поиск новостей
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 13.04 "Яратам!Бетте-китте". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.04 "Яратам! Бетте- Китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.04 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 16.04 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 18.04 "Чулпан". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 19.04 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 20.04 "Төш". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Апрель
  • Эльвира Хамматова - җырчы
  • Ренат Акчурин - кардиохирург
  • Наил Фәйзетдинов - журналист
  • Ләис Зөлкарнәй - шагыйрь
  • Абдулла Адыгамов - дин әһеле
  • Азат Ахунов - галим, журналист
  • Рафаэль Сафиуллин (1958-1999) - көрәшче
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
23.07.2013 Җәмгыять

Илназ Кадыйров: "Татарларга чәч кистерү ташлама белән булачак"

Төркемдәшем Илназны инде ничә ел күргәнем юк иде. Аның дүрт елдан артык чәчтараш (парикмахер) булып эшләвен ишеткәч, аптырап киттем. Югыйсә туры сүзле, гадел, фикерен курыкмыйча әйтә белүче менә дигән журналист чыгасы иде үзеннән. Журналистика өлкәсендә эшләп алды ул. Язмалары «ШК»да да урын алгалады.

«Безнең һөнәр белән гаилә туендырып булмый шул, әмма чәчтараш булырга теләвем акча белән генә дә бәйле түгел. Кешегә матурлык өләшәсем килә», – ди Илназ. Ихлас егет ул, башкаларга охшамаган, нечкә күңелле, тагын бер үзенчәлеге бар: телен, милләтен чын-чынлап ярата, татарлыгы белән горурлана.

Теләче районының Шәтке авылы егете Илназ Кадыйров белән тулырак таныштырып үтим әле.

– Илназ, шәп яза идең бит, ник киттең син журналистикадан?

– Мин шундый кеше инде. Дөреслекне яратам. Ә журналистикада эшләү вакытында мин чынбарлыкны тулысынча чагылдырып булмавын аңладым. Дөреслекне әйтергә ярамый. Ә бу минем өчен бик авыр. Аннары Тукай клубына күчтем. Татар мохитеннән, иҗаттан аерыласым килмәде. Тик андагы 2600 сум хезмәт хакына яшәп булмый иде. Шуннан Казанның үзәк урамындагы бер бик шәп кибеткә каравылчы булып урнаштым. Анда бары тик бай кешеләр генә килә. Бөтенләй башка дөнья. Кыскасы, менә шунда матурлыкка, югары модага, байлар тормышына кызыктым. Үземнең дә алар кебек буласым килә башлады. Шуннан ике дә уйламый, модельләр курсларына язылдым. Кеше янында үзеңне ничек тотарга, тирене тәрбияләү серләренә төшендем. Аннары чәчтараш курсларын тәмамладым.

– Теләсә кем чәч кисүче булып китә алмый бит, моңа сәләт кирәктер?

– Сәләт тә кирәк. Аннары минем укытучым бик шәп кеше иде. Татарларны сөйми торган, ләкин бик профессиональ стилист барысына да өйрәтте мине. Үземдә дә кызыксыну, үҗәтлек көчле булды. Башта куркытты. Аннары, мине күреп, Казанның элиталы чәч кисү салоннарына чакырдылар. Эшем җайга салынды. Үз клиентларым барлыкка килде. Үзем бүлмә арендалап, чәч кисү белән шөгыльләнә башладым. Кемнәр генә килмәде миңа. Иң истә калган танылган йолдызлар – Тина Канделаки, актриса Мария Берсенева, Ольга Кабо...

– Төрле кешеләр очрыйдыр, әйеме?

– Була шундый кешеләр, энергияңне ашыйлар. Алардан соң хәлсезләнеп каласың. Мин кешегә прическа ясаганда фантазиягә нык биреләм, бөтен күңелемне биреп эшлим, иҗат итәм. Безнең эштә күпмедер дәрәҗәдә психолог та булырга кирәк. Кешеләрнең эч серләрен тыңлыйм, киңәшләр дә бирәм. Менә берсендә 36 яшьлек хатын килде миңа. Бер тапкыр да кияүгә чыкмаган. Оялчан гына үзе, дәрәҗәле урында эшлим. Үзгәрергә телим ди. Үзгәрттем мин аны. Яңа образыннан хәтта үзенең дә башы әйләнеп китте. «Сезне насыйбыгыз табачак әле, чөнки күзләрегездә яшәү чаткылары, бәхетле булудан мәхрүм түгел сез», – дидем мин аңа. Күпмедер вакыт узгач, тагын килде бу. Кияүгә чыккан, авырлы. «Синең ярдәмең белән генә тормышымны җайга салдым», – ди. Бәлки бу очраклылык булгандыр, шулай да күңелгә рәхәт булды инде.

– Журналистикадан киткәнгә үкенмисеңме?

– Китмәдем бит мин. Татар матбугатының киләчәге өчен нык борчылып яшим. Матбугатны, татар тапшыруларын күзәтеп барам. Улымны да татарчага өйрәтәм.

– Хыялың бармы?

– Мин татар гүзәллек салоны ачарга хыялланам. Анда төрле милләт кешеләре йөриячәк. Ә менә татарча сөйләшкәннәргә ташламалар булачак. Татар зыялыларының күбесе мескен хәлдә бит хәзер. Укытучылар, артистлар, бигрәк тә олы яшьтәгеләр ярдәмгә мохтаҗ. Минем салон азмы-күпме аларга ярдәм итә алыр иде.

– Укучыларга чәчләрне карау буенча берәр киңәш бир әле?

– Буялган чәчләр өчен, берүк, халык медицинасы куллана күрмәгез, чәчегез яшел төскә дә керергә мөмкин, андый чәчләргә бары профессиональ тәрбия кирәк. Майлы чәчләрне икешәр тапкыр юарга киңәш итәм. Ахырдан бальзам кулланыгыз, ул чәчләрне сынудан саклый.
 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar