12.07.2013 Җәмгыять
Өчкә алып, бишкә сатам
Бактың исә, шәхси эшмәкәр булмыйча да, Универсиадада шактый акча эшләп була икән. Һәрхәлдә, кайберәүләр моның әмәлен тапкан. Теге яки бу спорт төре буенча ярышларга билетларны алар махсус сату-алу сайтларында тәкъдим итә. Бәясен икеләтә, өчләтә арттырып, билгеле. Универсиаданы ябу тантанасына бер билетны 15әр мең сумга сатучылар да бар.
Универсиадага билетлар сатуда күптән барлыкка килсә дә, кассалар янында чиратлар Уеннар башлангач кына пәйда булды. Билетларны Казанның “Тандем”, “Парк Хаус”, “Мега”, “Савиново” сәүдә үзәкләрендә, Толстой, Ершов һәм Зорге урамнарындагы, шулай ук берничә спорт объектындагы кассаларда алып була. Шушы көннәрдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә дә билетлар сату пункты ачылды. Ләкин җанатар мөрәҗәгать иткән урында билгеле бер ярышка билетлар булмаска да мөмкин. Билетлар сату белән шөгыльләнүче “Кассир” сайтында исә Уеннарның ябылу тантанасына урыннар калмавы хакындагы хәбәр эленгән. Социаль челтәрләрдәге язмалардан күренгәнчә, кунакларга билетларның ярыш буласы спорт корылмасында ук сатылмавы да уңайсызлыклар тудыра икән.
Кайберәүләр әнә шуннан файдаланып калырга булган, күрәсең. Кием-салым, йорт кирәк-яраклары, бүтән әйберләр сату турындагы белдерүләр эленә торган махсус сайтларда алар Универсиада билетларын сата башлаган. Мәсәлән, баскетбол ярышларына бер билетны 500 сумнан алырга тәкъдим итәләр (кассаларда алар 60-100 сум тора), пляж волейболы билеты өчен 750 сум сорыйлар (рәсми сайтта аның бәясе нибары 70 сум). Бер алыпсатар “базар бәяләре” белән танышып торуны артык санаган, күрәсең, баскетбол ярышларына ике билет өчен бәяне 3 мең сумга кадәр җиткергән. Уеннар ачылу тантанасына билетлар бәясе анда 25 мең сумга кадәр җиткән. Хәзер исә белдерүләрнең яртысы диярлек ябылу тантанасына карый. “Ике билет. Һәрберсе 15 мең сум”.
Хәер, әлеге сайтларда билетлар гына түгел, Универсиада белән бәйле бүтән әйберләр дә саталар. Сүз сувенирлар хакында бармый – аларны спорт корылмаларының теләсә кайсында кулга төшереп була. Берәү, мәсәлән, Юни барсы һәм Универсиада язуы төшерелгән юбилей акчалары сата. 10 сумлыкларның һәрберсе өчен 150 сум сорый. Тагын бер белдерүдә волонтерлар аяк киеме (ак кроссовка) тәкъдим ителә. “Аларга ихтыяҗ зур. 1 мең сумнан гына бирәм”, – диелгән.
Волонтер дигәннән, алар арасында да акча эшләргә теләүчеләр юк түгел икән. Без, мәсәлән, менә мондый белдерүгә тап булдык. “Волонтер картасын сатам. Шәхси түгел, 1 ел гамәлдә. Аның ярдәмендә 7 тапкыр Макдоналдста ашап була (көненә бер тапкыр, Универсиада беткәнгә кадәр): бәрәңге, гамбургер, соус, кола. Һәр ашауның гомуми бәясе 225 сумнан артмаска тиеш. Мин “Мак”та ашамыйм, шуңа картаны сатам. Бәясе – 600 сум”. Берничә белдерүдә волонтер күзлекләре тәкъдим ителгән. Янәсе, алар “модный” һәм сатуда юк. Шуңа бәяләре дә “каерылган”, күрәсең – 1,5 мең сумга җитә. Берәү исә, күзлек йә карта белән “вакланып” тормастан, форманы тулаем сатарга булган. “Кроссовка, оекбаш, чалбар, шортиклар, куртка, сумка, кепка, 3 футболка. Барысы бергә 15 мең сум”.
Универсиада алдыннан да, чираттагы медальне откач та, спортчылар бертавыштан: “Безнең максат бер – җиңү”, – дип кабатлый. Алай да, күрәсең, Уеннарда бөтенләй башка максат белән “янып йөрүчеләр“ дә бар. Кем әйтмешли, өчкә алып, бишкә саттым, мин дә булдым сәүдәгәр.