поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.07.2013 Мәдәният

Уйнамагыз Тукай белән

Татарстан Язучылар берлегенең элек-электән килә торган матур йоласы бар: һәр язның нурлы бер көнендә еллык иҗатларыбызга нәтиҗә ясый торган җыелыш уза. Былтыр гына сайланган рәисебез Рафис әфәнде Корбан да ошбу мөһим чараны көттермичә, озакка сузмыйча май ахырында яхшы әзерлек белән оештырды быел.

Ул җыелышка бару зур бәхет сыман безгә. Съездлар саен була торган сайлаулардагы кебек “сугыш-талашлар” юк мондый җыелышта. Кремль, Югары Совет куенында кайнаша-кайнаша Тукай премияләренә “лаек булган”, һәр җыелышта яки съездда президиумда утырырга һәм чыгыш ясарга атлыгып торган “акыл ияләребезне” дә, гап-гади әдипләребезне дә үртәлмичә тыңлыйбыз. Тагын бер күңелле ягы бар: ел буе күренми йөргән каләмдәшләребезнең дә хәл-әхвәлләрен белешәбез... Бу соңгы елда тагын бер горурлык өстәлде: җыелышны ремонттан соң соклангыч рәвешкә кергән Язучылар йортының зурайтылган залында үткәрдек!

Бу кадәресе безнең эчке тәртипләребезне белеп бетермәүче гәҗит укучыларыбыз игътибары өчен генә...

Әйе, быел да дәррәү теркелдәдек яраткан йортыбызга. Тезелешеп утырган матур кызларыбыз һәркайсыбызны терки тордылар, һәрберебезгә эченә кирәкле кәгазьләр тутырылган папкалар бирделәр һәм һәр папка өстенә тагын бер кәгазь салдылар. Баксаң, газиз Тукаебызның “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” дигән мәкаләсе икән бусы!

И, ул Тукай! Сабый чагымнан ук иҗаты белән сихерләгән, үзеннән бер чакта да аерылмаслык иткән Тукаем! Һаман-һаман моннан 65 ел элек, 1948 елда булган хәлне дә искә төшерә шушы изге җан: мин киребеткән, үҗәт малай өченче сыйныфта укыган чакта ук, әткәм-әнкәмне тинтерәтеп, елап та, ялварып та акча таптырып, Тукайның ике томлыгын алдырткан идем. Аннары, әткәм-әнкәм “халык дошманнары калдыклары” тамгасы белән сөргенгә сөрелгәч, шушы ике китапны букчама салып, детдомга (ятим балалар йортына) киткән идем. Ул йортка эләгү белән атна чамасы изолятор дигән бүлмәдә яткырдылар. Ягъни: башкаларга йогардай чире юкмы дигән бу гомуми тәртипне, сәламәтлек тикшерүне мин дә үттем. Шунда мин япа-ялгызым Тукай томнарын укып яттым. Әлеге “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” дигән мәкаләсен дә, астөшермәләренә кат-кат карый-карый, укып ятканым истә.

Фатирыма кайткач, Язучылар берлеге биргән әлеге кәгазьне укый башлагач, Тукаемның язганын танымый тордым. Баксаң, каләмдәш түрәләребез саф татар Тукайның бу әсәрен... татарчага тәрҗемә иттергәннәр икән! Тәрҗемә түгел – кәлҗемә! Гарьлектән күзләрем яшьләнде, йөрәгем ярсыды.

Чатый-ботый, мәгънәләре Тукайныкына ябышмый, тәң-гәл килми торган сүзләр белән кайсы наданы җәфалады икән шагыйрь телен?

Менә ул “тәрҗемәнең” кайбер “үрнәкләре”:

“Ягъни, тәнкыйть кирәкле вә мөхим бер нәрсәдер. Җәмәгатьчелек фикере белән уйнарга ярамый”.

“Мөһим” сүзенең “мөхим”гә әйләнүенә артык гаҗәпләнмә, укучым. Хәзерге заманда “х” белән сөйләшүче һәм язганда да шулай язучы әдипләр генә түгел, радио-телевидениедән көне-төне сөйләп ятучы журналистлар да, сәхнә әһелләре дә хәттин ашты. Аларның: “Хаман да шәхәрләребезне хәртөрле төзелешләр матурлый, хәр якта бизәлешләр арта...” – кебегрәк сөйләүләрен ишетеп ятасыздыр өйләрегездә. Әйе, язучыларыбызның шактые да шулай яза.

Тукайныкы итеп китерелгән әлеге җөмләгә тагын бер мәртәбә күз төшереп алыйк әле. Җөмләнең башында ук “ягъни” дигән сүз тора... Анысы да Тукай теленә ябышмый. Инде хәзер Тукайның үз җөмләсенә игътибар белән карыйк: “Нә исә, тәнкыйть кирәкле вә лөзүмле бер шәйдер. Әфкяре гомуми берлә уйнарга ярамый”. Дөрес тәрҗемәсенең болай булуы сорала: “Ничек кенә булмасын, тәнкыйть кирәкле һәм әһәмиятле шәйдер. Гомум фикере белән уйнарга ярамый”. Күрәсез, монда “ягъни” дә юк, “җәмәгатьчелек” тә ялгыш, “берлә” дә тәрҗемәгә мохтаҗ түгел – Тукай чоры әдәбиятын укыштырган гади халык та милләтебезнең элегрәк сөйләшү, язу кимәлен бик яхшы белә!.. Әгәр дә мәгәр шушы җөмләдәге “әһәмиятле” дигән сүз башларына килгән булса, “мөһим” сүзен “мөхим” дип язган кәлҗемәчеләр ул сүзне дә, һичшиксез, “әхәмиятле” дип язган булырлар иде...

Тукайның бер озын җөмләсендә тәнкыйтьнең “зарифанә вә битарафанә” булырга тиешлеге хакында таләбе бар. Безләргә өләшенгән кәгазьдә исә үзебезнең “акыл ияләре” шушы ике сүзне “матур рәвештә һәм битарафлык белән” дип тәрҗемә иткәннәр... Югыйсә, “зарифанә”нең мәгънәсе “нәзакәтлек, гаделлек” булса, “битарафанә”нең мәгънәсе тагын да киңрәк: Тукай бу очракта, кайсы да булса әсәрне тәнкыйтьләгән чакта авторының кем икәнен, аның тәнкыйтьчегә дусмы, дошманмы икәненә карамастан, хак һәм гадел, реаль һәм объектив бәя бирү мөһимлеген куәтли. Хәер, әлеге 1948нче елда ук чыккан, минем белән, ятим балалар йортыннан тыш, армиядә дә өч ел чамасы Украинаны да исән-имин урап кайткан томлыкларны төзегән Хәй (Габделхәй) Хисмәтуллин ошбу озын аңлатманы бер сүзгә сыйдырган: “битарафанә”гә “тенденциясез” дигән латин сүзе белән аңлатма биргән! Димәк, Тукай сүзенең максатын тагын да киңрәк аңлаган шагыйрьдән тугыз ел гына соңрак туган Хәй бабабыз! Монысы инде, тәфсилләбрәк аңлатсак, “тәнкыйть әсәре язган чакта әшнәлектән, үз файдаңны кайгыртудан, китап яки әсәргә бәя биргәндә бай авторның акчасына сатылудан үз мәнфәгатеңне хәстәрләүдән ерак йөр!” дигән таләпне дә өсти!

Сүзләрне дөрес яза белмәсәләр дә үзләрен бик белдекле дип санаучы мөхәррирләрне (язучыларны) Тукай үз заманында матбугат каһәрманнары дип бәяләгән. Әйе-әйе, каһарманнары дип түгел, каһәрманнары дип атаган һәм аларны ике сыйныфка бүлгән: “... бер сыйныфы мәшһүрләр, икенчесе шөһрәтсезләр. Ике сыйныф арасында аерма шул гына: әвәлгеләре фәкать кул белән генә язалар, икенчеләре, мәшһүр мөхәррирлеккә җитәргә ашыгып, кул белән дә, аяк белән дә язалар”.

Уйлады микән Тукай моннан 106 ел элек “Тәнкыйть кирәкле шәйдер”ен “Әльислах” редакциясенә биргәндә: “минем дә ошбу мәкаләмне кемнәрдер аяк белән тәрҗемә итәрләрдер әле бер заман”, дип...

Шушы уңайдан Тукайның тагын бер ачы телле язмасы искә төште: татар дөньясының алга китешенә аяк чалучы байларның, милләт үсешенә зарар китерергә ашкынып торучы кара рухлы муллаларның таләп-ниятләрен, матбугаттагы башбутагыч вәгазьләрен, мәгънәсез фикерләрен, империя башлыкларына һәм Дәүләт Думасына язган әләкләрен белеп торган хәлдә ул “Казаннан думага телеграм” дигән каһкәһәле памфлетын 1906 елда “Уклар” журналында бастырып чыгара. Һәр әсәре үзенчәлекле булган кебек, бу памфлетын да цензураны хуплаучы, сүз иреген тыярга тырышучы әлеге имгәк затлар исеменнән язылган 15 пунктлы телеграмма рәвешендә иҗат иткән. Андыйларга карата Тукай аеруча нәфрәтле, хәтта рәхимсез һәм, әйтергә кирәк, “бик үк культурный булмаган” сүзләрне дә куллана айныткыч тәнкыйть хакына. “Телеграм”ның 8нче пункты болай язылган: “Шәкертләр байларны вәли нигъмәт белеп, аларның усырганнарына “ярхәмекә Алла” дисеннәр”.

Матбугатның файда урынына кайчак зыян да китерүе ихтималын ачыклаган бер абзацында Тукайның мондый җөмләсе бар: “Менә инде шул матбугатта, аз булса да хөрриятне сүэ истигъмаль итмәсәк, бәлки, эшемез алга китәр иде”. Безнең “мин беләм”нәребез аны болай тәрҗемә кылган: “Менә инде шул матбугатта, аз булса да хөрриятне урынсыз файдаланмасак, эшебез алга китәр иде”. Монысы да Тукай җөмләсе түгел! Тукай хөрриятне һич тә ятсынмаган, кире какмаган, бәлки, “сүэ истигъмаль”, ягъни, “хөрриятне явызларча файдаланмасак иде” дигән.

Менә хәзер, теге җыелышыбыз үткәнгә һәм Тукайның “татарчага тәрҗемә ителгән” мәкаләсе кулга кергәнгә бер ай вакыт үткәч, яза-яза уйланып утырам: Язучылар идарәсенә үк барып җитмәсәм дә, нәшрият йортларында, төрле редакцияләрдә, урамда, тамаша биналарында, базарда ике-өч дистә каләмдәшемне очраттым инде. Төрле темаларга сөйләштек... Ләкин ник шунда һичьюгы берәүсе әлеге “тәрҗемә” хакында сүз кузгатсын!.. Әллә укымаганнар, әллә укып та игътибар итмәгәннәр...

Ярар, җитте, сүзем бетте, укучым! Тик башымда берничә сорау гына тырпаеп калды:

300 данә тираж белән басылып, һәр язучыга берәр данә өләшенгән бу “кәлҗемә” ни сәбәптән дөньяга килгән?

Инде 300 язучы арасында Тукай телен аңларлык каләм ияләре бөтенләй калмавын исбатлау өченме?

Мондый ликбез оештыру иң әүвәл кемнең башына килгән?

Мин үзем, мәсәлән, Тукай язган бер хәрефкә дә тылкыша алмас идем. Бая исеме аталган Хәй Хисмәтуллин да җөрьәт итмәгән Тукай томына ревизия ясарга, һәр хәрефен кыйммәтле җәүһәрләрне кадерләп саклагандай төзегән ул изге шагыйребез томын. Тәнкыйтькә багышлаган бу әсәренә дә кырыклап астөшермә биргән-бирүен, әмма Тукайның һәр сүзен Пәйгамбәребезнең тырнагыдай күреп саклаган. Әле нинди заманда диген! Ул Тукай телен саклаган да, яклаган да!

Ниһаять, әлеге гарип тәрҗемәгә тагын бер карап куйгач:

Кадерле каләмдәшләр! Ни генә булмасын, тәнкыйть кирәкле вә әһәмиятле бер шәйдер. Милләтебезнең иң сөекле һәм тиңе булмаган кадерлесе – Тукае берлә уйнарга ярамый! Алама тәрҗемә кылган гөнаһлы кулларыгызны һәйбәтләп сабынлап югач, тәүбә итегез! Әдәбиятның каһәрманнары (каһәрле кешеләре) булып тарихка керә күрмәгез, яме, дип, соңгы ноктамны куйдым...  


Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»