поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.07.2013 Җәмгыять

“Шерше ля фам” яки 1+ 0=10

Кешелек язмышында хатын-кызларның беренчел ролен аңлатыр өчен иңдерелгән оҗмахтан куылу турындагы кыйссаны үтә гади фәһемләү гыйбадлык, аның да авыл гыйбаты дигән төре ул. Имеш, барысы өчен дә баштан ук алмага кызыккан хатын-кыз гаепле...

“Булгария” корабы батуда бөтен гаепне Инякина фамилияле ханымга тагып маташалар. Чиркәүгә кереп җырлап, вак хулиганлык гамәле кылган өч хатын-кызны кырыс хөкемгә тартып, икесен шактый озын срокка төрмәгә тыктылар. Саклану министрлыгы карынында барган коточкыч урлашулар өчен киң җилкәле маршал да, генерал да, полковник та, хәтта прапорщик ир-атлар да түгел, ә хатын-кызлар гаепле икән.

Байтак еллар элек бертуган апам белән Казан урамыннан барганда шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановны очраттык. Апам белән Рәшит әфәнде икесе бер чорда университетта укып, бер тулай торакта яшәгәннәр икән. Кайсының кайда, кем булып эшләве, гаилә хәлләре белән дә кызыксындылар. Шунда Рәшит аганың: “Хатынымнан уңдым. Казна эшендә мин дә чиләнәм дип хокук дауламый, мине санлап тора, өс киемнәремне юып кигезә, ашарыма әзерли, балаларны карый”, – дигәннәре ничектер хәтергә уелып калган.

Ә бит ир хатыны һәм ана вазыйфасын башкаручыларга кануни җирлектә ниндидер реаль ышыклаулар да артык булмас иде. Иң зыянлы, иң авыр, иң кара эшләр хатын-кызларга калып бара түгелме бөек илебездә? Колхозларда орлык агулау кебек сәламәтлеккә зыянлы хезмәткә гомер-бакый авыл апалары дучар ителүе генә дә ни тора. Шәп машиналарда гына килеп, җилкәгә ап-ак халатлар элеп, фермалар кичеп “театр куючы” үгездәй таза җитәкче ир-атлар сыер савучы хатыннарның шешенгән бармакларына күз сала микән?

Рельс күтәрүдә, урам себерүдә, асфальт түшәүдә ханым һәм туташлар инде күп еллар “алдынгылыкны бирми”. Ә буяу эшләре?.. Ябык бүлмәдә бер сәгать эчендә баш иңке-тиңкеләнә ләбаса берсеннән-берсе зәһәр буяу исләренә. Миңа калса, “Булгария” корабы батканы һәм Саклану министрлыгындагы караклык өчен, хатын-кызларның сәламәтлекләрен күрәләтә куркыныч астына куйганнары, шуны белмәмешкә салынганнары, үзләре өстендәге гаепләрен гүзәл затларга авыштырганнары өчен бик югары урыннарда утыручы ир-атларны җинаять җаваплылыгына тарту гадел булыр иде.

Күптән түгел яраткан газетабызда басылган бер мәкаләдә танылган әдип саналучыбыз милләтебезне орышты, ә катнаш никахлар һәм мондый никахтан туган балаларның татар булып үсмәүләре өчен татар хатыннарын әрләде. Имеш, негрлар кыйнаган саен ныгыган, ә без – татарлар, сынганбыз. Хәтта негрларның берсе иң бай илгә президент та булган икән. Әйтергә кирәк, негр дигән халык һәм негр теле табигатьтә юк. Сүз тән төсе хакында бара. Алайга китсә без дә тәнебез төсен җуймаганбыз, ә татардан чыккан Борис Годунов, Симеон Бикбулатовичлар Русия патшасы булганнар. Суворов, Кутузов, Державин, Булгаков һәм башкалар хакында да татарныкы дип авыз суы корытырга яратабыз. Әлеге әфәнденең шелтәләвенә караганда, имеш ки, татар кызлары кайсы халык вәкиленә кияүгә чыксалар, шуңа артык тугрылык күрсәтә. Ә бит тугрылык – яхшы сыйфат. Янә килеп, бу хатын-кызлар кайчандыр газиз әтиләренең нәни кызлары булгандыр. Ислам тәгълиматы хатын-кызга үзгә диндәгеләргә кияүгә чыгуны тыя. Үз йортының имамы булырга тиеш ир-атның үз вазыйфасын үтәмәве өчен хатын-кызны гаепләү мантыйк киртәсенә сыймый.

Тормышның бөтен мәшәкатен үз җилкәләренә алган гүзәл затларга үзләрен ышыклый, яклый, дин кушкан таләпләрне үти алмаучы, исәпкә бар санга юклар белән хисаплашуны даулау мәзәк түгелме? Шул ук вакытта әдипнең уптым илаһи татарыбызны гаепләве белән дә килешәсе килми. Инглиз язучысы Джек Лондонның “Ак теш” хикәясендә бүре баласын даими кыйный-кыйный һәм ач тота-тота эткә әйләндерәләр. Аннары аны этләр белән сугыштырып тамаша кылалар. Кем ничек аңлагандыр, шәхсән үзем бу әсәрдә халкыбыз язмышын сиземләдем. Безнең халкыбызның рухын да ачлыклар, көчләп яки алдап чукындырулар һәм сугышлар аша сындыралар лабаса. Эшкәртү туктамый: 309нчы закон, татарча БДИны тыюлар – шул олы юлның чакрым баганалары. Гасырлар дәвамында тәмуг кичүче милләтеңне сүгеп, кыю күренергә, очко җыюга тырышулар номеры искермәде микәнни соң әле? Бу гамәл күптән әтрәк-әләм кылануы буларак кабул ителмимени соң аңлаган кешеләргә? Тукай халкыбызны “зур ул, әдип ул, шагыйрь ул” дип зурлаган. Әмирхан Еники, Миргазиян Юныс, Мөхәммәт Мәһдиев, башка асыл затларыбызның язганнары халкыбызга мәхәббәттә аңлашуга кайтып кала. Халыкны талаучы милли бюрократларга конкрет гаепләүләрдән (алда кайберләре атап та кителде) ышыклану өчен, фамилияләрне атамый гына, тулаем милләтне сүктерү кыйбат. Һәм бу шөкәтсез вазыйфаны үтәүче “әдип” ир-атлар, дөресрәге, ир-ат саналучылар табылып тора. Җимле тагарак хакына үз-үзләрен фаш итүдән кыенсынмыйлар гына түгел, болай кылануларын батырлыкка санауны дәгъва дә итәләр бәгъзе “көрәшчеләребез”.

Хатын-кызны балигъ булу белән якасыннан ала торган бик катлаулы проблема Ркияүгә чыгу мәсьәләсе. “Чаян” журналында шундый рәсем басылган иде. 1ле саны – хатын-кыз, ә ноль ир-ат кыяфәтендә ясалып, икесе бергә янәшә 10 санын тәшкил итәләр һәм ноль кыяфәтендәге ир-ат хәләл җефетенә: “Әгәр мин булмасам, гомерең буе берлек булып каласы идең бит син”, – дип авыз ера.

Гомергә берле булып калмау, һичьюгы, унлы дәрәҗәсенә ирешү өчен һәм аналык инстинктына да буйсынып, нольләр белән булса да тормыш корырга омтыла гүзәл затларыбыз.

Казах әдибе Олҗас Сөләймановта шундый парча бар. Хатын-кыз коллективында модалы киенгән, шәп прическалы, пөхтә һәм чибәр марҗа хатыны Гөлкәй атлы юбалгы казах хатынына: “Болай үз-үзеңне карамый йөрсәң, ирең ташлап китәр бит”, – дип шелтә белдерә. Гөлкәй, бер дә исе китмичә: “Ташламас, ул минем өчен фәлән мең калым түләде”, – дип, сылу хатынның авызын томалый. Әле генә ерткыч селәүсәнне хәтерләткән чибәркәй шул сүздән соң коллектив каршында хуҗасыз мәче халәтендә кала. Чөнки бар да белә: ул гүзәл өчен бер тиен дә калым түләнмәгән. Шундый хәлләр. Базар хөкеме аяусыз.

Унга бар, уңганчы бар дигән мәкаль дә бар татарда. Әйтергә генә ансат дияр заман туташлары. Кияүгә чыгып та уңганнар бар, ә бар туңганнар да. Шәп дип эләктергәне “сулга” каергаларга яратырга мөмкин. Артык чутлы, саран акча кортына тап булу да ерак йөрми. Әле бит бармакка бармак сукмаучы, әниләре җилкәсеннән хатын асрамасына күчүче хөрәсәннәр күпме? Ир-ат саналып, чынлыкта алай ук түгелләр дә үз-үзләренең барлыгын сиздереп торалар.

Кемдер язган, хатын-кызны бәхетле итү өчен яшәүчеләр тормышта барысына да ирешә дип. Андыйлар да бардыр, дөнья бит.

Бер танышымның шактый чәүчәләк кызы кияүгә чыккан иде. Озак та тормый анысыннан аерылып, тиз арада икенче тапкыр чыгарга да өлгерде бу. Шуның килендәше сөйләде: теге ирем дә әйбәт иде, монысы да әйбәт ди икән. Һәм килендәше: “Ул, чыннан да, бәхетле. Мин дә ир белән яшим, югыйсә. Әмма аның кебек бәхетле була белмим”, – ди. Кыскасы, төрле гаҗәеп хәлләр чыгып тора. Аннары, бәхетле буласың килсә, бул дигән әйтем дә бәхетнең күктән генә төшмәвен, үзеңнән дә торуын, гамәл, иҗтиһад зарурлыгын искәртә.

Ә иң аянычы, менә дигән акыллы, тәртипле һәм уңган-булган сылулар утырып калучан.

Бер мәлне шулай электричкада Казаннан кайтып киләм. Каршы эскәмиядә утыручылар арасында күршемнең кызы кайта. Яше утызга җитеп килә инде аның. Бик акыллы, тәртипле кыз, сыра чөмерүче, тәмәке тартучы туташлар белән арасы өзек, ерак булды. Эштә уңган, тыйнак, аз сүзле. Менә шул туташка вагон буйлап чабып уйнаган биш-алты яшьлек кызчык килеп бәрелде бер заман. Күршем аны күтәреп алып янына утыртты, исемен, әти-әнисе хакында кызыксынды. Кызчык тулы җаваплар бирде. Аның да яңа танышына сораулары бар икән.

– Синең егетең бардыр инде, син бит зур, – диде ул, күзләрен хәйләкәр җемелдәтеп. – Зур кызларның егетләре булырга тиеш.

– Барлык зур кызларның да егетләре булмый, шуны исеңдә калдыр, – диде күршем, кырысланып китеп.

Кызчык күршем каршына чыгып, аны баштан-аяк күзәтеп торды да:

– Барлык зур кызларның да егетләре булырга тиеш, үзең исеңдә калдыр! – диде.

Янәшә-тирәдәгеләр гөр килеп көлеп җибәрделәр. Күршемнең генә йөзе агарып китте. Һәм ул боек карашын тәрәзәгә борды. Ә анда каеннар, чыршылар йөгерешә, моңсу тәрәзәле йортлар артка шуыша...

Французлар һәр этлекнең төбеннән хатын-кызны эзләргә кирәклеген “шерше ля фам” (безнеңчә, “хатын-кызны эзләгез”) дигән формулага салган. “Әгәр хатын-кыз гаепле икән, аннан гафу үтен” дигән әйтемнәре булу бу халык ир-атларының ирлек дәрәҗәсен саклап кала. Без фәкыйрьләргә гафу үтенүләр, классик әйтмешли, “едва ли”...  


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»