• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
15.07.2013 Җәмгыять

"Кунаклар дип Сабантуйда тагын гади халыкны оныттылар"

Эшмәкәр Зилә Идрисова Казан Сабантуена керә алмаган. “Мәйданга аерым кешеләр генә кертелде, чакыру бейджлары булганнар эләкте, ә без читтә калдык, сакчылар мәйданны камап алган иде” дип сөйләде ул Азатлыкка.

“Бик теләп бардык Сабантуена, Универсиадага да туры килгәч, башка еллардан аермалы тагын да матуррак, күңеллерәк булыр дип өметләндек. Шәһәр башлыклары да шулай диде бит. Аннары бәйрәм бердәнбер мәйданда гына узгач, бөтен көч шуңа сарыф ителгән очракта аның тантаналы булачагына шигебез юк иде. Без ачылышына соңга калдык. Кеше күп, полиция хезмәткәрләре бар җирне камап алган иде.

Халык килә, бер агым белән бара да бара. Алар юлны күрсәтә, ә без бер юнәлештә барабыз да барабыз. Сулга да, уңга да карап булмый. Кайда барып чыктык дисәк, сату урынына юнәлдергәннәр икән. Сувенирлар, ризыклар тезелгән. Шулай да бер почмакта ниндидер концерт формасын эшләгәннәр, анысын да күреп булмый, ерак. Андый гына тамаша кызык булмады, татарча сувенирлар, бүләкләр карадык та, булмады бу дип кайтып китәргә булдык. Аннары яңгыр да коя башлады.

Кайтышлый төп мәйданның кайда урнашканын күреп алдык алай да. Кешеләрдә соңыннан мәйдан ничек бизәлгәнен, ниләр урнаштырганнарын карарга теләк зур иде, фотога төшәселәре килде. Анысы өчен дә кертмәделәр! Кунаклар чыгып беткәч тә булмады дип сөйләде кешеләр.

Сакчыларга әйтеп карадык, “иртәрәк килер идегез” дип кенә җавапны кыска тоттылар. Кайдан керү ди, ул якка борылып карау мөмкинлеге дә булмады. Метр саен сакчылар. Озатып кына тордылар. Мәйданда кунаклар күңел ачты, Казан халкы аларны ерактан күзәтә дә алмады. Әллә ничек кенә булды инде бу”, дип сөйләде Зилә Идрисова.

Зилә ханым Универсиада кунакларына аерым, казаннарга аерым бәйрәм оештырырга кирәк иде дигән фикердә. Сабаyтуй зур чыгымнар сорамый, аны гадирәк итеп, ләкин ихласрак уздырырга мөмкин. Кунаклар килер дә китәр, ә үзебезнең кешеләрнең хәтере калырга мөмкин, ди ул.

“Дөресен әйткәндә, мондый галәмәтне беренче күрүем! Быел менә шулай кызык иттеләр кешеләрне. Баштан ук Сабантуй кунаклар өчен генә диясе иде, кешеләр килеп азапланмас иде.

Универсиадага кадәр зур тантана итеп түгел, үзебезчә булса да халыкка бәйрәмне оештырырга кирәк иде. Дәрвишләр бистәсендәгесенә гел йөри идек. Кайткач, туганнар, күршеләр белән сагынып искә алдык ул бәйрәмне. 18 ел буена бер күлмәктән ел саен Сабантуйга чыга торган бер әби бар иде, шул апаны кызгандым, ул да үртәлгәндер.

Без кунакчыл милләт, әйдә, ерактан килүчеләр катнашсын, телевизордан кара тәнлеләр ярышларда катнашканын күрдем, килгәч-килгәч алар да күңел ачсын!

Универсиадага әзерлек авыр барды, өлгермәбез төсле идек. Гади халык та Казан өчен борчылды, хур калмасак ярар иде дип ихластан теләде. Эшчеләргә бик авырга туры килде. Универсиададан соң халыкка рәхмәт әйтелсен иде! Ни дисәң дә, татар Сабантуйны ярата, ләкин быел татар көтеп алынган бәйрәменнән мәхрүм ителде. Шуның бәрабәренә тоткарлау урыннарына (штрафстоянка) озатылган машиналар хуҗаларына акчаларын түләттермичә бирелсен иде! Шул очракта кешеләр гафу итәр иде Казан хакимиятен дә, хөкүмәтне дә. Андый кешеләр бик күп бит. Сәгатенә 61 сум, ару җыела. Универсиада алдыннан әллә нинди итеп кыландылар. Янгын сүндергечләре юк яки иске дип машиналарны тоткарлау урыннарына алып киттеләр. Ә кешеләр сатып ала алмый, чөнки кибетләргә алып кайтып өлгермәгәннәр иде. Халыкка җитмәде, кибетләрнең кайсында юк яки өч кенә данә алып кайтылган”, дип зарланды эшмәкәр.

Кытыршы яклар булса да Зилә ханым Универсиада Казан, Татарстан, татарлар өчен уңай күренеш дип саный. Кешеләр тәртипкә өйрәнеп калыр ди ул.

“Мин ачылышка да бардым, уеннарны да карадым. Футболны тамаша кылдым, кеше күп иде, күңелле. Ачылышына да ризамын, татар рухы бар иде. Татарларны таныту өчен кирәк иде бу. Казаннарны күзәтеп йөрдем, кешеләребез дә ачык күңелле икән дип сөендем, чит кешеләр белән дустанә мөгалләмәдә, җылы аралаша беләләр. Телне белмәсәләр дә, күзләре елмая, йөзләре балкый. Юлда да тәртипле йөри башладылар, бер-беренә юл бирәләр, кистермиләр, ярдәмгә килергә генә торалар. Соңгы айда шәһәрнең чисталыгына карап кешеләрнең кәефе күтәрелә, үзләрен матуррак тотарга тырыша. Калада бәйрәм рухы”, дип фикерләре белән уртаклашты Зилә Идрисова.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Азатлык
№ --- | 15.07.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№66 (845755) / 18.07.2013 19:49:08

Эйтмэ дэ Тукран! Кайсын якларга да белгэн юк!

№65 (845752) / 18.07.2013 19:21:18

Нигә чын исемнәрегезне язмыйсыз? Ату кем белән кем сугышканын да белеп булмый.

№64 (845751) / 18.07.2013 18:19:37

Сугышмагыз эле,бер дэ юкка!
Интернетка да сыймыйсыз бит,адэм колкелэре...

№63 (845747) / 18.07.2013 16:56:56

сорыйм эле, иииии, мескен, бик акыллы булып күренәсең килә, тик, үзеңнән дә акыллырак булып булмый шул...

№62 (845746) / 18.07.2013 16:50:42

мин бу, менэ бит узеннэн колэ дэ башладын.Эйтеп торам бит,"эзрэк бар"дип.Юкка гына кире бормыйбыз,илерэ илерэ кол.Сина килешэ бит,узалдына колеп утыру,елмаеп йору.Беркемгэ дэ секрет тугел.

№61 (845745) / 18.07.2013 16:38:52

сорыйм эле,

№60 (845744) / 18.07.2013 16:29:47

мин бу, сина эйттен ни эйтмэден ни.Шуна "кире борып" чыгарабыз да инде.Югалып торган чакларында ничэ исем алмаштырдын? Нигэ мин синен алда мин батыр,кочле дип мактанырга тиеш? Мина килешеп бетми бит,сина килешэ ул мактану,кайчакта сойлэшуеннэн колаклар сасый.

№59 (845742) / 18.07.2013 16:18:07

сорыйм эле, акыллы, батыр кеше көн саен исем үзгәрми...

№58 (845741) / 18.07.2013 16:16:39

сорыйм эле, сүз монда Разил Вәлиев турында булса, ул минем яхшы танышым, миндә кунакта булганы бар, сирәк-мирәк сөйләшкәләп торабыз... Кайчаннан бирле, бик акыллы кыяфәттә, мине бутыйсыз, шуны кайчан аңлыйсыз? Аннан соң, бик примитив бәхәсләшәсең...

№57 (845740) / 18.07.2013 16:14:44

мин бу,"сина инде" дип яза идем элек.Менэ бит башынны эшлэтсэн,синдэ анлыйсын икэн.

№56 (845738) / 18.07.2013 16:12:27

сорыйм эле, исемеңне үзгәрткәнсең... шунда ук стильне үзгәртергә башың җитми...

№55 (845737) / 18.07.2013 16:11:15

мин бу,борынынны тыкма.Узенне уважать ит.аннан сине уважать итэрлэр.Разил ни диде?

№54 (845735) / 18.07.2013 16:07:45

сорыйм эле, кирәкмәгән урынга, ни к селу, ни к городу, син бит "борын тыгасың"... Күзгә ташланып тора. Хәер, логика монда не в почёте. Кота не волнует, что думает о нём мышь...

№53 (845734) / 18.07.2013 16:05:20

Синен "уровень"га тошэргэ Алла язмасын.Утырган урыным бик эйбэт эле.Кая гына барма.кире боралар узенне.Тубэнсенеп йормэ,сина андый "проблема"лар чишэргэ бик ерак,кочен житми.Аннан зарланып йорисен,зарынны дусларын тынламагач,мат.руга кереп мактанасын,монда жэллэуче эзлисен.Узенне умный,гордый итеп курсэтмэкче буласын,читтэн куренэ бит,куреп торабыз.

№52 (845733) / 18.07.2013 16:02:21

мин бу, узен белмэгэн .анламаган жирлэргэ борын тыгып йормэсэн япмаслар иде.Артыгын кыланасын,узенэ артык бэя бирэсен.Син кургэнне нигэ эле мин курергэ тиеш? нэрсэ курсэндэ это твоя проблема,решай сам.Коченнэн килми икэн,кирэкмэгэн жиргэ борын тыкма.

№51 (845706) / 18.07.2013 12:20:50

Нигәдер, бу юлы Иркә белән дә, чын татар белән дә килешәсе килә. "Сорыйм әле", мин югалмадым, мине ябалар, адым саен... Сиңа нигә кирәк мин? Син бит минем уровень түгел. Гомумән, мин булган җирләрдә булсаң, мин күргәнне күрсәң, ыштаныңны киптереп өлгерә алмас идең... Чын татар, төзелеш мәсьәләсендә бик дөрес сөйлисең. Иркә, "ике полюс", "упкын" турындагы сүзләреңне хуплыйм. Но, это далеко не консенсус...

№50 (845702) / 18.07.2013 12:10:33

Эхмэтзэки,кем яклы сон син?

№49 (845675) / 18.07.2013 01:02:05

Туй, үпкәсез булмый.
Кунакларга күрсәтү бик яхшы, әмма, халык ел буе көтеп алган, бигрәк тә: "Универсиада да искиткеч Сабантуй күрәчәкбез", - диеп атлыгып торып, шиш күргәч, күңелле булмый инде ул.

№48 (845634) / 17.07.2013 18:16:09

Сабан туе, сабан туе инде ул. Универсиада узгач, ыштан бауларын каты итеп кысарга туры килмәсә ярар иде.

№47 (845580) / 17.07.2013 09:15:48

Чын Татар белми әйтмәс!Ышанам!!!

№46 (845579) / 17.07.2013 08:46:54

чын татар.

№45 (845570) / 16.07.2013 23:44:43

Узгэрэ,тик синен белэн минем якка тугел Чын татар. Аннан сабантуй,беренче тапкыр гына тугел.Шуна быел ойдэн дэ чыгып тормадык.

№44 (845566) / 16.07.2013 23:07:54

Ай-һай тәртипсез бу шәһәр халкы.Тәртипсез генә түгел,әле өстәвенә тотнаксыз да икәнсез.Шәһәр халкы дип зурлап әйтим әле,гәрчә Гомер бакый авыл гыйбадллары булып калсагыз да.

Сабан туе быел гына шундый форматта үткәрелә бит,чит ил кунакларына күрсәтү өчен.Монда иң беренче чиратта куркынычсызлык тора,Иркә дөрес әйтә.

Шәһәр халкы өчен Сабан туеннан да ким булмаган күңел ачу чарасы булган универсиада бар.Сабан туеның шәһәрдә бернинди дә кызыгы юк дип саныйм.Чөнки ул анда шәһәрләшә,массовое гуляниегә кайтып кала.

Шәһәр Сабан туйларыннан авыл исе килми.

Универсиаданың булуы Казанның 20 елда да төзеп бетерә алмаслык төзелешләрен кыска срокларда башкарды,притом нихәтлесе Мәскәү акчасына.

Дөньялар нык кына үзгәрергә тора кебек,Ходайдан сабырлык сорарга кирәк.

№43 (845547) / 16.07.2013 22:04:59

бөрчә, син кая тудын,устен???
Бигрэк тэртипсезлеген анкый.

№42 (845544) / 16.07.2013 21:59:36

Бәйрәм бетә,аннан соң ничек яшәү дә башка керә башлады.
Бүген 6 меңгә квартплата китереп тоттырдылар.
Күрәсең,эчеп-ашаучылар өчен икенче сортлар түлисе булып чыга. Июнь эссесенә шулай язгач,декабрь январьга ничек санамаслар икән?Июльдә тариф күтәрелә дигәннәр иде,болар бит ай беткәнне дә котмәгәннәр....

№41 (845541) / 16.07.2013 21:16:14

Тегеләрдән аккан валютаны үзләштерергә форсат чыкканда нишләп инде җирле халыкка тамызган агачларга риза булып, синең белән мине кертсеннәр ул бәйрәмгә!?
Эштән кыскарту белән куркытып, Казанны җыештырырга сарык көтүе урынына кудылармы? Булбыңмы Казанда? Артыңны кыста, налукларыңны түләдә тик ят! Киләсе сайлауларда 99,9% таышыңны Единая Россиягә бирергә онытма! Намусым чиста, минем исемнән ЕРга биллетун ыргытмасыннар өчен, башка партиягә тавыш бирдем (яно аутсайдерларга)

№40 (845540) / 16.07.2013 21:12:29

---------------------------

№39 (845539) / 16.07.2013 20:57:10

Циркка да, кэмиткэ дэ, шоуга да эйлэдермисе иде сабантуйны, чама хисен онытмыйсы иде.

№38 (845538) / 16.07.2013 20:56:44

Сноуден Э. кебек акыллы,белемле булсам,сезнең кебек "надан" нар бел язышып утырмас идем.Исләрем китеп,уф дип,косасыларым килеп китә кайбер язмаларны күргәч(укымыйм да).Неуҗели Татарлар арасында бергенә булсада кеше бармы микән нормално аралашырга.Халык-ара хәлләрне,РФ эчке хәлләрен язышырлык кеше булмагач,бу сайтның(гәйбәт оясының) нигә кирәге бар ?.Гел гәйбәт,талаш,бердә белмәгән,күрмәгән кешене тикшерү Татарларның җүнсезлеген аңлата.Дин вопросын да монда күтәрергә кирәкми.Колхоз-совхоз хәлләрен дә монда күтәреп чыгуның кирәге юк.Бу артисларны да тикшерү урыны түгел.Укытучыларны да тикшерү урыны түгел.Врачларга тигән кеше күренми,бусы бик кызык.Һ.ББББашкалар.Иркә белән Авыл Апасын укыштыргалим,көлә-кәлә булсада.Әйдәгез,аз булса да белемегезне күтәрегез инде !

№37 (845537) / 16.07.2013 20:51:16

Сабантуй рухы буенча ин демократик бэйрм: анда батыр тэкэ ала, корэшергэ рэте булмаганы кашыкка кукэй салып узышып булса да, ярыш дртен кандырып, бер яулык булса да элэктерэ. Сонгы булып килгэн атка да булэк бар.
Менэ шул рухны жибэрмисе иде, артык рэсмилэштереп, ярымхэрбилэштереп.
Монннан ничэдер ел элек Казанда татар яшьлэре форумында булдык. Сабантуйга алып бардылар. Урман эчендэ булды. Без,
кунаклар,ярышлар утэ торган кечерэк мэйданга уттек, башка кешелэрне уткэрмэдэлэр. Шунда, безнен делегациядэге яшь егет чын кунелдэн гажэплэнеп, нигэ алай дип, милиционерлардан сорап маташкан иде.

№36 (845533) / 16.07.2013 19:14:47

сабантуй,(((

юк, 15 гасырда ук калганбыз дип уйламый идем. Һәм яңадан упкын 20нче гасыр башы упкыны көтәр төсле....

№35 (845532) / 16.07.2013 18:23:06

Иркә, безнен франциядэ яшэмэгэнне яна анлыдынмыни?

мин ботен кеше дэ бу хакта белэ дип уйлаган идем. сезнен очен бу откровение булган икэн. кызык, доньяны алсу кузлеклэрдэ куручелэр дэ бар икэн эле

№34 (845531) / 16.07.2013 18:18:17

Куркынчсызлык белән бәйләнгәлеге аңлашыла дидем.

Тик Франциядә инагурациягә баручы президент җәяүленең урам аша чыкканын көтә.Андада куркынычсызлык дигән нәрсә бар бит!!!

Беләсезме аерым Сабантуй нәрсә символы ул бу очракта???

Кабатлау:Россия җәмгыяте ике полюста! аерым гына яши ала!!! Алар бергә яши алмый!!! Бездә экономика һәм сәяст шулай оештырылган!!!! Һәм моннан тартынып, оялып тору юк бүтән!!!!

Урамнарга килгәндә, Россия акчалары Әмрикәдә сакланмаса, аны нормаль режимда сыйфатлы итеп тә эшләп булыр иде. Урамда фактта 15 гасыр булмаса....

№33 (845529) / 16.07.2013 18:01:41

мин бу,дигэн уз-узен мактаучыгыз кая китте? Эллэ нигын алмаштырдымы? Куркак икэн.

№32 (845510) / 16.07.2013 15:16:54

мин яхшы димим бит
кунаклар очен сабантуй ул чын сабантуй тугел иде. сабантуй презентациясе. менэ бездэ шундый эйберлэр бар дигэн презентация. сабантуй музее. элбэттэ куркынычсызлык белэн бэйле, анда менлэгэн чит ил гражданы, аларны безнен казан халкы арасына ничек чыгарып жибэрсеннэр? исереклэр бэйлэнсэ, берэрсен кыйнасалар, имгэтсэлэр, международный скандал чыгачак, ботен универсиаданы сызып аткан начар яналык булачак. сабантуйга кара тап булачак мэнгелек. хэр негр артына милиционер куеп булмый. 15 гасырмы, 14 гасырмы – реаль карарга кирэк доньяга. ойгэ килгэн кунак очен узен жавап бирэсен, э монда дистэ менлэгэн казан кешесе очен жавап бирергэ кирэк. берэр чп булса узегез ук "нэрсэ караганнар" дип тавыш чыгарып утырасы кешелэр бит сез.

№31 (845507) / 16.07.2013 14:35:36

21 - Гаделша, матур хыялларын белэн жиргэ тош. Россия, уз территориясендэ Универсиада уздыра. Не намека по-татарски -установка куелган. Бэйрэм беткэч, Казан узэгенэ машина бн керу тулэуле, яна развязкалар ябык, фонтаннар сунгэн, парк тысячелетиядэ бэйрэмнэрсез дэ йозак эленеп торды, урамнарда ярымкарангы, яна спорт корылмаларына керу кыйммэт, - шулай гына була курмэсен дим... Э ишегалларынын кубесе ватык жимерек калды, хэтта узэк урамнарда да.

№30 (845505) / 16.07.2013 14:27:25

Сабантуйнын ике жирдэ утуе,элбэттэ,кунелне кайтара...Тик!Бэлки безнен халык (барысында бер калыпка салмыйм)уз-узен тотышы,эхлак ягы югары дэрэжэдэ булса,барыбызда берлэшеп,бердэм булып уткэрер идек сабантуйны.Кайберэулэрнен эчеп "театр" курсэтулэреннэн,бэйрэм ямен бозучылардан саклану чарасы гына инде бу.Безнен халык кунакчылыкка кунакчыл да,но берне китереп тондырырга да унайсызланып тормый шул кайберэулэре...Шуна курэ уз-узебезне матур тотарга ойрэник, дуслар, килэсе сабантуй бигрэктэ шэп булыр Алла боерса)

№29 (845500) / 16.07.2013 12:43:43

Сабантуй ике җирдә, беренче сортлылар һәм икече сортлылар өчен булды. Беренче сортлылар, татар телле, сату-алу булган, күзәтүләрдән азат җирдә, түрәләрдән башка рәхәтләнеп, чын бәйрәм ясады. Икенче сортлылар, арестантлар кебек, сак белән чолгап алынган, әртисләр, профессионал режиссерлар тарафыннан оештырылган ясалма бәйрәмдә, түрә-начальствоның тозсыз нотыкларын тыңлап вакыт уздырды.

№28 (845496) / 16.07.2013 11:43:24

бэхэслэшмим, туйдым! Ашаучыларга тэмле булсын эбэтегез, уразадагыларга - Аллах эжер савапларын бирсен дэ уразаларыбызны кабул итсен!

№27 (845495) / 16.07.2013 11:38:01

СССРда да нэкъ шул сэясэт булган.Чит ил турында белмэсеннэр,халык берни дэ сораштырмасын очен чит ил гражданнары белэн аралаштырмаганнар. Безнекелэр читкэ чыккач та,артларыннан тиешле кешелэр кузэту оештырганнар. Жирле халык белэн аралашу,очрашырга туры килгэн урыннарда тормыш шартлары,хезмэт хакы турындагы сораулар катгый рэвештэ тыелган. Тик СССРНы мондый саклык саклап кала алмады.

№26 (845493) / 16.07.2013 11:26:48

икенче сорт, куз алдына китерегез - чит иллэрдэн килгэн 15 мен кешене саф татар телендэ генэ бара торган (утопия!), полициясе аз, э халкы куп булган мэйданга жибэрден ди... Ул халыкнын яртысы кысык кузлелэр дэ кара тэнлелэр артыннан иярэчэк, алар белэн фотога тошу, бар белгэн инглизчэсен-торекчэсен-французчасын шуларга сойлэп курсэтергэ тырышу безнен халыктан Сабантуй кайгысын ботенлэй юкка чыгарачак, э тегелэрнен тылмачлары татарча белмэу аркасында кунакларга бу милли бэйрэм турында ипи-тозлык та мэгълумат бирэ алмаячак иде... Арада кесэ караклары, торле шуллерлар булмас дип кем гаранти бирэ ала?! Бергэ булса, бэлки жирле халык очен унайрак булыр иде узен икенче сорт итеп тоймастан, лэкин ике коннэн ботен доньяга безнен турыда бик ук яхшы булмаган фикер таралачак хэм дистэ еллар дэвамында сакланачак иде. Дэулэт политикасы бит бу, жэмэгать! Сабыр итик, сабыр тобе сары алтын!

№25 (845492) / 16.07.2013 11:13:49

Мин узем дэ синен шикелле,эзерлек вакытында тешне кысып булса да, ахыргы нэтижэне уйладым.Юлларнын кинлеге,развязкалар тозелу ахыр чиктэ барыбер Казан очен.
Тик менэ сабантуйда, халыкны акка карага аеру, суз буасын ерып жибэрде Гаделша.

№24 (845490) / 16.07.2013 11:05:56

икенче сорт, сезнен белэн тулысынча ризамын. Халык очен генэ, бернинди сэбэпсез ясалса кешечэ була бит ул! Бездэ нэрсэнен кешечэ булганы бар? Гаилэдэн тотынып дэулэткэ кадэр... Аннары икенче ягы да бар, кузне йомсак та, ачу белдерсэк тэ, регионнар жыйган салымнын купчелеге Мэсэкугэ китеп бара. Гаделсезлек, лэкин факт. Э Мэскэу сэбэпсез генэ ул акчаларны донор Татарстанга кире бирмэс иде. Хотя бы уз акчасын узенэ кайтару чарасын тапкан республика житэкчелеге... Э минем бер ярдан икенчесенэ бэрелуемне кечкенэ кулэмле начар сыйфатлы эдэби суз дип кабул итсэгез дэ була, сезнен белэн бэхэслэшуем тугел, некоторые мысли вслух...

№23 (845489) / 16.07.2013 10:47:04

Гаделша, мондый унайлыкларны универсиадасыз ясап булмас идеме икэн?
Ясарга да ярамас идеме халык очен генэ,кунаклар килэсе булмаса?
Сасы Кабан,иске ишек аллары...
Менэ син дэ бер ярдан икенче ярга бэргэлэнесен бит!
Я бездэ,кунак килгэндэ бик эйбэт, яисэ бик начар гына була ала.
Миллионлык шэхэрне халыктан арындырсан,тагын да иркенрэк буласы.Тик анын очен кечкенэ шэхэрлэрне дэ бик нык карарга кирэк булачак. Элегэ бу момкин тугел.Чонки без я теге ярда, я бусында ынгырашабыз..

№22 (845488) / 16.07.2013 10:41:58

Мин дэ Казанда бу елларда халыкка тудырылган унайсызлыклардан мокиббэн китмим канишны... Сэгатьлэр буе бокедэ утыру да, туктаусыз тозелеш горелтесе дэ туйдыра торгандыр алэм баласын... Лэкин бит шэхэр безне сайламады, без аны сайладык... Ошамый икэн беркем дэ беркемне дэ тотмый... Монда язуым да берьяклы язмаларны бераз "разбавлять" итэр очен генэ... Баланс сакланырга тиеш иптэшлэр!

№21 (845487) / 16.07.2013 10:33:31

Куплэр универсиададан зарлана, э мин 20 июль конен куз алдына китерэм - гадэттэгечэ шимбэ кон иртэдэн ук шэхэр читенэ - дачага юлга чыгасын... Кинэйтелгэн, берничэ катлы итеп ясалган, таба кебек тигез юлларда бокелэр дэ, артык хэрэкэт тэ юк. Юл читлэрендэ матур чэчэк тутэллэре, тозек газоннар. Э кичен шђхэргэ кабат кайткач, бик арымаган булсан, узэккэ китэсен. Болак буйларыныћ матурлыгы, фонтаннар, баганалардагы чэчэклэр, кипаристай тоз хэм биек тупыллар. Пластик такта белэн тышланган булса да, татар бистэсендэге туган авылны хэтерлэтуче аз этажлы матур курчак йортлары, куп санлы парк-скверлар. Телисен икэн, йозлэгэн спорт корылмасынын берсенэ барып шогыльлђнђсен, сэламэтлегенне ныгытасын, телисен икэн донья халыклары кухнясын тэкъдим итуче ресторан-кафэларда тамак ялгап аласын...
Эллэ 80 еллар уртасындагы пычрак хэм сасы ишегаллары, жимерек йортлары, тузанлы юллары, товарсыз кибетлэре, кесэ тулы талоннары (ит-майга, конфер-прэннеккэ, макарон-ярмага гына тугел, носки хэм шырпыга да), ул эйберлэрне алу очен Татарстан купоннары, кузлэрне ачыта торган зэхэр ис килеп торучы Кабаны белэн дан тоткан Казанны кабат кайтарабызмы? Кем риза шуна, кул кутэрегез! А в ответ - тишина... Шулай инде...

№20 (845485) / 16.07.2013 10:19:03

Гаделша,доньянын кайсы иллэрендэ шулай ул,искэ тошереп китмэссезме??Газон тарату соендерэ торган эш кенэ,тик шул газоннын да аерым кешелэр осен булуы..
Асфальт остендэ йору очен генэ китмэде халык шэхэргэ,бу синен тормышны белмэвенне генэ курсэтэ!!!! Элеге дэ баягы икенче сортлык ул авылда гына иде,инде шэхэргэ дэ утеп керде.

№19 (845483) / 16.07.2013 10:14:11

икенче сорт , ул бездэ генэ тугел, ботен доньяда да шулай инде... Башкалаларда Президентлар, чил ил житэкчелэре юлга чыкса, бокелэр, халыкара чаралар уткэрелгэндэ жирле халыкны кысу-унайсызлыклар тудыру... Хэтерлисезме, Рейкьявикта Горбачев белэн Рейган очрашканда анда чит илдэн китереп торгэкле газон тараткан иделэр... Мэнгелек тун ил туфрагына...
Бездэ дэ шул ук показуха булачак...Тик ул чиновниклар телендэ (ойдэге хужа телендэ дэ) узенне яхшы итеп курсэтергэ омтылу дип атала. Мона Миннеханов белэн Метшин гына гаепле тугел...
Шулай инде, калхуз булып каласыгыз килмэде бит, Казанны миллионлы шэхэр итэр очен, коры асфальт урамнарда матур туфли киеп йорер очен туган авылларыгыздан качып анда киттегез... Хэзер зарланасыз... Кайтыгыз кире авылларыгызга, беркем дэ кысрыкламас та, "цивилизация" машинасы да сытмас узегезне (ярымшаярулы уртэу дип кабул итегез). Лэкин ышанам - беркем дэ Казанда яшэве авырайды дип аннан кучеп китмэячэк! Без мазохистлар кебек, кыенлык арткан саен ынгырашабыз, лэкин ризасызлыктан тугел...

№18 (845481) / 16.07.2013 10:02:02

Гаделша. Тыныч тормышны котмэ инде син туган. Бетте ул заманнар. Ел саен кем дэ булса килэ хэм килэчэк.Иркэ эйткэн упкын да тирэнэя бара.
Аннан аерым табактан ашау моннан берничэ ел элек ук башланды бит. Татжур моны элбэттэ игътибарсыз калдырды. Быел да гражданнар шаулашмаса,тыныч кына утэсе иде дэ,интернет дигэннэре генэ...
Бер елны Медведев каенлыкка килгэндэ,без хэтта дачага бара алмадык.Безне Оренбург трактына да кертмэделэр.
Аннан килеп кунак янында гына матур булу ,шул 15 гасырда калуны курсэтэ. Шэхэр хэм тормыш беренче чиратта кунак очен тугел,халык очен булырга тиештер,дип уйлыйм.
Татар халкы борын-борыннан ойрэнгэн инде,балалар авызыннан озеп кунак сыйларга,шул дэвам итэ.

№17 (845479) / 16.07.2013 09:40:18

дөрес сукалыйсыз,мең кешедә мең караш,сезнеке хуҗаларча,кыскасы,шәп әйттегез,афәрин!

№16 (845478) / 16.07.2013 09:28:02

Гаделша

№15 (845477) / 16.07.2013 09:17:37

Эй курыккансыз икэн инде быелгы Сабантуй кунакларга гына булды дип... Алар ике коннэн ботенлэйгэ китэ, Сабантуйлар хэрберебезнен уз районнарында , кубебезнен авылларында булды, килэсе елларда кабат уз эзенэ тошэр. Универсиада ел саен булмый, доньянын барлык иллэреннэн килгэн 14 мећ кеше дэ аны ел саен карамый... Хатын-кыз халкы, исегезгэ тошерегез эле, гомергэ бер килэ торган кунакка кондэлек ит-бэрэнге куясызмы, эллэ затлырак ризык белэн сыйлыйсыгыз килэме? Балаларны да бит кунаклар килгэч матуррак киендерэбез, ойне дэ туй алдыннан гадэттэгедэн яхшырак юып-чистартып чыгарабыз, матуррак чупрэк-чапрак элэбез тэрэзэлэргэ. Нигэ сон алай булгач республика житэкчелэрен кунаклар алдында безне - татар халкын яхшы итеп курсэтергэ тырышкан очен битэрлибез? Кемдер эйткэн иде универсиаданы гел татарча гына алып барган булсалар да гаеп табар идегез дип... Дорес эйткэн, бу очракта да шулай дияргэ була. Дэулэт ул шул ук гаилэ. Шулай булгач, гаилэдэ ничек кыланабыз кеше алдында хэм кеше югында (ирлэре, балалары алдында кигэн тишек халаты белэн кунак алдында "куркэмлэнеп" йоргэн хатын-кызны, тезе чыккан тосе унган трикосы белэн масаеп йоруче ирлэрне кургэнем юк эле), дэулэт кулэмендэ дэ шул ук инде ул, туганнар. Кемнедер аклап эйтуем тугел, мин ул бэйрэмнэргэ битараф, алардан ераграк торуын хэерле. Лэкин кешедэн гаеп эзлэгэнче, башта аны аклар сэбэплэр эзлэп карарга ойрэнергэ кирэк...тер дип уйлавым гына.

№14 (845476) / 16.07.2013 09:06:18

крутой татарча текя тюгел ич!

№13 (845475) / 16.07.2013 08:40:58

сабантуй)))

өеңә кунак чакыргач, кунакны аерым җиргә, башкалар аерым җиргә утырталармы??? Асраулар икенче бхлмәдә утыра. Әйе ашарга бер анысы.Бер табактан ашыйлар....

Монда гадәти кешегә караш 15 гасырдан узмаганлык турында сөйли.

Әлбәттә, мин моны аңлыйм, күбрәк куркынычсызлык белән бәйләнгәндер. Димәк гадәти халык белән аралашырга куркынычлык бигрәк зур. Бу халык белән гадәти халык арасындагы упкын турында сөйли. Ул упкын киңәя һәм ул ике якны да йотачак әле....

№12 (845474) / 16.07.2013 08:25:55

сабантуйда ике мэйдан иде. берсе кунаклар очен, берсе башкалар очен. бу хатын кунаклар очен мэйданга кермэкче булган. казан халкы очен мэйдан да бик матур иде. юкка зарланмасын

№11 (845472) / 16.07.2013 07:57:26

Кигәвен, ТВдан күрсәтмәделәр. Кытайның 3-4 провинциясе үз флагы белән үтте.

Универсиада Россия вакыйгасы. Татар милли үзенчәлекләрне яңарак әйбер күрсәтик кенә бирделәр.Микро дозада.

Рухка килгәндә, анда Крутой рухы иде)))) Өч тиенгә ярамаган җырларын җырладылар. Попса өчен беренче класслы Крутой җитди җирдә дә үзен текә дип уйлагандыр инде.

№10 (845469) / 16.07.2013 07:01:21

азакка кадэр тузегез инде куп калмады

№9 (845465) / 16.07.2013 01:31:36

татар рухын күрсәтергә вакыт бирелде бит 25-45 минут аралыгында
аны әпипә биюгә кайтарып калдырмаска иде
кемнедер түгел үзебезне гаеплик

№8 (845464) / 16.07.2013 01:27:42

Зилә Идрисова фикерләре белән дә, "Кызганыч" №7 фикерләре белән дә килешми булмый шул.
Бары тик: /..., татар рухы бар иде/не олимпиада ачылышын телевизордан яхшылап карасам да, күрмәдем. Бәлки, сукырмындыр!?.

№7 (845458) / 16.07.2013 01:05:49

Эйе, Казаннын барлык районнарында сабантуйлар горлэп уза иде. Шул бердэнбер милли бэйрэмне бетерде бит. Сонгы елларда ул бер ике жирдэ генэ була башлаган иде, менэ курэсез, Казанда килэсе елда ботенлэй булмаячак та. Купме тарихи биналар жимерелде, милли бэйрэмнэрне Колшэриф янында рокфестиваллэр алыштырды. Миллэттэшлэрне мыскыл иту генэ тугел, миллэткэ нэфрэт, зыян салу.

№6 (845456) / 16.07.2013 01:04:50

хәтәр әзерләнеп көткән кунагыгыз диңгез төбенә баткан караб карарга китте шул

№5 (845453) / 16.07.2013 00:44:36

Значит шулай кирэк булган

№4 (845452) / 16.07.2013 00:27:06

без булдырабыз.!!!!!!!!!бары тик уен..кемдер өчен..

№3 (845443) / 15.07.2013 21:49:13

Ярар, гомерегез бетмэсэ булыр эле Сабан туйларыгыз. Авылныкында булгансыздыр-ботенегез дэ авылныкы

№2 (845439) / 15.07.2013 21:27:20

Аның каравы ни чаклы экономия булды,ничэ районга бер бәйрәм ясап.
Бу тәҗрибәне киләчәккә дә алырга кирәк!

№1 (845435) / 15.07.2013 21:05:56

"Быел менэ шулай кызык иттелэр кешелэрне" - бу кызык иту тугел,мыскыл иту!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar