• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

03.07.2013 Интернет

Авыл IT-чемпион булырга әзерме?

Мәгънәсез, ачу китергеч нәрсәләр җәмгыятебездә болай да ташып ашкан дип, мин аларның кайберләреннән һәрвакыт котылу юлын эзлим. Әйтик, квартплата, газ, ут, интернет, телефон һәм башка бөтен түләүләрне ай саен каядыр барып, көтеп, чират торып, сатулашып түләп азапланмыйм. Бу эшне мин күптән инде интернет аша гына башкарам. Коммуналь хезмәтләрне исәпләп торучы счетчиклар күрсәткечен дә интернет аркылы гына яңартып торам. Моны уйлап чыгаручыларга мең рәхмәт, аяк-куллары сызлаусыз булсын.

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы көйләнеп киткәнче, түләүләрне идарәче компанияләр сайтлары аша, яисә онлайн-банклар аша башкарып булса, хәзер дәүләт порталында барлык хезмәтләр бер урында тупланган, бик җайлы. Николай Никифоровның шундый порталны Русия күләмендә көйләп җибәрергә тырышуы билгеле. Дөрес, бик кирәкле нәрсә бу. Мин мондый яңалыкларны бик хуплыйм, тормышны җайлатучы технологияләрне уйлап табучыларны хөрмәт итәм. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын популярлаштыру максатыннан: шул порталга күбрәк кеше кереп теркәлсен һәм түләүләрне шуннан гына башкарсын өчен яз көне “IT-чемпион” дигән бәйге игълан ителгән иде. Моның турында бөтен кеше белә, чөнки укучыларның “Электрон белем бирү” сайтындагы логиннарын ду килеп шушы бәйгедә катнашучылар дип теркәделәр. Бәйгенең шартлары гап-гади: укучы бала дәүләт порталына әти-әнисен, туганнарын кодалап алып керергә һәм өйгә килгән квитанцияләрне шул портал аша түләттерергә тиеш. Бер түләү – 4 балл. Кем күбрәк балл туплый – шул җиңүче. Беренче өч урынга бәйгенең һәрбер өлешеннән соң айпад бүләк ителә. Һәрбер районда өч җиңүче игълан ителә. Әлбәттә инде, без дә бу бәйгедә катнаштык, барыбер түлибез бит инде ай саен. Айпадын да отттык. Бәйге барышында дәүләт порталыннан файдаланучылар ике мәртәбә артып, ярты миллионга җитте дип сөйләделәр. “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә, хәзер аның икенче өлеше башланды, кышка кадәр җәмгысе өч өлеш булачак.

Дәүләт хезмәтләре порталы көннән-көн популярлаша дигән сүзләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә микән соң? Николай Никифоров фикеренчә, инде 2018 елга кадәр Русия халкының 70 проценты дәүләт порталы хезмәтләреннән даими файдаланып торачак, ә 2015 елда ил күләмендә электрон паспортларга күчәргә дә мөмкинлек туачак икән. Шатланасы гына кала, тик дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, шәхси кабинет ачып кына калмыйча, ә аны көндәлек тормышында даими рәвештә кулланучылар күпме соң? Минемчә, социаль челтәрләрдә утыручылар белән чагыштырганда, әлегә бик аз. Һәм мин моның берничә конкрет сәбәбен дә күрәм. “IT-чемпион” бәйгесе барышында ул сәбәпләр аеруча бүлтәеп күзгә ташланды. Әйтик, улыбызның сыйныфташлары арасында, без белгән, күргән, ишеткән кешеләрнең ник берсе-бер катнашсын шул бәйгедә! Теркәлүен теркәлделәр, анысы хак, тик балл җыеп, ярышырга тырышып караучыларны үзебезнең тирәдә без күрмәдек. Сәбәбе бик гади – дәүләт хезмәтләре порталында һәр түләүдән шактый комиссия умырып алына. 4 мең квартплата түлисең икән, шуңа өстәп 40 сумыңны басып калалар. Авыл халкы тиктомалга 40 сум бүләк итеп утырамы инде?! Юк, әлбәттә, тиенен тиененә чутлап, банкка, яисә почтага илтә дә түли ул. Бер тиен дә артыгын түләми,чөнки түлисе килми. Менә шул – дәүләт хезмәтләре порталын бик каты популярлаштырасылары килсә, барлык түләүләрне дә процентсыз гына ясыйсы. Айпад та өләшеп утырасы юк, бер-ике ай эчендә гаҗәп популяр булып китәчәк. Чөнки халык җүләр түгел бит инде ай саен артык акча түләп утырырга. Шул ук халык вәкиле булсам да, мин җүләр димәк, чөнки шатлана-шатлана шул портал аша квартплатасын да, башкасын да түлим.

Дәүләт хезмәтләре порталының популярлашып китә алмавына икенче төп тормозы турында язам хәзер. “IT-чемпион” бәйгесе шартлары буенча, күбрәк балл җыю максатыннан, без Татарстанның башка төбәкләрендә яшәүче туганнар, дусларны да җәлеп иттек. Аларның квартплаталарын, газ, телефонга килгән квитанцияләрен, штрафларын түләдек. Түләү географиясе киң булды: Казан, Апас, Сарман, Питрәч, Мөслим, Чаллы һ.б. Башкаларында проблема килеп чыкмады, ә менә Сарман, Мөслим квартплаталарын түләп кенә булмый бит! Ай узып бара, ә түләп булмый, “идарә итүче оешмагыздагы техник сәбәпләр аркасында әлеге сервис вакытлыча эшләми” дигән язу чыгып тик тора! Вакытлычаларын бер көн түздем, ике, аннары Сарман, Мөслимдәге идарә итүче компанияләргә көн дә шалтыратырга тотындым. “Тоташтырыгыз, төзәтегез, эшләтегез системаны, теләсә нишләгез, миңа балл җыясы бар, сезнең аркада күпме баллдан коры калабыз!” – дип сүктем. Башта шаккаттылар: мондый дәгъва белдерүче әллә мин беренче булганмын шунда. Тик күпме тырышсам да, әлеге райондагы квартплаталарны түләп булмады. Инде ачу килә башлады. Яңабаштан шуларга ук шалтыратырга тотындым: “Сез дәүләт хезмәтләре порталының тәгәрмәченә таяк тыгучылар! Димәк, сез президентның сүзен аяк астына салып таптыйсыз!” Шуннан соң кызык фактлар ачыклана башлады: фәләнешәр мең халык яши торган әлеге районнарда портал аша квартплата түләүчеләр саны бармак белән генә чутларлык икән. Сармандагы җаваплы хезмәткәр акланырга тотынды – ул бөтен мәгълүматны эшләп тапшырган икән, “Тик безнең оешмада интернет начар эшли, шуңа күрә сез портал аркылы түли алмыйсыз”, – диде. “Соң рәтләгез инде шул интернетыгызны, яңаны сузыгыз, минем аңа ни катнашым бар?! Миңа түләргә кирәк, бетте-китте!”

Мөслимдә башка төрле сәбәпләр әйттеләр, “Әлеге сервисның эшләмәү сәбәпләре бездә түгел, бары тик Казанда гына”, дип акланып карадылар. “Ник алайса башка районнарныкын түләп була? Нәкъ менә Мөслимнекен түләргә җыенгач, “Идарәче компаниядәге техник проблемалар аркасында әлеге хезмәт вакытлыча эшләми. Мөслим районының бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итегез” дип язылган кып-кызыл сигнал юл килеп чыга, мин әйтәм. Әле җитмәсә, гамәлдә булмаган кәрәзле телефон номерын куйганнар. Иң кызыгы шунда, “IT-чемпион” бәйгесе барышында Мөслим укучысы ике меңнән артыграк балл җыеп, иң алдынгылар рәтендә барды. Аның район главасы баласы икәнен белгәч, мин тәмам гаҗәпкә калдым һәм Мөслимнең исәп-хисап үзәгенә шалтыратып турыдан-туры сорадым: “Мин күпме тырышсам да, Мөслимнең квартплатасын түли алмыйм. “IT-чемпион”ның иң актив катнашучыларының берсе – районыгыз җитәкчесе ничек түли икән соң квартплатасын? Сезнең бу система бөтенләй эшләми бит!” Шунда гына миңа аңлаттылар – район җитәкчесенең торагы Мөслим исәп-хисап үзәгенә карамый, ә бөтенләй башка карамакта икән. Район җитәкчесе белми дип, тынычлап утыралар шулай. Менә сиңа мә, дәүләт хезмәтләре порталын популярлаштыру бу! Гап-гади квартплата да түләп булмасын, ә райондагы ике кеше меңәрләгән балл җыйган икән, димәк портал районда “популяр” булып чыга микәнни инде?

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы түләүләр системасын рәткә китерәчәкләренә сүз биреп, Мөслим, Сарманның белгечләре ай буе тырышты. Мин дә өсләреннән төшмәдем – көн аралаш диярлек шалтыратып тордым. Принципка киттем, төкерергә дә була иде, билгеле. Түләп булмый гына бит. Ай тәмамланырга инде берничә көн генә калып бара дигәндә, кабыздылар тәки. Түләдем, 4 балл күчте. Киләсе айда да шул ук хәл кабатланыр микән инде дип пошаманга калдым? Бәйгенең беренче өлеше нәтиҗәләре өч айдан соң гына игълан ителәсе иде чөнки. Тик проблема шуның белән генә тәмамланмаган икән әле – түләү үтүен үтте, тик Мөслимдә акча тиешле исәп-хисап счетына утырмаган булып чыкты! Шуңа күрә яңа квартплата бурычлы булып килде. Аның очына чыгып, артыннан юллап, тиешле урынга утыртып йөриселәр булды. Өч ай дәвамында проблемаларсыз гына ник бер мәртәбә түләп булсын! Хәзер июнь ае бетеп бара, түләп була микән дип дәүләт порталына керсәм, һаман шул ук кызыл тормоз: “Идарәче компаниядәге техник проблемалар аркасында әлеге хезмәт вакытлыча эшләми. Мөслим районының бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итегез”. Бәйгенең бер өлеше бетте, айпадын алды бу, тынычлангандыр, бүтән безне борчып шалтыратып маташмас дип утыралар микән инде хәзер? Ә сарманнарда түләү үтә, тиккә интекмәгәнмен икән. Менә шулай “популярлаштыралар” Мөслимдә дәүләт хезмәтләре порталын. Хөкүмәт миллиардлаган сумнар акча түгеп, халыкка җайлы булсынга тырыша, ә кайбер авылларда ыжлап та карамыйлар! Кем дә кем шулай интегә-интегә түләп утырсын инде аннан, җә? Бер кереп карый да, кул селтәп, бүтән беркайчан да керми бит инде. Башка районнарда да андый проблемалар юктыр дип кем әйтә ала? 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Азатлык
№ | 01.07.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (844344) / 04.07.2013 10:48:22

Порталга сылтама: uslugi.tatarstan.ru

№9 (844334) / 04.07.2013 07:35:32

электронный татарстан дигәнне эзләп кара әле. шунда теркәләсең дә, шулай ук түләп була. әмма анда ңуткий процент каера.

№8 (844332) / 04.07.2013 07:34:32

Иркә, сбербанктан түдэп булаю Сбербанк сайтындагы сбербанк онлайн дигэн җиргә керергә кирәк. Аның өчен банктагы автоматка картаны тыгып, пароль һәм логин аласын. логиннар бирә торган кнопканың ничек аталуын хәтерләмим, банкта ярдәм итәрлләр. Шуннан шул пароль һәм логиның белән комптан личный кабинетка керәсең дә, рәхәтләнеп бөтен (квартплата, телефоннарга, интернетка, салымнар, штрафлар, улыңның картасына һ.б.) түләп була. Процент алмый!

№7 (844324) / 04.07.2013 00:12:04

Сорыйм әле, Онлайн сбербанктан Казанда квартплата түләп булмый иде былтыр??? Татарстан регионы юк иде.Хәзер буламы әллә???

Мин банктагы автоматлардан җибәрә идем.Портал шул автомат кебек әйбер шту ли ул???

№6 (844321) / 03.07.2013 23:49:07

Мина ликбез кирэкми. Мин банк системасы белэн яхшы таныш. Эштэ банк-клиент, интернет-клиент, ойдэ онлайн сбербанк системасыннан файдаланам. Мина телэсэ кайсы жиргэ акча кучеру очен райондагы кешелэрнен кирэге юк, реквизитлары гына булсын. Шулай булгач кеше сузенэ карамыйча гына чагыштыра алам.
Мин госуслуга порталына каршы тугел, эшлэсеннэр. Э наданлыкка килгэндэ мин кеше сузенэ тугел, уземнен куземэ ышанам.

№5 (844286) / 03.07.2013 19:46:19

IT чемпион дип үзенә исем таккан иптәш, портал бөтен кеше дә җавап бирә шул икән менә)) порталлары белән дә дуслашып беттек, Мөслим, Сарманнары белән дә. Именно райондагы сәбәпләр аркасында түләп булмый бетте китте!! кстати, Мөслимдә бүген дә түләп булмый -- кереп түләп карагыз)) яңа глава бу эшне җайга салыр дип өметләнеп калыйк. IT чемпион дигән бигрәк артта калган кешеләргә дә ликбез оештырсын иде.

№4 (844268) / 03.07.2013 18:04:05

Монда эллэ нинди 1Тлар турында язалар.Безнен Апас районында мобильный телефон тотмаган авыллар бихисап.

№3 (844261) / 03.07.2013 17:30:03

АВЫЛЛАРНЫН КАЙБЕРЛЭРЕНДЭ ИНТЕРНЕТ БОТЕНЛЭЙ ЮК..АНДА НИНДИ IT???КОНКУРС УТКЭРГЭНЧЕ ШАРТЛАР ТУДЫРСЫННАН ИДЕ БАШТА!!!!!!!

№2 (844247) / 03.07.2013 16:26:22

IT-чемпион, )))

соңгы җөмләгез асубинны важны.

Мин аптырап укыдым инде аны, ничек әллә кайдагылар өчен, картасы булмаса, квартир өчен түләп була????

Ике тапкыр ялгыш пин кертеп (бер ел кулланмаган идем, онытканмын), картам заблокирована. Яңа карта заказать иттерделәр Сургутта, монда алып була дип. Бирерләрме, аның артыннан йөрисе бар әле...

№1 (844232) / 03.07.2013 15:56:55

Беренчедэн, эгэр дэ порталнын нэрсэ икэнен анласагыз Мослимгэ шалтратасы урынга, портал эшлэве очен жаваплы кешелэргэ морэжэгать итэр идегез. Портал эше очен Мослимнэр жавап бирми!!! Портал гади терминал формасын гына ути бу очракта. Мослимдэге оешманын счет номерларын гына кертэсе порталга.
Икенчедэн, югары баллар жыючылар арасында бер генэ гади кеше баласыда юк. Кемдер ата-аналардан жыйган родвзносны узнен исеменнэн тапшыра, ата-аналардан рохсэт булмасада. Эле порталдан файдаланган очен акчасын да тулэтэлэр эле ата-анадан. Менэ шуна глава баласыда элэккэн инде анда.
Оченчедэн, порталдан файдалану очен кешенен банковский картасы булу мэжбури. Ойдэге компьютерда купюраприемник юк акча салырга. Авыл кешелэренен зарплаталары кайсы авылда банковский картага кучэ микэн? Шулай булгач авыл кешелэренен бу порталдан файдалануы бик икеле.
Дуртенчедэн, сетьтэге куркынычсызлык. компьютерда хэреф жыя белу, интернка чыга алу эле компьютерны белу дигэн суз тугел. Саклану чаралары булмаган компьютерда банковский картадагы акчаларсызда калырга момкин.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar