17.07.2013 Җәмгыять
Минем балам гаепле түгел!
Балалар мәйданчыгына чыккач, башка әти-әниләрне, балаларны күзәтеп утырам. Кайчак күргәннәремә, ишеткәннәремә шаккатып, киләчәккә нинди буын үстерәбез икән соң без, дип аптырап та, бер үк вакытта борчылып та куям.
Шулай беркөнне 6-7 яшьлек биш-алты бала кем тупка катырак итеп тибә ала дип ярыша. Алар янәшәсендә генә яшь-яшь ярымлык баласы белән бер ана да йөри. Баласын кулыннан җибәрә дә бу, рәхәтләнеп, башка әниләр белән сөйләшә. Ул да түгел бар көчкә китереп тибелгән туп моның баласына бәрелде, бала тәгәрәп тә китте. Ана кеше, елаган баланы алып юатасы урында, баскан җиреннән борылып, кул астына эләккән беренче малайны (ул малай Тимур исемле булып чыкты. – авт.) җилтерәтергә тотынды. “Уйнама монда бүтән, кит моннан!” – дип беләгеннән тотып, тегене эткәли үк башлады. Бу хәлләрне күреп торган Тимурның әнисе дә утырган җирендә тыныч кына кала алмады. “Сезнең балагызның егылуында минем баланың гаебе юк. Тупка бит ул типмәде, нигә әле сез аңа кычкырасыз? Аның кулыннан тотып җилтерәтергә сезнең ни хакыгыз бар?” – дип үз сүзен әйтте. Шул ук вакытта тупка тибеп җибәргән икенче бер малайның әбисе бу хәлләрне күреп торды. Әмма килеп, оныгы өчен гафу үтенәсе урында, ул мыштым гына мәйданчыктан сызу ягын карады. Ике ана арасында кычкырыш-талаш китте.
Бу хәл шулай онытылган да булыр иде. Тормыш булгач, төрле хәл була. Әмма егылган баланың әнисе үчле булып чыкты. Тимурны истә калдырып, аңа якынлашкан саен гел нәрсә дә булса әйтә башлады бу. Бервакыт улым яныма килде дә: “Әни, әнә теге апа Тимурга, тагын бер миңа якынлашсаң, аяк-кулларыңны бәреп сындырам, дип әйтте”, – ди. Ул да түгел нәрсәдер гөрселдәп егылган сыман тавыш чыкты. Улымның иптәше җиргә сузылып яткан, акырып-акырып елый иде. Янәшәсендә теге хатын басып тора. Баксаң, велосипедта килгән көенә ул аның рулен тотып алган да, Тимур егылган. Баланың аяк-куллары сыдырылган, рульгә бәрелеп эче авырткан, үзе исә бик тә каты курыккан. Аны әнисе озак тынычландыра алмый аптырады. Тагын кычкырыш-талаш китте:
– Тимурга, аның велосипедына кагылырга сезнең ни хакыгыз бар? Аның баш мие селкенгән булса, ничек җавап бирерсез?
– Мин аңа, монда йөрисе булма, дип күпме әйттем. Ул һаман да монда килә. Теге көнне минем баламныкы да селкенгәндер. Мин дә УЗИ ясатам әле!
– Хет әллә нәрсә эшләгез, анда Тимурның гаебе юк. Тупка бөтенләй башка баланың тибүен күпләр күрде, шаһитларым җитәрлек. Сез бит үз балагызның ничек егылганын күрмәдегез дә, ничек итеп шулай кеше баласыннан үч ала аласыз? Балам кая йөрисе килсә шунда йөриячәк, кабатлап әйтәм, бу – уртак мәйданчык. Балагызны таптатуыннан курыккач, комлыкта уйнагыз. Нәниләр юлда йөрергә тиеш түгел. Ә монда гомер-гомергә олырак балалар велосипедта йөри! Хәер, сезнең белән талашудан миңа ни файда соң? Аңлый торганга охшамагансыз. Теге көнне дә улыма нахакка кагылмаган булсагыз, тавыш чыгармый идем...
Бу сүзләрдән соң Тимурны еккан ана, бәлки, Тимурның чыннан да гаепле булмавына ышанып, бәлки, аның үкси-үкси елавына азрак булса да вөҗдан газабы кичерепме, тынычланып калды. Ул баласын кочып, йөзен бөтенләй икенче якка борып утыра башлады. Тимурны исә әнисе алып кайтып китте. “Ни йөзең белән ана исемен йөртергә кирәк? Чит балаларны сөймәгән кеше үз баласын ничек тәрбияләр?” – дип үз-үзенә сөйләнде ул. Балалар мәйданчыгында моны күреп торган кешеләрнең бу көнне кәефләре кырылган иде.
Үземне ике ана урынына да куеп карыйм. Теге очракта да, бу очракта да җиңел булмас иде. Әмма кеше баласына кул күтәрергә, үчләшергә гомеремдә дә хәлемнән килмәс. Чөнки бала – иң беренче чиратта, гөнаһсыз җан бит ул һәм аның өчен бары тик ата-ана үзе генә җавап бирә. Без бәләкәй чакларда балалар арасында нинди дә “чп” килеп туса, бөтенебезне бергә тотып сүгәләр иде, йә булмаса кычыткан белән пешеклиләр иде. Үпкә-сапка шунда онытыла торган иде. Ә бүген балалар дәшми, алар өчен ата-ана барысын да хәл итә. Өлкәннәрнең үзара мондый тискәре мөнәсәбәтен күреп үскән буын киләчәктә нинди холыкны өлге итеп алыр икән соң? Шуларны уйлыйм да баламның гына түгел, үз киләчәгем өчен дә борчылып куям. Бала өчен “Берлинны алырга” да әзер булу киләчәктә тулысынча кире яктан әйләнеп кайтмасмы икән? Балаларыбыз үзара хөрмәт дигән төшенчәне күрмичә үсә икән бит...