поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.07.2013 Җәмгыять

«Урын өчен түгел, ил өчен куркабыз»

Барыбызга да таныш әйтемне «академикларны көзен саныйлар» дип үзгәртәсе килә. Россия Фәннәр академиясен үзгәртеп коруга кагылышлы закон беренче һәм икенче укылышларда узган атнада кабул ителсә, соңгы нокта көз көне куелачак – өченче укылыш шул вакытта көтелә. Хәер, анысы белән санлашып тормаучылар, бу мәсьәләгә хәзердән үк калын өндәү билгесе куючылар да бар.

Беренче укылышка кадәр

Фәннәр академиясе тирәсенә дә үзгәреш җилләре килү ихтималы яз көне үк бар иде инде. Июньнең соңгы көннәрендә менә шул күптән «көткән көтелмәгән» хәл булды – РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына закон проекты кертте. Дөресен генә әйткәндә, киң җәмәгатьчелектән яшерен рәвештә әзерләнгән проект Россия Фәннәр академиясен тулысынча үзгәртеп коруны күздә тота иде. Аңлашыла ки, бу күпләргә ошап бетмәде. Имезлек каптырылмаган бала хәлендә калган академиклар төркем-төркем булып урамга агылды. Ак халатлы кешеләр кара табут күтәреп бара – Фәннәр академиясенең киләчәге менә шулайрак күзалланды. Башкача әйткәндә, яңа законның академияне, аның белән бергә гомумән илдәге фәнне дә үлемгә китерәчәгенә ышанган кешеләр баш күтәрергә маташты. Тик эш маташудан узмады гына...

«Закон Фәннәр академиясен юкка чыгаруга юнәлтелгән» – илнең күренекле фән әһелләре беравыздан шул фикерне әйтте. Хәрби операция кебек яшерен рәвештә әзерләнгән проект нәрсәсе белән ошамады соң галим-академикларга? Беренчедән, Петр I заманында ук нигез салынган Фәннәр академиясен бетереп, аның урынына иҗтимагый оешма булдыру идеясе белән килешмәделәр. Академиклар белән идарә итү чиновниклар кулына күчәргә тиеш иде – ул «агентлык» дигән заманча сүз белән тәкъдим ителде. Яңа оешмага, үзләре әйтмешли, «клуб»ка керү өчен, академия әгъзалары гариза язарга тиеш була. Шул кәгазьсез алар беркем түгел, ә буш урын гына. Проектта академикларның хезмәт хакын 100 мең сумга җиткерү турында да әйтелгән иде, тик канәгатьсезлек белдерүчеләрне бу пункт кына туктата алмады.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзаларын да борчуга салды бу вакыйга. Әле аларның хафаланулары зуррак та булгандыр. Башка шәһәрләрдәге кебек урамга чыгып, үз сүзләрен әйтә алмыйлар бит – Универсиада вакытында митинг-пикетлар тыелган. Ә менә утырыш һәм матбугат очрашулары үткәрүгә киртә куючы юк. Безнекеләр шулай эшләде дә – аһ-зарларын массакүләм мәгълүмат чараларына «түкте».

Бу очрашу закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта каралган көндә узды. Мәскәүдә киләчәкләре хәл ителә дип әйтмәссең дә – катнашучылар барысы да тыныч иде. Язмышлары белән килешкәннәрме әллә, дигән идем, юк икән, «ә бәлки» дигән өмет уты белән коралланган булганнар.

ТР Фәннәр академиясе вәкилләрен дә беренче чиратта проектның беркемгә әйтми-нитми эшләнүе аптыраткан да, үпкәләткән дә. «Бу законда фәнни тикшеренү дигән сүзтезмә бөтенләй юк. Академиягә калтырап беткән картлар тулган, алар чәй эчеп кенә утыра, дигән фикер дөреслеккә туры килми. Без – эш кешеләре. Академия әгъзаларының 60 проценты – яшьләр. Һәм без боларны урыныбызны югалтудан куркып түгел, ә ил язмышы өчен борчылып сөйлибез», – дигән иде алар. Проектта фән икенче планга калган кебек, академик булмаучылар турында да онытканнар. «Менә мин академик түгел, фәнни хезмәткәр, ә алар законда телгә дә алынмый. Шуңа күрә бу документны шәхесемне рәнҗетү итеп кабул итәм», – дип үпкәсен белдерде химия Фәннәре докторы, органик химия профессоры Владимир Катаев.

Журналистларның: «Закон кабул ителә калган очракта нәрсә эшләячәксез?» – дигән соравына Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе урынбасары Евгений Никольский барысы исеменнән дә: «Клубка керергә гариза язмаячакбыз, алай эшләүче коллегаларыбыз бар инде. Шулай да бу мәсьәләдә уртак фикергә килербез дип ышанабыз», – дип, яхшыга өметләнүләрен сиздергән иде. Очрашу ахырына проектның беренче укылышта кабул ителүе билгеле булды, «ә бәлки» дигән өмет уты да сүрелә төште.

Икенче укылыштан соң

Документны «хәрби сер» дип атарга мөмкинлек бар – баштарак көз көне булырга тиешле икенче укылышның 5 июльгә күчерелеп куюы да моңа дәлил. Ике укылыш арасында бер генә көн калдырып, киңәш-тәкъдимнәрдән качарга теләгәннәр, күрәсең. Шулай да 170ләп төзәтмә кертелде. Тик менә аларның 69ы гына кабул ителде.

Үзгәртелгән закон проекты буенча, Фәннәр академиясенең хуҗалык эшләре белән идарә итү өчен махсус агентлык төзелә. Аны Россия Фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов җитәкләячәк. Беренче вариантта башлыкның бөтенләй чит-ят кеше булу ихтималы бар иде. Иҗтимагый оешмага әйләнмәсә дә, академиянең структурасы үзгәрәчәк. Баштарак мөхбир-әгъзаларга кичекмәстән академик статусы бирү турында сүз булган иде, яңартылган проект буенча аларның язмышын хәл итәргә өч ел бирелә. Медицина һәм авыл хуҗалыгы академияләрен төп академиягә кушу процессы фән әһелләренең бурычы булып кала.

Хөкүмәт тәкъдим иткән һәм үзгәрешләр кертелгән проектларны чагыштырып карасак, әллә ни аермасы сизелми. Башлары әйләнгән академикларга сөякнең икенче башын каптыру белән бер инде бу. Элеккеге Фәннәр академиясе калмаячак – монысы бәхәссез. Илнең фәнни катламын яңартырга, бу өлкәдә җитди төзекләндерү эшләре башларга кирәк иде анысы, тик мондый ашыгыч темпларда түгел. Ашыгып төзелгәннең шулай ук кисәк кенә җимерелеп төшү куркынычы да бар бит әле... 


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»