поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июнь
  • Сөмбел Таишева - журналист
  • Разия Тимерханова (1918-1997) - җырчы
  • Фазыл Туйкин (1887-1938) - язучы
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
25.07.2013 Мәдәният

Җырчыларга кушам ат

Татар эстрадасында берəүлəр санавы буенча – 400дəн артык, икенчелəр статистикасы буенча 700дəн артык җырчы бар. Аларны истə калдыру бүген зур проблема. Əлеге «көнүзəк» мəсьəлə турында моңарчы да язгаладым. Бу юлы да шул тирəдə бөтерелермен.

Кешегə кушамат тагу – татарның элеккедəн килгəн гүзəл бер гадəте. Элек авылда кушаматсыз кеше булмаган. Бигрəк тə исемеңне башка кеше белəн бүлешə торган булсаң – беттең, кушаматлы булуыңны көт тə тор! Кемгəдер кушамат индивидуаль рəвештə тагылган, кемгəдер – нəсел мирасы булып. Хəзер авылларда бу гадəт бетеп килə (хəзер авылларда кеше бетеп килə дисəң, дөресрəк булыр). Əмма бу матур традицияне эстрадада дəвам итəргə була бит! Лилия, Лəйсəн, Гөлнара, Илназ, Илдар, Илнурларны, ниһаять, аера башлар идек. Хəер, күбесе инде бездəн җитезрəк булды: үзлəренə-үзлəре кушамат тактылар: ИлСаф, Илназар, Илгəрəй һ.б. Эстрадада бу псевдоним дип атала, татарча итеп əйтсəк, тəхəллүс. Əмма үз-үзеңə кушамат тагу бик үк гадел түгел. Бəлки, тамашачы сине башка исем белəн күзаллыйдыр?

Төрле тамашачыдан «əй, теге чикерткə», «тагын теге озынборын чыккан», «яратмыйм шул «мөгри»не» кебегрəк сүзлəр ишетергə туры килə. Күп кенə җырчылар теге яки бу гаилəдə билгеле бер кушаматка ия. Əмма бу атамалар киң җəмəгатьчелеккə чыга алмый. Ə бит чыкса, бик уңайлы булыр иде. Əйтик, клип башлана, титрларда язу: «Татар халык җыры «Күбəлəгем-түгəрəгем». Башкара Кылый Бозау». Сразы истə калачак!

Кушамат дигəннəн, кайбер җырчыларда ул бар инде. Яки булган. Айдар Галимовны армиядə Татарин дип йөрткəннəр, Салаватны яшь чакта Басмач дип, Хəния Фəрхи – Хай-Фай. Җырчылар кушаматлы булудан җирəнмəсен берүк. Əнə, зур түрəлəр дə җирəнми бит, күбесенең кушаматы бар. Əйтик, «кичə телевизордан Бабай чыгыш ясады» дигəнгə «кайсы бабай?» дип җавап бирсəң, сине аңгыра диячəклəр. Бабай ул и в Африке Бабай! Бу кушаматы турында үзе дə ирония белəн күп тапкырлар сөйлəгəне бар.

Кушаматның төрле формасы бар. Сайлау мөмкинлеге бик зур. Əйтик, татар авылларында элек «фəлəннең фəлəне» дигəн формулалы кушаматлар киң таралган булган. Алар кызның әтисе яки ире исеменə бəйле: Вəли Мəрзиясе, Госман Гайшəсе, Мəхмүт Суфиясы һ.б. Бу формуланы эстрадага күчерү аеруча актуаль. Бүген бик күп чибəр кызлар сəхнəгə үзлəренең бай ирлəре яки сөяркəлəре хисабына менде. Алар җырлаганда сəхнəдəн, əйтерсең, «раскруткага» киткəн акчалары моң булып агыла. Тамашачы да дурак түгел, кемнең кем икəнен белə. Сары матбугат бездə бик тырыш бит, «сарафан-FM» да сөйлəп тора. Шуңа күрə, югарыда телгə алган җырчыларга кемнең акчасын туздыруга карап, кушамат тагарга кирəк. «Кайсы фəлəн ул?» «Соң, төгəннең фəлəне ич инде!». Бар да аңлашыла шунда. Бар да урында.

Кыскасы, җырчыларга кушамат кирəк бүген. Бу «көнүзəк» мəсьəлə! Безгə аларны истə калдыру җиңелрəк булыр, ə аларны халыкка якынрак итəр. Əлбəттə, бу язмамдагы фикерлəрем ярымшаяру иде. Татар җырчылары яхшымы, начармы – иң мөһиме, булсын алар. Сəхнəдə кемне калдырасын ахыр чиктə тамашачы хəл итə бит. Композитор һəм шагыйрьлəр матур җырлар иҗат итсен, сəхнə амбициялəре ташып торган егет-кызлар шул əсəрлəрне хит итəргə азаплансын. Ə кушаматларын гына табар идек əле...
 


Данил СӘФӘРОВ
Сәхнә
№ 7 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы