поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.07.2013 Милләт

“Шуны гына әйтә күрмә...” (Фикер)

Татарстан дәүләт радиосын гел өмет белән тыңлыйм. Юк-юк та халык көткән сүз дә чыга аннан. Әлегә эфирдан татарлар сөйләп тора, милли җырларыбыз яңгырый, үткәннәрне сагыну, үз авылларыбызда үз телебездә укып, үз телебездә сөйләшеп, үзебез булып, чиләнеп тир түгеп булса да яшәгән заманнарны сагыну, җирсү, моң, үкенеч ташкыны таша бу дулкыннарда.

Әлбәттә инде, күпмедер дәрәҗәдә бу минем дә халәтем.

Әмма... әмма... Кеше булып тулы канлы яшәеш өчен болар гына җитми шул. Акыл ияләре әйтеп калдырган: «Бөтен дөньясы беткәндә дә хакыйкать тантана итәргә тиеш», – дигән сүзләрнең әһәмияте гасырлар аша да, эралар аша да кимеми, чөнки бу сүзләрнең нигезендә дөньяның бетүе турындагы фикер түгел, ә дөньяны хакыйкать тотып торуы турындагы фикер ята.

Татарстан радиосы хезмәткәрләренең туры эфирда алып барылган тапшырулары, бигрәк тә зуррак түрәләр, депутатлар чыгыш ясаганда,шул өмет уты сүнәм-сүнәм дип, күзгә дә күренмәс очкынга ук кала да, галәмгә үк очып китә...

Никме? Үзләрен халык хезмәтчеләре дип атап, шул “хезмәтләре” өчен хәерчелекнең чигеннән дә әллә кайчан тәгәрәп төшеп киткән халыктан күп тапкырлар артыграк акча алып яшәүче депутатларны үзебезгә хезмәт иттерә алмау, шулар халыкка хезмәт итәргә тиеш дип уйламау, хезмәт иттерергә омтылмау, хезмәт иттерү юнәлешендә гамәлләр кылмау–менә монысы инде чынлап та язмышларны яралау гына түгел, йомычкадай ваклап тарих чүплегенә, ягъни инкыйраз упкынына ук ташлауга тиң.

Ник болай әйтәм әле мин? Чөнки милләт кадәр милләт вәкиле булып тарих мөнбәренә күтәргәннәр икән, син инде, берничә генә елга булса да, алдан күрү сәләтенә ия булырга тиешсең. Юк, пәйгамбәр булырга тиешсең димим. Яшәү сәбәп иткәнгә генә насыйп итә, милләтне яшәтүнең төп шартларын саклау чараларын күрергә тиешсең һәм, милләт вәкиле буларак, шул милләткә хәлиткеч мизгелләрдә ярдәм сорап та мөрәҗәгать итү зарур.

Әгәр дә шулай итмисең икән, халык җанында таш төйнәлә һәм халык шул ташны түземлеге төкәнгәч, үз өстегезгә атачак бит. Бу инде соңгы чик дигән сүз. Дөнья тарихында барган вакыйгалар моның шулай икәнлеген көн саен раслап тора лабаса!

Мин беркемне дә таш атарга өндәмим, ләкин киеренкелек арткач, вулканнар да фәләнешәр километр биеклеккә аталар бит. Ул чакта инде уты-ялкыны, ташы-түмәре кем башына төшәчәген белеп булмый.

Гайбәт түгелдер, Русия бертуктаусыз халык халәтен чамалау өчен сораштыру акцияләре үткәреп тора. Шул юнәлештә күпме институтлар, аларда күпме хезмәткәрләр эшлидер. Шундый сораштыруларның берсеннән соң, әле тагын ярты гасыр Русия халкы белән ни кылсаң да дәшмәячәк, дигән фикергә килгәннәр икән бит. Шулай, бик күп мәсьәләләрдә безнең милләт тә дәшми, гафләт басканмы милләтне?

Нәрсә соң ул гафләт? Мин конкрет билгеләмә биреп азапланмыйм, кайбер мисалларда гына күрсәтим әле. Әйтик, бер танышыңны очраткач: “Ни хәлләрең бар?” – дип сорасаң, шундый җавап ишетәсең: “Аллага шөкер!” Ә үзенең бәгырь җимеше, киләчәк өмете итеп үстергән улы эчкече, кызы иреннән аерылган. Исерек улы, ике оныгы бер әбиләренең пенсиясенә көн күрәләр. Өстәвенә шул әби: ”Иш янына куш булыр дип эшкә урнашкан булган идем әле”, – ди. Шул эштән кайтып барышы икән...

Икенче берсенең хәлен белешәм: “Аллага шөкер әле”, – ди. Монысының бер улы асылынып үлгән, икенчесе ярымсукырайтылган хәлдә тулай торак почмагында тереклек итә. Өченчесенең оныгы гарип туган, кызы эчә, тарта... Дүртенчесенеке инде ничәнче ай белгечлеге буенча эш тапмый, урам себерүче булып йөри икән. Бишенчесе, алтынчысы пенсия алу көненә җиткәнче ипи алырлык тиеннәре дә калмагач (хәер, хәзер тиеннәргә берни дә сатып алып булмый бит инде), өч-дүрт көн буе касса ишек төбен саклый, ә пенсияне никтер тоткарлыйлар... Зарланмыйлар. Аллага шөкер әле, диләр бичаралар. Әйтерсең лә, бу затлар үзләренең дөньяга туганнары өчен гаеплеләр. Менә шул инде ул гафләт басу–яшәү белән тереклек итү чиген югалту. Һәм шушы мескенлеккә түзә алмыйча каршылык та күрсәтмәү.

Русия Федерация Советының беренче чакырылыш рәисе, икътисад фәннәре докторы Владимир Шумейко үзенең 2010 елда чыгарган китабын “Россия: какой народ–такая власть” дип атаган. Йә, хуш, болай дип әйтеп ул хакимиятнең гаебен тулысы белән халык өстенә генә аударып калдыра түгелме соң? Юкса китапта бик тә гыйбрәтле мисаллар, кыйммәтле мәгълүматлар да аз түгел. Әмма ул татарлар яши торган стан – Татарстан халкы турында язмый. Безнең милләттәшләр уртак агымга ияреп, күпмедер пычрансалар да, үз фикерен әйтергә сәләтле әле. Моны халыкара иң зур көчкә ия булган референдум үткәрү исбат итте. Безнең милләт референдумда мөстәкыйль дәүләт булып яшәү өчен тавыш бирде һәм бу Канун Русия кануннарыннан өстен, аны Русия берничек тә кире кага алмый, юкка да чыгаралмый. Бүген дә Татарстан мөстәкыйль дәүләт статусына ия.

Шулай! Тик шуны бар тавышка кычкырып әйтергә куркалар, ә халык курыкмый. Инде ике дистә елдан артык шушы хакта кычкыра. Шулай булгач, бу Шумейкоча булып чыкмый лабаса. Безнең Татарстан хакимияте шундый, ә халкы мондый! Безнең халык бер нәрсәне бик яхшы белә: халык хакимият артыннан бара иде бит гомер-гомергә. Киресе килеп туса, бу инде фетнә, революция, сугыш дип атала.

Бүген тарткалашу бара: милләт үзенчә яшәргә тели һәм аның моңа тулы хакы бар. Русия исә бар халыкны да “Барыня”га гына биетмәкче. Бар кошларны да бер төрле генә сайратмакчы, канатлары белән җир себертмәкче. Безнең халык, безнең милләт моңа риза түгел, ә депутатлары инде 20 елдан артык шул шартларга яраклашырга маташалар: җиребезне, телебезне, рухыбызны саталар түгелме соң?

Телне сату. Монысы инде моңарчы тарих белмәгәнчә оятсызлык белән алып барыла. Шуны күреп-белеп торган хәлдә депутатлар чара да күрми, каршылык та күрсәтми, ягъни халыкны тыңламый. Юкса, каршылык күрсәтер һәм үзебезчә эшләр өчен конституцион канун бар! Халыкны тагын тыңламый депутатлар. Телне, милләтне яшәтүнең төп шарты–милли мәгариф системасының тулы канлы яшәве!

Милли мәгариф системасын тулы көченә яшәтми торып милләтне саклап калу мөмкин түгел! Депутатлар исә балыкны башыннан чистартмакчылар. Башы бозылган балык тере булмый ул! Имеш, татар булу өчен башлангыч сыйныфларда татарча уку җитә. Имеш, бар нәрсә дә гаиләдә башлана. Бәхәсләшмим, гаилә –чынлап та, үзе бер дәүләт ул. Ләкин шул дәүләтне яшәтүче дәүләтнең символы ике башлы. Мәгърифәтче булмаган ата-ана да, әлбәттә инде, бала да кайсы башка да тотынырга белмиләр. Русия белә, ул бар халыкларны да үз телендә генә сөйләтмәкче, үз көенә генә биетмәкче. Бүген Русиянең кыланмышы миңа карурманда качып ятучы каракларны хәтерләтә. Алар “чум-чум, закун безгә нипочум”дип җырлыйлар бит әле. Русия дә ни үз Конституциясен, ни халыкара кануннарны танымый һәм урыс телен бар халыкларга да тагу өчен әлегәчә тарихта булмаган нинди генә чараларга бармый.

Җаннар таптала. Бер дә әллә каян түгел, эчкечеләре дә, наркоманнары да, фахишәләре дә, “зәңгәр”ләре дә,илен-телен, балаларын сатучы, ташлаучылар да шул манкортлар исәбеннән. Аларда гаилә хисе, ягъни кече дәүләтне яшәтү хисе юк та юк инде. Бүген бер җенесле парларны законлаштырган илләр шуларда терәк табарбыз диеп өметләнсәләр, дәүләте-ние белән сәламәт акыллы булмаслардыр. Гаилә өчен җаваплылык хисе булмаган затларда дәүләт өчен җаваплылык хисе берничек тә була алмый. Дәүләтне бетерим дисәң, башлап аның язучыларыннан-шагыйрьләреннән котылырга, ягъни шаһ ирләреннән котылырга кирәклеген әллә кайчан ук әйтеп калдырганнар. Бүген шушы афәтләр эчендә халык җаны вулкандай кайный. Ә Татарстан радиосының “Депутат сәгате” тапшыруына килгән милләт вәкиленә – иң җаваплы урыннарны биләүче депутатка сорау бирим дисәң, башлап синнән сорыйлар: “Нинди сорау бирәсез? Әйтеп күрсәтегез”. Аннары инде болай диләр: “Шуны гына әйтә күрмәгез...”

Милли мәгариф системасын кайтаруның милләтне яшәтү өчен төп шарт икәнен әллә гади кешеләрнең берәрсе белми дип уйлыйлар инде. Ничек кенә беләләр әле! Алар әле чын татар мәктәпләренең Татарстанда гына бетерелгәнен дә беләләр.

Шуны гына әйтә күрмә, имеш. Әллә ниләр дисәгез дә, депутатларның эшләре дә нәтиҗәсенә карап бәяләнә бит. Нәтиҗә: татар мәктәпләре юк инде, татар авыллары бетеп бара, татар матбугаты ифрат авыр хәлдә, укучысы булмагач, татар язучыларының рухи халәтен күз алдына да китерү мөмкин түгел, бу яшәү әйтергә мөмкин, кояшсыз-айсыз яшәү. Ә алай күпмерәк яшәп була икән?

Тел–яшәешнең иң олы коралы һәм мондый корал дәүләт сәясәтеннән тыш була алмый! Барысын да гаиләгә кайтарып калдыру һәм шул гаиләгә телне үстерү өчен бернинди дә стимул бирмәү, киресенчә, гел тамырларын кискәләп тору–үзе үк дәүләткүләм җинаять. Гади һөнәр төрләренә күчереп кенә караганда да, әйтик, син балта эшен камил өйрән, ләкин агачтан өйләр салмаячакбыз, балчыктан савыт-саба ясау һөнәрен үзләштер, ләкин аны сатуны тыячакбыз, инде килеп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы бул– татар мәктәпләре булмаячак, татар телен камил үзләштер–ЕГЭ рус телендә генә булачак... Әле бу меңнең берничәсе генә.

Татар мәктәпләре ачарга балалар саны җитмәсә, һич югында милләтнең иң олы премиясен булдырырга кирәк һәм ул премия “Милләт Анасы премиясе” дип аталсын. Аны баласын мәктәпкә кадәр туган телендә камил сөйләшергә, уйнарга-көләргә, җырларга-биергә, уйларга өйрәткән анага бирсеннәр иде.

Әйтергә ярамый торган бик күп нәрсәләр ишәйде. Алар нигездә халыкның, милләтнең канәгать булмаган өлкәләренә карый. Ә без капчыкта ятмый. Хакимият халыктан аерылып бетеп бара бит , җәмәгать. Тегеләре байый, болары ярлыланганнан-ярлылана. Тик аерылганны аю ашар дигән мәкаль бу очракта да үз көчендә кала.Тукаебыз белгән: халык зур ул, көчле ул, әдип ул! Хәтта зур булганы өчен генә дә аю авызына сыеп бетми ул. Бүген үзегезне милләт вәкилләре дип санап йөрүчеләр, өстегезгә аю ташланса, яклаучы таба алмаска бик мөмкинсез.

Шуны гына әйтә күрмә... Бүген бик күп дәшмәүчеләр үзләренең балалары, оныклары язмышы өчен шомланудан дәшмиләр. Русия тарихында бәндәләр кем балалары гына булып интекмәгән: халык дошманнары балалары, “чит ил шпионнары”, мулла заты, кулак заты. Бүген милләт мәнфәгатен якламаган хакимнәрнең балалары өчен дә аерым планета барлыкка килмәс дип уйлыйм мин. Таяк гел ике башлы бит ул. Түрәләр аның бер башын мәңге тотып тора алмаячак. Бер генә империя дә аны мәңге тотып тора алмый. Русия инде үзен табигать кануннарыннан да өстенрәк хис итә, бу бит инде илең белән авыру дигән сүз.  


Нәҗибә САФИНА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»