә җыелып нәфел яки каза намазы уку гадәтен чыгаручылар булса “намаз уку, мәчеткә баруда ни зарар бар?” дип гыйлем әһелләре тавыш чыгармый тик торырлар идеме? Әбү Талиб Мәкки, Газали кебек суфыйлар “Рагаиб” вә “Бәраәт” исемендә намазлар уйлап чыгарганнарыннан соң хәдис галимнәре “намаз укуда ни зарар бар?” дип тормадылар, бәлки бөтен көчләре берлә шушы гадәтне инкар иттеләр вә бетерергә тырыштылар, хәтта “бу гадәтне тарату ислам диненә җинаять итү” икәнлеген дәгъва кылучылар да булды. Расүлүллаһның намаз укыган урынында кешеләрнең намаз укыганын белгәннән соң хәзрәт Гомәр “намаз укуда ни зарар бар?” дип тормады, бәлки шул эштән өммәтне тыйды вә: “Үткән өммәтләр шушындый нәрсәләр сәбәпле һәлак булдылар, фарыз намазның вакыты җитсә расүлүллаһ укыган урын булуны игътибарга алмыйча укыгыз, әмма расүлүллаһ укыган урын булу җиһәтеннән нәфел намазлары укып тәбәррекләнгән булып чуалып йөрмәгез!” дип шелтәләде.
Хакыйкать хәлдә, үткәндәге диннәрнең бозылулары, үзгзрүләре “гыйбадәт кылуда ни зарар бар?” рәвешендәге кагыйдәгә бина кылып пәйгамбәрләр тарафыннан өйрәтелмәгән гамәлләр, гыйбадәтләр уйлап чыгару яки өйрәтелгән кадәрдән арттыру вә киметү сәбәпле булган иде.
Расүлүллаһтан исбатланмаган гакыйдәләр, гамәл вә гыйбадәтләрнең һәрбере (аз, күбе) “бидгать” вә һәр “бидгать” адашудыр. Бәгъзе бер китапларда “бидгать хәсәнә”(яхшы бидгать) дигән сүзләр булганга карап бидгатьнең яхшысы да бар икән дип шөбһәләнергә урын юк. Ул сүзне башлап сөйләүче никадәр зур галим вә ислам динендә хөрмәте югары булса да, сүзе батыл вә мәгънәсездер.
Расүлүллаһ “һәр бидгать адашу” дип торса, аңа каршы “юк, алай түгел, бәлки кайбер бидгатьләрнең яхшы булулары да мөмкин” дияргә мөҗтәһиднең дә хакы юк, мөкаллиднең дә. Әгәр дә берәү һәмишә киреләнсә һәрбер бидгатьнең адашу булуына ышанмаса, бу хосуста аның хасмы(истец) “һәр бидгать тә адашу” диюче расүлүллаһ булачактыр.
Һәр кем үзе белгән кадәр Коръән укып расүлүллаһка яки мәетләргә багышлый икән (ихлас булу шарты белән) – зарар юк. Мөселманнар арасында “Фатиха” вә “Ихлас” сүрәләрен белмәгән кеше булмас. Ысул җәдидә мәктәпләрендә укучылардан күпләр бу сүрәләрнең мәгънәләрен дә беләләр. Акча алу вә сыйлану яки нинди дә булса дөньяви бер бүләк күрү ниятләре катышудан иминлек булмаган рәвешләр берлә җыелышып Коръән хәтем итүгә караганда бер кешенең ихлас берлә Фатиха” вә “Кульһуәллаһ” сүрәләрен укып багышлавы бик күп мәртәбә зарарсызрак булса кирәк. Валлаһү әгъләм биссаваб.

№21 (847299) / 31.07.2013 23:46:00

Бу фото да гел катыннар җыелган.Кайда аш-су шунда хатын кыз инде.Алар Иманга исләре китми,халык җыелган җирдә гәйбәттән башканы ишетмисең.МЕнә шул инде аларны сборга чакыра.

№20 (847293) / 31.07.2013 23:11:12

Ушны ала инде бу сорыкорт үзенең ахмаклыгы, берни дә белмәвн, бернәрсәдә дә разбиратся итә белмәве, иң мөһиме - берничек тә фикерли белмәве белән. Шуңа да карамастан әрсезлегенең чиге юк, тыгылмаган җире юк.
Мәхәммәд (с.г.с.), хатыннарның нәфсесенең чиге юк, җенси теләкләренең чамасы юк, шуны гына таләп итеп торалар, аннан соң көтелмәгән бәбәй табудан, бәбәй ташудан бушамыйлар, аларның телчекләрен, шуңа күрә, кечкенә вакытта ук төбеннән кисеп ташларга кирәк, дип язуга кадәр барып җитте бит ул акылга чамалы.
Ярый әле, татарчаны Ислам дөн-ясы укымый, шул сүзләр өчен генә дә, бар татар халкына каршы газават иглан итәрләр иде алар.
Мәрҗани кайсы авылда имамлык иткән соң ул соры корт?
Әйтеп кенә җиппәр әле без томаналарга.

№19 (847282) / 31.07.2013 20:59:25

гаеплап буламы сон берчэ?

№18 (847279) / 31.07.2013 20:29:22

Хәзерге яңа мөселманнар авылга киләме соң? Берничәне күрергә насыйп булды. Имамсыз аылларны сорадылар. Алып барып күрсәттем мәчетне. Мәхәлләгә тәкъдим иттем. Беренче намаздан соң ук торырга яхшы йорт (комунал түләүлүр мәхәлләдән), 25- 30 мең зарплата сорыйлар. 50- 60 йортлы, үзләре дә очын- очка көчкә ялгап баручы авыл халкы әлеге хәзрәтне асырый аламы соң? Шул ук кңнне җилләр исә "хәзрәтләребездән".

№17 (847273) / 31.07.2013 19:54:42

Соңгы елларда модага кереп киткән, кайберәүләр тарафындан "бәләкәй хаҗ" дип атала торган гамәлгә ислам дине ничек карый икән.Динебездә шундый гамәлләр хупланамы икән?? Менә шуны белшсе иде

№16 (847272) / 31.07.2013 19:46:26

$
Ялганчы, бер нәрсә сөйләп, икенчене эшләүчегә тыелган булса да гаҗәп түгел. Әлбәттә, имамы булган мәхәлләгә үзе дә килмәстер, хуҗалары гына мәҗбүр итмәсә. Алай гел беткән кешегә ошамаган. Ә АВЫЛЛАРДА, район үзәкләрендә, имамы булмаган мәхәлләгә мимам булудан тыярар дигәнгә, бер ничек тә ышана алмыйм!!! Керемле урын булмаганга бармый торгандыр. Я, һич югы, ул имам булырга телгән ике-өч авлны атагыз, буш сүзле булмасагыз.

№15 (847269) / 31.07.2013 19:31:41

соры син тегелэйрэкме сон.
синга эйтэлэр бит рехсэт бирмилэр дип!шыр тилеме сон син.

запрещено Рамилга!!!!

№14 (847267) / 31.07.2013 19:12:00

$, Ш. Мәрҗәни, авылдагы мәчиттә имамлык итеп, мәдерәсәдә белем биргән, шулай булса да, бар донья мөселманы үзен хөрмәт иткән. Авылларда, район үзәкләрендә, күпме мәчит ишегендә йозак. Шуларның барәрсен ачарга слабо?

№13 (847265) / 31.07.2013 19:00:53

Иркә №5, ялгышасың! Үз күзләрем белән 3 урында(залда) күргәнем бар,Рәмил хәзрәтнең күпме халык "җыйганын". Буш урыннар юк иде.
Олысы булсын,яше булсын,наданы,укымышлысы булсын,барысы да бик яратып тыңлыйлар иде Рәмилне.
Белмәсәң ялганлап утырма.
Юк шул,мәчетләрдә имам урны буш булса да, Рәмилгә бирмиләр. Ул бик теләп барыр иде - рөхсәт ЮК.
Саташтырма кешеләр башын ялган белән,Аллам сакласын,җазасы килүе бар.

№12 (847246) / 31.07.2013 17:01:23

Минем постны әллә җен ашаган инде

№11 (847234) / 31.07.2013 14:56:13

Габдел-Каюм Бахманов әл-Юлбати
“Мәгълүмат” журналы, №12 1908 ел.
“Каберләргә зиярат кылмак: гыйбрәт алмак, мәетләргә дога итмәк вә бер көндә үземез ошбулар кеби улмакны тәфәккүр (фикерләү) кылмак өчен мәшругъ (рөхсәт) улдыкы хәлдә, каберләргә корбан чалмак, җәнаб Расүлнең "Лә гакра фил-ислям" (“Исламда каберлектә мал бугазлау юк”) дидеке хәдис шәрифе илән мәнег (тыю) кылынмыштыр. Пәйгамбәремез салләллаһү галәйһи вә сәлләм, хәҗҗәтүл-видагта (хушлашу хаҗы) таянып хөтбә укыдыкы агачка гавамның (халык) зиярат кылдыкын (йөрүен) хәзрәти Гомәр ишетеп шул вакытдук кистереп якдырмыш. Бөйлә (мондый) шәйләр (әйберләр) исламияттә улмадыкны иглан кылмышдыр. (Чистай өязе халкы бу мәкаләгә диккать кылсынлар)”.

№10 (847233) / 31.07.2013 14:55:33

“Мәгълүмат” журналы, №8 1908 ел.
Әхлак вә гадәткә бәйле.
Идарәдән искәртү:
Узган номерда "Хуҗалар тавы" хакында бер мәкалә дәрҗ иделмеш (куелган) иде. Бу мәкаләнең эчтәлеген игътибар кылып, инсаф белән үлчәп вөҗдан хөкеменә салмалыдыр. Ислам бер туры юл булып, анда һич кәкрелек юктыр. Шәригать исламия бер тугры үлчәүдер ки анда тәмәел (авышу) һәм вә хыянәт юктыр. Пәйгамбәр галәйһиссәлам: "Сезләргә ике нур калдырам, боларга ябышырсагыз мәңге адашмассыз: бере Коръән кәрим, икенчесе Пәйгамбәрнең хәдисе (сөннәте)". Вә бер риваятьтә: "... икенчесе "гутрати", ягъни гамәлдә үрнәк булган йорт әһелләрем" - диде.
Болай булгач, безләрдә берәр нәрсә шөбһәле булса, тугры үлчәү белән үлчәп язылган икенче нур яктылыгында карау итмәледер.
Аллаһ Тәгалә Коръән Мәҗидтә: "Бер нәрсәдә низаг итешерсәгез Аллаһ Тәгаләгә (ягъни Коръән Кәримгә) һәм Аллаһның Расүленә кайтарыгыз, мөэмин булсагыз!" (сүрәи "Ниса").
Янә пәйгамбәр галәйһиссәлам безләрне бидгатьтән гаять кисәткән, ләкин шайтан бөеклек капкасыннан куылгач, туры юл башына утырып алларыннан артларыннан уң вә сул якларыннан килеп вәсвәсә илә аздырырмын, ягъни кәкре юлларга юнәлтермен, мин азган кебек колларның күбесе шөкер итүчеләрдән табылмас", дип антлар эчмештер.
Шайтанның яшерен адаштыруына бер микдар намуссыз ярым-йорты гыйлемле начар галимнәр дә ярдәмче булмактадыр. Вә бу хәләттә гади халыклар ышанып изгелек дип кайбер бидгатьләрне эшләп бара-бара гадәт булып, калдыруы ярамаган эшләр арасына кереп китәдер. Һәр өммәттә һәр гасырда шулай була килмештер. Нәфсе Аллаһ Тәгаләнең боерыгын кылмый яисә аның белән генә канәгатьләнми үзлегеннән яки вәсвәсә кылучылар яныннан арттырылмыш бер микъдар гамәлләрне кушып, пычратадыр. Җәһилият вакытындагы "висая", "сәибә", "бәхира"лар да изге ният белән эшләнмеш, ләкин Ислам боларның барысыннан да тазартты. Пәйгамбәр галәйһиссәлам бәян ителмәгән нәрсәләргә кызыккан кайбер сәхабәләренә мөрәҗәгать итеп: "Тугры хак динне мин пакь вә саф рәвештә китердем", - дип башка нәрсәләрне катыштырудан тыйды. һәм бер вакыт: ""Ни нәрсә сезләргән хәер вә саваплы булса һәммәсен бәян вә әмер иттем вә ни нәрсә гөнаһ вә начарлык булса бәян вә тыю иттем", - димештер.
Ислам шәригатендә корбанның төрләре, вакыты һәммәсе ачык бәян кылынмыштыр. Изгеләрнең каберләренә барып Корбан көне булмаган вакытларда корбан чалу (бигрәк тә тавык, каз кебекләрдән) шәргый түгелдер.
Аллаһ Тәгаләгә якынаю максаты белән нәзер шәргый булса да, "Фәлән вәли каберенә барып яки шуның рухына багышлап корбан чалыр идем", - димәк мөгътәбәр китапларда юк. Шәриф урынларга зиярат итү шәргый бер эш булса да, гыйбарәт вә Ахирәт хәлләрен искә төшерү өчендер. Мәетләр янына баруда алардан ярдәм вә көч сорау максаты булмыйча аларга өчен дога кылу вә Коръән укып савабын бүләк итмәк кеби мәеткә файда итү өчендер...”

№9 (847232) / 31.07.2013 14:53:30

Вәли Мөхәммәт Тәрҗемәни
“Мәгълүмат” журналы, №7 1908 ел.
“Хуҗалар тавы хакында.
Безнең тирәдә Чистай өязендә Биләр дигән бер урыс авылы булып, аннан 2-3 чакрым ераклыкта Хуҗалар тавы дигән билгеле бер тау бардыр. Кайбер тарихларда бу җирнең элек тә мөселман шәһәре яки авылы булып, соңра харап ителүе языладыр. Бу урынны, бу тауларны Болгар тарихын язучы Хисаметдин ни сәбәпкә нигезләнептер, артык мактап никадәр мөгътәбар затларның күмелгән урыны булганын сөйләп электән мөселманнарның күңелләрен шул җирләргә багламыштыр. Бу таулар искедән мөселманнарның ихтирам ителә, зиярат кылына торган җирләре булган кебек, хәзер дә бу тауларны бер мөселман гына түгел, урыслар һәм чувашлар зиярат итеп мөкаддәс хисапламакта. Таудан чыккан чишмә өстенә часовня төзеп елына бер мәртәбә крестный ход ясамакталардыр, христианлыкка чыкмаган чувашлар да бу җирләргә хайван үрчесен дип сарык, тәкә, каз-үрдәк һәм әтәч кеби төрле хайванлардан корбан чалырга гадәтләнделәр.
Мөселманнарның ихтирамына килсәк, вакыйга түбәндә язылачак рәвешчәдер: бу тарафтагы мөселманнарның башларына бер мөшкел эш төшсә, я сәламәтлеге китсә, һәм моңа охшашлы күңелгә яратылмаган бер-бер вакыйга булса, бу тауга корбан чалырга нәзер итү бер гадәт хөкеменә кермештер. Гавам халкы бу нәзерләрен җиренә җиткерер өчен җәй көнендә һәр чәршәмбе көн әлеге тауга хатынлары, балалары, карендәш-ырулары белән җыелып барып көн буе шул корбанларының итен ашап ятмакталардыр. Бу җирләргә корбан чалыр өчен гомерендә бер ваҗип корбан чалмаганларның да тәкәләр әзерләве, хәле җитмәсә каз-үрдәк, әтәч кеби хайванлар алып барулары артык таралды. Анда чалган тәкә вә сарыкларның тиресен, каз-үрдәк һәм әтәчләрнең йонларын садака кылу гадәт булганга күрә, үләксә базына җыелган этләр кеби, тирә-яктан җыелган суфыйлар конкуренция ясап, бер берсе белән кычкырышмакта вә талашмакта.
Иртәгесен Биләр базарына күбрәк акча хәзерләп хөкүмәтнең сату-алу эшен алга җибәрергә тырышмакталардыр. Бу суфыйлар гавамга тау арасындагы чокырларны бу фәлән вәлинең вә бусы фәлән хуҗаның кабере дип күрсәтеп дәлләллектә (гидлыкта) мәһәратләрен белдермәктә, чокыр саен бер кадәр шәрифә аятләр укып агайларның йонларын йолыкмакталардыр. Боларның бәгъзе бер вөҗдансызлары сәдәдил (эчкерсез) гавамның бу җирләргә артык мәхәббәтен баглатмак һәр вакытта килеп корбан чалырга гадәтләндермәк өчен: “Миңа фәлән вәли болай диде, фәләннең кабереннән шундый тавыш ишетелде” кеби уйдырма“харикул-гадәт”ләр сөйләмәктән дә чирканмамакталардыр. Калебләре җәһәләт пәрдәсе белән капланмыш гавамда бу дин белән сәүдә итүчеләрнең сүзенә ышанып актык тәкә вә сарыкны, булмаса каз-үрдәк вә әтәчне нәзер итәрәк бу хуҗаның рухыннан ярдәм эстәп максудының хасил бүлачагына хаста исә шифа табучы улыначагына инанмактадыр.
Бәгзе муллаларның тиредән хисса(өлеш) чыкканга, матди файда булуы өметле нәрсәләргә бармак аркылы каравы,бәгзеләренең шәригатебездә корбан чалу рөхсәт булуына охшатып бу нәзерләрнең дә яхшы һәм эшләү итеш эш дип кызыктыру сәбәпле халыкта бу гадәтне шәригатебезнең олуг хөкемнәреннән белеп көннән-көн күңел багламакта, актык нәрсәсен биреп хаҗ савабын өмет итмәктәдер.
