15.07.2013 Җәмгыять
Кем гаепле?!
Милли җырчыбыз Таһир Якуповның фаҗигале язмышы турында матбугатта сүз күп булды. Хәтта кече метражлы документаль фильм аша да халыкчан җырчы тормышының фаҗигале бетүнең сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар, әмма “кем гаепле?” дигән сорауга төгәл җавап табылмады.
Адәм баласы гомере буенаошбу дөньяның булган бар кыенлыклары аша үзенә тиешле бәхетен эзләп газаплана. Кайберәүләр аны таба һәм үзенә тигән шул өлешне югалтмыйча, максатына ирешеп, рухи яктан бай булып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр гаилә бәхетен татып яши. Ә икенче берәүләр рухияттән читләшеп, тән рәхәтлегенә табынып, ихтыяр көчен югалтып, хәмер колына әйләнә, бер генә мәртәбә бирелә торган адәми тормышын караңгылыкта очлап куя. Кызганыч, андыйлар сәнгатькәрләр арасында да шактый булды.
Медицинада “ихтыяр көчен югалту” дигән төшенчә бар. Бу – авыруның бер төре. Баш миендә барган химик процессларның, алкогольне даими куллану нәтиҗәсендә, дөрес юнәлештә бармавы шушы авыруны тудыра да инде. Заманыбызның катлаулы тормышында азмы ихтыяр көчен югалткан, тотнаксызлыкка бирелеп, үз алдына куйган максатына ирешә алмыйча, саргаеп үлү язмышына тап булучылар? Таһир Якуповны мин шулар рәтенә кертер идем.
Таһир Якупов 1964 елны 17-18 яшьләрдә үк ансамбльнең җырчы-солисты булып эшләде. Безнең күз алдыбызда кыска гына вакыт эчендә яшь җырчы, популярлык казанып, үзенең моңлы тавышы белән халык күңелен яулады. Совет тормышы яшь җырчыга бөтен мөмкинлекләрне бирде. Нигә соң әле уртача яшьтә булган җырчының соңгы еллары кояшлы булмады?
Мәсьәлә социаль тормышка килеп терәлә. Әйбәт кенә, җай гына барган совет тормышының кинәт кенә җимерелүе җәмгыятебез кешеләренең психикасын да бик нык үзгәртте, оптимистик рухын сындырды, аяныч хисләренә чумдырды. Социаль тормыш гаделсезлеге белән көрәшү чарасын таба алмыйча интегеп, үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җиткән вакыйгалар башланды. Әхлакый сәнгатьнең йөзенә таш ату башланды. Тавышка ия булганнары да, ия булмаганнары да акча табу кәсебен үзләштереп, тормышларын җайладылар. Радио-телевидениене бай “йолдызлар” акча ярдәмендә үзләренеке итте. Экран алдында иң күп кеше утырган кичке вакытларны акчалы “йолдызлар”га гына бирү шуны исбатлый.
Халыкчан җырчылар, профессиональ музыкантлар турында булган фильм-концерт төшермәләре фонд киштәләрендә тузан җыеп ята.
Ихтыяры зәгыйфьләнгән Таһир Якупов боларны белгән, йөрәге әрнегән, әрнүен хәмер белән басарга теләгән, күрәсең. Акчасыз калып, базарда көнбагыш сатып утырырга мәҗбүр булган. Әгәр дә Таһир совет заманында тиешле булган 120 сум пенсиягә ия булса, шундый хәлгә төшәр идеме?
Совет акчасы белән 300 сум пенсия алган СССРның халык артисты, мәрхүм Азат Аббасов хәзерге акча белән 4500 сум пенсия акчасына, качып, балык тотып туенырга мәҗбүр булды. Бу парадоксны Гиннесс китабына кертергә була. Дөньяның бер генә дәүләтендә дә мәшһүр затларга карата шундый гаделсезлекне күрмәссең...
Таһирның вакытсыз арадан китүе бик уйландыра. Әгәр дә көйләнеп җиткән совет тормышы шул рәвештә тыныч кына дәвам итсә, кем белгән, бәлкем әле шаян холыклы Таһир да исән-сау булып безнең арада яшәр иде.
Күргәнебезчә, совет заманының “йолдызлары” әле хәзер дә үзләренең булган дәрәҗәләрен төшереп, кырылган тавышлары белән ачка үлмәс өчен концерт эшчәнлеген дәвам итә. Чөнки социаль гаделсезлек элек танылган җырчыларга лаеклы ял итәргә мөмкинлек бирми.