поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.07.2013 Мәдәният

«Бал ягылган» Казан

Игътибар иткәнегез булдымы икән: Казанга килеп чыккан һәрбер «йолдыз» үз хөрмәтенә оештырылган матбугат конференцияләрендә Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеген сиздереп куя. Янәсе, аның Татарстан белән бәйле «суперпроект»лары бар, ул шул супер-пупер проектлары аша Казанны дөньяга танытачак.

Язганнарымны раслау өчен соңгы берничә елда электрон һәм кәгазь газеталарга басылган хәбәрләрдән өзекләр китерәм. Әйткәнемчә, мондый «мәхәббәт аңлатулар» һәм «хезмәтен тәкъдим итүләр» матбугат конференцияләрендә булганга күрә, ул хәбәрләр эксклюзив булмый, алар газета-журнал-тв-радио-сайт-форумнарда кабатлана.

***
«Шушы көннәрдә «Telmondis»француз телекомпаниясе Казан турында 12 минутлык ролик төшерде. Мария театрының сәнгать җитәкчесе, Лондон симфоник оркестры дирижёры Валерий Гергиев роликта катнашу өчен Казанга килде. Июль аенда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры опера-балет театры фестивале уздырачак, ул Мария театрының гала-концерты белән төгәлләнәчәк. Бу вакыйганы «Telmondis» телекомпаниясе яктыртачак. Ә трансляция алдыннан шушы фильм күрсәтеләчәк», дип хәбәр итте моннан берничә ай элек «Татар-Информ».

Унике минутлык фильмны ун француз төшергән. «Без тагын башка проектларны тормышка ашыру өчен Казанга кабат килергә риза. Бу шәһәрне бик яраттым һәм рәхәтләнеп килер идем», дигән Антуан Персет саубуллашканда.

***
Сергей Безруков үзенең «Самая реальная сказка»сын нигә Казанда төшерүе турында журналистларга сөйләгән «әкият»ен хәтерлисезме? Онытсагыз, артистның шәхси сайтына (http://sergeybezrukov.ru) кереп, интервью бүлегенә күз салыгыз. Анда безнең Казан журналистларының язмалары да эленгән. Актер сүзләренә караганда, картинаны башта Екатеринбургта төшермәкче булганнар. Әмма Казанда булып, башта аның мэры Илсур Метшин, аннары ЭЭМ башлыгы Әсгать Сәфәров белән танышкач, Казанда кино төшерергә дигән карарга киленгән. «Чөнки Казанда бөтен шартлар бар һәм ярдәм итәсе килү теләге мөмкинлекләр белән туры килә». Безруков сүзләренчә, башта «мэрга әкият сөйләү» уңайсызрак була. Әмма аны аңлыйлар, кызыксыналар, булышырга вәгъдә итәләр. Безруков Казанда фильм төшерүе бик рәхәт икәнлеген сөйли, «Мин бит үзем дә Идел егете», – дип өстәп куя.

***
Казан Изге Ана иконасының 400 еллыгына багышланган тулы метражлы «Заступница» фильмы турында хәбәрләр дә күзегезгә чалынмыйча калмагандыр. Татарстан митрополиясе пресс-релизына караганда, проект Рус православ чиркәвенең Татарстан митрополиясе булышлыгы һәм Казан меценаты Андрей Колмаковның финансларына таянып тормышка ашырылды. Афәрин, продюсер һәм режиссёр үзебезнеке – фильмны «Казан киностудия»сенең сәнгать җитәкчесе, халыкара кинофестивальләр лауреаты Алексей Барыкин төшерде. Баш рольләрдә Россия киносы йолдызлары – Дмитрий Дюжев, Ольга Будина, Ирина Купченко, Николай Бурляев.

Белүемчә, Дюжев Казан белән якыннан Безруков аша танышты. Төп геройлар буларак, «Каникулы строгого режима» фильмын тәкъдим итәргә бергәләп килгәннәр иде. Аннары Барыкин Дюжевка кинога төшәргә тәкъдим ясап шалтыраткан. Фильмның гомуми бюджеты нибарысы 2 миллион сум чамасы икәнен истә тотсак, монда йолдызларны зур гонорарлар белән иркәләмәгәннәрдер дип уйлыйм. Алар, динле буларак, аз гонорарга килешкәннәр булса кирәк, һәрхәлдә, Дюжев «Фильм турында фильм»да шулай сөйли, Барыкин да шуны раслый.

Шулай да йолдыз «син – миңа, мин – сиңа» принцибын файдаланмакчымы, әллә, Безруков кебек, ул да Казанга килгәч илһамлана башлаганмы – Казанда әкияти фильм төшерергә хыяллана дип ишеттем. Бу хакта әлегә матбугатта хәбәрләр юк. Чөнки сөйләшүләр бара башлаган гына дип беләм. Ә сүз әле эш түгел.

***
Хәтерләсәгез, бездә кино төшерергә Россия йолдызлары гына түгел, Голливудныкылар да хыялланды.

«Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестиваленең иң «йолдызлы» кунагы Голливуд актеры Марк Дакаскос иде. Ул Россия тамашачысына «Братство волка», «Король и я», «Плачущий убийца» фильмнары аша таныш. Күптән түгел аның продюсеры Эркен Ялгашевның (Казахстан) «Ближний бой» фильмы тәкъдим ителде. Төп рольдә – Марк Дакаскос, – дип яза «Комсомолка». – Голливуд йолдызының Казан белән бәйле планнары зурдан. Ул бездә фильм төшерергә хыяллана. Вакыйга дүрт шәһәрдә бара – Лос-Анджелес, Мәскәү, Уфа һәм Казанда… Кемнәр уйнаячагын актёр әле белми, алар Россия һәм Голливудның танылган актёрлары булачак. Әлбәттә, үзе дә төшәчәк. Казанлыларны да чакырырга әзер – талантлыларны».

***
Танылган кинорежиссёр, «Мосфильм» киноконцернының генераль директоры Карен Шахназаров Казанда кино төшерү мөмкинлеге турында белдерде, дип яза «Татар-информ». «Казанның шанслары зур. Миңа Евразия үзәге булган бу шәһәр бик ошый. Иске Казан күренешләре кино өчен матур, Мәскәүдә булмаганны да төшереп була: биредә төшерәсең дә, иске Мәскәү итеп күрсәтәсең! Әлегә төгәл планым бар дия алмыйм. Әмма кайчан да булса килеп эшләвем мөмкин», – ди Карен Шахназаров. Танылган кинорежиссёр төбәкләрдә фильм төшерүнең арзанрак булуын да искәртеп үтте.

***
Матбугат конференциясендә Егор Кончаловский Казанда икенче мәртәбә булуын әйтеп узды. «Беренче килүемдә Казан юллар ясалу өчен казылып бетмәгән иде әле. Шәһәр миңа бик ошады һәм миндә кинематографик фикерләр туды, – ди Егор Кончаловский журналистларга. – Казанда Казан турында төшерәсем килә».

***
Казанда иң зур пиар белән төшерелгән фильм, әлбәттә, «Кабан күле хәзинәсе». Дөрес, ул прокатка «Сокровища О.К.» булып кына китте. Белмим, төшерүчеләр үзләрен хан малына тиенгән кебек тойгандырмы-юкмы, әмма баштагы амбицияле интервьюларына караганда, кино шәп буласы иде.

«Кабан күле хәзинәләре» фильмы турында, кем әйтмешли, иң ялкау журналист кына язмагандыр. Идея авторы һәм продюсеры Андрей Николаев белән төп герой Алексей Воробьевны «Азатлык» радиосы офисына чакырып та сораштырдылар. «Казанлылар шәһәрләре турында киноны күптәннән көтә. Бу теләкне тормышка ашырырга кирәк. Безнең проект моңа лаек булыр, дип ышанам… Мин бит үзем дә татар. Әнкәем – татар минем. Казан минем өчен чит шәһәр түгел. Бөтен эшебезнең максаты да Казанны дөнья кино тамашачыларына таныту. Казанны «Ак Барс», «Рубин» аша гына түгел, ә гади шәһәр буларак белсеннәр. Аның матурлыгы, үзенчәлекләре белән хозурлануларын телим. Русия кешеләрендә Казанны сәфәр кылу теләген тудырасым килә», – дип белдерә Андрей Николаев. Ул Казан турында башка фильмнар да төшермәкче. Аны ислам кабул ителү вакыйгасы да кызыксындыра икән, – дип язган иде «Азатлык».

«Кабан күле хәзинәләре» фильмының бюджеты – 310 миллион сум. 10 миллион АКШ долларыннан аз гына күбрәк. Голливуд үлчәмнәре буенча зур бюджет түгел. Аның каравы, картинаның продюсеры да «мөгаен бу суммага сыешып булмас» ди, – дип өстәгән «Азатлык».

Баштагы көннәрдә фильм шәп барды. «Казан кинотеатрларына меңләгән кеше килә. Күрсәткечләр Голливуд блокбастеры «Железный человек-3» белән чагыштырырлык», – дип язган «Бизнес-онлайн».

Kinopoisk.ru сайты хәбәренә караганда, Россиядә Дмитрий Коробкинның «Сокровища О.К.» фильмының касса җыемнары 1 266 939 долларны тәшкил итә. Фильмның бюджеты – 6 миллион доллар дип искәртә сайт. Россиядә аны 190 мең тамашачы караган. Казанда төшерелгән «Реальная сказка» да 1 683 593 доллар гына җыя алган. Ә бюджеты 5 миллион доллар булган. Аны 300 мең тамашачы караган.

***
Болар – иң өстә яткан мисаллар. Ныграк казынсаң, алар тагын да артачак. Юлы төшеп – кинофестивальгә чакырылыпмы, берәр театрның гастрольләренә кушылыпмы, яки ниндидер шабашка беләнме башкалабызга килеп эләккән актёр, һичшиксез, кармак салып карый. Балык чиртү-чиртмәве икенче мәсьәлә, әмма кармак салуның гөнаһы юк, дип уйлыйлардыр. Кайчакта чиертеп тә куйгалый бит. Казанны һәм Татарстанны иҗат нәтиҗәләре белән артык кинәндермәсәләр дә, үз амбицияләрен канәгатьләндерәләр, матди яктан да акмаса да, тамадыр.

Кыскасы, өстебездән теге замандагы «Болгар җилләре» исеп тора, ә без читләрнең оябызга килеп алтын күкәй салганын көтәбез.

***
Кино дөньясыннан булмаса да, шушы «операдан» булган тагын бер хәбәр. Г.Камал театры башлангычында оештырылучы «Нәүрүз» төрки театрлар фестиваленең шәрәфле кунагы Юрий Альшиц театр педагогларын әзерләүче укытучыларга белем бирү проектын Казанда тормышка ашыру мөмкинлеген искәртеп куйды. Әлбәттә, ул Германиягә чакырып та укыта ала, әмма биредә – Европа белән Азия тоташкан урында укыту күпкә нәтиҗәлерәк, кызыклырак булачак. Без, гомумән, яңача түгел, башкача укыту белән дөньяда беренче булачакбыз. Дөньякүләм педагогның тәкъдиме кызыклы, әлбәттә.

Татарстанның бай дигән даны булу начар түгел инде үзе, шулай да бөтен «акча кирәк»ләрне туендыра алмаячакбыз бит без, туганнар, безнең авыл кешеләре әйтмешли, «бездә Әндри казнасы юк». Кемнеңдер амбицияләрен канәгатьләндерүгә кайтып калган проектлар булса, бигрәк тә.

Үз белгечләребезне булдыра башласак, хәерлерәктер. Хәер, Альшиц тәкъдиме белгечләр әзерләүгә бәйле инде үзе… Уйларга урын бар, кыскасы. 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 7 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»