поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.07.2013 Милләт

Мәңге искермәс Искер, яки Себер тулы әүлия каберләре

Татарның изге җирләре... Бихисап икән алар. Шулай да әһәмияте ягыннан, һәр татар ханлыгыннан бер-икене генә алганда, һичшиксез, беренче унлыкка себер татарларының борынгы башкаласы Искер кирмәне керәдер, шәт.

Июньнең бер матур көнендә шул изге җирдә Искер җыены үткәрелде. Изге Болгар җыены­ның дәвамы булып тоелды ул миңа. Дөрес, Чулман буендагы кебек дистәләрчә мең кеше җы­ел­­­маган иде анда. Күп дигәндә, бер-ике меңнән артмагандыр. Бу гаҗәп тә түгел: алтынчы гына мәртәбә уздырыла әле ул. Болгар җыеннарында да әүвәлге елларда халык әллә ни күп булмый иде. Иншалла, унынчы, унбишенче мәртәбә үткәрелә башлагач, әле дәүләт ярдәме дә булса (бу очракта Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре хакимиятләре дип укыгыз), дистәләрчә мең кешене җыячак ул.

– “Искер” – “иске ор” дигән сүз­дән, ягъни иске, борынгы кала, ныгытма, кирмән дигәнне аңлата. Оренбург атамасының нигезендә дә шул сүз ята, бу атама да кирмән-каланы бел­дерә, ди галимнәр. Искер – хәзерге Тубыл шәһәреннән 19 чакрым ерак­лыкта булган, Иртыш ел­гасының текә яр буен биләгән бер изге җир. Ул быел алтынчы тапкыр үз кочагына Алтын Урда балаларын җыйды. Җирле тарихчы, Дамир Исхаков шәкерте, Төмәндәге “Музеум-студио” музей техноло­гия­ләре һәм гыйльми экспертизалары үзәге җи­тәкчесе Ришат Рәхимов раславынча, әлеге чагыштырмача кечкенә генә мәй­данда себер татар­ларының өч тарихи мирасы ядкәре бар. Бу, беренчедән, себер татарла­ры­ның дәүләтчелеге билгесе булган Себер ханлыгы башкаласы – Искер шәһәрчеге; ничәмә гасырлар буе биредә мөселман­лыкны әйдәүче һәм себер татарларының бәйсезлеге өчен көрәшүче буларак ихтирам ителә торган Күчем ханга бәйле ул. Икенчедән, бу изге җир – динебезне, мөстәкыйль­легебезне яклап яу кырында гомерләре өзелгән, беренче ислам дәгъвәт­челәреннән булган Зәңки баба оныклары – Айкани, Бирий, Назар шәехләренең төрбәләре – Искер астанасы. Өченчедән, үз заманында Искерне төзегән һәм анда гомер кичергән себер татарларының элгәреләре – борынгы бабалары дәфен ителгән урын бу.

Астаналар җире

Астана, төрбә – татарда “мавзолей” мәгънәсендә әнә шундый сүзләр йөри. Асылда “курган-корган” кәлимәсе дә зур төрбә дигәнне аңлата, тик аңа кереп-чыгып кына йөреп булмый. Дөрес, хәзер бездә төрекләр­дәге, гарәпләрдәге кебек мәчет-төрбәләр юк, әмма үз вакытында, дәүләтле, шанлы чагыбызда андыйлар да булган, диләр. Татарстанда, аерым алганда, Казан артындагы авыллардагы зиратларда сирәк-мирәк кенә әле дә очраштыргалый төрбәләр. Ә менә Себер ягында, әлеге дә баягы Ришат Рәхимов әйтүенчә, аларның сиксәннән артыгы сак­ланган. Риваятьләргә караганда, Бохара тарафыннан Себер якларына беренче ислам дәгъ­вәт­челәре – төрле тәса­уф, суфыйчылык вәкилләре моннан алты гасыр элек килгән. Дин өчен сугышларда әлеге 366 шәехнең 300е башын салган. Димәк, үз заманында бу тарафларда берничә йөз төрбә барлыкка килгән. Алар кайсы кайда – зиратларда, калкулыкларда, елга, урман буйларында соңгы куышын, ышыгын тапкан. Әмма җил-яңгыр, янгыннар, су басу, яр ишелүләр, “кара” археолог­ларның тырышлыклары, янә­шәдә урыс авыллары барлыкка килү, анда яшәүчеләрнең башка диннәрнең изге урыннарын, йомшак кына әйткәндә, өнәп бетермәве аркасында астана­ларның күбесе вәйран булган, дип сөйләде безгә өлкәннәр. Сер түгел, яңа килеп урнашучылар хуҗалык итү, ягъни төзелеш максатында куллану өчен дә куптарып, сүтеп алган агач, таш корылмаларны. Дөрес, якын-тирәдәге татар авылларындагы муллалар, астана караучылар аларны ничек тә күчерү ягын караган. Мулла, астана караучы җитәкче­легендә әүлиянең җәсә­ден, гадәттә астанадагы туфракны җыеп алып – ул гадәттә кырык арба яисә кырык чиләк туфрак булган – яңа, милләттәшләребез яши торган ышыграк урынга күчергәннәр. Яр ишелү аркасында яисә урыс авылына якын торганга, кадерсезләү ихтималы булганда, әле дә астаналарны күчерү очраклары булып тора. Мәсәлән, Иштаман астанасы, әле күптән түгел генә күчерелгән булса да, Иртыш яры әкренләп ишелеп килү сәбәпле, кабат күчерүне таләп итә. Әлеге дә баягы Искер шәһәрчеге яр буенда булганга, бүген кала биләгән төшнең бер чите, кырые гына сак­ланып калган.

