|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2009 Милләт
![]() КАЗАХСТАН ТАТАРЛАРЫ НИНДИ УЙ-ХЫЯЛЛАР БЕЛӘН ЯШИ?Астана телевидениесе баш продюсеры Ринат Әбделхаликов үтеп барышлый редакциягә сугылды. Аның: "Казахстанда, рәсми мәгълүматлар буенча, 267 мең татар яши, ә катнаш каннан яралганнарын да исәпкә алсаң, мөгаен, 3 миллионлап булыр. Ә сез аларның ничек яшәүләре турында беләсезме?" – дигән сүзләре сискәндереп җибәрде. – Бездә 120дән артык милләт яши, – дип сөйләде ул. – Бәйсезлек игълан ителгәч, Казахстанда яшәүче халыкларның милли традицияләрен торгызу ихтыяҗы туды. Монда хикмәт татарларда гына түгел, ил буйлап төрле халыкларның, әйтик, украин, чечен-ингуш, уйгур һәм башка халыкларның милли-мәдәни үзәкләре оештырылды. Барысы да гөрләп эшли, бар да яхшы сыман. Ләкин тора-бара шушы оешмаларны үзәктән идарә итү кирәклеген аңладык. Дөресен әйтергә кирәк, "Татарстан – Яңа гасыр" каналын карау мөмкинлеге тугач, Финляндия, Австралиядә яшәүче татарлар турында мәгьлүматлар алабыз, ә күрше районнардагы үз татарларыбызның ничек яшәүләре турында бөтенләй белмибез. Шуңа күрә "Казахстан Республикасы татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәкләре ассоциациясе" юридик затлар берләшмәсе оешты. Бергә-бергә җиңелрәк тә, күңеллерәк тә бит.
– Чит мохиттә милләт үз йөзен саклап калсын өчен, аның телен, мәдәниятен җуймау гына түгел, үстерү, камилләштерү мәсьәлә-ләрен дә кайгыртырга кирәк. Сездә бу юнәлештә нәрсәләр эшләнә?
– Бу җәһәттән кыенлыклар бар шул. Гасырлар дәвамында татарлар яшәгән җирлекләр бар. Бу – Уральск, Петропавловск, Семипалатинск шәһәрләре. Караганда төбәге, Алматы шәһәрләрендә дә татар мәдәнияте гөрли. Әмма татарлар йотылып баручы төбәкләр дә җитәрлек. Белем бирү мәсьәләсе дә кискен тора. Бездә һәркайда якшәмбе мәктәпләре эшли. Дәүләт, татар теле укытучысы штаты булдырып һәм хезмәт хакы түләп, бик ярдәм итә. Әмма җан тартуы һәм кан ярсуы аркасында бу эшкә алынган кешеләрнең һөнәри дәрәҗәсе бөтен җирдә дә бер төрле түгел. Бу мәсьәләне хәл итеп була. Берләшмә шундый ниятен белдерде дә.
– Сез нинди юл тәкъдим иттегез?
– Сер түгел, бездә сөйләм теле генә сакланган. Шуңа күрә, бу һәм башка мәсьәлә-ләрне күздә тотып, Казахстанда татар һәм башкорт диаспорасы үсеше стратегиясен булдырдык. Бу – безнең өчен база документы. Анда үзебез өчен 7 юнәлеш сайлап алдык. Бу – иң элек – эчке тотрыклылык, бердәмлек. Бердәм Казахстан халкының туган тел, мәдәният һәм милли традицияләр тарафдарлары буларак туплануы кирәк. Шушы эшебезне унышлы башкарыр өчен, иң беренче чиратта югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ия, төрле киртәләрне җиңә һәм төрле катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алырдай кешеләр тәрбияләү зарур. Инде белем бирү мәсьәләсенә килгәндә, туган телне өйрәнүгә нигез иң элек гаиләдә салынырга тиеш. Аннан соң атнага бер мәртәбә эшләп килүче якшәмбе мәктәпләре генә мондый зур диаспора өчен бик аз. Моннан, әйтик, атнага өч мәртәбә укытылучы факультатив дәресләргә күчәргә кирәк. Белем бирү дигәндә, без Татарстанның югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торырга теләр идек.
Дөрес, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Россия мәгариф министрлыгы карары нигезендә квота буенча былтыр Татарстан вузларына 13 бала укырга килде, быел җәмгысы 40лап кеше җыелды. Бездә яшәүче ике йөз меңнән артып киткән татар өчен бу бик аз. Мин Татарстан хөкүмәтенә безнең тарихи ватаныбызда эшләп килгән кайбер вузлар һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең Казахстанда филиалларын булдыру тәкъдиме белән чыксак, каршы килмәс дип өметләнәм. Бу гуманитар проект кына түгел, бәлки, иң элек бизнес-проект булыр иде. Чөнки әти-әниләр балаларына белем бирү өчен акча түләргә әзер. Әгәр алар балага чит илдә белем эстәргә мөмкинлек бирә ала икән, нишләп әле, әйтик, Карагандада ачылган вузда укытырга акча таба алмасын, ди. Татарстан укытучылары вахта ысулы белән килеп эшли һәм хезмәтләре өчен гонорар ала алыр иде.
– Димәк, шул рәвешле милли кадрлар әзерләргә исәп тотасыз.
– Нәкъ шулай. Алга таба өметле кадрларны сайлап алып, аларга үсәргә ярдәм итәчәкбез. Чөнки хакимияттә безнең кешеләр күбрәк булган саен, диаспора ныграк булачак.
