поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.07.2013 Мәдәният

Актёрлар йорты. Яңарыш (ФОТО)

«Казан – Россиянең спорт башкаласы» җөмләсен еш ишетәбез. Татарстан башкаласының тиздән Универсиаданы кабул итәчәген, «Рубин» футбол командасын бөтен Европада белүләрен исәпкә алсак, бу фикер, чыннан да, хак. Спорт – Казанның визит карточкасы. Әмма башка өлкәләрдә дә калышмыйбыз. Аеруча мәдәнияттә. Шул ук Бөтендөнья Универсиада кысаларында «Мәдәни Универсиада» программасы да тормышка ашырылачак.

Казан – мәдәни шәһәр. Моны да инкарь итеп булмый. Камал театрын, мәсәлән, Европада гына түгел, Көньяк Америкада да, Кытайда да беләләр хәзер. Татарстан башкаласының күпсанлы мәдәният учаклары арасында берсе аерым урын алып тора. Ул да булса – шәһәрнең үзәгендә, Щапов урамында урнашкан Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йорты.

Казанның Актёрлар йорты бинасы 1965 – 1967 елларда архитекторлар В.Петров һәм А.Спориус проекты буенча салына. 1968 елда ачылганнан соң, Актёрлар йорты тиз арада иҗади интеллигенциянең даими очрашулары урынына әйләнә. Бөтенсоюз театр берләшмәләренең төбәк бүлекләре арасында Татарстан бүлеге иң беренче булып аерым бинага күчә.

Марсель Сәлимҗанов исеме Актёрлар йортына 2008 елда бирелә. Тарихи вакыйга Актёрлар йорты ачылуга – 40, Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге оешуга 70 ел тулуга туры килә.

***
Кайчандыр мәдәни тормышның үзәгендә кайнап торган Актёрлар йорты берникадәр вакытка тамашачы игътибарыннан читтә калды сыман. Ни генә дисәк тә, тамашачының бүген сайлау мөмкинлеге зур. Игътибар җәлеп итү өчен кайвакыт мәтәлчек атарга да туры килә.

Актёрлар йорты бүген яңарыш кичерә, дисәк – ялган булмас. Бу үзгәрешләр, нигездә, ТР театр әһелләре берлеге рәисе итеп Г.Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев сайлану белән башланды. Берлекнең дә эшчәнлеге җанланып китте. Театр әһелләре берлегенең «резиденциясе» булган Актёрлар йорты да кызыклы проектларны тормышка ашыра башлады. Әмма аңынчы яңа директор билгеләнде. Бу җаваплы вазыйфаны хәзер Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева башкара.

Актёрлар йорты яшь режиссёрларның һәм актёрларның үзләрен сынап карау, беренче хезмәтләрен тамашачыга җиткерү мәйданына әверелде. «Ирекле сәхнә» режиссёрлар лабораториясенең төп мәйданы да ул. Тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән соңгы эшләр арасында – яңа оешкан «Эзләнү» татар театр студиясе спектакльләре. Берсе – 2012 ел ахырында кечкенә тамашачылар өчен әзерләнгән «Нух пингвиннары» (Ульрих Хуб әсәре буенча) спектакле. Икенчесе – «Күсе һөҗүме» спектакле (Илгиз Зәйниев, режиссёр Айдар Җаббаров).

Бүгенгә Актёрлар йортында уйналган иң уңышлы, яңгыраш алган спектакль, мөгаен, дүрт яшь режиссёрның вербатим жанрында үзләрен сынап караган «Мин яратам сине, Казан!» спектакледер. Әлеге проект тамашачыны Актёрлар йортының бөтен почмаклары белән таныштырып чыкты. Спектакль күренешләре фойеда да, коридорларда да, баскыч астында да, китапханәдә дә һәм, әлбәттә, залда да уйналды. Тамашачылар соравы буенча әлеге спектакль берничә тапкыр кабатлап та күрсәтелде.

Бүген Актёрлар йортының даими репертуарын тәшкил иткән спектакльләр арасында – рус телендә уйнала торган «Картонный мир» (Леонард Герш) һәм «Играем в дружную семью» (Марко Камолетти). Икесенең дә режиссёры – Юлия Захарова. Ике спектакль дә «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссёрлар фестивале кысаларында тәкъдим ителде, тәнкыйтьчеләр тарафыннан шактый уңай бәя алды. «Картонный мир» спектаклен караганнан соң Стәрлетамак Башкорт дәүләт драма театрының баш режиссёры Азат Җиһаншин хәтта яшь режиссёр Юлия Захаровага үзләрендә спектакль куярга тәкъдим итте.

***
Актёрлар йортында даими үткәрелеп килә торган чаралар арасында, әлбәттә, сәнгать әһелләренең иҗат кичәләре аерым урын алып тора. Театр әһелләренең капустниклары, төрле иҗади очрашулар һ.б. чаралар турында әйтеп тә торасы юк.

М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортын хәзер «яшь актёрлар йорты» дип атарга да була. 2012 елдан башлап биредә «Нур» балалар театр студиясе эшләп килә. Биредә мәктәп укучылары сәхнә осталыгына, сәхнә сөйләменә өйрәнә. Студиянең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева. Балалар белән Марсель Мәхмүтов, Фирая Әкбәрова кебек танылган артистлар шөгыльләнә. Кыска гына вакыт дәвамында «Нур» укучылары нәтиҗә күрсәтә башлады. Балалар һәм аларның остазларының иң зур уңышы, мөгаен, «Хан кызы Турандык» (Г.Камал театры) спектаклендә катнашу булгандыр. Бу – яшь актёрларның «зур» сәхнәдә беренче адымнары. «Нур» укучылары – Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы җиңүчеләре һәм призёрлары, төрле дәрәҗәдәге мәдәни чараларның даими катнашучылары да.

Шигырь укучылар, дигәннән. ТР театр әһелләре берлегенең менә инде өченче яз рәттән Актёрлар йортын шау-гөр китереп торган проекты – ул Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы. Беренче тапкыр 2011 елда бөек шагыйребез Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап республика дәрәҗәсендә үткәрелә әлеге чара. Бөтен республикадан җыелган мәктәп укучылары Актёрлар йорты сәхнәсеннән Тукай шигырьләрен сөйли. Проект ТР мәдәният министрлыгы ярдәме белән башланып китә. 2012 елда оештыручылар арасына Татар федераль милли-мәдәни автономиясе дә кушыла һәм конкурс бөтенроссия дәрәҗәсен ала. Удмурт Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән катнашучылар конкурсның гала-концертында катнашу өчен Казанга чакырыла. Икенче тапкыр үткәрелгән конкурсның темасы «Теле барның – иле бар», дип билгеләнә.

2013 елның апрелендә Г.Тукай исемендәге бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы өченче тапкыр узды. Конкурста катнашырга теләк белдереп гаризалар тапшыручылар саны – 200гә якын. Бәйгенең географиясе киңәйгәннән киңәя бара. Быел Россия төбәкләреннән финалда катнашу өчен Пермь өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы вәкилләре чакырылды. Быелгы конкурс темасы «Тукай варислары» булды. Ягъни Нигезләмә буенча катнашучылар бүген иҗат итүче яшь татар шагыйрьләренең әсәрләрен башкарырга тиеш иде. Шигырь укучылар конкурсының традицион йомгаклау гала-концертында җиңүчеләр өчен үзенчәлекле «бүләк» әзерләнде: алар үзләре башкарган шигырьләрнең авторлары белән таныша алды. Гомумән, Г.Тукай исемендәге бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы әкренләп бөек шагыйребезне искә алу чаралары арасында үз урынын яулап килә.

Актёрлар йорты бинасында шулай ук яңартылган «Театральное» кафесы һәм 2012 елда ачылган Yummy music студиясе дә эшли. Икесе өчен дә Актёрлар йорты – «үз», иҗади теләкләрен канәгатьләндерерлек мәйдан.

P.S. М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йорты бүген шундый идея-проектларны тормышка ашырып яши. Яңалары белән янып йөри. Яңара.

1

2

3

4
 


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 6 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»