• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
23.07.2013 Җәмгыять

Сибгатуллинга җавап: Милләтне сүкмәгез, гаеп үзегездә!

“Ирек мәйданы” газетының быелгы 18 июль санында Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллинның “Мәскәүне сүкмәгез, гаеп үзебездә” дип аталган әңгәмәсе басылып чыкты. Аның авыл хуҗалыгына биргән бәясенә, Татарстан җитәкчеләренә мәдхияләренә тукталып тормыйм, ә менә милләткә карата әйтелгән дорфа, кимсетүле һәм урынсыз фикерләренә бәя бирмичә булмый.

“Булдыра торган халык без, – ди заманында югары партшкола бетергән, райком секретаре, аннары министр булган, ә хәзер Дума депутаты Сибгатуллин. – Ләкин куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр! Татар үзен яратмаганга шушы хәлдә.”

Тулы бер халыкны, үз милләтеңне шулай гаепләү өчен аның дошманы булу кирәктер. Әңгәмәдән күренгәнчә, булдыра торганнар рәтенә Сибгатуллин мактаган Табеев, Шәймиев, Миңнехановлар керә, ә калганнар, Сибгатуллин әйткәнчә – “куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр” булып чыга инде! Аның бу интервьюсын, урысчага тәрҗемә итеп, интернетка да куйганнар, Сибгатуллинның татарларга бәясе русча менә шулай яңгырый:

“Мы многое можем, умеем работать на совесть и качественно, но татары по сути своей трусы, лжецы, друг друга терпеть не могут, предатели!»

Фатих Сибгатуллинның бу сүзләре – дөнья алдында татар халкының битенә төкерү, аңа нахак бәла ягу, милләтнең намусын пычрату булып тора. Юк, Фатих әфәнде, татарлар андый халык түгел, минем милләтем тугры, ярдәмчел, чыдам, әхлаклы милләт, утны-суларны кичеп тә, намусын җуймаган милләт! Бәлки сезнең даирәдә сез санаган сыйфатка ия бәндәләр дә бардыр, әмма андый ямьсез һәм түбән бәяне бөтен милләткә тагарга ярмый! Сез бу сүзләрегез өчен татар халкы алдында гафу үтенергә тиешсез!

Фатих Сибгатуллинның мәктәпләрдә татарча укытуга карашы да сәер һәм куркыныч. “Нигә кирәк авылда татарча укыту? – ди депутат кеше. – Алар аны болай да белә бит!” Болай дип әйтү өчен татар теленең дошманы булу кирәк. Урыс балалары да урысча яхшы белә бит, әмма аларны барыбер урысча укыталар, инглиз яки кытай телендә түгел! Бары тик үз ана телендә тулы белем алган баладан гына киләчәктә милли тарихчылар, галимнәр, зыялылар, язучылар, сәнгатькәрләр, дин әһелләре чыгачак. Бер генә татар гаиләсе дә үз баласына мең еллык татар тарихын, әдәбиятен, мәдәниятен өендә бирә алмый, аның өчен системага салынган мәктәп белеме кирәк.

Сибгатуллин шулай ук заманында үзе җитәкләгән Норлат район үзәгендә татарча мәктәп булмавы турындагы сорауга да, “Аның кирәге дә юк. Ачыйкмы, дип сорадым, кирәкми, диделәр. Татар гимназиясе ачылса, анда наданнар укыячак, дип ачыктан-ачык әйттеләр”, дип, башын җүләргә салып, җавап биргән.

Татар мәктәбен, татар телен, үз халкыңны шулай кимсетү, түбәнәйтү өчен кем булырга кирәк?! Әйе, Сибгатуллин үзе үк әйткәнчә, “сатлык һәм хыянәтче” булу кирәк, әмма бу бәя милләткә түгел, аның үзенә карый түгелме соң?

Изге Рамазан аенда Сибгатуллинның бу әңгәмәсендә Мөхәммәд пәйгамбәр белән авыз чайкавы, үзен һәм Путинны аның белән янәшә куюы мөселманнарның күңелен рәнҗетә, динебезне түбәнәйтә.

“Путин миннән үрнәк алды, – дип сөйли Сибгатуллин. – Тәслимә апагыз белән 30 ел тордым, аерылыштык. Ләкин дуслар булып яшибез. Сабан туена кунакка килделәр, тату торабыз. 40 яшьтән соң хатын-кызның рәте калмый. Путинны кара, ыжгырып торган ир, Мөхәммәд пәйгамбәр дә 9-12 яшьлек кызлар белән гаилә корган.” Сибгатуллинның пәйгамбәребез турында бу сүзләре дөреслекне бозып күрсәтү, аңа яла ягу булып тора, бу хакта дин әһелләре үз сүзләрен әйтергә тиеш.

Сибгатуллин элек тә үзенең китапларында “татар-урыс бер халык” дигән, милләт өчен гаять куркыныч булган идеяне уздырырга, халык аңына шуны сеңдерергә тырышты. Әгәр татар-урыс бер халык икән, нигә безгә милләт дип, тел дип йөрергә соң, динебез өчен көрәшергә? Хәзер ул татар-яһүди берлеге турында сүз алып бара, монысы инде динне бетерә торган нәрсә булачак.

Болардан күренгәнчә, Фатих Сибгатуллин аңлапмы, аңламыйчамы, милләткә каршы идеология алып бара, дөнья алдында аның дәрәҗәсен төшерә, чынбарлыкны бозып күрсәтә. “Ирек мәйданы” газеты да соңгы вакытта затсыз, одиоз бәндәләрнең милләткә, милли хәрәкәткә, Казанга каршы ямьсез һәм ялган фикерләрен халыкка тарата. Кем тегермәненә су коясыз, җәмәгать, кем файдасына эшлисез? Аннан соң “Орда” фильмнары чыкканга гаҗәпләнәсез. Сибгатуллин кебекләр татарны “сатлык, куркак, хыянәтче”, дип әйтеп торгач, башкалар әйтә дә әйтә инде аны. Милләтне сүкмәгез, төп гаеп үзегездә, егетләр! 


Фәүзия БӘЙРӘМОВА
Азатлык
№ | 22.07.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№116 (847542) / 03.08.2013 22:30:59

фэузия ханым зур рэхмет ! лэкин моны бит прокурор замы / прокурор узе язарга тиеш бит!

№115 (847130) / 30.07.2013 19:25:08

Абыстай, бөтен кешенедә үз каланчагыздан торып хөкем итмәгез. Сезгә шулай выгодно икән, чыгып бас почмакка, калганнарга кара якма, үз капкаңа дегет сибеп китүләре бар...

№114 (847122) / 30.07.2013 18:30:50

Төренсеннәр,шулай яхшырак бит.Чәч тарыйсы юк,юынасы юк,тырнак кисәсе юк,берсе дә күренми.Шлай выгодно.Марҗасы трусик та кими-шулай выгодна.

№113 (847118) / 30.07.2013 17:58:25

Әйе,менә шулай үз мәнфәгатьләрен беренче урынга куеп, өстәге түрәләргә(мин беренче чиратта Мәскәү түрәләрен күздә тотам) ярарга тырышып,Сибгатуллиннар авыл халкын зомбига,ялкауга ,маңкортка әйләндерделәр. Татар авылларын хәрабә хәленә китереп, таласын талап, халыкта пессимизм психологисе формалаштырдылар.Кайберләре авыл бетсә, милләт бетә,дигән булып("после пожар...")лаф ора...

№112 (847021) / 29.07.2013 22:45:22

Каир-мәдрәсә иле...

Белем- нәрсә ул?
Евро -дип тел ачыламы?Кан коеш - бер сум өчен түгел бит.

Сез бит Фәүзия ханым,аңламыйсыз,ул дулкында түгел.
Сәламәтлек-телим сезгә.Бар да яхшы булыр.

Һе,каян беләсең,кемнең аңында -нинди уй.

№111 (846923) / 29.07.2013 10:22:34

Дорес эйтэсез.Дэшми торсан, менеп атланалар. Энэ бит изге айда ботен моселман доньясы сугыша,утерешэ,суеша...

№110 (846880) / 28.07.2013 19:11:09

Чупрэккэ торенмэгэннэр мингерэу дигэн суз тугел,ангыра.

№109 (846832) / 28.07.2013 12:39:59

Чонки ботен диннэр дэ хатын-кызга тэнен капларга куша,кайбер мингерэулэр моны белми.

№108 (846829) / 28.07.2013 12:35:28

динле марҗа катыннары да төренеп йөри,аларга урыс-марҗа бәйләнми бит.
безнекеләргә бир инде кеше чәйнәргә...

№107 (846828) / 28.07.2013 12:35:19

хэттэ хэр гарэп тэ моселман тугел.

№106 (846827) / 28.07.2013 12:31:06

хэр татар моселман дип эйту.......

№105 (846826) / 28.07.2013 11:47:42

Урысның түбәтәй кигәнен күргәнем юк әле ***!

№104 (846825) / 28.07.2013 11:31:08

хэттэ кайберэулэр татар тубэтэен кигэн кешене дэ моселман дип кабул итэ,акыл дэрэжэсе тоште кешенен.

№103 (846823) / 28.07.2013 10:21:09

Ни кызганыч,,яулык,чупрэккэ чорналырга рохсэт бируне куплэр татарлык итеп кабул итэлэр.Наданлык бу!Халыкнын бер ук вакытта телен дэ,чупрэген дэ алып ташласан... Чупрэккэ дэ чират житэр,лэкин чупрэккэ чорналган халык инде зомби... Алар белэн управлять итэргэ дэ жинел булачак.

№102 (846821) / 28.07.2013 09:42:38

Апаста куптэн татар класслары юк икэн. Менэ ул "татарлык".

№101 (846815) / 27.07.2013 23:28:48

Без- егены бирә алмыйбыз-9 дан барып кадалабыз.Кая татарлык?..Яулык,теге озын күлмәк...Чорналыгыз..

№100 (846814) / 27.07.2013 23:18:56

Сез аңламыйсыз.Җәмгыять-исеме бар-үзе буш куык ,бүгенге көндә.
Гимназия-Татарның дустымы(дошманы) диясем килде.
Кайсыгыз юл яра ала?
Юлны яптылар күптән.Шул укС-ннар,М--влар,ш- лар.
Алар бара ,кая барганын белми,теге дөнҗяда җавап бирәсе бар ...
Бу спектакль- тамаша.,соңгы акчабызны биреп карарга кушалар бугай))

№99 (846762) / 27.07.2013 13:16:35

+++, )))

башлангыч белемле татар кешесе өчен дөрестәдер...

чакматаш!))

син әйткәннәр дөрес булыр иде дә бит!!!

Сибгатуллин үзе әйткәннәрне турыдан-туры оештыручы булмаса!!!

№98 (846761) / 27.07.2013 13:01:51

Иң акыллы фикер иясе-ЧАКМА ТАШ !!!!!

№97 (846700) / 26.07.2013 19:28:40

Депутатлар бар да аерыла,бизнес тотарга ярамый яңа закон буенча.Милек хатында, болар чиста.

№96 (846630) / 26.07.2013 07:53:29

Типкәләү дөреслекне төшендерүнең туры, җиңелүле юлы...Ләкин шул ук вакытта иң куркыныч юлы..Алла сакласын бәласында баш аяк..Бездә законнар аңлап була торган түгел

№95 (846628) / 26.07.2013 04:07:36

№ 43 Шушма суын эчеп шунда коенып үскән " Ир өстеннән ир тотучы ,хатаын өстеннән хатын тотучы "-лар кемнәр икәнен беләсе килә ?

№94 (846627) / 26.07.2013 02:49:11

Үпкәләү - дөреслекне күзгә бәреп әйткәндә, җиңелү дигән сүз ул, җиңел җиңелү...
(Камил Кәримов)
Типкәләү, күзгә бәрү -дөреслекне төшендерүнең туры, җиңүле юлы.
Үпкәләү -яраткан кешеңнән игътибар эстәү.

№93 (846575) / 25.07.2013 19:39:02

Мин Фатих Сибагатуллиннын "Мәскәүне сүкмәгез,үзебез гаепле"мәкаләсен укып чыккач та күп фикерләре белән килештем,әлбәттә.Авылларның бетеп баруы,инвесторларның талавы,татар телендә укуның ахыргы нәтиҗәсе-нульгә тиң булуы,чөнки ЕГЭ дигән АФӘТ барын да юкка чыгара.Күрәсең,татарларның бер-берсен "батыруы",хөсетлеге,көнчелеге белән күбрәк очрашырга туры килгәндер аңа.Китап укымаулары да бик дөрес,ялкаулык,ваемсызлык дөньясына чумып,эчүгә сабышу да дөрес инде.Бүген авылларда сырыктай,әвен кебек ирләр кәҗә дә асрамый,кибеттәге порошоктан ясалган сөт белән гаиләсен агулап яталар.Татар халкы да бүген чын йөзен,борынгы бабаларының данын-шанын ЮГАЛТА БАРА.Фатих Сибагатуллинга алай ташланмагыз әле,hәркем үзенә дә карасын,ихласлык,кырыеңдагыларның уңышларына сөенү,алар турында мактау,хезмәтләрен күрү бармы СИНДӘ?!Шәхси тормышы турында минем эшем юк,кеше тормышына тыкшынмыйк,үзләре беләдер.

№92 (846573) / 25.07.2013 19:33:05

Рәмзия №48 (846375) / 24.07.2013 10:05:42
Гомер буе түрә булып эшләгән кеше, каян халыкны белсен инде? Идәрәдәгеләрнең, Фатих Сибгатуллин язган ишеләр генә булуы берәүгә дә сер түгел. Система да, бар тереклек, геннар ярдәмендә үзе ишеләрне воспроизводит иткәне кебек, бер ишләрне генә үз эченә ала. Кем бу хаклы, шул сестима эченә кереп киткән күп татар зыялылары да, шул систима эчендәгеләрне генә күрә башлап, йомшагырак формада булсада, систима шөребе әйткәннәрне әйтә башлый.

Әйтерсен, "АЛТЫН СҮЗЛӘР№91 (846569) / 25.07.2013 19:19:20" өчен атап язылган. Кулымны күкрәгемә куеп әйтәм, наменклатура һәм шулар тирәсендә бөтерелүчеләрдән кала, ТАТАРлар арасында да, башка милләтлеләр арасында да, "по сути своей трусы, лжецы, друг друга терпеть не могут, предатели"ләрне очратканым юк! Шулай булгач, бу фразаны:

“Мы многое можем, умеем работать на совесть и качественно, но управленцы по сути своей трусы, лжецы, друг друга терпеть не могут, предатели!»
дип язганда, дөреслекны тулырак чагылдырыр иде...

№91 (846569) / 25.07.2013 19:19:20

“Мы многое можем, умеем работать на совесть и качественно, но татары по сути своей трусы, лжецы, друг друга терпеть не могут, предатели!»

№90 (846568) / 25.07.2013 19:10:39

Ф дә бит авыл хатыны булып утруы бииик мөмкин

№89 (846567) / 25.07.2013 18:55:29

Нигә, Фәүзия Бәйрәмова түгелме соң ул?

№88 (846564) / 25.07.2013 18:37:33

Өстәге фото да авыл апасы булса кирәк.Шундыйрак фасонда дип уйлаган идем,дөрес булып чыкты. ИРкә җатуррак икән.

№87 (846563) / 25.07.2013 18:23:19

“Путин миннән үрнәк алды, – дип сөйли Сибгатуллин. – Тәслимә апагыз белән 30 ел тордым, аерылыштык. Ләкин дуслар булып яшибез. Сабан туена кунакка килделәр, тату торабыз. 40 яшьтән соң хатын-кызның рәте калмый. Путинны кара, ыжгырып торган ир, Мөхәммәд пәйгамбәр дә 9-12 яшьлек кызлар белән гаилә корган.”
ФСның кем икәнен аңлау өчен аның мәгънәсез язмасын укып вакыт уздырырга да кирәк булмады. Югарыдагы өзек барысын да ачты да салды. Бу адәмнең ялагайлыгын элек тә өнәми идем. Хәзер инде бәхәссез, шундыйлар гына тормышта тернәкләнеп китә ала дию тамырдан зур ялгышлык. Нигезне чыннан да бик ныклы урынга корган кебек, ләкин асылда ул тыштан гына нык булып күренә. Вакытлар бу нигезгә корылган бинаны җир белән тигезләп куя. Мисаллар туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җитәрлек бит. Як-якка күз салу да җитә...

№86 (846552) / 25.07.2013 17:18:42

Гаделша бәхәскә нокта куйды!..Халык фикер туплый.. Икенче раунд алдындан

№85 (846549) / 25.07.2013 17:08:49

Халыкка телең белән кизәнмә инде син, башта үзеңә үпкәлә, халыкка түгел. "Нервный срыв" белән абруй ясап булмый.Андый чакта дәваланырга кирәк.

№84 (846503) / 25.07.2013 10:43:21

Башакны ак таш белән бутыйсыз. Халыкның сүлен имеп, җилкәсен кимереп яшәүчеләр кикерә-кикерә әйткән белән, нервный срыв вакытында, сәламәтлек кыл өстендә торганда ычкынган үпкә сүзләре арасында аерма как до Шанхая раком...

№82 (846469) / 24.07.2013 19:20:29

Ач ерткычларга ризыкка чыгарылган Ишэкне таптыгыз чагыштырырга.
Куп хатыннарга мондый муллык кирпэк тэ тугелдер,мондый тормыштан сон. Тынычлыгына ни житэ!

№81 (846468) / 24.07.2013 19:02:11

НӘҖИП ТУГАН. Бу очыракта үзбәкләр тарафындан далага яшмыш ирегенә чыгарып җибәрелгән карт ишәк белән бай ирендән аерылып мул тормышыта яшәүче хөрмәтле хатын - кызларны чагыштыру бик дөреслеккә туры килмәс..Бай ирендән аерылган хатын кызга элекеге ирендән агып кермәсәдә тамып керә.Элекеге бергә торган чакларын "искә"төшерүчеләрдә аз түгел..

№80 (846467) / 24.07.2013 18:48:24

Ал.Бушков "Сталин.Ледяной трон" китабында Г.К. Жуковка тискәре (солдат гомерен аямаган, трофей малына кызыгып вагонлап ташыган һ.б.) бәя бирә, һәм, үзбәкләр картайган ишәкне далага чыгарып җибәргән сыман кайбер ирләр олыгайгач,гомер иткән хатыннарын аерып, яшьне алалар -Жуков шундый төрдән иде, дип яза.

№79 (846464) / 24.07.2013 17:16:03

Сез хаклы "Сатлык халкым, мин сине яклап тавышсыз калдым, э син ирегенне колбасага алыштырдын дигэнрэк мэгънэдэге сузлэр белэн..."дигәндә Ф.Б. турында. Мыруда да мескен халкым дип нәрсәседер эленгән иде әле. Берничә кеше, шул исәптән мин дә мыруда аңа каршы чыгыш ясадык. Мин нәтиҗәле булыр димәгән идем. Ф.Б. андый сүзләрдән арынды. С


Иркә,үтердең көлдереп,Фәүзия Бәйрәмова синең сүзләрдән соң ҮЗГӘРДЕ...

№78 (846462) / 24.07.2013 16:53:29

Һәр бүрек эчендә баш булмавы ихтимал
(Әхсән Баян)
...Һәр бияләй эчендә кул, һәр итек эчендә аяк,һәр күлмәк эчендә гәүдә, һ.б., бигрәк тә кибеттә, складтагыларында булмаска мөмкин. Чалбар белән дә шул хәл.

№77 (846435) / 24.07.2013 14:34:17

Иркә, сез бит башкалар язганны игътибар белэн укый торган кеше. Мин башта икегездэ дэ кутэрелгэн тема турында яздым, аннары сезнекен аерым, психологныкын аерым яздым бит. Сезгэ бернинди дэ претензиям юк партнерлар буенча. Тагын бер кат укыгыз эле теге комментарийны, анларсыз.

№76 (846434) / 24.07.2013 13:38:06

Гаделшага
Ачуланм, яме? мин синнэн шиклэнмим. просто ишетмэгэн идем Бэйрамованын миллэт турындагы мыскыллы сузлэрен. Нишлэп алайса ул Сибагатуллинны тирги? Узе дэ миллэтен сатлык халкым дигэч.

№75 (846427) / 24.07.2013 12:56:11

Менә кайда ул җитди тема!!!!

http://matbugat.ru/news/?id=8241

Менә кайда ул герой!!!

№74 (846426) / 24.07.2013 12:51:08

"балалар белән ял итү - болары өчен ир кирәк түгел"

Психолог, бу сүзләрең белән нигыңа тап төшерәсең!!!!

Тәслимә ханым законлы хатын мать одиночка булганмыни ул????

Әгәр ир акча алып кайтмаса, хатын гына эшләгән акча балалар ашатырга, киендерегә, тәрбияләргә китеп бетә ул. Матур киемгә калмый.

№73 (846425) / 24.07.2013 12:45:47

??

Сибгатуллин милләт түгел дип әйттем.Миңа милләт мәсәләсендә аның фикере нулевое место

Рөстәм Зарипов язып өлгергән, Ф.Б. турында өстисе идем.

Ф.Б. миңа Казанда татарча сөйләшү хокукы алып биргән кеше, шунлыктан мин аңа күп нәрсәләрне кичерәм. Һәркем ялгшыша.
Ялгышларны таный һәм төзәтә белергә генә кирәк.Тем более Ф.Б. дан милләткә, халыкка карата андый сүзләр әзәйде хәзер.Хәзер менә якларга да керешкән. Килешәм. Сәер ишетергә билгеле хәтере яхшыларга. Элеккеге гуләйт иткән хатыннар яулык япты да, башкаларны өйрәтә бит хәзер. Бу шул сериядән. Әмма Ф.Б.ның татар милләте каршында эшләре ифрат зур, аңа кичерәбез!!!

Психолог, мин сезне аңламыйм.

Сорау!! Сез дәгъвәгезне Сибгатуллинга бирә аласыз!!! Мин бернинди патрнерлар турында сүз күтәрмәдем!!!

Мин Сибгатуллинның элеккеге законлы!!!!! хатынын публично мыскыл итүе турында һәм Тәслимә ханымга шәхес мыскыл ителүе өчен судка мөрәҗәгать итәргә тиешлелегетурында яздым!!!

Тәслимә ханым!!! Без сезнең белән!!!!

№72 (846414) / 24.07.2013 12:21:31

ә матур кием, ашау, балалар белән ял итү - болары өчен ир кирәк түгел))))
Без хатын-кызга кирэк нэрсэлэр турында сойлэшэбез кадерлем.

№71 (846412) / 24.07.2013 12:01:40

э бэхетенэ шундый ир туры килсэ дию урынлы булыр иде...


монысы белән тулысынча килешәм;


ә кояш баегач, язарга түгел эшкә тотынырга кирәк

№70 (846411) / 24.07.2013 11:56:14

психолог, Иркә, ир белэн хатын арасында якынлык беркайчан да тыелмаган. Лэкин бербуйдан бу турыда сойлэну хэм хэр теманы шуна бору гына килешеп бетми..
психолог, син оргазм турында язганда, партнеры туры килсэ дигэнсен... туры килэ-килмэ дип ромашка тажы йолкырга калса бу никахтан тыш женси элемтэ дип атала. Э монысы инде исламда катгый рэвештэ тыелган!!! Хэлэлен белэн булган хэл турында язганда партнер дияргэ тугел иде, э бэхетенэ шундый ир туры килсэ дию урынлы булыр иде... Женси партнер белэн хэлэл ир арасында аерма бар... Кояш баегач язарсыз бу хакта, элегэ сабыр итегез!
Иркэ, Фэузия Бэйрэмова язмасында суз ФССнын ирлеген чэйнэу турында тугел, э анын татар халкын кимсетуе турында бара. Э бу житди тема. Беренче хатыны турындагы цитатаны китергэндэ дэ ФБ ФССнын тотнаксызлыгы турында тугел, э Мохэммэт СГВ турында дореслекне бозып курсэтуен ассызыклар очен генэ китергэн.

№69 (846409) / 24.07.2013 11:51:15

40тагы хатын-кызга 30 дагысына ни кирэк булса,шулар кирэк. Кайнар кочак,жылы суз,матур кием, яхшы шартлар, балалары белэн бергэлэп ял итулэр...
Ни очен ул,монардан мэхрум булырга тиеш? Яшьлеген Ф,С кебек койсез янында харап иткэнгэме?

икенче постта шундый ук фикер ята икән, димәк мине аңламансыз:

1. мин белмәгән идем Тәслимәгә 40 яшҗ икәнен: хөрмәтлем сез бик дөрес - 40 та да, 50 дә дә, 60 та да әле хатын-кыз тулы җенси томыш белән яши... минем сүз олыраклар турында


2.ә матур кием, ашау, балалар белән ял итү - болары өчен ир кирәк түгел

№68 (846408) / 24.07.2013 11:49:15

Язма өчен рәхмәт. Аның тарихчы Фәүзия ханымның зарур бер хезмәтенә чишмә башы булуын телим. “Татар башын татар ашый” формуласына сыйган фикерләрне аксиома дәрәҗендә халкыбыз күңеленә сеңдерү кайчан, кем тарафыннан башланган, моны хранологик тәртиптә ачасы иде. Конкрет гаеплеләрне атыйсы урында , гомумиләштереп, тулаем милләтне кәҗә калдыру карак бюрократия өчен отышлы. Боларга хезмәт күрсәтүче ялагай “әдип”ләр үзешчәнлеге генәме бу? Мәсьәләне бер Ф.С.С. га гына кайтарып калдыру хакыйкатьтән ерагайта гына . Үзләрен тарихчы һәм әдип дип танытучы “бөек” дилетантларыбыз йогынтысында гына ычкындырмаганмы “кыю” фикерләрен академик? Ул җөмһүрият җитәкчелегенең уртак фикерен белдерә дияргә дә ашыкмыйсы иде., чөнки эре җитәкчеләребезнең берсенең дә мабугатка чыгып милләткә авыр сүз әйткәне булмады шикелле. “Заман” гәҗитенең ( бар иде андый басма) 1999 елның 26 март санында минем “Без бозаулар түгел” атлы мәкаләм басылган иде. Анда мин, шул ук гәҗитнең 12 март санында халкыбызны пыр туздырып язган танылган әдибебез белән килешмәвемне белдергән идем. Нәтиҗәдә әлеге әдип, башка бер гәҗиткә чыгып, куш бит тутырып исемемне атамый гына минем адреска шундый сүгенеүләр яудырды ки, чыдап кына тор. Аннары аңа яраннары кушылып “тәрбияләргә” укталып биш мәкалә бастырдылар... Рус классигы Ф.М.Достоевский милләтен сүгүчене лакей Смердяков образы аша ача. Смердяков-Сасыкбаевлар үзләрен милләткә бәя бирергә, аны гаепләргә хаклы дип саный. Һәр халыкны бар затлы, гумус өлеше, бар әтрәгәләм катлам- әрлән балчык. Әтрәгәм, үз даирәсеннән чыгып , барча, теләсә кайсы милләттәге әтрәгәләмнәргә хас тискәре сыйфатларны тулаем милләткә аударуга корылышта.. . Еники, Исәнбәт, Мәһдиев кебек затлы нәселдән чыккан әдипләрнең һәр язганы халкыбызга мәхәббәттә аңлауга кайтып кала. Мулла улы Тукай, халкыбызны зур ул, әдип ул, шагыйрь ул, дип соклана..Шул гынамы? Ә бәлки ,иелеп алып үзләренеке итеп кәләйләнүләрен күздә тотып, кемнәрдер бу “тәгълимат”ны тәкълидче әдипләребез алдында махсус төшереп калдыргандыр? Бу Богданов тәгаенләгән бик куәтле “оештыру коралы” арсеналыннан бүләк түгелме? Кыскасы тема җитди фәнни эзләнүне көтә.

№67 (846405) / 24.07.2013 11:41:44

Сибгатуллин турындагы тема җитди тема??????

№62))) мондый сүз беренче генә түгел)))

Сүз бу юнәлешкә борылгач, җавапларга буладыр)))

Минем улыма әйткәнем бар.Материаль яктан үзен -үзе тәэмин итә алган, интеллектлы һәм мәрхәтле (рәхимле) ир булса, мин аны ярата алыр идем.Тик улым миңа, дак такого никогда не найдешь диде)))) Шунлыктан шанслар юктыр дип уйлыйм))))

№66 (846403) / 24.07.2013 11:36:33

Психолог. 40тагы хатын-кызга 30 дагысына ни кирэк булса,шулар кирэк. Кайнар кочак,жылы суз,матур кием, яхшы шартлар, балалары белэн бергэлэп ял итулэр...
Ни очен ул,монардан мэхрум булырга тиеш? Яшьлеген Ф,С кебек койсез янында харап иткэнгэме?

№65 (846402) / 24.07.2013 11:35:17

?,

исламда секс тыелмаган!!!! Беркайчан да!!!!

№64 (846401) / 24.07.2013 11:34:05

Иркә, психолог,сез телэсэ нинди житди теманы да чишендереп ятакка салуга гына сэлэтле бугай... Бу айда гына булса да ул теманы калдырып булмыймы сон эллэ?

№63 (846400) / 24.07.2013 11:33:36

Психолог)))

Луначарскийга:" Мәхәббәт бармы? дигән сорау биргәннәр. Тулаем җаваапны язып тормый. Әгәр сезгә 80 икән, как мне вас жаль дигән))))Мин дә сезгә шуны әйтәсем килә.

Болай Тәслимә дә, Людмила Путина да котылганнардыр. Минем шигем юк. Әмма алар да кешечә сүзләр белән аерылды.

Людмиланың рәте бетте, шуңа аерылдым дисә, Россия хатыннары Путинны порвали бы наверное))))

Мин аңлыйм сезнең Сибгатуллинны агартырга теләгәнегезне... Ну агарта алмыйсыз..)))

№62 (846398) / 24.07.2013 11:26:08

..хочу..

№61 (846397) / 24.07.2013 11:24:18

Армаган, ирен яраткан хатын-кызга секс кирәк түгел дип уйлыйсыңмы син??? Оййй, алай уйласаң, син ир булып зрә яшисең!!!Ил син ирен яратмаучы, эш белән талчыккан хатынмы???


Иркә, ха-ха-ха ну көлдердегез сез мине. Мин язганны тагын бер тапкыр укып чыгыгыз әле, бәлки аңларсыз минем төп фикерне?! әллә сез нәрсә әйткәнемне колагым ишетми, ну барыбер әйтәм дигән принцип белән яшисезме?

Ирләрдән аермалы буларак, хатын-кызга множественный оргазм хас.
сезгә миннән дусларча киңәш: менә бу җөмләне башка берәүгә дә әйтмәгез - хатын-кыз ирләргә караганда сирәгрәк, ләкин күпкә көчлерәк, ләззәтлерәк оргазм кичерә! әгәр партнеры туры килсә әлбәттә

№60 (846394) / 24.07.2013 11:18:21

Киресенчэ,30ел яшэгэн хатын аннан котылгандыр,дигэн фикер генэ килэ бу очракта. Андый кеше белэн яшэсэн,картаймый момкин тугел.
Тик гомер иткэн хатынны кулланыштан тошкэн пылесос шикелле,кырыйга алып кую, хэм аны сойлэп йору..абруй устерэ торган нэрсэ тугел.

№59 (846392) / 24.07.2013 11:14:15

№52))) сез хаклы...

Ул язманы мин дә, кара ничек оста итеп җавап биргән дип укыдым.)))) Асылы үзгәрмәсә дә))) формасы нинди чибәр иде анда)))))

№58 (846391) / 24.07.2013 11:12:48

Иркэ,менэ беренче жомлэн белэн тулысынча килешэм. Алар бар,лэкин узненчэлек тугел.

№57 (846388) / 24.07.2013 11:10:20

Сатлыклар һәр милләттә дә бар!!! Ул милләт үзенчәлеге түгел!!!

Ф.Б сәяәсәткә керергә теләгән, күпмедер анда булган икән, сәясәтнең гел сатылудан торганын белергә тиеш иде.

Классиклар ялгышкан икән, бардыр. Тик алар ялгышын лозунг итеп алырга кирәкми!!!

Психолог!!! Мин Сибгатуллин ник аерылган димәдем!!!!Миңа Сибгатуллинның ни кичәгесе, ни бүгенгесе, ни киләчәге кыәыксындырмый.

Ник ул хатынын публично мыскыл итә???Рәте китте дип. Минем уйлавымча, Сибгатуллин виаграга калганга Тәслимәнең аңа кызыксынуы беткәндер. Бу интим әйберләр. Андый әйберләрне публикага чыгармыйлар. Кемдер янында бүрәнә булып яткан хатын икенче ир янында ут булырга мөмкин.

Армаган, ирен яраткан хатын-кызга секс кирәк түгел дип уйлыйсыңмы син??? Оййй, алай уйласаң, син ир булып зрә яшисең!!!Ил син ирен яратмаучы, эш белән талчыккан хатынмы???

Ирләрдән аермалы буларак, хатын-кызга множественный оргазм хас.

№56 (846387) / 24.07.2013 11:03:02

Шулай булдымы?, шулай булмаса, мин Рамазан аенда остемэ гонах алып гайбэт чэчеп утырыр идемме? Ул бит шигырен минем колагыма пышылдап сойлэмэде, мэйданнан кычкырып укыды! Бэлки берэр жыентыгында да бардыр эле анын бу шигыре... Бер ара ул тавышсыз калып, озак вакыт дэваланган иде... Хэтерлэсэгез... Язуым да ул вакытта Фэузия апага бик нык хэтерем калганы искэ тошкэч кенэ яздым... Ярамый халык исеме белэн артык авыз чайкарга...

№55 (846385) / 24.07.2013 10:55:30

ялкынлы һшм төтенле идеологлар мантра кебек кабатлап халык миен эшкшртәләр. Сез никчемный!! имеш.Бу соңгы 20 елда уйлап чыгарылган нәрсә генә))))))
Юк Иркэ,сонгы егерме елда гына тугел. Заманында татар халкынын бу сыйфатлары турында Г.Бэширов,Э Еникилар да телгэ алган иде. Укымагансын гына. Хичкенэ дэ перестройка чоры чыгарган сузлэр тугел бу.Бары перестройкадан сон эйтергэ яраганга гына эйтелгэн сузлэр. Син Иркэ язучылар турында истэлеклэрне табып укы. Кайбер китапларда бар анда ялкынлы чыгышлар.

Сатлык дигэн сузлэргэ Фэузия апан каршы тугел.Ул аны уз шкурасында кутэргэн кеше. Тик ул ярлыкны тулы бер халыкка ябыштыру.. Минем уземнен,беркемне дэ сатканым юк,беркайда да.

№54 (846384) / 24.07.2013 10:54:40

///Тәслимә ханым татар хатынына хас рәвештә, тын гына 40 яшьтә рәте киткәнне уздырып җибәрергә, кичерегә тиешме??? Нәкъ менә тын гына кичергәнгә Фатихлар азу яра да инде!!!///


нишләп соң ул безнең халыкта, 40 ел яшәп аерылышсалар, хатыннар кимсенеп кала, туктауксыз мендәр генә чылатып, үкереп елап утыра дигән фикер яшәп килә икән?!
ир-ат физиологик яктан, виагра беләнме, болаймы - пока торасы нәрсәсе тора, сексны беренче урынга куеп яши. тагын бер кабатлап әйтәм, чөнки ул физиологик шулай яратылган. ә хатыннар олыгая барган саен томышның башка рәхәтлекләрен кубрәк күрә тоя башлый.

озынга китте, кыскасы:
минем әби бабай белән 50 ел бергә торып, 15 бала табып үстергәч аерылышкан, бабай икенчегә киткән (сугыш, ачлык аны байрак хатын янына китәргә мәҗбүр иткән) - әби елап утырмаган, балаларны оныкларны үстергән, яшәгән, эшләгән - сугыш бетеп, тормышлар җайлангач, бабай кире кайткан
ләкин әби инде кабул итмәгән

тагын да кыскарак: картлыкта ирләргә беренче хатыннары, балалары кирәк була, чөнки алар хатынсыз, тәрбиясез яши алмыйлар, ә хатыннар, әбиләр яшиләр

кем белә Сиб-ны алда нәрсә көткәнен

№53 (846383) / 24.07.2013 10:52:47

"Шул ук Фэузия апаны алыйк, чираттагы кабат депутатлыкка утэ алмагач, ул мэйданга чыгып ялкынлы бер шигырендэ татар халкын нэкъ шул сыйфатлар белэн сыйфатлаган иде. Сатлык халкым, мин сине яклап тавышсыз калдым, э син ирегенне колбасага алыштырдын дигэнрэк мэгънэдэге сузлэр белэн... Татарстаннын мостэкыйльлекне югалтуы турындагы фикере дорес иде анын бу шигырьдэ. Лэкин сатлык халкым диюе генэ... Мин ул вакытта бик гажэплэнгэн идем мона - ничек инде халык очен ут янып йоргэн миллэтпэрвэр кеше депутатлыкка утэ алмаган очен генэ тулаем татар халкына шундый сузлэр эйтэ ала икэн дип. Бик хэтерем калган иде без фэрештэ урынына кургэн апабызнын шундый суз эйтуенэ ...

№52 (846381) / 24.07.2013 10:47:53

ССылканы укымыйча гаеп ташлыйсың,Татар энем. Күп хатын кызларны "җиңү", кат-кат өйләнүләрне матбугатка чыгып әдәп сагында торучы саналучы күренекле әдәбиятчы язды түгелме?))))))))
Р.Фэйзуллин бакчасына таш атуын булса,табып тагын бер кат укы Флурэ ханым.
Анын язмасында хатын-кызларны мыскыллаган сузлэр юк иде. Бу ике кешенен аермасы-жир белэн кук аермасы.

№51 (846380) / 24.07.2013 10:46:39

Гаделша!!!

Сез хаклы "Сатлык халкым, мин сине яклап тавышсыз калдым, э син ирегенне колбасага алыштырдын дигэнрэк мэгънэдэге сузлэр белэн..."дигәндә Ф.Б. турында. Мыруда да мескен халкым дип нәрсәседер эленгән иде әле. Берничә кеше, шул исәптән мин дә мыруда аңа каршы чыгыш ясадык. Мин нәтиҗәле булыр димәгән идем. Ф.Б. андый сүзләрдән арынды. С

Димәк кеше үзгәрә һәм бу бик әйбәт нәрсә.

Без монда язу Сибгатуллинны үзгәртәбез дип түгел билгеле. Әйтик миңа пофиг, ул нинди кеше булуы. Безнең максат ул сөйләгән нәрсәләрнең бүтән үсеш ала алмавы өчен языла.

№50 (846377) / 24.07.2013 10:32:44

Кем бу,

беренчедән бу фикер Сибгатуллинныкы түгел һәм ул аны бкеренче әйтми!!!Ул фикерне ялкынлы һшм төтенле идеологлар мантра кебек кабатлап халык миен эшкшртәләр. Сез никчемный!! имеш.Бу соңгы 20 елда уйлап чыгарылган нәрсә генә.Берләшү ул бер фикер генә дигәнне сеңдерү өчен.Ул бер фикер кемнеке???Билгеле инде кемнеке икәне!!!


Мәкалә исеменә кайтып...

Минем уйлавымча партияне мыскыллап булмаган кебек, милләтне дә мыскыллап булмый, хокукый кырда. Хокукта, әлбәттә, милләт ара низаг дигән нәрсә бар барын. Ул очракта да конкрет кешеләр, милләт вәкилләре күздә тотыла.


Монда гафу үтенерлек икенче бер бик мөһим әйбер.

Тәслимә ханым татар хатынына хас рәвештә, тын гына 40 яшьтә рәте киткәнне уздырып җибәрергә, кичерегә тиешме??? Нәкъ менә тын гына кичергәнгә Фатихлар азу яра да инде!!!

Шәхесне публично мыскыллаган өчен судка бирелергә, итешле компенсацияләр алырга тиеш. Һәм куркып торырга кирәкми!!!К\рдегезме хатын-кызлар дәррәү күтәрелде. Нәкъ менә шушы юнәлешне. Милләт турында әйткәнне ишетүче юк һәм закорнчалыклы!!!!Сәүбәныч милләт өчен беркем дә түгел.

Икенче яктан Конституциядә дискриминация по полу дигән нәрсә бар, әйтик хатын-кызлар исеменнән бу бәндәне җенес билгесе буенча кешеләрне мыскыллаганга җавапка тартып булыр иде. Тик әпәйт, не стоит игра свеч, кем соң ул Сибгатуллин, аның белән суд бәхәсенә вакыт әрәм итәргә....

№49 (846376) / 24.07.2013 10:06:27

Минемчә Фатыйхка юкка бәйләнәбез..

“Булдыра торган х а л ы к б е з , – ди заманында югары партшкола бетергән?Дума депутаты Сибгатуллин. – Ләкин куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр! .”

Халык диеп ҮЗен,,..бүгенге ТР ңитәкчеләрен,..шәймиев,мөхәммәтшин,..нарны атый бит.!
"Народ и кпсс е д и н ы" ны оныттыкМЫни ?

№48 (846375) / 24.07.2013 10:05:42

Гомер буе түрә булып эшләгән кеше, каян халыкны белсен инде? Идәрәдәгеләрнең, Фатих Сибгатуллин язган ишеләр генә булуы берәүгә дә сер түгел. Система да, бар тереклек, геннар ярдәмендә үзе ишеләрне воспроизводит иткәне кебек, бер ишләрне генә үз эченә ала. Кем бу хаклы, шул сестима эченә кереп киткән күп татар зыялылары да, шул систима эчендәгеләрне генә күрә башлап, йомшагырак формада булсада, систима шөребе әйткәннәрне әйтә башлый.

№47 (846374) / 24.07.2013 09:51:16

Иркә.
Иркә ханым. Бар кешенең үз фикере бар.Ул аны белдерергә хокуклы.
Фатих аганың да сүзләрендә хаклык бар.. Яшерен батырын түгел, безнең милләт халкына таркаулык хас.Шулай ук хосетлек дигән чир юк түгел..
Бу хакта күп татар зыялылары әйтеп үтте, язып чыктылар.. Бердәм булырга өндәделәр.Фатих ага әйтеп үткән фикерләрне, йомшагырак формада булсада , башкалар авызындан да ишеткәләргә туры килде

№46 (846373) / 24.07.2013 09:38:16

Гаделша, шулай шул...
Слово не воробей, вылетел - береги скворечник...

№45 (846371) / 24.07.2013 09:15:44

Психолог, Фэузия апа, Рэшит абый Эхмэтжановлар ач торганда тэулек буе аларны саклаган, ачлыктан хэлсезлэнгэн Фэузия апаны креслога утыртып баш остенэ кутэреп Верховный Совет залына алып барган вакытларны онытып булмый ул! Халык коридор ясап аяк астына чэчэк сибеп калган иде...
Лэкин бу язманы укыгач минем дэ кунелемэ кара булып ягылган бер вакыйга искэ тоште эле..
Монда, жэмэгать, минемчэ, атта да бар, тэртэдэ дэ... Сибагатуллин куплэребез уйлап йоргэн нэрсэлэрне авыз тутырып эйткэн... Татарнын алтын бэясенэ торырлык бик куп яхшы яклары булган кебек, таркаулык, бер-берсенэ карата хосетлек, уч алучанлык, бер-берсен сату кебек тискэре сыйфатлары барлыгын барыбыз да белэбез. Бу хакта язучыларыбыз да язганы булды. Кемдер объектив карарга, диагнозны дорес куеп чирне дэваларга тырышып, кемдер субъектив упкэсен халыкка шундый ярлыклар белэн белдергэн чаклар да булды. Шул ук Фэузия апаны алыйк, чираттагы кабат депутатлыкка утэ алмагач, ул мэйданга чыгып ялкынлы бер шигырендэ татар халкын нэкъ шул сыйфатлар белэн сыйфатлаган иде. Сатлык халкым, мин сине яклап тавышсыз калдым, э син ирегенне колбасага алыштырдын дигэнрэк мэгънэдэге сузлэр белэн... Татарстаннын мостэкыйльлекне югалтуы турындагы фикере дорес иде анын бу шигырьдэ. Лэкин сатлык халкым диюе генэ... Мин ул вакытта бик гажэплэнгэн идем мона - ничек инде халык очен ут янып йоргэн миллэтпэрвэр кеше депутатлыкка утэ алмаган очен генэ тулаем татар халкына шундый сузлэр эйтэ ала икэн дип. Бик хэтерем калган иде без фэрештэ урынына кургэн апабызнын шундый суз эйтуенэ ... Буген ул хисне Фэузия апа узе кичерэ...Шуна курэ кабатлап эйтэм, атта да бар, тэртэдэ дэ... Э гомумэн алганда, Фэузия апанын бик дорес сузлэренэ остэп шуны эйтергэ була - публичный кеше, бигрэк тэ татарларны башкалар алдында курсэту (представлять иту) хокукы булган кешегэ (бу очракта ФСС) уз халкы турында мондый сузлэрне публично эйту ярамый! Без - мрушниклар бер-беребезне дэ, миллэтне дэ пыр туздыра алабыз, без тубэндэгелэр, узебез турында сойлибез, хакыбыз бар... Аяк астыннан чэчрэгэн пычрак аскы якны гына пычрата, э остэн койган саз баштанаяк лайга батыра...
Э ФССнын авыл хуќалыгы турындагы сузлэре уйланырга мэжбур итэргэ тиеш. Хокумэттэгелэрне булса да...

№44 (846369) / 24.07.2013 07:56:29

антиреклама, белмим шул, инерция буенча гына тираж җыя микән? Сонгы елда, тенденциоз, заказ буенча язылган мәкәләләрдән арынып, икенче сулышы ачылып китте бит. Чыгарылышында да, укыйсы, беләсе килгән темалар күтәрелә.

№43 (846365) / 24.07.2013 04:44:54

Рәхмәт Фәүзия ханым !
Милләт буенча гына түгел авыл хуҗалалыгында гаепли ул. Мин аның кул астында эшләгән кеше буларак авыл хуҗалыгы терминнары "Рефаксия ,бункерный вес,вмбарный вес" терминнарын ул эшли башлагач бөтенләй оныттык стсат отчетны бухгалтерлар атналар буе тапшыра алмады,кемгә нинди уңыш куясын бары ул гына хәл итте,Аннан китте җитәкчеләргә корма эзләп упкынга тәгәрәргә.
Арча халкы юкка гына сөйләми "Шушма суын эчеп үскәннәр ир өстеннән ир,хатын өстеннән хатын тотучылар " дип.

№42 (846364) / 24.07.2013 00:40:40

Ф. Сибгатуллин чын йөзен күрсәтте ул интервьюсында. Фәүзия Б. фикерләре дөрес, минемчә. Татарга үз халкыңны шулай кимсетү ярамый.

№41 (846361) / 23.07.2013 23:48:10

Флюра!!



Батулла иде ул!!Тик Батулла әйткәнне бик ишетмәделәр. Кем бу кебек фанатлары өчен ул язганнар гел яхшы. Калганнарга Батулла һәм аның язганнары пофиг!!!

Власть әгъзалары белән кеше күбрәк кызыксына.
Миңа Сибгатуллин язганнарга пофиг!!! Тик ул ул хәзер Мәскәүләрдә йөри торган. Типа наш посол!!!)))Посол итеп җибәрүчеләр ничек күрергә теләмиләр икәне аңлашылмый иде. Менә мырудашлар аңлатты!!!

№40 (846359) / 23.07.2013 22:35:24

Үзен үзе хөрмәт итмәгән кешене башка кеше хөрмәт итми.

№39 (846358) / 23.07.2013 22:22:58

Әфарин, Фәүзия апа!

№38 (846357) / 23.07.2013 22:22:18

gulnara, шыттырмыйча булмый,әйеме?
Менә соңгы саны - 34 100 дигән.
Тәк, укыйбыз.Үземә таныш темага + куеп барам.
Лерон хыянәт турында(+),Г.Ибраһимов оныгы(+),читләр өчен Сабантуй(+),Страус йомыркасы(+),татфак кыскару(+).Кадер кичәсе(?),Телепрограмма(?), Метшин(+)и т.д.и т.п.калганы гайбәт тирәсендә."Өзелгән бию" белән генә кызыксындым бераз.

Бу гәҗит инерция буенча гына тираж җыядыр.

№37 (846354) / 23.07.2013 22:20:04

ССылканы укымыйча гаеп ташлыйсың,Татар энем. Күп хатын кызларны "җиңү", кат-кат өйләнүләрне матбугатка чыгып әдәп сагында торучы саналучы күренекле әдәбиятчы язды түгелме? Татар анасын сатар дигән девиз да атаклы писакаларыбызныкы бит. СИбгатуллин - шулар башлаган җырга кушылучы. Иярүче, зачинәик түгел.

№36 (846353) / 23.07.2013 22:15:43

"Акчарлак" газетасын укыганым юк..Ни турында язалар, кайсы язучыларның әсәрләрен бастыралар, төп рубрикаларын атап үтсәгез ихтирамлы булыр идем))

№35 (846352) / 23.07.2013 21:57:21

Кем бу.
Газеталарны кузэтэм. Китапларга акча кызганмыйм.Ойдэ куярга урын юк.Эле китапханэгэ дэ йорим.
Лэкин бу гына аз.
Күрәсең ич,моңа гына риза түгел халык.

№34 (846351) / 23.07.2013 21:55:41

КЕМ БУ, "Казан утлары" җурналын,"Ватаным татарстан"газеталары, кызыксынып укырлык мәкәләләр басып(Римма Бикмөхәммәтованың сонгы мәкәләсе кебек)татарның йөзек кашы булсыннар, язылырлар аларга 50 мең 100 мең тиражлык итеп. Язучылар, шедеврлар язса, ятмас китаплары, киштәдә тузан җыеп. Кстати, "Акчарлак" тиражы, 40меңне узып, 50не ваклый башлады түгелме?

№33 (846350) / 23.07.2013 21:47:06

Белер белмәс теләсә ни язып утырмагыз..
Әйдәгез иң беренче чиратта совет чорындагы кебек, татар телендә чыккан, татарның йөзек кашы булган "Казан утлары" җурналын,"Ватаным татарстан"газетасын яздырып алыйк әле..булсын тираңлары 50 мең 100 мең шак катсыннар..Үзебезнең татар язучыларының китапларын сатып алып укыйк ..ятмасыннар тузан җыеп.. кибет киштәләрендә..Татар телен, аның киләчәген кайгыртуыбызның башы булсын. Әллә тагын Мәскәү каршы булырмы???

№32 (846349) / 23.07.2013 21:44:38

Монда Ф.Сибгатуллинны хуплаучы, яклаучы БЕРДЭНБЕР кеше Рөстәм Зарипов булып чыкты. "Рыбак рыбака видит издалека" ди бит урыслар. Ниһаять, Рөстәмнең дә чын йөзе ачылды,ул да шундый ук татар дошманы, мөртәт икән.

№31 (846347) / 23.07.2013 21:23:35

Әлбәттә югарыдан -Мәскәүдән фәрман килә,төшә-төшә аваылларга,җитәкчеләренә,соңгыларына үтәргә кала.Шартлар,тормыш шартлары китереп "ТЕРИ".Эшсезлек,хезмәт хакы түләнми,балаңны укытырга акча юк,татар телендә укып ЕГЭ не урысча бирергә,балл җыеп булмый.Ата-ана риза урысча укытырга да,программа белән эшләнә болар.Явызлык тамыры-АВЫЛЛАРНЫ БЕТЕРҮ,тагын ЕГЭ.

№30 (846345) / 23.07.2013 21:11:38

Тулпарда да түгел,Тургай ресторанында булган хәл.
Эфициәнкә кызларга бәйләнеп тавыш чыга,аннан наряд килэ.
И бар иде Тургайның асыл кешеләр белән гөрләп торган чаклары!

№29 (846343) / 23.07.2013 21:06:10

Газинур, Мамадышта түгел, элекке Тулпар ресторанында.

№28 (846342) / 23.07.2013 21:06:07

Мәскәүдән килеп берәүдә япмады.Китапханәләргә йөрүче, татар мәктәпләрендә укырга теләк белдерүче аз булганга ябылды))))
Нигә укырга теләмәделәр икән соң? Бәлки имтиханнарны рус телендә калдырганга гынадыр?
Ә менә Фатыйх кебек дэу абыйлар,берсе дә шуңа каршы килеп маташмады.Ойдә сойләшсәләр җитә диделәр дә,Мәскәү кушканны ныклап үтәделәр.
Ә хәзер как с гуся вода. Ничек акланып утыра.

№27 (846339) / 23.07.2013 20:37:10

Руслар әйтмешли: промолчал бы - сошел бы за умного.Ошбу язма тормышта булган бер хәлне искә төшерде. Заманында Мамадышта булган бер киңәшмәдән соң уздырылган гадәти чәйле - мәйле мәҗлестән соң бер "батыр" министр исереклек белән Бабайның бик яраткан икенче бер оранының ипи шүрлегенә берничә мәртәбә менеп төшә. Шүрлеге янчелгән оран аегырак була һәм "эт белән эт булмый". Тегесе айныгач хәлне - кемгә кул күтәргәнен чын - чынлап аңлап бер атна кабинетында дер калтырап аракы эчә, үзен инде гатавый гүр иясе санап вәсиятьләрен язып калдыра.Күтенә тибеп бер районга куганнан соң исән калганына сөенеп чиный-чиный шунда ыргыла...

№26 (846338) / 23.07.2013 20:34:41

Китабын кем язганын да, аның өчен ни белән түләгәнен дә беләләр... "Бук белән букланмыйлар", игтибарга алмыйлар, санга сукмыйлар гына. Язып бирүчесе генә галимнәр арасында оялып йөри, чөнки аның фикерләрен сегебатуллин үзенә кирәк булганча бөккән...

№25 (846337) / 23.07.2013 20:20:27

Кем бу, сәбәп белән нәтиҗәнең урнын ботамыйсыңмы? Китапханәләрне, татар мәктәпләрен Мәскәүдән килеп берәүдә япмады, Фатих Сибгатуллин кебек, югарыдан назначенныйлар, хуҗаларына (конечный пункт Мәскәү дип укы) ярарга тырышып япты.

№24 (846336) / 23.07.2013 20:15:15

Фатих Сибгатуллинның кайбер фикерләре белән килешми мөмкин түгел.Аның сүзләрендә дә хаклык бар.Без үзебезгә үзебез каршы булдык. Китапханәләрне, татар мәктәпләрен Мәскәүдән килеп берәүдә япмады.Китапханәләргә йөрүче, татар мәктәпләрендә укырга теләк белдерүче аз булганга ябылды.Татар мәтбугатендә шул ук хәл көтә..Кызганычка каршы..

№23 (846334) / 23.07.2013 19:32:07

,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,

№22 (846333) / 23.07.2013 19:26:39

Йөзе нурланды дигәннән.
84 яшьлек муллабызның битендә бер җыерчык юк.
Мәчеткә йөри,зиратка йөри, уразасын тота,бер Коръән ашын да калдырмый-шалкан кебек. Күз тимәсен.

Темадан читкә киттем бугай, гафу итегез.

№21 (846331) / 23.07.2013 19:04:03

Дорес сулисен.Галя безне жури котырта,э фатих инанып сули имансыз...Фэузиябезнен дингэ бирелгэч йозе тагын да нурлады,ИНШАЛЛА!

№20 (846330) / 23.07.2013 18:59:26

Фәүзия ханым белән тулысынча килешәм...

№19 (846329) / 23.07.2013 18:52:56

Диннен сореме булмый,аракынын,тэмэкенен гненэ
сореме була иптэш кем тавариш.


№18 (846325) / 23.07.2013 18:01:51

Валиев, остэгелэр ботенесе белэ,Миннехан белэн Шэйми дэ.Бе сарыклар гына юкка тырышабыз,якага яка килэбез.

№17 (846323) / 23.07.2013 17:49:39

күрербез, эйтеп торам Галия апагыз юкка гына телне бетерергэ,тел бетэ,беткэн,кухня теле дип сукаламый.Ул эшнен нэрсэдэ икэнен бик яхшы белэ торган хатын.Монда без сарыклар гына анын "тел тобен" анламыйбыз.

№16 (846321) / 23.07.2013 17:40:55

Татар баласына сентябрьдән "Мой родной язык-русский" дип укыта башлагач, күрербез ФС ның "Авылда татарча укытырга кирәкми!" дигән намёгының нәрсә икәнен!

№15 (846312) / 23.07.2013 16:18:42

(Мөхәммәд пәйгамбәр дә 9-12 яшьлек кызлар белән гаилә корган.” Сибгатуллинның пәйгамбәребез турында бу сүзләре дөреслекне бозып күрсәтү) түгел инде дә түгелен.
Шушы цитатадан кала, барысы белән дә килешергә була. Фәүзия апаның башын дин сөреме күпме генә капласа да, ТАТАРлыгы калан әле. Әфарин!!!

№14 (846311) / 23.07.2013 15:58:30

китабын узе язды...без эйтеп енэ тордык...

№13 (846307) / 23.07.2013 14:44:58

Фәүзия апа, зур рәхмәт сезгә!

№12 (846298) / 23.07.2013 13:55:16



Гафу! мин язып бетергәнче, очты. фикерем менә болай иде:

Мингә: куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр!сез үзегезне менә шундый дип саныйсыз икән, сезне кызганыргап гына кирәк!
мин үзем дә, бик күп танышларым да андый түгел

№11 (846297) / 23.07.2013 13:52:10

куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр!

№10 (846296) / 23.07.2013 13:48:33

шулай да, Сибгатуллинның фикерләренә колак салырга кирәк. Ничек кенә мактасак та, мактансак та бу сыйфатлар бездә бар. Үзебез булдыра алмаганга, яисә булдырырга теләмәгәнгә без сәбәпне читтән эзлибез.Миңа калса,без үзебезгә игътибарлырак булырга тиешбез.

№9 (846295) / 23.07.2013 13:36:41

Рәхмәт Фәүзия ханым! Кыска, әмма җиренә җиткереп җаваплагансыз. Моннан күп еллар элек, Сез Азатлык мәйданында беренче тапкыр ачлык иглан иткәндә, без студентлар Сезгә бер кызык та, куркыныч та могҗизага караган кебек караган идек. Күпме дистә еллар милләт дип көрәшәсез икән, димәк милләт, халык язмышы өчен чынлап та йөрәгегез яна.

№8 (846290) / 23.07.2013 12:40:58

Фәүзия ханым белән килешми булмый!.. Сибгатуллинны бер комментта татарның Жиригы дип атаганнар иде инде. Мин аны безнең заманның Нероны дияр идем. Аның китапларын үзе язганына да ышанмыйм. Бик күп главалар кебек ул да самодурлык чире белән авырый. Андый кешедән кая инде ул китап! Күбрәк ветеренария белән, авыл хуҗалыгы белән шөгелләнсә үзенә дә башкаларга да файдасы күбрәк булыр иде.

№7 (846289) / 23.07.2013 12:39:39

Мминем өчен Сибгатуллин сүзе дә, шәхесе дә бер тиенгә тормый иде. Минем өчен бара бер сорау бар иде - публичный татар кешесе арасында мәгънәсезлек буенча беренче торган бу кеше ничек шулай бата алмый? дигән. Информациягә кытлык элеккерәк заман булса, болар Мәскәүдә безнең вәкилләр бит инде, боларга карап татар турында фикер йөртәләр дип үзебез өчен оялып та утырыр идем.

Тик интернет заманында Сибгатуллин татар кешесе өчен беркем дә түгел, кемдер кодасы булуыннан башка.Шуңа күрә бернинди гафулар кирәк дип санамыйм. Кем дә кем булып, кем ни сөйләмәс....

Укуын да Римма язган булганга гына укыган идем.Беренче укып ник кирәк бу кеше белән сүз куерту дигән уй килгән иде. Икенчедән, молодец дигән уй килде. Күзләре, аңнары буылганнарга ху из ху икәнне ачып биргән.Риммага кабат рәхмәт.

№6 (846287) / 23.07.2013 11:58:40

Сибгатуллинның авыл хуҗалыгы турында әйткән акыллы фикерләрен кая куясыз? Ә бит интервьюда төп мәсьәлә шул. Калган репликалар эмоциональ дулкында әйтелгәннәр. Пычранган биләүләре белән бәбине дә түкмик инде. Татар имиджын яклыйм дигән сәбәп белән, тагын талашырга сәбәп.

№5 (846286) / 23.07.2013 11:51:07

Сибгатуллинны сүкмәгез, "татар башын татар ашый", "татар анасын сатар" дигән шигарьне беренче чиратта халык язучы, Тукай бүләге лауреаты һәм башка титул-бүләкләргә ия "бөек" әдипләребезнең, алар тирәсенә сырышкан "бөеклеккә" кандидатлар өзми куймый алга сөрә...

http://rustemzaripov.blogspot.ru/2011/05/blog-post_3673.html

№4 (846285) / 23.07.2013 11:30:22

Тагы шундый фикер калды: Сибагатуллин милләтнең нинди икәнен каян белсен? Ул бит үзе янында йөргән ялагай-куштаннарны гына күрә. Кайсы җитәкченең халык белән аралашканы бар? Халыкның ничек яшәгәнен күргәне бар? Йомшак җире кәнәфигә тигән мизгелдән алып җитәкче кеше халык белән араны өзә. Үзен әйләндереп алган “куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр” турында милләт дип язуы аяныч, әлбәттә. Үзенең дә югарырак даирәдәге шул төркемгә каравы турында язса, дөрес булыр иде.

№3 (846284) / 23.07.2013 11:21:16

Шул кадәр оятсызлыкны газетада ничек бастырдылар икән дип уйлый идем... Икенче яктан, Сибагатуллин үзенең чын йөзен ачкан ул язмасында. КЕм икәнен белдек... Китапларын утка ягасы гына калды.

№2 (846283) / 23.07.2013 11:21:04

Исерек ирлэр арасында,татар хатыны гына аек булыр, курэсен.Яратам сине,Фэузия,бу сузлэрен очен.Мишэрчэ.

№1 (846282) / 23.07.2013 11:18:33


Җавапсыз калмаганыгыз өчен олы рәхмәт!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar