поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.07.2013 Дин

Ислам динен кабул иткән Елена ЗАЙЦЕВА: “Дин – ул Аллаһы Тәгаләгә ышануым, ә милләтем әти-әниләремнән килә”

Моннан биш ел чамасы элек Ислам динен кабул иткән рус кызы Елена белән мөселман яшьләре фестивалендә таныштым. Ислам динен кабул иткән рус кешеләре миндә һәрвакыт зур кызыксыну тудыра иде. Ә инде ул Болгарда “Ак мәчет”тә Коръән укучылар бәйгесендә беренче урын яулагач, кызыксынуым тагын да артты. Һәм без аның белән кыска гына әңгәмә корып алдык.

- Елена, сине Ислам динен кабул итәргә нәрсә этәрде? Ислам дигән дин булуын син каян белдең?

Е.З.
: Мин Ислам дине турында иң элек үземнең сыйныфташларымнан белдем. Бер малай, мәктәптә укыганда ук, намаз укый, ураза тота иде. Аңа карап бер рус малае да Ислам динен кабул итте. Без яхшы дуслар идек. Алар гел Ислам дине турында сөйли иде. Һәм аларның шәхси үрнәгендә мин Ислам белән таныштым.

- Ислам дине сиңа кайсы ягы белән кызыклы булды?

Е.З.:
Мине Ислам динен тотучыларның исерткеч эчемлекләр кулланмавы, күңел ачып йөрмәүләре җәлеп итте. Мин бу малайларның берсендә кунакта булдым һәм мөселман гаиләсенең ничек яшәвен күрдем. Алар бик кунакчыл, чиста – алардагы күп әйберләр миңа бик ошады. Бу сыйныфташларымның Ислам динен өйрәнгән, аның матурлыгын аңлаган чор иде.

Бу малайларның берсе кечкенәдән үк мөселман иде, аны ата-аналары намаз укырга өйрәтте. Үзе өлкән сыйныфларда намаз укый башлагач, безгә дә Ислам турында кызыклы әйберләр сөйли башлады. Мине бигрәк тә Коръәндәге фәнни юнәлешләр гаҗәпкә калдырды.

Шуннан мин дә Ислам белән кызыксынып киттем, китаплар укый башладым. Шундый бер вакыт җитте: мин төрле диннәр, Тәүрат, Библия һәм иң ахыргысы Корьән китабы булганлыгын аңладым. Әле туганнарыма “мин 1500 ел элек яшәгән булсам, мөгаен, христианка булырга тиеш булганмындыр. Ә хәзер инде бөтен халыклар өчен иңгән Ислам дине килгәч, мин мөслимә булырга телим”, - дидем. Мәктәпне тәмамлагач, педуниверситетта укыганда, мин әтием белән дин турында сөйләшә башладым. Ул вакытта Ислам кабул итсәм дә, әтиемә әле бу хакта әйтмәдем. Ул минем Иисуска гыйбадәт кылырга теләмәвем, моның дөрес түгел дип санавым, Аллаһы Тәгаләнең бер булуы белән килеште. Мин шулай уйлавым аркасында, Ислам динен кабул итүем турында әйттем.

- Димәк, тормышыңны кискен генә үзгәртү аның өчен шок булмады?

Е.З.:
Бәлки шок та булгандыр, әмма ул аны-моны сиздермәде. Ул миңа: “бу - синең тормышың, миңа сиңа ничек яшәргә, нинди дин тотарга икәнлеген өйрәтә алмыйм”, - диде.

- Әтиең кем булып эшли?

Е.З.:
Ул йөк машинасында ерак араларга йөк ташый. Бик акыллы кеше. Миңа калса, ул миңа зур хөрмәт белән карый, Ислам динен тотарга комачауламый.

- Син әти-әниләрең белән яшисеңме?

Е.З
.: Юк, ял көннәрендә генә туган йортымда булам.

- Синең исламга килүеңне әниең, калган туганнарың ничек кабул итте?

Е.З.:
Әнием күптән мәрхүмә инде. Абыем күптән инде үз гаиләсен булдырды, бездән аерым яши. Ул мине читтән генә күзәтә, бик аңлап та җиткерми, бу хакта аның белән бик сөйләшкәнебез юк. Һәркемнең үз тормышы инде, ни әйтсәң дә. Без абыем белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык.

- Ә калган туганнарың?

Е.З.:
Алар минем бу адымымны төрлесе төрлечә кабул итте. Күз яшьләре дә, янаулар да, хурлаулар да булды. Мин боларның бөтенесенә дә елмаеп җавап кайтардым. Мин аларга бик игътибар итмәскә тырыштым, минем өчен иң мөһиме әтинең ни дип җавап кайтаруы иде.

- Син мондый хәлдә калган мөселманнарга нинди киңәш бирер идең?

Е.З.:
Монда төгәл генә әйтеп тә булмый. Чөнки һәр кешенең үзеннән тора. Апа елый башлагач, мин аңа: “Ник елыйсың? Мин бит бәхетле”, - дип әйттем. Мин моны туганнарыма аңлатырга тырыштым, әмма бу җиңел булмады. Әгәр кеше ниндидер бер фикердә тора икән, аны инде үзгәртү авыр. Аларга усал итеп җавап бирмәскә, елмаеп, Коръәндә әйтелгәнчә, “Сез үз динегез, минем үз динем”, - дияргә кирәк.

- Ә менә “син безнең динебезгә хыянәт иттең” дигән сүзләрне ишетергә туры килмәдеме?

Е.З.:
Әйе, анысын да ишетергә туры килде. Син инде хәзер татар кызы дип әйтүчеләр дә булды.

- Син “Исламда милләт юк” дигән гыйбарәгә ничек карыйсың?

Е.З.:
Әлбәттә, кеше үзенең нинди милләттән булуын беркайчан да истән чыгармаска тиеш. Менә без чит килгән һәм ислам дине тоткан төрле милләт кешеләрен күрәбез. Ислам динен кабул иттем дә, мин нишләп әле татар булырга тиеш ди?

Мин туганнарыма: “Сезнең логика буенча мин, ким дигәндә, гарәп булам инде”, - дидем. Дин – ул бит бер әйбер, ә милләт – икенче. Мин рус булып калам. Дин – ул Аллаһы Тәгаләгә ышануым, ә милләтем әти-әниләремнән килә. Алар арасында тигезлек билгесе куеп булмый. Алай да туганнарым белән яхшы мөнәсәбәтләр сакланып калды. Мин күбрәк үзем алар белән очрашырга, аралашырга тырышам.

- Елена, ә өегездә дини бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтәсез?

Е.З.:
Мөселман бәйрәмнәрен өебездә билгеләп үтмибез, чөнки мин үзем генә. Алай да туганнарым соңгы тапкыр Ураза гаете белән котлады. Алар эчемлекләр белән бәйрәмнәрне билгеләп үткәндә, мин болардан читтәрәк торырга тырышам. Алай да якын туганнарым белән ислам турында сөйләшәм, әмма басым ясамыйм. Әгәр аларны нидер кызыксындыра икән, мин аларның сорауларына рәхәтләнеп җавап бирәм.

- Ә синең үз исемеңне мөселманныкына алмаштыру теләге тумадымы? Күпләр, дингә килгәч, исемнәрен алмаштыра...

Е.З.:
Мин бу хакта белештем. Миңа “әгәр исемеңнең мәгънәсе – әйбәт, яңгырашы матур икән, алмаштырырга кирәкми”, - диделәр.

- Мәктәптә, университетта бергә укыган иптәшләрең синең бу адымыңны ничек кабул итте?

Е.З.:
Кем минем белән бик яхшы аралаша – алар инде дүртенче курска минем ислам динен кабул итәчәгемне чамалый иде. Алар миңа “син үзеңне христианка дип санасаң, дөньяга карашың буенча син – мөслимә”, - дип әйтәләр иде.

- Бу вакытка синең университетта мөслимә ахирәтләрең бар идеме инде?

Е.З.:
Бу вакытта мөслимәләр белән аралашмый идем әле. Ислам кабул иткәч, аларга университетта кайда намаз уку, тахарәт алу буенча төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аннан соң ел ярым эчендә дус кызларым да барлыкка килде. Алар белән бергәләп җомга намазларына йөрдек.

- Ә университеттан соң тормышың ничек дәвам итте? Яулыклы килеш эшкә дә урнашасы бар бит әле...

Е.З.: Яулыкны бишенче курста укыганда Америкада вакытта бәйләгән идем, мәктәптә практика үткәндә проблемалар да башланды. Америкада мөселманнар белән дуслашып киттем, алар миңа көндәлек кием бирде. Шуннан бирле яулыкны салганым да юк. Беренче Рамазаным да Америкада узды. Мин аны бик көтеп алдым. Шул ук вакытта ничек узар икән дип, бик курыктым да. Чит ил, ни дисәң дә, чит ил инде ул. Миңа Аллаһы Тәгалә булышты.

- Ә хәләл азык-төлек белән проблемалар килеп чыкмадымы соң?

Е.З.:
Юк, мин күбрәк балык, ярмалар ашадым. Мин ресторанда эшләдем, шуңа күрә ашау белән проблема булмады.

- Ә рухи яктан ничек? Без бит Рамазан аенда тәравихларга йөрибез, рухи яктан байыйбыз ...

Е.З.:
Ул вакытта әле мин уразаның бу ягы турында белми идем. Алай да эшләгән вакытта плеерга яздырылган Корьән сурәләрен, нәшидләр тыңлый идем.

- Америкада эшләгән вакытта намаз уку белән проблемалар килеп чыкмадымы соң?

Е.З.: Бу нисбәттән миңа бәхет елмайды, дип әйтергә була. Эшкә урнашу белән, мин, менеджер янына килеп, намаз укуым турында әйттем, намаз вакыты керү белән, эштән бүленеп торырга рөхсәт сорадым. Ул миңа намаз укыр өчен бер бүлмә бирде. Мин бергә эшләүчеләрне кисәтә идем дә, намаз укырга чыга идем. Бу хакта бөтенесе хәбәрдар иде.

- Белүемчә, Америкада мөселманнарга азмы-күпме адекват караш яшәп килә...

Е.З.: Мин яшәгән шәһәрчектә мөслимәләрдән мин үзем генә идем. Монда яшәүчеләр аңарчы бары тик туристлар арасында гына мөселманнарны күргән булган, әмма аралашу, сөйләшү өчен форсат булмаган. Минем бер дус кызым: “Без мөселманнарны яратмыйбыз түгел, без сездән куркабыз. Синең белән аралашкач, мөслимәләрдә бернинди дә куркыныч әйбер юклыгын күрдем”, - дип әйткән иде. Билгеле: монда соңгы вакытта дөньяда барган вакыйгалар да үз ролен уйнамый калмагандыр.

Америкада синең дин тотуыңны, яулыктан йөрүеңне аңлау дәрәҗәсе югарырак дип саныйм. Мин Россиягә кайткач, шундый фикергә килдем. Мин анда тыныч кына йөрдем. Әлбәттә, бераз курку бар иде. Чөнки, алда әйтеп үткәнемчә, мин бу шәһәрчектә үзем генә идем. Америка – ул шундый ил, анда һәр нәрсәгә хөрмәт белән карыйлар. Алар кешенең дин тотарга, үз телендә сөйләшергә, нәрсәнеңдер үзенеке булырга тиешлеген аңлыйлар.

- Хәзер син эшли торган мәктәптә намаз укуыңны аңлыйлармы?


Е.З.:
Әйе. Директор үзе намаз укымаса да, дин тотучыларга ихтирам белән карый. Дәресләр, мәктәптә укыту да намаз укуга комачауламый. Безнең мәктәптә дәресләр көндезге сәгать икедә бетә. Бердә кергән намазны мин аннан соң да укый алам. Башка җирдә эшләсәм, әлеге мәсьәләне хәл итәргә туры килер иде. Мәктәптә бу яктан бик уңайлы.

- Ә балалар сине ничек кабул итте?

Е.З.: Алар мине мөслимә буларак түгел, ә укытучы буларак кабул итте. Яшь укытучы булуым да аларны кызыксындырды дип уйлыйм. Без укучыларым белән бик тиз уртак тел таптык. Унберенче сыйныф укучылары арасында ислам, христианлык буенча сораулар биреп, бу диннәр белән кызыксынучылар бар. Аларның минем белән сөйләшер сүзләре бар. Мөслимә булуым аркасында, мин бернинди дә тискәре мөнәсәбәт тоймадым. Әти-әниләр дә мине яхшы кабул итте.

- Син яулыктан йөри башлагач, моның белән бәйле күңелсез хәлләр, аңлашылмаучанлыклар булмадымы? Эшкә урнашканда, мәсәлән.

Е.З.:
Әлбәттә, тентүләргә кадәр үк барып җитмәделәр. Ә эшкә урнашуга килгәндә, әйткәнемчә, барысы да әле Казанда ук мәктәптә практика үткәндә үк башланды. Миңа татар мәктәбенә барырга куштылар. Ә мин татарча белмәвемне әйтеп җавап кайтардым. Яулыкта бернинди начар әй бер булмавын аңлатырга тырыштым. Яшел Үзәнгә кайтып, эшкә урнашырга теләдем. Анда да: “Рәхим ит, әмма яулыктан башка гына”, - дип әйттеләр. Шуннан соң мин Югары Ослан районындагы бер татар авылына инглиз теле укытырга урнаштым. Алар миннән: “Яулыгың эшеңә комачауламас микән?” – дип кенә сорадылар да, башка берни әйтмәделәр. Алар хәзер инде миңа ияләштеләр, эшемдә дә бернинди проблемалар булмавын күрделәр. Мин Яшел Үзәнгә кайтып, эшкә урнашырга теләсәм, проблемалар килеп чыгар иде. Яшел Үзәндә татар мәктәпләре бар, анда яулыклы кызлар эшләп йөри. Гадәти мәктәпләргә эшкә урнашу катлаулырак.

- Елена, син фестиваль вакытында Корьән уку буенча конкурста беренче урынны алдың. Корьән белән беренче танышуың ничек булды?

Е.З.:
Иң элек гарәп телен өйрәндем. Чөнки мин ислам динен кабул итү белән, намаз укырга кирәклеген аңлый идем. Ә намазны гарәп телендә укырга кирәк. Шуңа күрә миңа гарәп телен белү зарури да. Шул вакытта ук инде мин гарәп хәрефләрен өйрәнеп, берничә сурәне яттан өйрәндем. Аннан соң Яшел Үзән мәдрәсәсенә укырга кереп, Корьән укырга өйрәндем. Анда безнең Корьән буенча укытучыбыз бик әйбәт иде, ул хата белән укуга юл куймый, төзәтеп бара иде. Мин үзем дә моның Аллаһ сүзе икәнлеген, ятлаган әйберләрне хәтердә сакларга кирәклеген аңлый идем. Хәзер РИУда Шәригать фәннәре факультетында беренче курста белем алам. Мин анда белемнәремне тәртипкә салу өчен кердем. Чөнки университетта укыганда төрле вәгазьләргә йөрдем, әмма белемнәрне системага салу кирәк.

- Ә беренче намазыңны хәтерлисеңме? Кайбер кешеләр иртәнге намазны, кайберләре өйләнекеннән укый башлый...

Е.З.:
Мин биш вакыт намазны да укыдым һәм моның бик озак булганлыгы истә калган (көлә). Аннан соң инде күнектем.

- Без менә фестиваль вакытында Наилә ханым Җиһаншинаның “Ничек бәхетле булырга?” дигән лекциясендә булдык. Синеңчә, гомер юлдашы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Е.З.:
Беренчедән, ул мөселман булырга һәм тормышны Ислам буенча алып барырга тырышырга тиеш. Әгәр ирең ислам буенча яшәргә тырыша икән, минемчә, җиңелрәк булачак. Аның, әлбәттә, сине аңлавы, кайдадыр сабыр булуы да кирәктер.

- Хәзер җәмгыятьтә “ир белән хатын партнерлар булырга тиеш" дигән сүз йөри. Шулай да алар партнерлар булырга тиешме, әллә хатын-кыз тыңлаучан гына булып калырга тиешме?

Е.З.: Мин бу очракта алар дуслар булырга тиеш дип әйтер идем. Шул ук вакытта хатын-кызның ирен тыңлап яшәве бер-берсенә комачаулык итми. Мин теге яки бу карарны ир-ат кабул итәргә тиеш, ул моның өчен җаваплы дип саныйм.

- Менә мөселманнар кызлар белән танышканда алардан: “Син Корьәндә ир-атлар һәм хатын-кызлар турында нәрсә язылганлыгын беләсеңме?” – дип сорыйлар. Һәм алар “Хатын-кызлар” сурәсенең “Ир-атлар хатын-кызлардан бер башка югары” дигән аятьләрен китерәләр. Ә ни өчен югары икәнлеген алар мөслимәләргә әйтмиләр. Син ничек саныйсың – бу аларның наданлыгымы яисә бөтенесен әйтеп бетермичә, сурәдә әйтелгән барлык вазыйфаларны да үтәмичә генә, үзләрен, чыннан да, бер башка югары итеп хис итәргә теләүме?

Е.З.:
Бу инде кешенең үзеннән тора. Бәлки кайберләре чыннан да үзләрен бер башка югары итеп хис итәргә телидер. Кайсыберләренең үз тактикасы булырга мөмкин – андыйлар хатын-кызны узындырырга теләми. Бәлки ул үзе өчен аннан нәрсәдер алгандыр да, бу хакта әйтергә генә теләмидер, кем белә?

- Наилә ханым белән очрашу вакытында ул үзенең танышу үзәгенә ир-атларның килүен һәм булачак хәләл җефетләренең укыган, белемле булуларын теләмәүләрен әйтеп үтте. Бу бит инде дөрес түгел. Әгәр әни кешенең белеме юк, исламдагы төп нигезләрне белми икән, ул баланы ничек тәрбияләргә тиеш соң?

Е.З.:
Бу очракта алар үзләре турында гына кайгырта дип әйтер идем. Чөнки хатыныннан тагын да акыллырак булыр өчен, көч куярга, тырышырга кирәк.

- Елена, син бу фестивальгә ничек килеп эләктең? Синең өчен биредә ниләр кызыклы булды?

Е.З.
: Әйткәнемчә, мин хәзерге вакытта Югары Ослан районындагы бер авылда укытам. Бу авылның имамы миңа фестивальгә барырга тәкъдим итте. Миңа монда аралашу ошый. Бирегә ислам буенча күп белүчеләр дә, әле башлап кына җибәрүчеләр дә килә. Чын мәгънәсендә монда тәҗрибә уртаклашу бара. Мөгаен, тегеләренең дә, боларының да иманы ныгыйдыр. Миңа бигрәк тә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу ошады. Ул без моңарчы бер җирдә дә ишетмәгән әйберләр турында сөйләде. Вәзгыятьнең ничек торганлыгын без белгән кешеләрдән ишетергә тиеш.

Аннан соң биредә рәхәтләнеп ял итәргә була. Эш елыннан соң минем өчен дә рәхәтләнеп ял итү, мөселманнар белән аралашу урыны да бу.

- Ә яңартылган Болгар синдә нинди тәэсирләр калдырды?

Е.З.:
Элекке Болгарда мин инде күптәннән – мәктәптә укыганда ук булган идем. Ә яңартылган Болгар бик матур, бик яхшы инде ул. Миңа калса, безгә, гомумән, туризмны үстерергә кирәк.

- Ә менә “Истәлек билгесе”ндә дөньядагы иң зур Корьән урнаштырылу, аның укылмый ятуына ничек карыйсың? Корьән бит укылырга тиеш. Моны исраф дип санамыйсыңмы?

Е.З.
: Мин моны бик аңлап бетермим. Чөнки бүгенге көндә мохтаҗлар бик күп. Аларга ярдәм итәргә кирәк. 


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ | 26.06.2013
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»