поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.01.2009 Шоу-бизнес

РӨСТӘМ ХАТЫНЫ ЛЮЦИЯ

Кыска гына вакыт эчендә Люция Мусинаның “Әнкәй назы”, “Ни хәл итим?” дигән җыентыклары дөнья күрде. Люция Мусина Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров иҗатта да, тормышта да бер-берсенә терәк. Күптән түгел Люция, иҗат төркеме туплап, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләрендә үзе генә, ягъни Рөстәмсез генә концерт куеп кайтты. Шул уңайдан җырчыга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

– Үзең концерт оештыруга караганда  Рөстәм“канат”ы астында җырлап йөрү җиңелрәктер?

 

– Үз төркемемне туплап, Татарстан районнарында чыгыш ясау теләгем күптән бар иде. Алып баручыбыз Азат Фазылҗанов, җырчыбыз һәм музыкантыбыз Илназ Баһаветдинов, Кытайдан килгән җырчы Әхмәтҗан Турсунтай, биюче егет-кызларыбыз белән Әлмәт, Лениногорскида уңышлы гына чыгыш ясап кайттык. Яратып  калдылар кебек. Узган ел Казанда да бер концертым  булган иде. Тагын  берәр елдан яңа җырларымны туплап башкалабыз тамашачысы алдында кабат чыгыш ясау хыялым бар.

 

Рөстәм оештырган концертларда катнашу бик рәхәт. Бернәрсә турында да уйламыйм, әзергә генә киләм дә җырлыйм. Ә үз концертларымны оештырып карагач, бу эшнең никадәр җаваплы, авыр   икәнлеген аңладым.

 

– Ә ни өчен Лениногорск, Әлмәт шәһәрләрен сайладың?

 

– Моның сере бик гади. Лениногорск – минем туган ягым. Әти-әнием янында да булырмын, туганнарымны да күрермен,  якташларым алдында җырчы буларак имтихан тотармын дип уйладым.

 

– Син туган якларыңда җырлап йөргәндә балаларыгызны кем карады?

 

– Алар әтиләре белән Казанда калдылар. Әйбәт кенә яшәгәннәр.

 

– Ике тәкә башы бер казанга сыймый дисәләр дә, сез ике иҗат кешесе матур гына яшәп, иҗат итәсез. Репертуар, сәхнә киеме сайлаганда Рөстәмнең ярдәмен тоясыңмы?

 

– Әлбәттә. Баштан Рөстәмгә үз фикеремне җиткерәм, аннан аныкын тыңлыйм. Шулай итеп уртак бер фикер туа.  

 

– Бервакыт тамашачыларның: “Рөстәм кызы белән килгәнме, хатыны беләнме?”– дип пышылдашуларын ишеттем. Үзегезгә шундый сорау бирүчеләр бармы?

 

– Бервакыт театрда бер апа: “Бар, кызым, әтиең янына барып утыр әле”, – дигән  иде.

 

– Савыт-саба шалтыраганда  кем юл куя?

 

– Икебез дә. Беребез – үгезбозау, икенчебез арыслан йолдызлыгында туганбыз. Йолдызлык буенча  туры килмәсәк тә, болай күз тимәсен, Аллага шөкер, әйбәт яшибез.

 

– “Рөстәм читтән караганда гына йомшак күренә, тормышта аны бик усал”, – диләр. Дөрес сүзләрме?

 

– Таләпчәнлеге бар инде. Ир кеше шундый булмаса, хатын-кыз бик тиз юлдан язар иде.

 

– Сезнең түгәрәк гаиләдә ике бала – Айрат белән Миләүшә үсә. Балаларны тәрбияләүдә кайсыгыз күбрәк өлеш кертә?

 

– Минем өлеш күбрәктер инде, әтиебезнең вакыты күбрәк эштә үтә. Быел Айратыбыз беренче класста укый, Миләүшә балалар бакчасына йөри.

 

– Гаилә дилбегәсе кем кулында?

 

– Рөстәм өйдә булмаганда миндә.

 

– Балаларыгызда җырга һәвәслек сизелмиме?

 

– Айрат кечкенә чакта көйли иде. Хәзер әллә безнең җырлаудан туйды, футболчы булам ди.

 

Миләүшәбезгә әле ике яшь тә сигез ай гына. Шулай булса да, сүзләрен әйтеп, көйләп йри инде.

 

– Рөстәм канаты астында яшәү рәхәтме?

 

– Бик рәхәт, чөнки иртәгәсе көнгә ышаныч бар. Авырлыгы да юк түгел. Үземнең дә рәхәтләнеп сәхнәдә иҗат итәсем килә. Айрат туганнан бирле үз репертуарым, гомумән, иҗат белән ныклап торып эшләгәнем юк иде.  Ниһаять, ул вакыт җитте.  

 

– Рөстәм ризыкка таләпчәнме?

 

– Юк. Нәрсә әзерләсәң дә, рәхмәт әйтеп ашый.

 

– Каенана белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

 

– Әти-әнием гел эштә булганга, мин әбекәй белән үстем. Минем иң якын кешем иде ул. Рөстәмнең әнисен дә мин нәкъ шулай хөрмәт белән кабул иттем. Үзе дә кызым-кызым дип кенә тора. Кайтканда якты йөзе, тәмле ризыклары белән каршы ала. Рәхмәт аңа, исән-сау, озак яшәсен дим.


Гөлназ ШӘЙХИ
Татарстан яшьләре
№ 2 | 15.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»