поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
26.07.2013 Шоу-бизнес

Салаватның "Бу минем кешем!" дигән пропускы ГАИдан да коткарды

Салават әле җырлый гына башлаган елларда аның концертларына эләгү мең бәла иде. Концертка керү, яшь җырчыны тыңлау теләге исә һәркемдә бик көчле. Билетлар инде күптән сатылып беткән. Мин, берәр җае чыкмасмы, дип көн дә Камал теат­ры каршысына киләм. Хо­дайның рәхмәте, ышана­сыз­мы-юкмы, көннәрдән бер көнне минем алдыма ук Салават үзе килеп туктады.

Бер-беребезгә тик карашып торабыз. “Йә, әйт”, – диде бу. “Салават, концертыңа керә алмыйча җәфаланам ич, табып булмасмы бер урын?” – дип әйткәнемне сизми дә калдым. “Син кем соң?” – дип сорады бу. “Сәлимә”. Салават кузгала башлады. “Салават, энем, абый, җаным, бәгърем, – дип тезеп киттем мин. – Бер билет бир инде”. “Җаным, бәгърем, дип әйтүең ошады. Мә, көн дә килеп карый аласың”, – дип миңа бер катыргы сузды.

Катыргы дигәнем менә шушы инде. “Пропуск. Бу минем кешем”, – дип язылган, фоторәсеме дә, имзасы да бар. Шушы пропуск белән мине көн дә концертларга кертә торган булдылар. Әмма урынсыз иде ул пропуск дигәннәре. Шулай да мин барысына рәх­мәтле идем, Салават концертын өзлексез бер атна карадым.

Концертлардан соң да пропускның “игелеге”н күр­дем. Шулай бервакыт бик ашыкканлыктан, машиналар хәрәкәте зур булган урыннан урам аша чыгарга туры килде. Каршымда ГАИ хезмәт­кәр­ләре торуын абайламаганмын да. Эләктем бит. Мин­нән документ сорыйлар. Әл­лә ни уйлап тормастан, Сала­ватның пропускын суздым боларга. Татар егетләре иде, күзләре шар булды. Моннан соң да әле шушы про­пускның файдасын күрдем. Хәзер менә кадерле ядкәр итеп истәлеккә үземдә саклыйм.

Кама Тамагы районында туып үсеп, хәзерге көндә Нагорный бистәсендә яшим мин. Һәр нәрсәнең үз вакыты икән, концертларга йөри алмыйм инде, аяклар сызлый.

Сәлимә ГАБДЕЛХӘЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы