16.07.2013 Җәмгыять
Ашарга дип баралар, калак урлап кайталар...
«Безнең кафеда калак, чәнечке һәм стакан кебек савыт-сабаларның серле рәвештә юкка чыгуы гадәти хәлгә әверелгән иде инде. Бер тапкыр көне буена барлыгы 20дән артык савыт-саба югалганы билгеле булгач, кафедагы ризык бәяләрен берникадәр күтәрергә туры килде».
Рамил Салихов Казанда аеруча популяр булган кафеларның берсендә администратор булып эшли. Әлеге туклану урынын очсызлы кафелар исемелегенә кретеп булмый, тамак туйдырып чыгу өчен бер кешегә, ким дигәндә, 600 сум акча чыгарырга кирәк. Шулай булуга да карамастан, араларында кафега ашар өчен генә түгел, ә берәр төрле савыт-саба кыстырып чыгарга дип килүчеләр дә бар икән.
Официантлар түгел, кунаклар урлый
«Мин монда инде ике ел эшлим. Өстәлләрдән савыт-саба югалу кебек күренеш күптәннән бар-барын, әмма соңгы ярты елда андый очраклар аеруча ешайды. Баштарак без персоналның үзеннән, бигрәк тә яңа официантлардан шикләнә идек. Тик бу алай булып чыкмады. Бактың исә, савыт-саба урлаучыларның күбесе - кафе кунаклары икән», - дип Intertat.ru газетасы белән уртаклашты егет (әлеге проблема турында язуны сорап, ул безгә үзе мөрәҗәгать итте).
Рамил сүзләренә караганда, «карак-кунаклар» чәнечке, кашык, пычак кебек кечерәк әйберләргә өстенлек бирәләр икән. Шулай да, араларында кыйбатлы фужер һәм тәлинкә кыстырып китүчеләр дә табыла, ди.
«Кагыйдә буларак, кафедан савыт-саба кунаклар күп булган вакытта югала. Андый чакта бар нәрсәне контрольдә тоту мөмкин түгел. Залларда видеокамералар бар-барын, тик аларның да ярдәме шулкадәр генә. Шикле кунакларны да тик торганнан гына тикшереп булмый», - дип дәвам итә сүзен Рамил Салихов.
Кирәге булмаса да... кирәк
«Матур итеп киенеп, бизәнеп-ясанып кафега барганда, берәүнең дә максаты калак урлап кайту түгелдер, минемчә. Бу, беренче чиратта, нәфес белән бәйле», - дип әлеге проблемага ачыклык кертә психолог Валерия Мамонтова. Аның сүзләренә караганда, күпләр әлеге гамәлләрен бер дә начар дип санамый - калак-тәлинкәләр ризык бәясенә кергән, янәсе.
«Безнең халыкта нәфес дигән нәрсә бик көчле. Самолетлардан җылы япмаларны алып чыгу, кунакханәләрдән шампунь, сабын, вак-төяк савыт-саба, сөлге кебек әйберләрне күтәреп кайту күптән инде гадәти хәлгә әверелде. Кайберәүләр номерлардагы җылы халатларны да үзләре белән алырга читенсенми. Бер кирәге булмаган әйберләрне дә тутырып чыгалар», - дип дәвам итә сүзен психолог.
Чынлыкта исә, кафе-ресторан һәм кунакханәләрдән әйбер урлап чыгу бер дә яхшыга түгел. Нәтиҗәдә, хуҗалар чыгымнарны каплау өчен бәяләрне арттырырга мәҗбүр. Бу исә, «кунак ашы - кара-каршы» дигәндәй, урлаган кашыгың өчен барыбер түләргә туры киләчәк, дигән сүз.