Бу җиргә мәхәлләсенең мулласын алып бармак баерак мужиклар кашында бер дан саналганнан, муллалар да бәхет чәченең байгуралар кулында торганын белеп, аларның теләк вә омтылышларына каршы булмаячагын, каршы булса мәгънәви вә матди зарар чигәячәген уйлап, ихтиярсыз риза йөз күрсәтләр. Бу гадәт хакында киң мәгълүматлы затларыбыз гавам ризалыгына каршы чыкмау өчен, тавыш-тынларын чыгармасалар да, аз мәгълүматлыларыбыз моның шәригаткә туры килгәнен кычкырып дәгъва белдереп гавамны өндәү вә кызыктырудадыр. Бу кабәхәт гадәтнең, кайсы гына күз карашыннан каралса да, мәҗүсиятне, изгеләргә корбан бугазлау кеби мәҗүсияттә таралган начар гадәтне бетерү өчен иңгән ислам шәригатенә кимчелек вә тап ягуга сәбәп икәнлегендә шик юктыр. Башка милләтләр, бигрәк тә христанлар мөселманларның бу гадәтен диннән исәпләп йөргәннәрен күреп, ислам мәҗүсият кеби изгеләргә корбан чалу белән боерганын, вә моның илә ислам тәүхид нигезенә бина итлгән бер дин булмыйча, изге әрвахларда ярдәм сорауның дөрестлеген аңлап, исламиятне мыскыл итмәктәләрдер. Элек тә мондый җирләрне зиярат итмәк мөхтәрәм Мәрҗани кебек мөгътәбәр затлардан булса да, ләкин аларның зияраттан максатлары ашау-эчү булмый, кичкәнләрнең хәлләреннән гыйбрәт алу вә вәгазләнү өчендер. Фазыйләтле Мәрҗани Болгар җирен зиярат иткәндә күңеле әсәрләнеп түбәндәге кыйтганы язуы белән теләген никадәр матур аңлаткандыр:
كأن لم يقم في هذا المنار مؤذن *** ينادي بحق ولم يذكر الله ذاكر
وكانه ما عاش في البلغار موحد *** أمين ولم يسر بأرضه سامر
بلى إنهم كانوا زمانا فأبادهم *** صرف الليالي والجدود الغواثر
سلام على بلغار طيب نسيمها *** يهيج أحزانا في فؤاد المسافر
“Гүя бу манарада хаклыкка чакырып мөәззин тормаган,
һәм зикер итүче дә Аллаһны искә алмаган,
Гүя Болгарда имин тәүхид әһеле яшәмәгән,
һәм кичләрен бу җиреннән юлчылар да кичмәгән.
Юк, булды алар бер заман, бетерде аларны
төннәр кыланышы һәм ачы язмышлар,
Сәлам Болгарга, искән җилләренең
хуш исләре юлчы йөрәгенә салды кайгылар!”
Мондый җирләрне бу максатлар өчен зиярат итүдән шәригаттә тыю түгел, бәлки чакыру мәгълүм булса да, ләкин нәзерләрен итеп, сарык, каз, үрдәк вә әтәчләнең чалыну дөреслегенә һич туры килү юктыр. Арабызда электән килгән гадәтләргә, никадәр шәригаткә каршы һәм динне кимсетүче булса да, сүз тидермәк һәм тәнкыт итмәк зиндыйклыкка хисапланса, яңа чыккан файдалы эшләрне диннән булмаса да, тәгәссыб белән мәҗбүри дин нигезенә кертелеп, инкяр итәргә тырышуыбыз бик гаҗәптер.
Бу гадәтне хөрмәтле галимнәрнең карашларына тәкъдим итеп, мөгътәбәр “Мәгълүмат” сәхифәләрендә уңай һәм тискәре якларына хөкем чыгару вә бу мәкаләләр дини идарә мәҗмугасында бастырылып бу як муллаларын да хәрәкәткә китереп бу гадәтнең бетерелүенә тырышу өмет ителә.
Мондый юк гадәтләргә теш-тырнагыбыз белән ябышып ни кадәр мал сарыф итүемез, иң мөһим булган уку-укыту, милләтнең күтәрелешенә ярдәм итәчәк җирләргә мондый җирләргә сарыф ителгән микъдардан уннан берен сарыф итәргә һиммәтебез җитмәде, акылыбыз ирешмәгән бик кызганыч.
Спас өязе. Вәли Мөхәммәт Тәрҗемәни

№8 (847231) / 31.07.2013 14:52:27

"Әд-дин вәл-әдәп" журналы, 1913 ел, 24 сан, 742-744 бб. Галимҗан Баруди.
Хәдис: "Каберләрне зиярат кылгыл, үлгәннән соң киләчәк хәлләрне уйлап гыйбрәтләнгел!" Бәйһәкый вә Дәйләми ривәяәте, хәдиснең сәнәде зәгыйф.
Каберләргә зиярат сөннәт булган бер гамәлдер. Зияраттан максат - каберләрне күреп, ахирәтне искә төшермәк, мәетләрнең хәлләрен уйлап, гыйбрәт алмактыр. Коръән укып савабын мәетләрнең рухына багышламак артык яхшылыктыр. Мәетләрнең һичбер гамәлгә кодрәтләре юклыгын, үзеңә дә тиз вакытта бу хәл киләчәген уйлап, кодрәт, форсат барында гөнаһлардан тәүбә итеп, изге гамәлләргә ашыгырга тырышмактыр. Нәтиҗә, зияраттан беренче максат - үлемне искә төшермәк, моның илә үзеңне төзәтеп, ахирәткә әзерләнмәк. Үлемне бервакытта да истән чыгару дөрест булмаса да, дөнья шөгелләре сәбәпле күбесенчә үлемнән гафләт ителә. Каберләргә зиярат исә бу гафләт китүгә, үлем искә төшүгә сәбәп буладыр.
Сөннәт булган зиярат бу рәвештәге зияраттыр. Башка рәвештәге зиярат, мәсәлән, әүлия (изгеләр) каберләре дип билгеле булган каберләргә садакалар бирмәк (Шәһри Болгар вә Хуҗалар тавы ише зияратларына барып корбаннар чалмак кебек), корбаннар чалмак, алардан ярдәм эстәмәк, хаҗәтләр сорамак, мондый зияратлар сөннәткә каршы, бәлки кәбәхат бидгать вә бер төр мәҗүсилектер.
Шундый зияратларны тыю өчен Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм исламның әүвәлендә (мәҗүсилеккә якын заманда) каберләрне зиярат итүдән тыеп, соңра исламият ныгып мәҗүсилеккә кайту куркынычы калмагач, зияратка янәдән рөхсәт итмеш иде. Хәтта кабер шәрифене зиярат хакында махсус васыять итеп: "Каберемне потка әйләндермәгез, Аллаһ Тәгалә яһүдиләргә ләгънәт кылсын - алар пәйгамбәрләренең каберләрен гыйбадәт урыны (пот) итеп алдылар", - дип боермыш иде”.

№7 (847197) / 31.07.2013 11:35:38

психолог,)))
айныдылармыни??? Рәхмәт яңалык җиткерүең өчен. Синнән бүтән кешедән гел киресен ишетеп торам. Киләсе елга кайтып яңалыкның дөреслеккә туры-килү килмәве турында хәбәр итәрмен...

№6 (847193) / 31.07.2013 11:19:04

///Бу тусовканың икенче аерым һәм мөһим ягы -спиртлы эчемлексез булуыдыр мөгаен.Сабантуйларга да әйтик, нәкъ шул сәбәпле йөрисе килми.Авыл Сабантуеда 30 еллап булган юк. Шәһәр Сабантуена барып бераз көрәш карап кына кайтам.///


30 ел булмаган көе, нәрсә фаразлап утырасыз сез Ә?

күптән инде авыл сабантуйларында аракы эчеп утыручылар юк!

белмәсәгез белегез: хәзер җәмәгат урыннарында, халык балалар алдында сыра эчәргә дә тыела

№5 (847175) / 31.07.2013 09:22:57

мәҗүси түгелмен,

кеше көлдермә примитив логикаң белән!!!!

Казан тулы буш мәчетләр!!!!Р.Ю. бик яхшы имам булса, ник аларга барып кереп кеше җыймый.

Р.Ю.га килми иде алар , Кол Шәриф дигән җәүһәргә җыела иде Р.Ю. тусовкасы.Әмма рухи эчтәлек шул кадәр зур ки!!!! ул үзенеңтусовкасын башка җиргә җыя алмый!!!!

№4 (847173) / 31.07.2013 08:43:12

||.Мәчетләрдә бүгенге көндә халык ихтыяҗына туры килерлек имамнар юк.||
иркә,халык ихтиаҗенә туры килгән Р.Ю.ка ялалар ягып алып аттылар...

Татар баласы,янәдән мәҗүсилеккә кайтабызмыни инде... мәҗүсилек - НАДАНЛЫК!
кайда суң безнең укыган,белемлеЮмәнле татарларыбыз?
ЮК!!!!

№3 (847172) / 31.07.2013 08:25:17

Мәҗүсилек булса да гаебе юк. Беренчедән борынгы динебез, икенчедән, калган бар диннең дә нигезендә Тәңеречелек:

http://tatartarihy.jimdo.com/

"Һуннарның тагын бер казанышы – бөтен дөньяга бер алла дине идеясен тарату. Һуннарда һәм төркиләрдә бер алла - Тәңре дине булганлыгы күпләргә мәгълүм (бу диннең йолалары соңрак азрак үзгәреп, христиан диненә һәм башка диннәргә дә күчкән)"
"Тәңречелек – яңа эрага кадәр үк Азияда таралган бер аллага ышану дине ул. Һәм бу хәл татар халкы яңа дингә - исламга күчкәч тә дәвам иткән. Моны XV гасырларда халык тарафыннан иҗат ителгән “Идегәй” эпосында күрергә була. Беренчедән, ул вакыттагы ата-бабаларыбыз Аллаһы Тәгаләгә инанганнар, намазлар кылганнар һәм башка фарыз гамәлләрне үтәгәннәр. Шул ук вакытта Тәңрене дә онытмыйлар: Болытлар күкне каплады, Кара болыттан караңгылык таралды, җир селкенде һәм яшен уты кабынды, күкләр күкрәде – Тәңре – бер Алла!..."

№2 (847170) / 31.07.2013 08:11:37

Мәҗүсилек дип карап булса да...Моның берничә сәбәбе бардыр мөгаен.

1.Мәчетләрдә бүгенге көндә халык ихтыяҗына туры килерлек имамнар юк.

2.Табигать кочагындагы кош сайравы мәгънәсез имам лыгырдавы түгел инде.Бик күңелле тусовка килеп чыга.

3.Бу тусовканың икенче аерым һәм мөһим ягы -спиртлы эчемлексез булуыдыр мөгаен.Сабантуйларга да әйтик, нәкъ шул сәбәпле йөрисе килми.Авыл Сабантуеда 30 еллап булган юк. Шәһәр Сабантуена барып бераз көрәш карап кына кайтам.

Шуңа күрә чынлыкта мондый пикниклар Аллаһы, төрле ышанулар белән бәйләнгән мәҗүсилек белән дә бәйледер дип уйламыйм.


№1 (847164) / 31.07.2013 06:48:53

мәҗүсилек, да только...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте