поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.07.2013 Җәмгыять

Самара шәһәр округы башлыгы Д.Азаров белән Сабан туе турында ИНТЕРВЬЮ

Самара шәһәр округы башлыгы Д.И.АЗАРОВ өлкә “Бердәмлек” татар газетасы журналистлары белән очрашып, аларны һәм укучыларны кызыксындырган берничә сорауга җавап бирде.

- Дмитрий Игоревич, сез күптән түгел генә Самара шәһәренең Гагарин исемендәге паркында үткәрелгән 25нче юбилей өлкә милли татар Сабан туе бәйрәмендә катнаштыгыз. Күргәннәрдән сез ниндирәк тәэсирләр алдыгыз? Бәйрәм ошадымы? Көрәш бәйгесендә Сабан туеның абсолют батырына җиңел автомобиль бүләк ителде. Сезнеңчә, мондый кыйммәтле бүләкләр кирәкме икән? Борынгы татар бабаларыбызда бу булмаган бит.

- Сабан туе – якты һәм матур бердәмлек бәйрәме ул. Бу көнне татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә үзләрен бер гаиләдәге кебек сизәләр. Безнең шәһәрдә һәм өлкәдә төрле милләт һәм дин кешеләренең гасырлар буена дуслыкта һәм аңлашучанлыкта бергәләп яшәү традициясе бар, һәм шәһәребезнең Гагарин исемендәге паркында һәрчак Сабан туенда булганда мин моңа тагын бер кат инанам.

Миңа бу бәйрәм бик тә ошый. Ул һәрчак матур, оешкан төстә үткәрелә. Биредә һәрнәрсә чын күңелдән эшләнә, барсы да чынбарлыктагыча, бернинди дә ясалмалык юк. Бу көнне кешеләр урамда һәм паркта очраткан үзләренең дусларына, якыннарына, күршеләренә чын күңелдән шатлыклары турында сөйлиләр.

Ә быелгы Сабан туеның аермасы да бар, ул исәбе буенча 25нче юбилей бәйрәме. Аның күп еллар дәвамында Самарада үткәрелүе һәм инде традициягә әйләнүе горурлык түгелме? Ә бит белүебезчә, бу мәдәни чара ЮНЕСКО тарафыннан саклауга алынган. Самара исә Россиянең яңа тарихында беренчеләрдән булып Сабан туен яңадан бәйрәм итә башлады һәм аны бөтен шәһәр бәйрәме ясады.

Мин Татарстанда булганда Самараның бу эштә Россиянең башка шәһәрләреннән күпкә алдарак баруы турында да һәрвакыт ишетәм. Ә бу - үзе бер горурлык.

Ә инде төрле спорт бәйгеләренә, милли уеннарга килгәндә, аларның күпчелеге шулай ук традициягә кергән инде. Мәсәлән, милли татарча көрәш бәйгесен генә алыйк. Ул әле беренче Сабан туе бәйрәмнәрен үткәргән борынгы заманнарда да булгандыр, мөгаен. Сабан туе батыры да төрле вакытларда төрлечә бүләкләнгәндер, дип уйлыйм. Бәйрәмне оештыручыларның мөмкинлекләре дә башкачарак булгандыр, кешеләр дә бүгенгедән күпкә фәкыйрьрәк яшәгәндер.

Көрәш бәйгесендә җиңүчегә зур бүләк әзерләгән эшкуарларыбызны гаепләргә ашыкмасак иде. Моны алар чын күңелдән эшләгәннәр ич.

Минемчә, шундый артык кыйммәтле зур призлар бирүгә каршыларда да хаклык бар кебек. Безнең арабызда зур казанышларга ирешкән кешеләр дә күп бит. Нигә милли Сабан туе бәйрәме көнендә мөмкинлек бар икән, шундый кешегә автомобиль кебек кыйммәтле бүләк бирмәскә? Мондый зур призны яулап алган көрәш батыры үзе дә аны атказанган ветеранга яисә күп балалы гаиләгә, мохтаҗларга бүләк итә ала ич. Ләкин башкача уйлый күрмәгез, бу минем шәхси теләгем генә.

Ә шундый шәп 25нче өлкә Сабан туен оештыручыларга рәхмәттән башка тагын нәрсә әйтәсең инде. Киләчәктә дә бу бәйрәм шундый ук югары дәрәҗәдә үткәрелер дип ышанасы килә.

 - Әйдәгез, бәйрәмнәрдән өлкә үзәген җайга салу, урамнарда, юлларда тәртип урнаштыру, аларны чүп-чардан арындыру кебек гади, көндәлек эшләр турында сөйләшүгә күчик әле.

Дөрес, быел язын шәһәрнең күп урамнары һәм парклары элеккедән күпкә чистара һәм төзекләнә төштеләр. Шулай да, кеше кулы тимәгән урыннар да юк түгел әле. Мәсәлән, кайбер җәмәгать транспорты тукталышлары озак вакыт чистартылмыйлар, пластик пакетлар, шешәләр, тәмәке төпчекләре белән чүпләнгән килеш яталар.

Тиешле тәртип урнаштыру өчен шәһәр һәм районнар администрацияләре тарафыннан нинди чаралар күрелә?

- Чисталык белән, әйтүләренчә, безнең шәһәр беркайчан да, революциягә кадәр дә, совет елларында да, мактана алмаган. Күп еллар дәвамында аның ябык шәһәр булуын һәм чит ил кешеләренең кертелмәвен дә онытмаска кирәк. Ә чисталыкны безнең илдә, кагыйдә буларак, чит илдән кунаклар килгәндә генә күрсәтергә тырышканнар. Самара промышленность үзәге булган һәм биредә кешеләргә иртәдән кичкә кадәр предприятиеләрдә эшләргә туры килгән, ә урамнарда чисталык, матурлык булдыру турында уйларга вакыт та, бәлки, теләк тә җитешеп бетмәгәндер.

Шуңадыр да без Пенза, Казан, Чабаксар, Сарански кебек Идел буе шәһәрләреннән чисталык буенча күпкә артта калдык, күрәсең.

 Бүген шәһәрдә яшәү шартларының уңайлыгы аның төп өстенлеге икәнлеген мин аңлыйм, әлбәттә. Бүген һәркем эшкә теләсә нинди шәһәргә барып урнаша ала. Шуңа да һәр кеше бүген үзенә яшәүгә һәм эшләүгә уңай һәм куркыныч булмаган урыннарны сайларга тырыша. Бу яктан без башкалардан күпкә калышабыз әле. Мәсәлән, күрше Татарстаннан. Ә моның сәбәбе шунда: күршеләребездә региональ һәм муниципаль хакимиятләр гел кулга-кул тотынышып, бер команда булып эшләделәр. Һәм мондый бердәмлек аларга яхшы эшләргә гел ярдәм итеп тора. Ә бездә исә соңгы 20 ел дәвамында диярлек җитәкчелектә – губернаторлар һәм мэрлар арасында бергәлек булмады. Ә инде аңлашылмаучанлык бар икән, Самара шәһәренә өлкә бюджетыннан җитәрлек күләмдә акча да бүленеп бирелмәде. Ә моңардан шәһәр дә, анда яшәүчеләр дә зыян күрделәр.

Шуңа күрә бүген мин үзара аңлашучанлык һәм эшебездәге яхшы мөнәсәбәт өчен өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинга чиксез рәхмәтлемен. Муниципалитетларга план күрсәткечләре төшерелә, ә алар төгәл үтәлгән очракта муниципалитетка өлкә бюджетыннан өстәмә акча да бүлеп биреләчәк.

2013 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Самара бөтен күрсәткечләрне дә арттырып үтәп, иң яхшы муниципалитетларның берсе булып табылды. Бүген безгә өстәмә акчалар да бирү каралган. Дөрес, боларның барсы да җитди контроль астында эшләнә. Бу шулай булырга тиеш тә.

Билгеле, мондый шартларда эшләү яхшы нәтиҗәләргә дә китерә.

Кешеләрдән еш кына, Самараның инде күптән хәзерге кебек чиста булганы юк иде, дигән сүзләрне ишетергә мөмкин. Ә бит 2008 ел белән чагыштырганда урамнарны һәм юлларны чистартырга, шәһәрне төзекләндерергә акча якынча шул элеккеге үк күләмдә бүлеп бирелә. Без бары таләпченлегебезне генә арттыра төштек. Ә нәтиҗәдә хәзер бөтенләй башкача.

Бүген мин бер шикләнүсез хәзер бездә аерым предприятиеләргә һәм оешмаларга беркетелмәгән бер генә территория дә юк дип әйтә алам.

Мин килгәндә территорияләрнең якынча 40 проценты оешмаларга беркетелмәгән иде. Димәк, аларның чисталыгы өчен дә беркем дә җаваплы булмаган. Ә хәзер хәл үзгәрде. Дөрес, барысы да үз эшләрен җиренә җиткереп башкармыйлар әле. Шулай да берникадәр вакыт узу белән бөтен шәһәр территорияләре дә тәртипкә китереләчәк, дип ышанырга кирәк.

Хәзерге көндә урамнарның, юлларның чисталыгы һәм төзеклеге кагыйдәләрен бозган өчен күләмле штрафлар салу турында закон да бар инде. Мәсәлән, юридик затлардан 500 мең сум күләмендә, ә кабат кагыйдәләрне бозганда 1 миллион сум күләмендә штраф түләтергә дә мөмкин. Шундый зур штрафлар түләтү каралган шәһәрләрдә тәртип тә күпкә яхшырак.

Ә күп квартиралы приватизацияләнгән торак йортлар тирәсендәге тәртипкә һәм чисталыкка килгәндә, боларның барысы да анда яшәүче хуҗаларның үзләреннән тора. Һәр кеше үзенең торагы һәм аның янындагы территориясе өчен үзе җавап бирергә һәм үзен чын-чынлап торакның милекчесе итеп сизәргә тиеш. Моның өчен күп квартиралы йортларның советлары төзелгән, хәзер аларның тиешле эш күрсәтүләре генә таләп ителә. Яңа федераль закон буенча тиздән ремонт фондына акча күчерү башланачак. Һәр торак йортта бу акчаларны анда яшәүчеләр үзләре җыячаклармы, әллә бу хокукны региональ операторга бирәчәкләрме, моны һәркем тиз көндә үзе хәл итәргә тиеш.

Сезнең газетагызга да бу законны халыкка аңлату эшенә керешергә кирәк. Әгәр бөтенебез дә алынсак, безнең һәр урында чисталык та, тәртип тә булачак.

- Милли-мәдәни берләшмәләр әгъзаларын Безымянканың Калинин һәм Воронежская урамнары арасында, Халыклар дуслыгы йорты кырыенда урнашкан “Родина” скверын төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Берничә ел инде аңа тулысынча реставрация үткәрү турында сүзләр, вәгъдәләр ишетелә. Ләкин яхшы якка үзгәрешләр күренми әле. Ә бу матур урын Безымянка халкына да, Халыклар дуслыгы йортында эшләүче милли-мәдәни берләшмәләргә дә, бигрәк тә язгы һәм җәйге чорда төрле мәдәни чаралар үткәрү өчен бик тә кирәк. Бу мәсьәләнең чишелеше ничегрәк тора?

- Соңгы елларда без шәһәрнең төрле районнарында урнашкан һәркемгә яхшы таныш булган урыннарны тәртипкә китерергә тырышабыз. Мәсәлән, без Киров исемендәге мәйданны тулысынча киосклардан арындырдык һәм төзекләндердек, Идел буе ярын да, Гагарин исемендәге паркны да, шәһәрнең башка күп скверларын да тәртипкә китердек. Ә инде Промышленность районына килгәндә, хәзер безнең алда "Родина" скверын һәм Стара Загора урамындагы бульварны төзекләндерү бурычы тора. Тик бөтен объектларны төзекләндерү өчен бюджетның күләме аз булуы һәм акча җитмәве сәбәпле беренче чиратта “Родина” скверын тәртипкә китерергә булдык.

Моның өчен проект-смета документлары әзерләнеп куелды, аларга тиешле дәүләт экспертизасы ясалды һәм тиздән август аеннан да соңга калмыйча реконструкция буенча эшләрне башлап җибәрәчәкбез. Димәк, тиздән Безымянкада яшәүчеләр һәм Халыклар дуслыгы йортындагы милли-мәдәни берләшмәләр күптән көтелгән бүләкне – яңадан үзгәртелгән “Родина” скверын алачаклар.

- Дмитрий Игоревич, татар милли-мәдәни берләшмәләре әгъзалары белән очрашу вакытында сез Самарада икенче татар мәктәбен ачарга, яңа мәчет төзергә ярдәм итәргә, “ГИС” телеканалында татар телендә тапшырулар башлап җибәрергә, Самара шәһәр округы администрациясе һәм “Бердәмлек” газетасы редакциясе арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә вәгъдәләр биргән идегез. Бу проблемаларны хәл итү мәсьәләсе нинди хәлдә?

- Юк, мин үземнең бер генә вәгъдәмне дә онытмадым. Самарада икенче татар мәктәбен ачу, бу бер көн проблемасы гына түгел, һәм бу мәсьәләне хәл итү өстендә туктаусыз системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Моның өчен татар милли җәмгыятьләре әгъзаларыннан торган эшче төркем оештыру таләп ителә. Һәм ул туктаусыз шәһәр администрациясенең халык мәгарифе департаменты белән эш алып барырга һәм бөтен мәсьәләләрне дә хәл итәргә тиеш. Күп нәрсә сезнең активистларның үҗәтлегенә һәм тырышлыгына бәйле.

Мехзавод поселогында яңа мәчет төзүгә килгәндә, миңа билгеле булганча, төзелешкә җир бүлеп бирү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Моңа каршылык күрсәтүчеләр бар, ләкин куркырга кирәкми. Кешеләр арасында аңлату эшләре алып барырга, һәм шул очракта гына барсы да уңай хәл ителәчәк.

“ГИС” каналында татар телендә һәм башка милләтләр телләрендә телетапшырулар ачу мәсьәләсе буенча бернинди дә каршылык юк. Мин бу идеяне хупларга һәм ярдәм итәргә әзермен.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Дмитрий Игоревич! Билгеле, бер очрашуда гына бөтен сорауларга да җавап алып бетереп булмый. Шулай да, аларны озакка сузмыйча, хәл итү юлларын тапсак, начар булмас иде. Болардан безнең Самара шәһәрендә халыклар арасындагы дуслыкның ныклыгы бәйле икәнлеген онытмаска кирәк. 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»