поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.07.2013 Милләт

Латин безгә кирәкме?



Ун ел элек Казанда чыгучы газета-журнал битләрен­дә әлиф­ба алыштыру турында бәхәсләр булды. Дөрес­рәге, әлифба алыштырырга уйлаган кешеләрнең фикере алга сөрелде. Алар халык белән киңәшүне кирәк дип санамады. Борынгы заманда латин чиркәве теле булган, хәзерге вакытта үле саналган латинны, нидән алып, бер төркем Татарстан “тел бел­геч­ләре”: “Безгә бу әлифба элек якын булган”, – дип ышандырырга тырыштылар икән?

Элеккеге елларда латин әлифбасы кулланылса да, аны бит халыкка көчләп такканнар. Ә кириллица әлиф­басы кайда барлыкка килгән? Нишләп безнең балалар аны җиңел үзләште­рә?

Аны төзүчеләр булып Кирилл һәм Мефодий санала. Борынгы телләрне өйрәнүче галимнәр аларны болгар мил­ләтеннән дип саный. Кириллица әлифбасы төзелү 863 елда булды дип игълан ителә. Ләкин рус телле чыганак­ларда кириллица Кирилл һәм Мефодий тарафыннан төзелде дигән раслауга шикләнү бел­дерелә. Моның шулай икәнен исбатлый торган тарихи мәгъ­лүматлар бар. Виктор Истрин китабында: “1986 елларда Константин (Ки­рилл­ның беренче исеме) Ви­зан­тиядән, Түбән Иделдә күп­тән ныгып урнашкан Хазар дәү­ләтенә сәяхәт ясый. Алар игенчелек, терлекчелек бе­лән шө­гыльләнә. Саркель, Итил һәм башка шәһәрләрне төзиләр. Бу вакытта хазарлар ике төр язу куллана. Берсе – хәзерге вакытта да төшенеп булмаган хәрефле-авазлы, орхоно-ени­сей, печенеглар һәм протоболгарлар кулланган рун язуы. Икенчесе – иске яһүд язмасы”. В.Истрин китабыннан тагын бер өзек. “Безгә килеп җиткән барлык чыга­накларда да шуннан соң Константин славян әлифбасын төзеде“, – дип язылган. Әлифба барлыкка ки­лү мәсьәләсен өй­рәнү­че­ләрнең барысын да Кон­стантинның, Хазар дәүлә­тен­нән кайткач, кириллица әлиф­басын бик тиз – берничә ай эчендә төзүе гаҗәп­лән­дерә. Рус тел бел­гечләренең тарихи эзлә­нү­ләре буенча, хазар­ларның рун язуы кириллица әлиф­басын төзүгә зур йогынты ясый. Шулай ук эз­ләнүләр кириллицаның башта Көнчы­гыш халкында уйлап чыгарылганын күрсәтә. Чыннан да бу шулайдыр, чөн­ки иске славян әлифбасында ә, ү, һ, ө, ң, җ, һәм башка төрки телләргә хас авазларны билгели торган хәрефләр бар. Рус тик­шерүчеләре дөрес шикләнә. Константин-Кирил­лның элек әлифба төзү өс­тендә эшләве турында бернинди тарихи мәгълүмат юк. Бары тик шулай булырга тиеш дигән чамалау гына бар. Идел буена барып кайткач кына кириллица барлыкка килә. Руслар моны таныгач, минем фике­ремчә, Константин, Тү­бән Иделдән – Итил шәһәрен­нән алып кайткан руник-төрки әлифбаны кириллица дип ата­ганнар. Со­ңыннан ул әлиф­бадан славян сөйләм теле өчен кирәкмәгән хәреф­ләрне алып ташлаганнар. Лә­кин иске чыганакларда ул хәрефләр әле дә сакланган. Үзебезгә кирәкле хәрефләр­не яңадан өстәгәч, безнең мил­ләт кириллица дигән әлиф­баны җиңел кабул итә, балалар тиз өйрәнә. Күңелдә генетик хәтер сакланганга күрә шулай була ул. Ә бит безнең өчен дини якын саналган гарәп язмасын балалар да, олылар да авырлык белән өй­рәнә. Ул әлифба безнең өчен генетик якын түгел. Гарәп әлифбасын өйрәнү өчен үз-үзеңне мәҗ­бүр итәргә кирәк. Гарәп, латин әлифбасын өй­рәнүнең авырлыгын кайбер язучыларыбыз, “үзәккә үттеләр шу­ның белән” дип, яшьлек тил­мерүләрен яза.

Кириллица әлифбасы бар­лыкка килгәч, ул замандагы латинчылар, шул әлиф­ба бе­лән бастырылган китап­ларны җыеп яндыра башлыйлар. Тарихи чыганакларда “латинчылар кириллица белән бастырылган китап­ларны яндыралар” дигән рәсем дә бар. Монда безнең милләтнең тагын бер югалган сере ятарга мөмкин. Борынгы замандагы Бөек Болгар дәүләтенең бернинди язма әсәре калмаган. Моның ике төрле сәбәбе булырга тиеш. Берсе – әлифба алмаштырып йөргәндә, иске әлифба белән язылган китапларны яндыру, икенчесе – кириллица әлифбасының асылы кайда алынганын яше­рү өчен эшләү. Ләкин хә­зерге замандагы киң мәгъ­лүмат өчен киртәләр юкка чыгу һәм чит илләрдәге мәгълүмат­ларның безнең илгә үтеп ке­рүенә каршылык азаю безгә яңа ачышлар алып килә.

Кириллицаны рус әлиф­басы итеп күрсәтү, тарихны начар белгәнгә һәм үзгәр­телгән кириллицаның татарларга руслар аркылы кил­гәнгә генә буталчык булган дип уйлыйм. Кириллица русларга борынгы болгарның аерым тармагы булган төрки телле халыктан килә. Изге Идел-йортта урнашкан Итил шәһәре – татарның борынгы нәсел нигезенең берсе. Ник без латинчылар файдасына шул Итил шәһәрендә булган әлифбадан баш тартырга тиеш?! 


Равил ГАЙСИН
Ватаным Татарстан
№ 122-123 | 27.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»