поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.01.2009 Хатлар

КИТАП ТУРЫНДА ИКЕ ХАТ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЙОКЫМНЫ, ЖӘЛЛӘМӘДЕМ

 

"ТНВ" каналында "Китап" дигән тапшыруны күргәч, төнлә белән нинди китап күрсәтәләр икән дип, йокламыйча карадым, чөнки китап укырга яратам. Кеше өчен китап уку әйтеп бетергесез рухи азык бирә. Аларда яшәешнең төрле мизгелләре, гыйбрәтле мисаллар бик күп. Китапка бер тотынсаң, ахырга кадәр укымыйча туктамыйсың. Эш күп булса да, йокымны жәлләмичә китап укый идем. Мәрхүмә каенанам бер йоклап уяна да, минем китап укып утырганны күреп: "Писерь булырсың инде", - дия иде. Писерь үк булмасам да, укуымның нәтиҗәсен күрәм. Олыгайгач буш вакыт күп хәзер, хәбәрләр дә, шигырь дә язам, күңел гел иҗатка тартыла. Газета-журналлар укыйм, китапханә булмагач китаплар уку насыйп түгел. Укыйсы килгән барлык китапны да сатып алып булмый бит. Авыл кешеләре күп нәрсәләрдән мәхрүм шул.

 

Фәүзия ВӘЛИЕВА.

Апас районы, Түбән Биябашы авылы.

 

БӘЯСЕН КҮРДЕМ ДӘ...

 

Мин кечкенәдән китап укырга яратам. Авыл клубы китапханәсендәгеләрен  укып бетергәч, күрше авыл китапханәсеннән ташып укый идек. Безнең яшьлек чорында, 1950-80 нче елларда, бик күпләр йотлыгып китап укый иде шул. Китап белән кечкенәдән дус булсаң, олыгайгач та укыйсы килә икән. Яраткан язучыларның яңа әсәрләрен бик укып барасы килә дә, тик китап бәяләре генә "тешләшә".

 

Әле "Татарстан яшьләре"ндә Рабит  Батулланың мәшһүр кешеләр турындагы китабыннан өзекләр укыгач, ул китапны сатып алырга дип кызыгып, кибеткә кергән идем дә, бәясен күргәч, кире борылырга туры килде. Оныгыма гына берничә китап алдым, чөнки аларның бәяләре бик кыйммәт түгел иде.

 

Язучыларга гонорарларны күбрәк түләп, китап бәяләрен азрак киметсәләр, һай яхшы булыр иде дә соң! Иҗат эше бик вак, катлаулы, четерекле, күп түземлек сорый бит ул, шуңа иҗат әһелләренә хөрмәт һәм игътибар зур булса иде!

 

Сөмбелә АБДУЛЛИНА.

Яшел Үзән районы, Бишнә авылы.


---
Татарстан яшьләре
№ 1-2 | 13.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»