– Казахстан элек-электән милли җанлы байлары белән дан казанган. Мин Уральскидагы атаклы Төхвәтуллиннар мәчетен күздә тотып әйтәм.
– Чыннан да, ул безнең каныбызда. Татарлар яшәгән һәр җирдә бар андый кешеләр. Алар мәктәпләр, мәдрәсәләр төзегән, бер генә милли бәйрәм дә алардан башка узмаган. Без Ренат Хәйруллин белән горурланабыз. Урал өлкәсе үзәге рәисе, эшкуар. Без аны "изге эшкуар" дип тә йөртәбез әле. Мондый гыйбарә сезгә сәер тоеладыр, ләкин бу чынлап та шулай. Ул сез телгә алган Төхвәтуллиннар мәчетен төзекләндерде. Янәшәсендә – Тукай Җаекта вакытта яшәгән йорт. Ул Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Татарстан президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән музей итеп оештырылды. Безнең өчен изге җир ул. Астанада "Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге" җәмгыяте президенты Рәфыйк Вәлиев бар. Татар дигәндә беркайчан да кире борып чыгармый. Семипалатинск шәһәрендәге сәүдәгәр Мусиннар гаиләсенең милли җанлылыгы, юмартлыгы турындагы дан гасырлардан килә. Аларның нәселе бүген дә милли үзәк оештырган бөтен чараларда катнаша.
– Казахстанда яшәүче татарлар тормышын яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары ил буйлап сибелгән татарларны тарихи ватаннары, шулай ук башка кыйтгаларда яшәүче милләттәшләр белән тоташтыручы күпер булыр иде. Бу җәһәттән сездә нинди басмалар нәшер ителә?
– Безнең ничек яшәвебезне күрсәтү максатыннан "Ак барс" – Казахстанның мил-ләтара мәдәнияте газетасы нәшер ителә. Бу барыннан да бигрәк безнең хактагы (безнең өчен түгел) басма. Чөнки күпмилләтле җәмгыятьтә теге яки бу милләт аңлау тапкан саен, аңа ышаныч та күбрәк булачак. Президентыбыз Нурсолтан Назарбаев Казахстан халыклары ассамблеясенең беренче сессиясендә: "Без – бер мәгърур агачның тармаклары", – дигән иде. Әйе, без 120 милләт вәкилләре бергә тупланып яшибез.
– Димәк, бер-берең белән аңлашып яшәгәндә генә милләтне саклап калып була.
– Нәкъ шулай. Мисалга Көньяк Казахстан өлкәсендәге "Толерантлык, динара һәм милләтара татулык үзәге"н генә алыйк. Аның рәисе Руслан Абдуллин – дини кеше. Мөселманнарның изге хаҗ кылу бәйрәме алдыннан "Нур Җолы" дип аталган җәяү-леләр маршын оештырды. Алты кеше Астана – Чемкент – Мәккә – Әр-Рияд юлын үттеләр. Шунысын да искәртик, бу марш вакытында бернинди сәяси, дини шигарьләр кулланылмады. Сигез айга сузылган сәяхәт дәвамында алар татулык һәм үзара аңлашу булганда гына илнең алга барасын аңлаттылар. Руслан Абдуллин шундый ук маршны Казаннан оештырырга да ниятли. Бусы озынрак юл булачак, шуңа күрә тагын да күбрәк вакыт сарыф ителәчәк.
– Казанда Казахстанның шәфкатьлелек фонды мәсьәләләрен хәл итеп йөрисез дип ишеттек.
– Чыннан да, Казанга юлга чыгар алдыннан "Балаларга тормыш бүләк ит, Өмет поезды" хәйрия акциясен оештыручылар мөрәҗәгать итте. Алар Казахстанда яшәүче, йөрәгенә операция ясауга мохтаҗ булган балаларга Томск кардиология үзәге белән килешү нигезендә ярдәм итүне оештырганнар. Ләкин эш шулкадәр җәелеп киткән, Томск хирурглары гына ярдәм күрсәтеп өлгерә алмый башлаган. Шушындый ук кардиология үзәге Казанда да бар бит. Мин алар безнең эшлекле тәкъдимебезне кире какмас дип ышанам.
– Ел җыры исеменә лаек булган "Минем татар малаем" (Мой татарский мальчик) җырын татар җанлы кеше генә иҗат итә ала дип уйлыйм мин.
– Мин Алматы шәһәрен-дә тудым. Әбием Сафура Мәҗитова тәрбиясендә үстем. Ул Тубылгыдагы атаклы Тушаковлар нәселеннән, зыялы кеше иде. Әни – Алматыдагы "Сарман" ансамбленә нигез салучыларның берсе. 1986 елдан телевидениедә эшлим. Татар мәдәниятенә битараф түгеллегемне беркайчан да яшермәдем. Күрәсең, миндә татар каны өстенлек алгандыр. Җырга килгәндә, ул 2008 елның иң яхшы 17 хиты арасына керде. Шунысын әйтергә кирәк, ассоциация башында милли җанлы, булдыклы егетләр тора. Президентыбыз Тәүфик Кәримовны гына алыйк. Ул – Татарстан һәм Казахстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы. Бизнесмен да. Бүген татарга әнә шундый эшлекле кешеләр генә ярдәм итә ала.
Д.БУНТУКОВ фотосы.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|