поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Июль
  • Люция Хәмитова - актриса
  • Альберт Борһанов - галим
  • Илдар Арсланов - музыкант
  • Чулпан Йосыпова - җырчы
  • Мирсәет Яруллин (1938-2009) - композитор
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
29.07.2013 Авыл

Язучылар Арча кырларында игенчеләрнең хәлләре белән танышып йөрде

Татарстан язучылары урып-җыю вакытында унынчы ел рәттән Арча районы кырларында, ындыр табакларында булып, игенчеләрнең хәл-әхвәлләре белән танышып йөрде.

Республика Язучылар бер­леге рәисе Рәфис Корбанов әйтүенчә, танылган каләм әһелләренең мондый очрашулары эзсез югалмый. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бе­лән берлектә уздырыла торган иҗади бәйгегә тәкъдим ителүче тирән эчтәлекле, бер­сеннән-берсе мавыктыргыч әдәби әсәрләрнең саны артканнан-арта. Хикмәт бәй­генең матди ягы моңарчы кү­рел­мәгән күләмдә саллы булуыннан гына да түгелдер. Язучылар, шагыйрьләр өчен авыл ул – бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы да.

Гәрәй Рәхим кырда шигырь укый

Тормыш ыгы-зыгысы, көн­дәлек мәшәкатьләр белән мавыгып, кайберәүләр рухи дөньядан ераклаша барганын сизми дә. Радио-теле­визор яисә газета-журнал бит­ләреннән байтак мәгълү­мат алырга була анысы. Әмма исеме телдән төшмәгән язучы, шагыйрьләр белән якыннан танышу, аралашу, фикер алышу, янәшә басып фотога төшү кебек мизгелләр гомер буена сагынып искә алырлык бер вакыйга булып хәтердә кала.

Шөкер, республикада бу кадәресен тирәннән аңлап, әдәбият-сәнгатьне үз итүче, җырга-моңга гашыйк җитәк­че­ләр дә бар. Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров та шундыйлардан. Аның хәтер сандыгындагы байлыкка хәй­ран калырлык. Күңеленә ошага­н шигырьләрне яттан сөйли. Әсәрләргә килгәндә, байтак кына әдәбият белгече белән бил алышырлык. Кирәк булса, баянда да сыздыра, моңлы итеп җырлый да, диләр. Шуңа күрәдер, мәрхүм язучыбыз Туфан ага Миңнул­лин Арчага барырга җай чыккан саен: “Анда мине Тукай белән район башлыгы көтә”, – дип әйтә торган була.

Язучыларның Арча районына сәяхәте башланып ки­тәр алдыннан район башлыгы күңелендә йөрткән бер хыялы белән дә уртаклашты. Киләчәктә Арчада федераль Сабантуй уздырасы иде, ди ул. Ни генә дисәң дә, борынгыдан килгән гореф-гадәт­ләрне күз карасыдай саклаган татарның рухи мәркәзе, Тукайның туган ягы моңа күптән лаек. Ә инде аңарчы Арчаның биек урынында татар кенәзе – ватанын саклаучыга һәйкәл кую фикере иҗат әһелләренең күңеленә аеруча хуш килде.

Соңгы елларда Арчаның үзендә һәм авыллардагы уңай үзгәрешләр чын-чынлап сокландыра. Республика­ның башка төбәкләренә әле яңа барып җиткән клуб, мәктәп, балалар бакчалары, башка төр социаль объектлар төзү программасы би­редә күптән­нән эшләп килә. Нәтиҗәләре дә күз алдында.

Кырларга сәяхәт исә “Татарстан” агрофирмасыннан баш­ланып китте. Яңгыр сибә­ләп алса да, комбайнчылар беркая китмәгән. Техниканы бер рәткә тезеп куйганнар да кырга чыгарга җай көтәләр. Элекеге ике хуҗалыкны бер­ләштергән бу агрофирма язмышларын “Вамин” белән бәйләгән башка күп хуҗа­лыклар кебек үк, хәзер җиде юл чатында, дип әйтергә була. Хәзер субарендада саналалар. Елына карата уңыш зарланырлык түгел. Терлек азыгын үзләренә җитәрлек итеп кенә түгел, хәтта бераз запас белән әзерләргә исәп­ләре. Хезмәт хакларын вакытында биреп баралар. Кыскасы, урып-җыю осталары алдында чыгыш ясаган Тукай бүләге иясе шагыйрь Гәрәй Рәхим әйткәндәй, татар­станлыларның бире­шер­гә исәпләре юк.

Марсель Галиев нигә уфтана?

Арча районы башка тө­бәк­ләр белән чагыштырганда шактый зур. Сөрү җире буенча республикада аңа тиң­ләшерлек район да юк бугай әле. Алмас Нәзировның исә язучыларга мөмкин кадәр күбрәк күрсәтәсе килә. Үзе әйткәндәй, тормышның уңай ягын да, тискәресен дә. Ки­рәген үзегез сайлагыз, янәсе.

Район хуҗалыкларында иң элек шул күзгә ташлана. Арча районы авылларында яшәүчеләр инвестор яисә башка төр хуҗалыкка гына ышанып тормый. Булдыра алганнар үз эшләрен башлап җибәрә, терлек-туар, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп көн итәргә тырыша. Дөрес, хуҗа­лыкларда да эш кайнап тора. Без булган “Северный”, “Мәр­җани”, Апаз һәм башка кайбер хуҗалыкларда терлекнең баш санын хәтта арттыра баралар. Ел саен диярлек 200 мең тоннадан артык уңыш җыеп алырга күнеккән тө­бәк­тә быел уңыш элеккеге еллар­ның яртысы булса, рәхмәт әйтер идек, диләр.

Язучы Марсель Галиев –башкалар күрмәгәнне күреп ала белүче әдип. Үзен кызыксындырган теманың төбенә төшми калмый. Арча районы хуҗалыкларының терлекчелек комплексларында йөр­гән­дә аны нык гаҗәпкә калдырганы – иткә, сөткә, яшел­чәләргә бәяләр төрлелеге. Ни өчен хәтта бер үк район кысаларында “Северный” агрофирмасыннан сөтне 12 сумга, ә янәшә генә хуҗалыклар 16-17 сумга саталар? Кибеттә исә аның бәясе икеләтә арта. Ни сәбәпле ху­җалыкларда җи­теш­тер­ел­гән бозау итен килограммы 70 сумнан да алучы юк? Ашлык белән дә шул ук хәл. Иң гаҗәбе – моны әлегә төгәл итеп аңлата алучы да юк.

Разил Вәлиев кыяр үстермәкче

Язучы Камил Кәримов белән сәяхәткә чыксаң, көн буе авызың ерык була. Әллә каян гына таба да тора ул кызыкны. Район башлыгы яисә Татарстан Дәүләт Советы депутаты дигән дәрәҗәңә дә исе китеп тормый. Җае чыкканда “чеметеп” шаяртырга да күп сорамый. Утар аты һәм Түбән Аты авыллары арасында урнашкан кыяр плантацияләрен карап йөргәндә, ата кыяр белән ана кыярның нәрсә бе­лән аерылганын аңлап җит­кермәгәннәргә дә битараф калмады.

Кайчандыр авыл хуҗа­лыгы институтын тәмамлап, авылга эшкә кайткан Дамир Хәлиуллин, берничә ел элек җир кишәрлеге алып, теплицада кыяр үстерү белән шөгыльләнә башлый. Тора-бара бу эшкә хатыны Фәридә һәм биш кызы да кушылып китә. Ышанырга да кыен: быел Хәлиуллиннар 600 мең килограммнан артык кыяр җи­тештереп саткан! Камил Кә­римов тиз генә исәпләп тә чыгарды: килограммын уртача 50 сумнан алганда да 30 миллион сумлык булып чыга түгелме? Әле бит шунда ук помидорын да үстерәләр.

Разил Вәлиевнең Дамир Хәлиуллиннан кыяр үстерү­нең нечкәлекләре турында җентекләп сораштыруын да үзенчә борды Камил Кәримов. “Депутатлыкны ташлап, кыяр үстерә башларга исәбең булса, мине дә онытма инде“, –ди. Миллионнар аяк астында гына икән бит, янәсе. Иел дә ал гына...

Хәер, Түбән Атыда кыяр үстереп кенә калмыйлар. Күп­ләр үз эшен булдырып, килә­чәккә зул өметләр белән яши. Җәүдәт Әхмәтханов шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эшен җайлап җибәргән. “Авылда күпләп терлек асраучылар да байтак“, – ди Дамир Хәлиуллин. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 122-123 | 27.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы