|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2009 Җәмгыять
САТАШКАНЯкшәмбе көннәрнең берсе иде. Шәһәр автобусына кереп утырдым. Кеше күп түгел, булганнары да ял йокысын туйдырмыйча уятылган балалар сымак иләс-миләс баралар. Шунда кайдадыр якында гына мыгырданган тавышка игътибар иттем. Карандым. Әһә, менә кем икән ул. Көннәр шактый җылы торуга карамастан, башына йөнтәс бүрек кигән бу кеше күзләрен йомган да, үзалдына пышын-пышын сөйләнә. Шунысы кызык, салонда халык күп булмагач, аның пышыны да ярылып ишетелә: – Америка, им-меш!.. Нәрсәгә ул Америка! Анда өч гасыр буе бар дөньяның шпанасы җыелды. Кеше үтерүчеләр, караклар, юлбасарлар, алыпсатарлар, сәүдәгәрләр үзәге! Бар дөньяны ялган доллар белән тутырдылар да, финанс кризисы ясадылар... Сәүдә үзәге, им-меш!.. Шуңа күрә шартлаттылар да инде ул... Америкага Достоевскийның Раскольниковы гына китми калды. Ни өчен? Чөнки ул намуслы иде... Америкада аның үзен янчиләр иде. Ә монда, Русиядә, Наполеонны кызганып, ул үзе бер карчыкны янчеде. Кешедән процент талаучы бер карчыкның үлеме ил күләмендә алганда чүп кенә ул!..
Ул сихерче сыман бер ноктага текәлеп, туктаусыз сөйләнде дә сөйләнде. Һәм иң кызыгы шунда – аның тирән акыл белән бергә сафсата да кушылган нотыгына башкалар тулаем битараф иде. Гүя ул кеше дә түгел, гүя ул биредә бөтенләй юк...
Мин абзыйны күздән кичердем. Җитмешләренә җитеп бара булыр. Майланып, тапланып һәм таланып беткән куртка, чалбар. Аягындагы башмагыгының баулары бәйләнмәгән. Бүреген күзләренә кадәр батырган. Итләч кызыл йөзле, таза гәүдәле, ашаган-эчкән кыяфәтле (заманында яхшы гына урын биләгән күрәсең), калын кашлары астында сабырлык һәм фикер сизелә. Аяклары арасында шактый чүплекләрне күргән, баулары өзелеп беткән дерматин сумка...
Минем фикеремчә, бу бомж иде. Әмма, әмма дә ки... Юк, ул сукбай да, бомж да түгел, әлегә атамасы табылмаган ниндидер өченче төрле бер җан иясе иде.
Ул карашын каядыр еракка текәп, нотыгын дәвам итте:
– Әнә, кичә беренче каналдан Русиянең беренче шагыйре Андрей Дементьевның кичәсен күрсәттеләр. Беренче, им-меш!.. Яхшы шагыйрь, әмма ябрәй!.. Егерме ел буе "Юность" дигән журналны җитәкләде. Властька Ельцин килү белән эшен ташлап, Израиль гражданлыгы алды да, Америкага күчеп китте. Хәзер менә 70 яшьлек юбилеен үткәрү өчен Мәскәүнең Кремль сараендагы концерт залына очып килеп төшкән. Сагынган, имеш! Зал да, җырчылар да барысы да ябрәйләр иде. Хәер, бер урыс бар иде. Ул да булса концертны алып баручы Кобзон...
"Юк, бу, чыннан да, сукбай да, бомж да түгел, – дип уйлап куйдым мин. – Акылыннан язган, саташкан, алмашынган урыс абзые бу..."
– Стоп!.. – дип җикерде шулчак кондуктор кемгәдер.
Юк, безнең абзыйга түгел, ишектән чыгарга җыенган икенче берәүгә икән.
– Пенсионерлык таныклыгыңны чыгар!.. Җитмеш яшеңдә дәүләтне алдап йөрисең! Сволочь! Дядя Миша, яп ишекне!..
Автобус йөртүче дядя Миша ишекне шарт итеп япты, әллә исерек, әллә зиһене таркау пенсионер агайны, таныклыгы табылмагач, төшермичә ары алып китте. Салон һаман йокымсырый, "лектор абзый" берни булмагандай, һаман сөйли иде.
– ... Балтыйк буе илләрен бездән башка яши алмаячаксыз дип куркытканнар иде, төкереп бирәләр! Ничек кенә яшәп яталар! Әле Шенген зонасына кереп, егерме җиде илгә уртак виза белән чабалар. Аларны бездән саклау өчен НАТОның ике истребителе җитә!..
Ул көлеп җибәрде. Салонда беркем дә көлмәде.
– Аһ, мин билет алмадым бугай бит әле! – диде абзый һәм кесәсеннән бер уч тимер акча чыгарып, алдарак утырган хатынга сузды. – Кондукторга бирегез әле, күзләрем күрми!.. Монда теге кеше өчен дә җитәргә тиеш...
Кондуктор хатын учындагы акчаларга карчыга кебек кадалды, үз учларына бушатты, "лектор" абзый өчен дә, артта утырган "сволочь" өчен дә тиешле хакын алып, билет белән бергә арткан акчаны кире кайтарды.
Миңа төшәр вакыт җиткәнлектән ишеккә юнәлдем.
– Бар, син дә себерел моннан! – дип кычкырды артта утырган "куян бабай"га кондуктор. – Синең өчен түләделәр!.. Кондуктор сүзләрен дядя Миша да җөпләде:
– Тагын бер тапкыр күзгә чалынсаң, күкәеңне кисеп алам!..
Моңа беркем игътибар итмәде. Ил буйлап кына түгел, континентлар буйлап финанс кризисы котыра иде. Һәркем үз күңел казанындагы үз кризисы белән кайный иде.
Ишек ябылыр алдыннан теге абзый укыган "лекциянең" дәвамы ишетелеп калды:
– ... Төркиясен әйтер идем. Кипр төрекләрен басып алган булды, әмма кырык ел буе үзенеке итә алмады. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керер өчен Кипрдан чыгарга мәҗбүр булды. Кая инде аңа Татарстан мәктәпләреннән куылган төрек укытучыларын яклау...
Әллә татар булды инде бу саташкан абзый?
Айдар ХӘЛИМ |
Иң күп укылган
|