• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
19.07.2013 Җәмгыять

«Социаль ипотека программасы тукталмый»

Соңгы вакытта халык арасында, социаль ипотека программасы беткән, дигән имеш-мимешләр йөри башлады. Әлеге программада катнашырга теләүчеләрнең документлары да кабул ителми, аны ике ел элек тапшырганнар белән дә чиратка бастыру турында килешү төзелгәне юк ише хәбәрләр шундый нәтиҗә ясарга этәргәндер, бәлки. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр тагын нинди программага өмет итә ала? Болар турында без Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директорының киңәшчесе Мидхәт Газиз улы Шәрифуллиннан сораштык.

22 меңнән артык гаиләнең фатирлы буласы килә

– Газета укучыларга иң элек шуны әйтәсем килә: кайнар элемтә телефонына шалтыратып, социаль ипотека программасына катнашу өчен нинди документлар кирәклеге белән кызыксыналар. Моны без түгел, ә җирле хакимият каршындагы комиссияләр хәл итә. Бу – аларның төп бурычы. Әгәр дә алар, документларыгызны өйрәнгәннән соң, сезне программага катнашырга лаек саный икән, якындагы чиратка бастыралар. Тик әле бу шартнамә төзү социаль ипотека буенча чиратка басу дигән сүз түгел. Мондыйлар бездә Казан буенча гына да 3900дән артык гаилә. 2011 елның май ае уртасыннан алып шушы көнгә кадәр документлар тапшырган гаиләләр якындагы чиратта тора. Алар социаль ипотека программасына керү өчен реестрга кертелергә тиешләр. Реестрга кергәч, гаиләнең 16 саннан торган уникаль номерын алалар. Аннары Четаев, 56га барып – халык телендә ул «Строим будущее» кооперативы дип атала – шартнамә төзиләр. Бу инде ипотека программасына катнашу дигән сүз. Кооперативка керү өчен, һәрбер гаилә әгъзасы 1000 сум акча кертергә тиеш. Әлеге дә баягы 16 санлы гаилә номеры «Кара алтын» банкында счет номеры да булып тора. Акрынлап пай сала башлыйлар.

– Ул хәзер күпме инде?


– Башта ул иң түбән хезмәт хакының 50 проценты – 3000гә якын иде. 2013 елның 1 июненнән, яңа карар нигезендә, 3256 сумга күтәрелде. Беренче пайны җыя-җыя, аны түләгәннең беренче көненнән алып өч ел үткәннән соң, аларга конкурска катнашу өчен мөмкинлек бирелә. Шәхси битләрендә фатирлар тәкъдим ителә. Үзләренә ошаганын билгеләп чыгалар. Әгәр аларның рейтинглары югары икән, фатирны иң беренче чиратта алар ота. Рейтинг ул – салынган акчаның суммасы, җыелган балл һәм нинди чиратта торуың. Отылган фатир турындагы мәгълүмат та шәхси биттә күренәчәк.

Кабат Четаев, 56га барып, якынча беркетмә алалар да, тагын кирәкле документларын җыеп, җирле хакимият органнарына тапшыралар. Барысы да тәртиптә булса, шәхси битләрендә кабат теркәлү датасы чыга. Йорт төзелеп беткәч, инде төп беркетмәне алалар.

– Мидхәт Газизович, фатирга кереп утыргач, ай саен түләнәчәк акчаны берничә ай алдан салып куеп, калган айларда салмый торсаң буламы?


– Юк. Безнең компьютерга кертелгән программа ай саен түләүне таләп итә. Аны түләп барырга кирәк. Әгәр берәр айны түләми калдырсаң, программа сиңа штраф җибәрә. Ул – түләнмәгән сумманың ун проценты. Әйтик, 4000 сум түләргә тиеш булсагыз, 400 сум штраф килә. Аны сез шәхси битегездән күрә аласыз. Еллар буена кереп карамаучылар бар ул битләргә. Гомумән, ике арадагы мөнәсәбәт шәхси биттә чагылып бара.

– Социаль ипотека программасына бернинди тоткарлыксыз керә алучы гаиләләр бармы?


– Берәр предприятиедә эшләп, предприятие акчасы хисабына квота алган гаиләләр бернинди каршылыксыз уникаль номер ала, чөнки аларның предприятиеләре безгә төзелеш өчен акча күчерә. Россия Президентының күрсәтмәсе нигезендә, барлык федераль университетларда эшләүчеләр чиратсыз баса. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары, Чернобыль фаҗигаләрен бетерүдә катнашучылар, сертификат белән фатир алучылар да чиратсыз баса. Ә безнең бюджет системасындагылар чиратларын көтәргә мәҗбүр. Ләкин якын киләчәктә, Универсиада беткәннән соң, социаль ипотека программасында берникадәр җанлану булырга тора. Татарстан Президенты Р.Миңнеханов бер киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшинга, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга һәм Торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга ничек тә булса җир кишәрлекләре табып, йортлар төзергә дигән күрсәтмә бирде. Бу мәсьәлә Универсиада беткәч көчәеп китәр дип ниятләп торабыз.

– Бүгенге көндә чиратта ничә кеше тора?


– Республика буенча 22 меңнән артык кеше. Чиратка керергә теләүчеләр исә 18000нән артык. Казан шәһәре буенча гына алганда, 8000 гаилә фатир көтсә, 4000гә якыны якындагы чиратта тора.

– Документларын 2011 ел ахырында биреп, әлегә һаман да якындагы чиратта торучылар бар. Шул чорда аларның балалары да туган. Шартнамә төзелгән очракта, бу гаилә бала туганнан соң бирелә торган 200 мең сум акчага өмет итә аламы?


– Документларын бала туганчы ук тапшырып, комиссия аларны торакка мохтаҗ дип табып, якындагы чиратка керткән булса, акчаны ала алалар.

– Якындагы чиратта торучылар кайчан да булса фатирлы булырмы икән соң?


– Халык арасында социаль ипотека бетә икән дигән сүз йөри. Ул һич кенә дә бетәргә тиеш түгел. Бәлки, эшчәнлеге буенча ул аз гына кимер. Ни өчен дигәндә, республикада башка федераль программалар да эшләп тора. Шуларның берсе – торак төзелеше кооперативлары. ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 28 декабрендәге 1164 нче карары нигезендә, социаль ипотека программасы буенча фатир ала алмаучы өч категориягә караган хезмәткәрләр – медицина, мәгариф, мәдәният системасында эшләүчеләр һәм дәүләт хезмәткәрләре керә ала бу кооперативларга. Монда керүнең таләпләре социаль ипотека программасы таләпләренә тәңгәл, чөнки бөтен программалар да Торак төзелеше кодексына нигезләнгән. Ә Торак төзелеше кодексында әйтелгәнчә, Россия җирлегендә яшәүче һәр кешенең фатирында кеше башына гомуми мәйданны бүлгән вакытта ул 18 кв м һәм аннан да югары чыга икән, бу гаилә торак белән тәэмин ителгән санала. 18 кв м дан азрак чыккан очракта, бу кешенең торак шартларын яхшыртырга хокукы бар. Торак төзелеше кооперативларының бер шарты бар: бер урында кимендә биш ел эшләргә кирәк. Хезмәт хакыннан чыгып исәпләгәндә дә түләргә сәләте булырга тиеш. Бу йортлар федераль җирлектә төзеләчәк. Әйтик, Оборона министрлыгына бирелгән җирләр бар бездә. Төрле уку йортлары карамагындагы җирләр бар. Столбищеда Усады бистәсеннән ерак түгел Авыл хуҗалыгы институтының тәҗрибә участогы бар иде, шунда да булырга мөмкин. Җирле хакимият ул җирләрдә инженерлык коммуникацияләре үткәрергә – юллар булдырырга, су һәм газүткәргечләр, электр чыбыклары сузарга, коллектор салырга тиеш. Бу эшләр 2014 елда башкарылыр дип көтелә. 2015тә кооперативларга керүчеләр исемлеге һәм проект раслангач, йортлар салу башлана. Тәҗрибә өчен Казанның Горсоветская урамында ТТК программасы кысасында бер йорт төзелә башлады да инде. ТТК Россия программасы булганлыктан, монда, гаиләдә бала тугач, аның хисабына 200 мең сум акча күчерелми. Бәяләре социаль ипотекадан кыйммәтрәк тә була.

Сатылмый, арендага бирелә

– Соңгы вакытта фатирларны арендага да бирә башлаячаклар дип ишеттек.


– ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 31 августындагы 739 нчы карары нигезендә, Казан шәһәре җирлегендә һәм республика шәһәрләрендә аренда өчен йортлар сала башлаячакбыз. Бу йортлар алда атап киткән программага катнаша алмаучылар өчен кулай булырга тиеш. Арендага биреләсе йортлар дүрт төрле ысул белән салыначак: беренчесе – инвестор җир кишәрлеге алып йорт төзи дә үзенең хосусый милке итә. Үзе шартнамә төзеп, арендага бирә. Икенчесе – йортны берничә инвестор берләшеп сала. Өченчесе – шәһәр хакимияте салырга мөмкин. Дүртенчесе – безнең торак фонды. Казанда өч җирдә шундый йорт салына башлады. Журналистлар урамы, 14тә бер йорт – ул арендага булырмы, ахыргача хәл итеп бетермәдек әле. Киров районында һәм Павлюхин урамында филармония каршында йортлар төзелә. Андагы фатирлар арендага бирелер дип көтелә. Аренда йортлары халык арасында популярлашыр дип торабыз, ни өчен дигәндә, хәзергә алар шәхси кешеләрнең фатирларын арендалап тора. Бәяләре дә арзан дип әйтеп булмый. Ә аренда йортларында ул, фатирына карап, 7 меңнән 12 меңгәчә булыр дип уйланыла. Һәм җирле хакимияткә салым түләү өчен 1-2 процент өстәмә дә булачак. Килешүне исә бер елга да, биш елга да төзергә мөмкин.

– Аны фәкать арендага гына алырга буламы? Сатып алу мөмкинлеге юкмы, диюем.


– Сатылмый, арендага гына бирелә. Шунда яшәп, акрынлап акча җыеп, киләчәктә башка ысуллар белән дә фатир ала алалар.

– Бу программа да бюджет өлкәсендә генә эшләүчеләргә карыймы?


– Монысында инде ул төп шарт булып тормый. Урамда куас сатамы, студентмы ул – теләүче һәркем арендалый ала. Теркәлү урыны буенча да чикләүләр юк. Зур предприятиеләр үз хезмәткәрләрен дә шул рәвешле чиратка бастыра ала. Моның өчен җирле хакимият каршындагы комиссияләргә барып, чиратка басарга гына кирәк йә булмаса зур предприятиеләрнең комиссияләре үзләрендә чиратка бастыра ала. Документлардан паспорт кына таләп ителә.

Күргәнегезчә, Татарстанда берничә торак программасы эшләп китәчәк. Конституциядә халыкны социаль яклау турында әйтелгән икән, аларны торак белән тәэмин итүне туктатмаячакбыз. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (846037) / 20.07.2013 22:05:52

Олигархлар һәм алар кубызына биегән хөкүмәт кулы астында булмаган Рәсәй басмалары авыл җәһәтеннән шулай дип язалар. Глобал җылыну шартларында йөзләрчә миллионнарча гектар җирләр әйләнештән чыгып бара, корылыкка, су басуга дучар ителә, чүл белән капланып килә. Тау башларында (Тян-Шан, Һималай, Алп һ.б.) елгаларны туендырып торучы бозлыклар эреп бетеп бару нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгына яраклы җирләр тагын да бер 20 % кимиячәк (Күз алдыбызда тулы бер диңгез – Арал кибеп юкка чыгып бара, Татарстан хәтле җирне алып торган Кара-богаз-гол юк хәзер, кибеп бетте, башка күлләрнең дә тикдире шулай, Аму-дәр-яләрнең суы ике-өч тапкыр азрак хәзер. Океан суы күтәрелү сәбәпле күп территорияләр су астында калачак, Американың Н-ю-Орлеан шәһәрендә, мәсәлән, инде хәзер, төзелеш алып бармыйлар, халык аннан күченеп китеп бара, бер 50 елдан ул шәһәр булмаячак карталарда.
Шуның аркасында, иң кискен торган беренче торган мәс-әлә, бүгенге көндә - җир мәс-әләсе. Ә җир дигән ул әйбер Африкада, Рәсәйдә бар. Африкадагы миллионлаган квадрат км җирләрне сатып алганнар инде бүгенгә, кайбер илләр территориясенең яртысыннан артыгы - халыкара капитал кулында. Рәсәйнең җирләрен бушка талап, тартып алу бара бүген. Мировое правителство приказын тайт итеп эшләп йөргән түрәләребез, Рәсәй җирен рәсәйлеләрдән тазартып яталар, башкалар бушка гына эләктереп алсын өчен. Шуның өчен авыл финансланмый (соңгы ун елда гына да финанслау – 5 тапкыр киметелде), шуның өчен ГД дигән недоразумение “җирләр буш ятса – тартып алырга”, - дип сатлык канун кабул итте үз иле халкын таларга юл ачып, шуның өчен ВТО шартларында шундый кыргый шартлар куелган Рәсәй аграрийларына карата, һ.б. Болар барысы да, кеше авылда калмасын, авыллар бушап калсын, Рәсәй дигән илнең җирләре гел бушап, хуҗасыз торып калсын, авылда акча, чара, шартлар юклыктан халык шәһәргә качып бетсен өчен махсус эшләнә бу илдә. Аеруча, гаделсез финанс агымнары кулланып халыкны мегополисларга шыплап тутыралар, ул мегополисларда финанслауны 20-шәр, 100-әр тапкыр артык итеп. Мәсәлән бер тиенлек товаар җитештермәгән Мәскәү халкы, авыл халкына караганда 100-ләрчә тапкыр күбрәк финанслана бу илдә, җан башына исәпләгәндә.
Белгород өлкәсенең, өчтән бер җире инде башкалар кулында ВМЧ язуы буенча. Башка өлкәләрнең дә җирләрен җайлап кына очырып яталар түрәләребез.

№13 (846032) / 20.07.2013 21:25:09

Инде эшне, туганым, үзең табасың. Гел кемгәдер батрак булып йөрергә димәгән. Үзеңә КУЛАК булырга акыт!Моннан 1-2 ел элек укыган идем, Актанышның бер аылында бер агай берүзе яшәп ята ди. икенче авылында ике хуҗалык булып, шулар ярты Чаллыны корбанлык сарык белән әбиспичит итәләр иеән... Уйлаган кешегә уйларлык бар. Мин җәйгә умарталарым янына кайтам.

№12 (846021) / 20.07.2013 19:55:28

Ну кайттын ди бер карангы,мэктэбе пожар чыкса насосы да булмаган 15йортлы авылга?Ничек кон курергэ? Эле эш тэ кирэк,килэчэктэ пенсия аласы бар бит.Буген корсак туйганнан гына тугел.

№11 (846018) / 20.07.2013 18:13:27

Бөрчә җаныем, алгансың да никны үзеңә, шулай да әйтим, Казандагы бер фатир хакына кайбер урыннарда тулы бер авылны сатып алырга була ул, ә Мәскәүдәге элитный бер фатир хакына - андый җирләрдә тулы бер районны. Менә дигән таш пулатлардан торган ташландык авыллар, аларда бер дистә пенсионер яши торгандыр күбесендә бик күп яшәсә, хәзер - унмеңнәрчә ул бу ил буенча. Еракка барып торма - Киров өлкәсе авылларын кара, Псков өлкәсенә барып та карый аласың. Мең тәңкәгә дә алмыйлар андагы йорт-кураларны һәм беркем дә.

№10 (846017) / 20.07.2013 17:41:54

Шәһәр квартирасы алган акчаның өчтән беренә авылда менә дигән ташпулат салып керергә була. Үзең генә иренмә. Ләкин аылда бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләргә кирәк шул, монысы шәһәр ялкауларының кулыннан килми. Хәзерге яш-ләргә әз эшләргә, тәмле ашарга, капчык тутырып акча алырга һәм дә ки көне- төне өегергә генә кирәк. Торак мәсәләсен әти- әни кайгыртсын.

№9 (846010) / 20.07.2013 14:24:06

Башка юлы калмагач аласын инде. Урамда яшэп булмый бит. Бюджеттан акча суырыр очен яхшы урында эшлэргэ кирэк.

Һәм безнең татар ирләре, ябрэйлэр баеганда шуны гына киңәш итә ала...

№8 (845989) / 20.07.2013 07:37:49

бөрчә!!!

№7 (845986) / 20.07.2013 06:16:18

Импотентка, импотентка дисез, алгансыз икән, түләгез, баетыгыз җәбрәйләрне. Банк хуҗалары бөтенеседә- җәберәй. Күбегез бушка прихатизиравайт иткән фатыйрларыгызга салымны без бөкеребезне чыгара- чыгара салган үз йортларыбызга караганда әзрәк түлисез әле. Һәрхәлдә, Чаллыдагы фатыйрыма (бушка прихатизиравайт ителмәгән) аылдагы өйгә караганда салым әзрәк килә.

№5 (845972) / 19.07.2013 23:15:00

Бушка фатир юк хэзер.

№4 (845970) / 19.07.2013 23:13:44

Сосиал ипотека, молодеҗная ипотека, оныкларына фатир алып бирә торган ветераннарга фатир демогогия программасы, оборона хезмәткәрләренә башкалар эшләгән исәпкә бушка фатир һ.б. - болар барысы да, канунга салынган гаделсезлекләр. Нишләп кемдер бөкрәйгәнче эшләп фатир алсын да, 60 мең окладлы берни эшләми яткан бер әфисәр - безнең, салым түләүчеләрнең акчасына бушка фатир алсын?
Бирелгән л-готалар, бәбәй тапкан өчен безнең акча исәбенә 18 квадратны түләүләр - Конститусиягә, кешеләрнең тигез хокуклыгына, Декларасия прав человекага каршы киләләр һәм барысы да законсыз, нелегитимнар!
Аеруча 3 балалыларга бушка бирелгән миллионлы җир участоклары һәм пенстонерлардан талап алынган аналар капиталлары.
Бесплатный икән - барысына да бесплатный булсын, түләүле икән - барысына да түләүле!

№3 (845850) / 19.07.2013 16:42:13

Бик, гомумиләштерсәк, төзелеш иң коррумприванная өлкә.Төзелеш бәясен бик күпкә төшереп булыр иде.Универсиада вакытына мигрантларны юк итеп тору теләге кебек теләк булса.Әмма бу теләк бүгенге хакимятләрдә беркайчак тумаячак...

№2 (845849) / 19.07.2013 16:20:09

Ә "Молодежная ипотека" нәрәс ул? Белүчеләр булса, аңлатып китегез әле,зинхар.

№1 (845833) / 19.07.2013 15:00:30

Мидхэт Шэрифуллиннан мин менэ шуны сорар идем.
Нинди канунга нигезлэнеп, Кара Алтын банкында социаль ипотека тулэгэн чакта, тулэучедэн 10 сум акча алып калына? Хэм ни очен ана бернинди чек та бирелми?
Башка банклар аша тулэгэн очракта,% алу турында без белэбез. Э бит бу,социаль ипотека тулэучелэрнен уз банкы!!!
Елга 12 тапкыр тулэгэч бер елга,минем кесэдэн тик торганнан гына 120 сум акча оча. Квитанция-чек белэн бирелмэгэч ул 120 сумнын тозелеш файдасына булуы бик шикле.
Э 15-25 елга фатир алучылардан купме жыела 10 сумнан? Хэм ул кая китэ?
Тулэче буларак белергэ хакым бар дип уйлыйм.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar