|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2013 Авыл
Сөт акчасы кая китә?9 июль көнне халыкара “Трансперенси Интернешнл” (“Transparency International”) оешмасы “2013 елга бөтендөнья коррупция барометры” дип аталган тикшеренү нәтиҗәләрен игълан итте. Тикшеренү 107 илне колачлаган һәм быелгы “барометр” – ришвәтчелек турында инде сан ягыннан сигезенче доклад. “Трансперенси” (әлеге сүз үтә күренмәлелек дигән мәгънәне бирә) мәгълүматларына карасак, Россия ришвәтчелек темплары һәм күләме ягыннан коррупциянең күптәннән килгән бай традицияләре белән дан тоткан АКШны да куып җиткән һәм узып киткән. Бу хакта соңгы көннәрдә Америка телевидениесе дә махсус сюжет әзерләде, ике илдәге ришвәтчелек турындагы халык фикерен китерде. “Трансперенси” үз докладында инде күптән тапталып беткән бер фактка да тукталды: рус илендә азык-төлек бәясендәге коррупционерлар өлешенең өчтән бергә җитүен белдерде. Конкрет алганда, бер пакет сөтнең бәясе нәкъ шул кадәргә үсә икән. Уртача алганда бер литр сөтнең бәясе утыз сум дип санасак (язманы әзерли башлагач белештем: Яңа Кенәр авылы кибетендә 3,2 процент майлылыктагы сөтнең бәясе 39 сум), ришвәтче түрәләр кесәсенә бер тонна сөттән бик аз дигәндә ун мең сум коррупцион табыш керә дигән сүз бу яисә сөт җитештерүче авыл кешесе шуның кадәр акча югалта дип әйтсәк тә була. Ришвәтчеләрнең намусы уянып, халыкка таланган акчасын кире кайтарып бирсәләр яки илнең сәяси җитәкчелеге карак чиновникларның кулына сугарлык сәяси ихтыяр таба алса, авыл хуҗалыгы күпме отачак, бүген мин төшкә кадәр шул бухгалтерия белән шөгыльләндем. Сөт – түрәләр өчен стратегик әһәмияткә ия булган продукт, үткән ел “Вамин” шәхси хуҗалыкларга җыелган сөт өчен акча түләми башлагач, моңа тагын бер кат ышандым. Түләнмәгән акчаның суммасы ике ай ярым җыелган сөтнекен уза башлауга, Авыл хуҗалыгы министрлыгына: “Сөт җитештерүче авыл кешесен кем якларга тиеш?” – дигән сорау юллаган идем. Закон таләп иткән бер ай эчендә җавап килде. Эчтәлеге: “Вамин”нан акча көтмәгез, сөтне башка компанияләргә тапшырыгыз”, – дигән фикергә кайтып кала иде. Сөт җыючылар шулай эшләделәр дә: “Вамин”га массакүләм рәвештә аяклары белән “тавыш бирә” башладылар. Түләнмәгән акчалар белән район хакимияте махсус шөгыльләнергә тотынды, йөз төрле юлын табып, халыкка хәләл акчаларын кайтарып бирделәр. Шуннан соң читкә юнәлгән сөт агымнарын кире үз ярларына кайтару өчен көрәш башланды: ышанычлы вәгъдәләр бирелде, чит заводларныкына караганда кимрәк булмаган бәя куелды һәм башкалар, һәм башкалар. Хакимиятләрнең мондый эшлекле ыргылышыннан ике як та отты: халыкның үз акчасы үзенә булды, район бюджетына салым түләүләре дә әйләнеп кайта башлады. Районнарның барысында да алай булмаган икән, җәйге сөт өчен кыш көне акча сорап йөдәтүчеләр турында да хәбәрләр ишетелгәли иде. Андыйларга “Вамин” бухгалтеры акчаларын район хакимиятеннән сорарга кушкан дигән мәгълүмат шул чакта “Ватаным Татарстан”да да дөнья күрде.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|