поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
30.07.2013 Мәдәният

Шәһәр һәм Республика көненә Г.Камал театрыннан бүләк

Махсус Казанлыларга һәм шәһәр кунаклары өчен 25нче августтан 29нчы августка кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Шәһәр һәм Республика көненә багышлап биш спектакль тәкъдим итәчәк.

25нче август көнне Камал театрының иң популяр спектакльләренең берсе Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле күрсәтеләчәк. Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле тамаша 18 ел инде Камал театры сәхнәсендә аншлаг белән бара. Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.

26нчы август көнне И.Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Әрем исе” спектакле. Пьеса “Яңа татар пьесасы 2012” конкурсында 1 премия яулады. Ике өлештән торган әлеге мелодрамада Камал театрының әйдәп баручы данлыклы артистлары Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Ринат Таҗетдинов, Зөлфирә Зарипова катнаша. Спектакльне куючы Башкортостан республикасының танылган режиссеры Айрат Абушахманов. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

27нче август көнне Г.Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин “Диләфрүз-Remake” спектакле уйнала. Шаян музакаль комедия инде ничә дистә ел үзенең тамашачысын яулап тора. Танылган режиссер Марсель Сәлимҗановның эшен Фәрит Бикчәнтәев тагын да яшәртә, артистларны джинсы чалбарына киендереп, “Азат хатын” журналы урынына “Playboy”ны бирә. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

28нче август көнне үткән сезонның премьерасы Т.Миңнуллинның “Мулла” спектаклен күреп булачак. Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

29нчы август көнне Камал театрының йөзек кашы – “Зәңгәр шәл” (Кәрим Тинчурин) спектакле. Инде ничәнче мәртәбә куелуына карамастан, ул үзенең популярлыгын югалтмый. Халык мәхәббәте аша “Зәңгәр шәл” легендарь спектакльгә әверелде. Татар театрын “Зәңгәр шәл”сез күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана. 


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№18 (850263) / 28.08.2013 16:37:46

хай рэхмэт тошкерлэре, урындыклар ук куеп олы кунак коткэн шикелле котулэрен белми идем. Хэтэ теге конне урындыкларга утырып караучылар куп иде шул. Ярар иптэшлэр, мин театрга киттем, урын алып каласым бар.

№17 (850255) / 28.08.2013 15:50:31

Билетсыз кереп тә утырып карыйсыгыз килсә миннән Сезгә киңәш шул: театрга иртәрәк килегез, ачылышына, кичке 6га. Кичә апаем гаиләсе белән барган иде Диләфрүзгә, рәтләр буйлап өстәмә урындыклар куелган иде ди, билетсыз керүчеләр утырып карасын өчен. Шулай булач, кем иртәрәк кереп шул урындыклардан үзенә урын алып калган кеше утырып та кешечә карау мөмкинлегенә ия. Бүген апаемнарга ияреп үзем дә барам әле, бушка карау мөмкинлеге булганда нишләп файдаланып калмаска?Билгеле, кем башланыр алдыннан гына килсә - басып карый инде. Кешеләрнең алагаем күп булуы - бәхәссез факт ди апаем. Бүген үзем дә күреп кайтам. Ничек барып кайтканыбызны язармын.

№16 (850253) / 28.08.2013 15:42:38

сэг 7дэ башлана 10 тулганда тэмамлана димэк.
15 минут тэнэфес бар.

№15 (850247) / 28.08.2013 14:54:09

Син, бүген буласы "Мулла" хакында сүз бара. М.РУда утыручылар арасында бу спектаклне бушлай карау мөмкинлеген көтеп утырмыйча, инде күптән барып караганнарыгыз бардыр, бәлки "Мулла" ничә сәг. барганын әйтерсез?-якынча түгел, төгәл әйтсәгез иде.

№14 (850246) / 28.08.2013 14:42:53

Нинди спектакль булуына карап МИн. Зэнгэр шэл озак бара. Сайтларында бар. гадэти коннэрдэ 7дэ башлана. Ялларда 6да.

№13 (850245) / 28.08.2013 14:39:52

Бушка булгач мин дә барам. Белүчеләр булса, әйтегез әле, театр кичке ничәдә бетә (транспорт йөри торган вакыттамы)

№12 (850235) / 28.08.2013 12:35:51

Э мин шулай да, Ходайга тапшырып оченче кон Камалга барып спектакльгэ бушка кердем ("Эрем исе"н уйнадылар). Дорес, бушка булгач басып торып карарга туры килде, куучы булмады. Тамашачылар шактый иде, зрэ куп кеше минем сыман басып торып карадылар, кыскасы алма тошэр урын юк иде. Буген Алла телэсэ повторный культпоход - "Мулла"га. Бушка булгач, басып торып карарга да риза, беркемгэ упкэм юк. Камал театрына чын булэк очен Алланын рэхмэтлэре яусын.

№11 (847281) / 31.07.2013 20:36:23

бушка хэзер тукран да тукылдамый.

№10 (847276) / 31.07.2013 20:02:00

нинди шатланган идек бушлай спектакль дип...

№9 (847144) / 30.07.2013 21:19:54

бәйсезлек турында диклорация кабул иткән көнен көн дә бит, кайда соң ул бәйсезлек? 80% ясак түләп торгач бәйсезлек буламы. Бәйсезлек ул Кавказда- аларга Мәскәү контрибутсия түләп тора.

№8 (847141) / 30.07.2013 20:59:55

Мохтарэм жэмагать! ТАТАР хэрефлэре белян яза алмавым очен гафу итегез,лэкин Камал театрыннан бушлай азык котеп утыру бу вакытта урынсыз; чонки элеге театр артистлары хэм администрациясе узенен эш сезоны дэвамында ,песионерларга да ятим балаларга да ,хэтта эз керемле гаилэлэргэ хэм студентларга узенен бушлай азыгын хэрвакытта кызганмый.
Жэмагать , анлагыз инде элеге заманда аларга да эшлэргэ нэрсэ белян дэ тамак туйдырга кирэк бит.

№7 (847138) / 30.07.2013 20:37:49

Пенсионерларга булса да шушы булэкне оештырсалар,бик яхшы булыр иде.

№6 (847109) / 30.07.2013 16:22:37

Бушлай билитлэр кая тараталар, эйтегезче?-ул булэккэ таратыласы билитлэр таралып беткэн булса нишлэргэ?

№5 (847107) / 30.07.2013 16:17:07

Алай ук каты эйтмэгез.Нэрсэгэ генэ житкерергэ сон кечкенэ генэ пенсияне. Бернэрсэ дэ даром булганы юк эле, Камал театрына рэхмэт, яхшы башлангыч булсын.

№4 (847101) / 30.07.2013 15:53:30

бушлай спектакльлэр!!!

№3 (847099) / 30.07.2013 15:39:46

Бушлайдыр.Гомергэ бер ярар безгэ дэ. Рэхмэт Камал театрына.

№2 (847092) / 30.07.2013 15:01:39

көн, бәйсезлек турында диклорация кабул иткән көн!!!! онытмагыз балалар!!!

№1 (847090) / 30.07.2013 14:07:37

бүләк булгач, бушлай дип аңларгамы соң моны?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar