11.07.2013 Юмор
Артист була язган чаклар
Сәхнәдә ут өертеп уйнаган артистларга, теттереп, аяк астыннан очкыннар чыгарып биегән биючеләргә, халыкны сәгатьләр буе авызына каратып торган нәфис сүз осталарына, баян-тальян яисә аккордеон телләре өстендә бармакларын күз иярмәс тизлектә йөгерткән виртуоз уенчыларга кайвакыт карап-карап торам да, хисләнеп китеп, их, мин дә бит пачти артист буласы кеше идем, дип уйлап куям...
Ай, дубыр-дубая...
Икенчеме, өченчеме сыйныфта укыган чакта укытучыбыз Ания апа урынына беркөнне икенче бер мөгаллимә – Тәнзилә апа керде. Нишләптер, дәрес алып барасы урынга, Тәнзилә апа бездән җыр җырлатып карарга булды. Ул заманда җырлар бүгенге шикелле чутсыз түгел иде. Булганын тыңларга радио-телевизор да һәркемнең өендә юк чак. Сирәк-мирәк якын-тирә авыллардан, ут күршебез булган Башкортстанның кайбер районнарыннан килеп, авылыбызның агач клубында концерт куеп киткәлиләр. Шулардан кайбер җыруларны отып калабыз инде... Менә арадан беребез, кыюрагыбыз, чаярагыбыз, сыйныф каршысына басып, шул отып калган җырларның берсен җырларга кереште:
Минем иркәм армиядә
Шинель кигәндер инде...
Менә, малай, мин сиңа әйтим,
Катып үлгәндер инде...
Тәнзилә апа аны туктатуга, икенчебез җыр дилбегәсен кулына ала:
Аракы эчсәң, исертә,
Самагоны кикертә...
Икесен бергә кушып эчсәң,
Үрле-кырлы сикертә...
Тәнзилә апаның шул вакытта җыр тыңлаган халәтен, йөз-кыяфәтен күрсәгез сез!
Чират миңа җитте. Мин үземчә «оригиналь» булырга теләптер инде, мондыйрак җыр җырлап шаккаттырырга булдым (сүзләрен Нәкый Исәнбәтнең «Нәниләр шатлана» дигән китабыннан укып ятлаган идем):
Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Әле тагын җырларга исәп бар иде. Тәнзилә апа гына ирек бирмәде. Соңыннан гына белдем, куллары белән ишарәләп, куплетны җырлаганда ук туктатмакчы булган икән дә ул. Мин исә, аның ишарәсен үземчә аңлап, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып «моңлануымны» дәвам иттем...
Кызга – бүтән тарафка...
Бераз үсә төшкәч, инде башка авыл мәктәбенә йөреп укыган чакта, миңа янә җырга һәвәс булуымны күрсәтергә җай чыкты. Шулай бер мәлне, кайсыдыр бәйрәмгә тәгаенләп, мәктәптә концерт куярга әзерләнү бара. Кызлар алдында үземне күрсәтәсем килептерме, бу юлы «нәфис сүз остасы» булып түгел, «җырчы» буларак чыгыш ясарга уйладым. Бүгенге заманның кайбер җилкенчәкләре кебек, җырны үз иницитивам белән театральләштерергә булдым: большевик-комиссарларда була торган күн тужурка кидем, башыма күн кепка элдем. Шуннан соң, бил каешына агач наган кыстырып, кулыма агач мылтык (штыгы – чырадан!) тотып, сәхнә алдына чыгып баскач, магнитофоннан агылган көйгә кушылып, җырлый башладым:
Дан приказ: ему – на запад,
Ей – в другую сторону...
Бу сүзләрне әйтеп җырлаганда, әлбәттә, «ему» дигәндә, мин башымны борып, уңга карыйм, «ей» дигәч, сулга төбәлеп алам. Шуннан соң, мылтыкны туп-туры алга юнәлтеп, җырлый-җырлый, сәхнә буйлап әйләнеп йөрим:
Уходили комсомольцы
На гражданскую войну...
Хәзер мин, кем әйтмешли, Мунир Рахмаевның «җырлый-җырлый биюен», Индива дигән «һинд кызы»ның идәндә тәгәри-тәгәри җырлавын һичбер көнләшүсез карый алам. Дөрес, кайчакта, сәхнәгә чыгып, мәтәлчек атасы, кәҗә тәкәсе шикелле сикеренгәләп йөрисе, сальто-мальто ясыйсы килеп киткәли... Тик шундук, андыйлар миннән башка да җитәрлек бит инде, дип вакытында үземне тыеп калам...