• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
  • 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 26.06 "Яңа Сабантуй". Урам стрим-парк 17.00 - 21.00
  • 26.06 На территории экстрим-парка «Урам» пройдёт молодёжный фестиваль «Яна Сабантуй», начало в 17:00.
  • 30.06 "Галәм.Әгъләм" шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы. 18:30 сәгатьтә, Тинчурин театры.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июнь
  • Илназ Сафиуллин - җырчы
  • Вадим Захаров - җырчы
  • Николай Никифоров - дәүләт эшлеклесе
  • Эльза Әхмәтҗанова - журналист
  • Марсилия - җырчы
  • Галия Булатова (1906-1985) - актриса
  • Рәсимә Гарифуллина - шагыйрә
  • Лионель Месси - футболчы
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
 
 

 
Архив
 

               

30.07.2013 Җәмгыять

Милли оешмалар урнашкан бинаны cаталар

Казан хакимияте татар милли оешмалары урнашкан Карл Маркс урамындагы 41-нче йортны сатуга куйган. Моның артында Русия ФСБсы тора, урамга куып чыгарып эшчәнлегебезне туктатырга телиләр, дип белдерә иҗтимагый оешма вәкилләре.

Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сәхифәсендә Карл Маркс урамындагы 41/13-нче йортның сатылачагы турында белдерелә. Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас истәлеге булган бу бинаның башлангыч бәясе 11 миллион 624 мең сум итеп күрсәтелгән. 29 август көнне аукцион оештырылачак.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре сәхифәсендәге белдерүҖир һәм милек мөнәсәбәтләре сәхифәсендәге белдерү
Аукцион комиссиясе вәкиле, ул Азатлыкка үзенең исемен белдермәде, әлеге бина хосусыйлаштыру програмын тормышка ашырып сатуга куелды, дип әйтте.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетыныкы булган бу бинага Татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләр берлеге һәм морзалар җәмгыяте урнашкан иде. Иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, оешмалар бинаны кулланып кына торган, барлык чыгымнарны да “Казан” милли-мәдәни үзәге каплаган.

"Казан" үзәге җитәкчесе урынбасары Раушания Гимушина бинаның сатылачагы турында анда утырган вахтерлардан ишеткән. "Алар миңа ниндидер кешеләрнең бинага килеп, фотога төшереп йөрүләрен сөйләде", диде ул Азатлыкка. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты бинаның сатылачагы турында милли үзәккә шалтыратып белдерүне кирәк санамаган.

Азатлык радиосы милек мөнәсәбәтләре комитетына кат-кат шалтыратып караса да, әлеге бинаның ни сәбәпле сатылачагы турында мәгълүмат ала алмады, телефоннары җавап бирмәде.

Галишан Нуриәхмәт фикеренчә, моның төбендә Русиядәге милли хәрәкәтләрнең эшчәнлеген буарга тырышу ята һәм бу гамәлнең артында ФСБ тора.

“Миңа хөкемдар булып эшләгән өчен бирелгән гомерлек ташламаларны һәм өстәмә пенсиямне алдырдылар, Зәки Зәйнуллинга җинаять эше кузгаттылар, Наил Нәбиуллинга әледән-әле басымнар булып тора. Эшчәнлегебезне туктату өчен инде хәзер безне урамга чыгарып ташларга җыеналар”, диде Нуриәхмәт.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин да бинаны сатуга куюны милли хәрәкәткә чираттагы һөҗүм буларак бәяли, әмма ул бу бина өчен көрәшәчәкләрен белдерә.

“Миңа калса бу дәүләт тарафыннан безне куып чыгарып, эшебезне чикләү өчен махсус эшләнә. Соңгы ике елда "Азатлык" оешмасы бик актив эшчәнлек алып бара башлады. Милли үзаңны үстерүдә, татарларның проблемалары белән чит илләрне таныштыруда зур эшләр башкарды. Әлбәттә, мондый активлык Русияне һәм үзебездә Русиягә баш июче түрәләрне борчый, алар безнең эшебезне туктатырга тели. Әмма без бина өчен көрәшәчәкбез һәм куып чыгарган очракта да, эшебезне барыбер дәвам итәчәкбез”, диде Нәбиуллин.

Әлеге бинада Татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләре берлеге үзенең җыелышларын үткәрә иде. Сентябрьдән июньгә хәтле “Азатлык” берлеге канаты астында "Фикер" милли бәхәс клубы, "Татарлар" киноклубы, "Караоке клуб", "Шәрык" клубы эшләп килде. Аннан тыш ифтарлар, Корбан, Ураза бәйрәмнәре, башка очрашулар да үткәрелде. 


Наил АЛАН
Азатлык
№ | 29.07.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (847165) / 31.07.2013 06:52:20

сохари(каткан ипи кисәкләрен чәйгә манып) белән чәйдә,бөрчә. нам не страшен серый волк,сухари тек сухари...

№5 (847162) / 31.07.2013 00:37:31

Сочи Олимпия рб-ектларын төзергә китсә - яхшы булыр иде.

№4 (847131) / 30.07.2013 19:42:23

Хәерлегә булсын, бүген иҗтимагый оешмаларны урамга, иртәгә бөтен татарларны теплушкаларга төяп Монголиягә, юрист малае бу турыда моннан бер 10-15 ел элек кисәтеп куйган иде инде. Сохарыйларыгызны киптерә торыгыз.

№3 (847094) / 30.07.2013 15:07:14

" анаңны үпсә казый,кая барырсың абзый?"

Метшинның ни катышы бар? әйткәннәр бит:" Русия ФСБсы" дип.

№2 (847084) / 30.07.2013 12:24:25

Ул узе дэ татар бит,бэлкем шунадыр.

№1 (847080) / 30.07.2013 12:08:35

Метшин татарга зыян салудан туктамады инде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar