поиск новостей
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
  • 28.06 "Суперкияү". Кариев театры, 18:30
  • 29.06 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 11:00
  • 29.06 "Матур City". Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 25 Июнь
  • Венера Гәрәева (1943-2020) - педагог
  • Мансур Хәсәнов (1930-2010) - галим
  • Кыям Миңлебаев (1929-2005) - журналист
  • Наҗия Теркулова (1929-2016) - җырчы
  • Резидә Макуева (1962-2023) - журналист
  • Клара Таҗиева - музыка белгече
  • Роза Сәхаветдинова - композитор
  • Артур Шугаепов - җырчы
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракатух. Кукмара р-ны Тубэн Оскебаш авылында ой сатыла. Бик матур жирдэ урнашкан. Умартачылык б.н шогеллэну очен менэ дигэн урын. 89179341809
  • Балалар эчен, 0-3 яшькэ кадэр,Коляска Адамекс 2в1 сатам. КАЗАН КИРЭК БУЛСА КИТЕРЕП КИТЭБЕЗ.89957664503
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
Архив
 
29.07.2013 Икътисад

Икмәк бәясе югарыга үрли

Быелгы корылык аркасында Татарстанда көзен икмәк бәяләре ким дигәндә 15 процентка артачак. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел игенчеләр нибары 2-2,5 миллион тонна ашлык җыеп алырга өметләнә, бүтән елларда аның күләме 5 миллионга җитә иде.

Татарстанда урып-җыю эшләре узган атнада башлады. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика буенча уртача уңыш (23 июльгә) гектарыннан 22,4 процент тәшкил итә (табигать шартлары уңай булган елларда ул гектарыннан уртача 34,5 центнер тәшкил итә иде). Иң югары уңыш - Арча (гектарыннан 30 центнер), Буа (29,7) һәм Әлки районнарында (28,8). Иң түбән күрсәткечләр - Чирмешән (14,6), Балык Бистәсе (15) һәм Лениногорск районнарында (15,1). Җыеп алынган ашлыкның күләме буенча Азнакай районы әйдәп бара, анда 11,4 мең тонна ашлык суктырылган, Алексеевск районында әлеге күрсәткеч - 8,6 мең, Минзәлә районында 8 мең тонна тәшкил итә. Әмма, министр Марат Әхмәтов сүзләренчә, кайбер районнарда урып-җыю эшләренә әле һаман керешмәгәннәр һәм аларда игеннәр әрәм булырга мөмкин, чөнки алда яңгырлар көтелә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, корылыктан бөтен республика диярлек - 35 район зыян күргән. Бу исә әлеге районнардагы хуҗалыклар федераль үзәктән компенсациягә өмет итә ала дигән сүз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә, “документлар үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләнсен өчен”, Марат Әхмәтовка әлеге мәсьәләне күз уңында тотарга күрсәтмә бирде. Быел авыл хуҗалыгы финанс ярдәменә аеруча мохтаҗ: республикада язгы чәчү эшләренә 15 миллиард сум акча сарыф ителде һәм бу акчаларның күп өлеше июнь кояшы астында “янып” бетте. Кайбер предприятиеләрнең хәзер хәтта урып-җыю эшләренә ягулык сатып алырга да акчасы җитми.

Гаять зур югалтуларга да карамастан, аграрийлар җыеп алган уңышның бер өлешен төбәк резерв фондына да тапшырырга тиеш, бу - республиканың үзенә бертөрле азык-төлек куркынычсызлыгы мендәре булып тора. Әлеге фонд икмәкнең социаль сортларын (“Сельский”, “Дарницкий”, “Ак” ипи) җитештерү өчен Татарстанны арзанлы чимал (базар бәяләре белән чагыштырганда) белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков сүзләренчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ел саен дәүләт структураларына техника яки ягулык (һ.б.) өчен бурычларын кайтару рәвешендә фондка бодай тапшыра. Ашлыкны кабул итү бәясе ел саен үзгәреп тора.

Әмма шунысы көн кебек ачык, быел төбәк фондын формалаштыруда проблемалар килеп туарга мөмкин, чөнки җыел алынган ашлык республиканың үз ихтыяҗларын каплар өчен дә җитмәячәк. Марат Әхмәтов төбәк фондына бурычларны түләү аграрийлар өчен өстенлекле бурыч булырга тиеш дип белдерә. Шулай ук, министрның сүзләренә караганда, тиздән республикада икмәк бәясенең күтәреләчәге көн кебек ачык. Ипи пешерүчеләр дә шундый фикердә.

- Бәяләр күтәреләчәк, чөнки, беренчедән, бездә инде июльдә үк газ һәм электр энергиясенә чыгымнар 15 процентка артты, - дип хәбәр итте Чистай икмәк комбинаты директоры урынбасары Игорь Чернавин. - Икенчедән, резерв фондындагы онга бәйле вәзгыять аңлашылып бетми - быел булырмы ул? Бу хакта әле төгәл мәгълүмат юк. Әгәр он булмаса, безнең дә чималга тотылган чыгымнарыбыз якынча 20 процентка күтәреләчәк. Нәтиҗәдә, электр энергиясе һәм онга чыгымнар артуын истә тотсак, көзен икмәк ким дигәндә 15 процентка кыйммәтләнергә тиеш.

Игорь Чернавин сүзләренчә, хәзер фонд оны икмәк пешерүчеләргә килограммы 10 сумнан сатыла, ә Татарстанда аның базар бәясе 12,5-15,5 сум чамасы тәшкил итә, республикадан читтә - аннан да кыйммәтрәк. Фонд оны икмәкнең социаль сортларын пешерүгә генә тотыла.

Көненә 2 тоннага якын ипи пешерүче (аларның барысы да социаль сорттагы) Апас икмәк комбинатында исә фонд оны булмаса, һәркем алырлык продукция җитештерә алмаячаклары турында әйтәләр.

- Без дә быел уңыш начар булганлыктан фондны тулыландыра алмаячаклар дип ишеттек. Әгәр арзан он юк икән, безгә ипи бәясен кимендә 5 сумга күтәрергә туры киләчәк, - дип хәбәр иттеләр комбинаттан.

Шунысын да искәртик, икмәкнең социаль сортларына бәяләр узган елдан бирле үзгәрмәде: 650 граммлы “Сельский” ипиен бүген икмәк комбинатлары 15,02 сумга (бер килограммы - 23,10 сум), “Дарницкий”ны - 17,1 сумга (21,26 сум), “Ак” ипине 18,06 сумга (25,78 сум) җибәрә. Бу - кибетләрдә өстәлгән хакны исәпкә алмыйча күрсәтелгән бәяләр, кибет киштәсендәге ипи якынча 10 процентка кыйммәтрәк тора. 


Венера БЕЛЯЕВА
Интертат.ру
№ | 29.07.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»