Искер җыены алдыннан Тубылда шактый кызыклы, төпле нотыклары белән истә калган “Искернең тарихи язмышы” дигән гыйльми-гамәли конференция булып узды. Борынгы кирмән-кала нишләп начар сак­ланган соң дигән сорауга бик гади җавап бирде анда археолог­лар. Иң әүвәл бу кирмән, дивар­ларның агачтан һәм туфрактан ясалуына бәйле. Таш диварларны тергезүгә караганда, мондый стенаны яңарту ансатрак булса да, вакыт һәм табигать көчлә­ренең эзлекле тәэсире нәти­җәсендә биредә корылма-бина эзләре табылмый диярлек. Шунысы бар: көл-күмер катламы калын булган урыннар шактый. Кирмән кабат-кабат яңартылган (кеше сөякләре бик аз табылуы борынгы каберлек урыннарын Иртыш су юганлыгы турында сөйли). Борынгы астана урыннарында көл катламы тирән булуын исә төрбәләрнең еш яндырылуы, шуңа карамастан себер татарларының аларны яңартып торуын искәртә.

Шунысы да гыйбрәтле: “Астаналарны зиярәт кылу Иртыш, Тубыл татарларында гыйбадәтнең бер төренә керә. Шәригатьтә әүлияләрне изгеләштерү хупланмаса да, җиде мәртәбә Хәким-ата астанасына бару бер мәртәбә хаҗга баруга тиңләнгән. Дога кылганда изге кешеләрне, әүлияләрне телгә алу гадәткә кергән. Астанага бару ихтыяри-мәҗбүри итеп куела. Яхшылар күмелгән җир астана дип атала. Изгеләрнең каберләрен зурлау культы төбәгебездә исламны сак­лап калуда бик мөһим урын тота”, – дип сөйләде, аерым алганда, әлеге җыенның идеологы булган тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских.

Православ каберлекләренә башка урын юкмыни?

Искер җыенын оештыруда Зәйтүнә ханымнан соң тагын бер фидакарь зат – “Мирас” җәмгыяте рәисе Луиза Шәмсетдинова зур өлеш кертә. Иганәчеләрне җәлеп итүче, рәсми органнарның бусагаларын таптаучы, себер татарларын гафләт йокысыннан уятып, дәртләндереп, илһамлан­дырып йөрүче, тарихи хәтерне гәүдәләндерергә, тергезергә булышучы шәхес ул Луиза. Нигездә шушы ике ханымның үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында “Искер” музей-тыюлыгы өчен җир алынган (дөрес, әле ул рәсмиләштереп бетерелмәгән), бүген мәчет салынып ята, ислам дине кабул ителү билгесе куелган.

Әлеге билгене янәшәдәге урыс авылларында яшәүчеләр ел саен килеп җимереп китә икән. Аны быел да май аенда мәсхәрә итеп киткәннәр. Әле моннан да аянычы шул: 20-30 ел элек православлар биредә егермеләп мәетен күмгән. Берничә ел элек кабат шушы эшкә алынганнар: Тубылдагы православ чиркәве җитәкчеләре фатихасы белән шәһәрдән бирегә мәетләрне китереп күмә башлаганнар. Бу хәлләрне фәкать башбаштаклык, күрә торып дошманлык тудыру омтылышы дип кенә бәяләргә була. Ни гаҗәп: җирле хакимиятләр әлеге каршылык тудыру очрак­ларын белә торып чара күрми, православ әһелләрен толерантлыкка чакырырга ашыкмый. Бәлкем хәзер, 1 июльдән соң, дини хисләрне мәсхәрәләгәннәрне җаваплылыкка тарту мөмкинлеге тугач, боларга бер-бер чара күрелер?! Югыйсә “Искер” тыюлыгыннан Иртыш ярына – кирмән урынына бара торган ат юлында да озакламый христиан каберләре калкып чыгарга мөмкин. Юл буендагы кабер­ләрне күреп без шаккаттык. Иксез-чиксез Себердә православ каберлекләре булдыру өчен башка җир калмаган диярсең.

Шунысы сәер: гыйльми конференциядә катнашкан икенче бер галим – Алексей Зыков Искердә Күчем хан белән беррәттән Ермакка да һәйкәл куярга чакырды. Луиза ханым аның бу тәкъдимен бик урынлы кире какты. Чынлап та, хан янәшәсен­дә бер башкисәргә һәйкәл кую себер татарларының милли, дини хисләреннән көлү булыр иде. Чынбарлыкта, Себерне Ермак башкисәрләре түгел, Мәскәү дәүләтенең регуляр гаскәрләре яулап алган. Ермакны геройлаштыру – бер миф кына ул. Җитмәсә, Ермакка һәйкәл куеп, Себерне яулап алучы, дип язалар, әле үзләштерүче дип әйтсәләр бер хәл, дип көрсенә бу җәһәттә милләттәшләребез.

Бәхәсле булса да, тагын бер нәрсәгә тукталып китәргә кирәк. Бу конференциядә дә, себер татарларын, аз санлы җирле халыкны, мөстәкыйль кавем дип танырга кирәк, дигән тәкъдимнәр яңгырады. Аңлашыла инде: шушы рәвешле үзенчәлекле тел-сөйләмнәрен, туган җирләрен саклап калмакчы алар. Әмма Мәскәүнең үз хәйләсе. Төмән өлкәсе Думасы рәисе урынбасары Геннадий Корепанов чыгышында бу бик яхшы күренде: аз санлы җирле халык булып танылу өчен 50 меңнән дә артык кеше булмаска тиеш икән. Казан татарларын исәпкә алмаганда ким дигәндә 150-160 мең себер татары бар. Димәк, ким дигәндә өч мәртәбә кимүегез кирәк, кар­дәш­ләребез. Әйтерсең лә, 50 меңле халык та, 150 меңле халык та бер үк хокуксызлык шартларында яшәми. Әдәм мәсхәрәсе бит бу.

Ничек кенә булмасын, Зәй­түнә-Луизалар шушы рәвеш­ле җирле милләт­тәшләребезнең үзаңын, тарихи хәтерен уятырга, тәрбияләргә булыша. Әгәр Искер җыены булмаса, аны уйлап табарга туры килер иде, дип кайттык без Себер якларыннан.

Йомгак урынына

Искер җыены кысаларында үткәрелгән халык иҗаты фести­валь-конкурсы турында да шактый сөйләп булыр иде. Халкыбыз кайда гына яшәмәсен, сәнгатебез, фольклорыбыз уртак. Бу бәйге-ярыш та шуның бер үрнәге булды. Хатым-аш гыйбадәте исә алты гасыр элек килеп бу җирләрдә ислам дине тараткан, динебез өчен сугышып һәлак булган шәехләрнең, суфыйларның рухларына багышлап дога кылу белән истә калды.

Сүз ахырында шуны да әйтми кала алмыйм: биредәге кардәш­ләребезгә, милли мәнфәгать­ләрне алга куеп берләшү өчен, шактый нык тырышырга кирәк әле. Югыйсә 110 меңле Тубыл халкының өчтән берен татарлар тәшкил итә. Ягъни татарлар аеруча нык тупланып яшәгән шәһәр бу. Әмма аларның сүзләре монда әллә ни үтми. Әлегәчә шәһәрдә бер генә мәчет булу (дөрес, яңасы салынып ята, әле ачылмаган) шул хакта сөйли. Луиза Шәмсетдинованың “Искер” му­зей-тыюлыгы булдыру өчен җир ала алмыйча озак еллар изалануы да – шуңа бер мисал. Төмән өлкәсе күләмендә дә татарлар белән санлашырга теләмиләр. Быел июль аенда Төмәндә уздырыласы федераль Сабантуйны 3 августка калдырулары – шуның бер дәлиле. Җәй башында үткәрелергә тиешле бәйрәмне өлкә хакимиятләренең җәй ахырына билгеләве, ни дисәң дә, татарны ихтирам итү билгесе түгел инде. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 107 | 07.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»